-
Маттай 27:22–26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
22 Шунда Пилат: «Алайса, Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим?» — дип сорады. Барысы да: «Аны баганага кадакла!» — диделәр.+ 23 Пилат: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң?» — дип сорады. Алар исә: «Аны баганага кадакла!» — дип, тагы да катырак кычкыра иделәр.+
24 Пилат үз тырышлыкларының юкка булуын һәм, киресенчә, шау-шуның күтәрелә барганын күреп, су алып халык алдында кулларын юды да: «Бу кешенең канында минем гаебем юк, үзегез карагыз»,— диде. 25 Моңа бар халык: «Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын»+,— диде. 26 Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне, камчылаганнан соң,+ баганага кадакларга кушты.+
-
-
Марк 15:12–15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Шунда Пилат кабат: «Алайса, сез яһүдләр Патшасы дип атаган кеше белән нәрсә эшлим соң?» — дип сорады.+ 13 Алар яңадан: «Аны баганага кадакла!» — дип кычкырдылар.+ 14 Пилат: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң?» — дип сорады. Алар исә: «Аны баганага кадакла!» — дип, тагы да катырак кычкырдылар.+ 15 Шуңа күрә Пилат, халыкның күңелен табар өчен, Барабны азат итте. Ә Гайсәне, аны камчылаганнан соң,+ баганага кадакларга кушты.+
-