Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 17:2–5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 Әйтик, Аллаһың Йәһвә бирәчәк берәр шәһәреңдә синең араңнан берәр ир-ат я хатын-кыз Аллаһың Йәһвә күзендә начар булганны эшли һәм аның килешүен боза, ди.+ 3 Ул, юлдан язып, башка илаһларга табына һәм аларга я кояшка, айга я бөтен күк гаскәренә сәҗдә кыла, ди,+ ә мин моны тыйдым.+ 4 Сиңа бу турыда хәбәр ителгәч я син үзең моның турында ишеткәч, моны җентекләп тикшереп чык. Әгәр Исраилдә андый җирәнгеч нәрсәнең эшләнгәне расланса,+ 5 бу явызлыкны эшләгән ир-атны я хатын-кызны шәһәр капкалары янына китер, ул ташлар атып үтерелергә тиеш.+

  • Римлыларга 16:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Кардәшләр, сезгә өндәү сүзем бар: үзегез өйрәнгән тәгълиматка каршы килеп, бүленешләр китереп чыгаручы һәм иманның зәгыйфьләнүенә сәбәпче булган кешеләрне күздән ычкындырмагыз һәм алардан читләшегез.+

  • 1 Көринтлеләргә 5:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Хәзер мин сезгә, үзен кардәш дип атап та, фәхеш кеше,* я комсыз,+ я потка табынучы, я башкаларны хурлаучы, я эчкече,+ я талаучы+ булып кала биргән кеше белән башка аралашмагыз,+ андый кеше белән бергә хәтта ашамагыз да, дип язам.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу