Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bi7 6-7 б.
  • Белешмә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Белешмә
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Өстәмә исемнәр
  • БУ БАСМАНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
  • ЙОМГАКЛАУ
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Белешмә

Белешмә

«ИНҖИЛ. Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең төрле үзенчәлекләре Изге Язмалар турында тагы да күбрәк төгәл белем алырга ярдәм итә.

БУ БАСМАНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

КОЛОНТИТУЛЛАР. Алар бу тәрҗемәнең күпчелек битләренең өстендә куелган һәм Изге Язмалардагы өзекне тиз генә табарга булыша.

ИНДЕКС. Бу китапның азагында «Инҗилдәге сүзләр индексы» дип исемләнгән материал китерелә. Анда сайланган сүзләр, алар очраган урыннар һәм контекстларының өлеше күрсәтелгән.

КУШЫМТАЛАР. Кушымталардагы мәкаләләрне Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны, шулай ук «Мәсихнең килү чоры», «Гадес» һәм «Гәһәннә» кебек төшенчәләрне аңлатыр өчен кулланып була. Шул мәкаләләрдән соң акча берәмлекләре, сыеклык һәм озынлык үлчәү берәмлекләре турында мәгълүмат китерелә. Шуннан соң Гайсәнең җирдәге тормышына кагылышлы төп вакыйгалар таблицасы һәм Изге Язмаларда искә алынган җирләрнең карталары бастырылган. Кушымталар Изге Язмаларны тикшерүчеләргә аны тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәр, һәм аларны Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне якларга яхшырак әзерләр (1 Петер 3:15).

ИСКӘРМӘЛӘР. Мөһим тәгълиматлар белән бәйле «Гадес» һәм «Гәһәннә» кебек төшенчәләр турындагы искәрмәләр бу сүзләрнең Изге Язмаларда ничек итеп кулланылганын аңларга ярдәм итә. Кайчакта аларда грек телендәге киң мәгънәле сүзләрнең сүзгә-сүз тәрҗемәсе яки башка варианты китерелә. Искәрмәләр аңлашылмаган сүзләрнең һәм контекстның мәгънәсен ачыклый, шулай ук укучыны, күбрәк мәгълүмат алыр өчен, кушымталарны һ. б. карарга чакыра.

Искәрмәләр берничә билге белән күрсәтелергә мөмкин. Бу билгеләр аңлатыла торган сүздән соң я сүзтезмәдән соң куела. Искәрмә үзе битнең астында китерелә. Аның алдыннан калын шрифт белән шигырь саны, аннан соң искәрмәнең билгесе куела. Бер шигырьгә берничә искәрмә булса, алар мондый билгеләр белән күрсәтелә: *, #.

СҮЗЛЕК. Китапның азагында 61 сүздән һәм сүзтезмәләрдән торган Сүзлек китерелә. Анда Изге Язмаларда кулланылган «иң баш рухани» һәм «йолым» кебек сүзләрнең мәгънәсе аңлатыла.

ЙОМГАКЛАУ

Инҗилдәге бу үзенчәлекләрнең барысын куллану һәрбер укучыга хакыйкать турында төгәл белем алырга һәм «Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле» икәнен тагы да ачыграк танырга булышыр дип өметләнеп калабыз (Еврейләргә 4:12).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу