-
Лүк 23:20–25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Пилат, Гайсәне азат итәргә теләп, аларга кабат мөрәҗәгать итте.+ 21 Шунда тегеләр: «Аны баганага кадакла! Баганага кадакла аны!» — дип кычкыра башладылар.+ 22 Пилат аларга өченче мәртәбә болай диде: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә тапмадым, шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң, азат итәрмен». 23 Ләкин алар, үзсүзлеләнеп, каты тавыш белән аны баганага кадаклап үтерүен таләп итте. Алар шулкадәр каты кычкырганга,+ 24 Пилат биреште һәм алар таләп иткән карар чыгарды. 25 Ул халык азат ителүен таләп иткән кешене — чуалыш күтәргән һәм кеше үтергәне өчен төрмәгә утыртылган кешене азат итте, ә Гайсәне аларның ихтыярына тапшырды.
-