Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bi7 5 б.
  • Кереш сүз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кереш сүз
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Кереш сүз

Кереш сүз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, еврей, арамей һәм грек телләрендә язылган булган. «Бар халык» кешеләре дә Аллаһы Сүзеннән файда алсын өчен, Язмаларны күп кенә телләргә тәрҗемә итәргә кирәк (Маттай 24:14). Маттай китабыннан алып Ачылыш китабына кадәр — барысы 27 китап — «Мәсихче Грек Язмалары» дип атала, чөнки аларны безнең эраның беренче гасырында мәсихче язучылар, Аллаһы биргән рух ярдәмендә, грек телендә язган булган.

«Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе» беренче тапкыр инглиз телендә 1950 елда дөнья күрде. Ул күбесенчә киң танылган Весткотт һәм Хортның грек текстына нигезләнгән, ә бу текст иң борынгы грек кулъязмалары белән туры килә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә грек тексты мөмкин кадәр төгәлрәк тәрҗемә итеп бирелгән. Татар телендәге тәрҗемә инглиз телендәге басмага нигезләнгән, һәм бу тәрҗемә ясалганда шундый ук төгәллекне сакларга тырыштылар.

«Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе» текстында Аллаһының бердәнбер исеме — Йәһвә — 237 тапкыр очрый. Шушы басманың беренче кушымтасында моның сәбәбе аңлатыла һәм фотографияләр китерелә. Аллаһы исемен изге итүнең мөһимлеген күрсәтеп һәм коткарылыр өчен бар кешеләргә бу исемне ялварып чакырырга кирәклеген ачыклап, бу тәрҗемә Йәһвә исемен Изге Язмаларның тиешле урыннарына кайтарган (Маттай 6:9; Римлыларга 10:13).

Аллаһы бар кешеләргә фатиха китерәчәк гадел яңа дөнья вәгъдә иткән. «Яңа дөнья тәрҗемәсе» дигән исем нәкъ шул сүзләргә нигезләнеп сайланган да (2 Петер 3:13). Бу эшне башкарган тәрҗемәчеләр, Изге Язмаларның авторын — Аллаһыны яратучы кешеләр, Йәһвә алдында махсус җаваплылыкларын танып, аның фикерләрен һәм сүзләрен мөмкин кадәр төгәлрәк җиткерергә тырыштылар. Без бу тәрҗемә «хакыйкать турында төгәл белем алырга» омтылучы эчкерсез укучыларга ярдәм итсен дип дога кылабыз (1 Тимутигә 2:4).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу