1 Аллаһы исемен (יהוה) Инҗилгә күчерү
(Шулай ук унике раслаучы өзек китерелә)
Инҗилнең бүген бар булган кулъязмаларының һәм шулай ук күп кенә борынгы һәм хәзерге тәрҗемәләренең бер үзенчәлеге — Аллаһы исеменең юклыгы. Әмма Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларының төп нөсхәсендә дүрт еврей хәрефеннән торган бу исем יהוה якынча 7 000 тапкыр очраган. Аллаһы исеменең бу еврейчә язылышы гадәттә тетраграмматон дип атала һәм татар хәрефләре белән ЙҺВҺ дип языла. Бу исемнең төгәл әйтелеше бүген билгеле түгел, ләкин ул еш кына «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. Бу исемнең кыскартылган формасы — «Йәһ», һәм Инҗилдә очраган күп кенә исемнәр аны үз эченә ала, шулай ук ул «Йәһне мактагыз» дигәнне аңлаткан «Һаллелуйә́һ» сүзендә очрый (Ач 19:1, 3, 4, 6).
Инҗил китабы — Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларының изге рух тарафыннан рухландырылган дәвамы, шуңа күрә анда Аллаһы исеменең кинәт юкка чыгуы, аеруча Ягъкубның якынча б. э. I гасырының уртасында Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәргә әйткән сүзләрен исәпкә алсак, эзлексез булып күренә. Ул болай дигән: «Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шимун җентекләп сөйләп бирде» (Рс 15:14). Аннары моны раслап, Ягъкуб Аллаһы исеме кулланылган Амос 9:11, 12 дәге сүзләрне өземтә итеп китергән. Мәсихчеләр Аллаһының исемен йөртүче халык булырга тиеш икән, ни өчен соң аның исеме Инҗилдән алып куелган?
Кайбер галимнәр исәпләгәнчә, Аллаһы исеменең Инҗилдә булмавының сәбәбе — аның Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларының Септуагинта дип аталган беренче тәрҗемәсендә юклыгы (ул б. э. к. III гасырда тәрҗемә ителә башлаган). Озак вакыт дәвамында Септуагинтаның б. э. IV һәм V гасырлары күчермәләре — Ватикан кодексы 1209, Синай кодексы һәм Александрия кодексы дип аталган күчермәләре генә булган. Һәм аларда Аллаһының шәхси исеме Κύριος (Ки́риос) һәм θεός (Тео́с) дигән грек сүзләре белән алмаштырылган булган. Андый исемсезлек Аллаһының бер булуы турындагы тәгълиматны яклый дип исәпләнгән булган.
Бу караш, Септуагинта тәрҗемәсендәге Канун китабының икенче өлеше язылган папирус төргәге табылгач, тулысынча кире кагылган булган. Анда бер җирдә дә Аллаһының исеме урынына Ки́риос яки Тео́с дигән сүзләр кулланылмый, ә һәр очракта дүртпочмаклы еврей язуы белән бирелгән тетраграмматон тора.
1944 елны В. Г. Уодделл бу папирус төргәкнең бер өзеген бер журналда нәшир иткән («Journal of Theological Studies», 45 т., 158—161 б.). 1948 елны Каирда (Мисыр) «Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте»нең Галаад мәктәбен тәмамлаган ике миссионер бу папирусның 18 өзегенең фоторәсемнәренә ия булган һәм аларны бастырырга рөхсәт алган. Соңрак бу өзекләрнең 12 се инглиз телендәге «Мәсихче Грек Язмалары — Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә (1950, 13, 14 б.) бастырылган. Бу фоторәсемнәр нигезендә өч тикшеренү үткәрелгән: 1) А. Ваккари, «Papiro Fuad Inv. 266. Analisi critica dei Frammenti pubblicati in: ‘New World Translation of the Christian Greek Scriptures’ Brooklyn (N.Y.) 1950 page 13s.», Курт Аланд һәм Ф. Л. Кросс редакциясендә «Studia Patristica»да бастырылган, I т., I өлеш, Берлин, 1957, 339—342 б.; 2) В. Баарс, «Papyrus Fouad Inv. No. 266», «Nederlands Theologisch Tijdschrift»та бастырылган, XIII т., Вагенинген, 1959, 442—446 б.; 3) Джордж Ховард, «The Oldest Greek Text of Deuteronomy», «Hebrew Union College Annual»да бастырылган, XLII т., Цинциннати, 1971, 125—131 бa.
Бу папирус турында Пауль Кале «Studia Evangelica» дигән хезмәттә болай дигән: «Фоторәсемгә төшерелгән шул ук папирусның калган өзекләре „Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте“ тарафыннан инглиз телендәге Инҗилнең кушымтасына кертелгән (Бруклин, Нью-Йорк, 1950). Бу папирусның бер үзенчәлеге — анда Аллаһының исеме тетраграмматон дүртпочмаклы еврей язуы белән бирелгән булуы. Минем үтенечем буенча, Ваккари Ата бу папирусның нәшир ителгән өзекләрен тикшереп, мондый нәтиҗәгә килгән: бу папирус, мөгаен, Ватикан кодексыннан якынча 400 ел алдарак язылган булган, һәм ул — безнең көнгә кадәр сакланып килгән Септуагинтадагы Канун китабының иң төгәл тәрҗемәсе, ахрысы» (Курт Аланд, Ф. Л. Кросс, Жан Даньелу, Гаральд Ризенфельд һәм В. К. ван Унник редакциясендә бастырылган, Берлин, 1959, 614 б.).
Бер хезмәттә («Études de Papyrologie», 9 т., Каир, 1971, 81—150, 227, 228 б.) Фуада 266 дигән папирусның гомумән 117 өзеге бастырылган булган. Заки Али һәм Людвиг Кёнен бу папирустагы бар өзекләрнең фоторәсемнәрен «Three Rolls of the Early Septuagint: Genesis and Deuteronomy» дигән басманың «Papyrologische Texte und Abhandlungen» (27 т., Бонн, 1980) сериясендә бастырып чыгарган.
Бу 12 өзекнең фоторәсемнәреннән укучыларыбыз Септуагинтаның беренче күчермәләрендә тетраграмматонны күрә ала. Белгечләр фикеренчә, бу папирус б. э. к. I гасырда, ягъни Септуагинта тәрҗемә ителә башланганнан соң якынча ике гасыр үткәч язылган булган. Бу — Аллаһының исеме Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларының төп нөсхәсендә очраган һәр урында Септуагинтаның иң беренче текстында чыннан да булган икәнен исбатлый. Башка тугыз грек кулъязмасында да Аллаһының шәхси исеме бар («Изге Язмалар — Яңа дөнья тәрҗемәсе», искәрмәләр белән, ингл., 1562—1564 б. к.).
Гайсә Мәсих һәм Инҗилне язган аның шәкертләре Аллаһының исеме тетраграмматон рәвешендә очраган Септуагинта күчермәләрен кулланганмы? Һичшиксез, кулланган! Мәсих һәм аның рәсүлләре үлгәннән соң берничә гасыр дәвамында тетраграмматон Септуагинтаның күчермәләрендә сакланган булган. Б. э. II гасырының якынча беренче яртысында Аквиланың грек телендәге тәрҗемәсе дөнья күргән; анда да Аллаһының исеме борынгы еврей хәрефләре белән язылган булган.
Б. э. IV—V гасырларында яшәгән Иероним Шамуил һәм Патшалар китапларына язган кереш сүзләрендә болай дигән: «Аллаһының борынгы язу белән язылган дүрт хәрефле исемен [יהוה] без бүгенге көнгә кадәр кайбер грек кулъязмаларында очратабыз». Шулай итеп, Вульгатаны тәрҗемә иткән баш тәрҗемәче Иероним көннәренә кадәр Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китаплары тәрҗемәләренең грек телендәге кулъязмалары булган; анда һаман да Аллаһының дүрт еврей хәрефеннән торган исеме булган.
Гайсә һәм аның шәкертләре, Язмаларны төп нөсхәдә еврей телендә яки грек телендәге Септуагинта тәрҗемәсендә укыганда, Аллаһының исемен тетраграмматон рәвешендә очраткан. Ун әмернең өченчесе Аллаһының исемен кирәксезгә кулланудан тыйган. Яһүдләр бу канунны дөрес аңламаган һәм Аллаһының исеме урынына «Раббы» дигәнне аңлаткан еврей сүзе «Адона́й» кулланган. Бу гадәти булып киткән. Гайсә яһүдләрнең бу йоласын тотканмы? (Чг 20:7). Аңа Насара шәһәренең синагогасында Ишагыйя китабы бирелгәч, ул аннан тетраграмматон куелган шигырьләрне укыганда (61:1, 2), Аллаһының исемен әйтүдән баш тартканмы? Юк, чөнки Гайсә гадәттә Изге Язмаларга нигезләнмәгән яһүди канунчылар йолаларын кире каккан. Маттай 7:29 да: «Ул канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия кеше кебек өйрәтте»,— диелә. Үзенең тугры рәсүлләре алдында Гайсә Йәһвә Аллаһыга болай дип дога кылган: «Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем. [...] Мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (Ях 17:6, 26).
Хәзер исә мондый сорау туа: Гайсәнең шәкертләре Инҗилне Аллаһы тарафыннан рухландырылып язганда, Аллаһының исемен кулланганмы? Башкача әйткәндә, Инҗилнең төп нөсхәсендә Аллаһының исеме булганмы? Әйе дип әйтергә безнең тулы нигезебез бар! Иеронимның сүзләре буенча (б. э. IV—V г.), Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр башта грек телендә түгел, ә еврей телендә язылган булган. Ул болай дигән:
«Салым җыючыдан рәсүл булып киткән Маттай, шул ук Леви, сөннәткә утыртылганнардан ышанучы булып киткән кешеләр өчен Яһүдиядә иң беренче булып Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне еврей телендә язган. Аннары аны грек теленә кем тәрҗемә иткәне төгәл билгеле түгел. Өстәвенә, еврей телендәге Яхшы хәбәр Памфил җәфаланучы җентекләп җыйган Кайсария китапханәсендә һаман да саклана. Миңа шулай ук Суриянең Бируя шәһәрендәге үзләрен Аллаһыга нәзер иткән һәм бу китаптан файдаланган кешеләрдән аны күчереп язарга рөхсәт ителде» («De viris inlustribus», 3 нче бүлек. Е. С. Ричардсон редакциясендә латинчадан тәрҗемә ителгән һәм «Texte und Untersuchungen zur Geschichte der altchristlichen Literatur» дигән сериядә бастырылган, 14 т., Лейпциг, 1896, 8, 9 б.).
Маттай үзенең хәбәрендә Аллаһыдан иңдерелгән Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларыннан йөздән артык өземтә китергән. Шуңа күрә бу өземтәләрдә Аллаһы исеме очраган һәрбер урында ул үзенең бәян иткән Яхшы хәбәренә төгәл итеп тетраграмматонны куярга тиеш булган. Маттайның еврей телендәге хәбәре XIX гасырда Ф. Деличның еврей теленә ясаган тәрҗемәсенә бик якын булган. Бу тәрҗемәдә Маттай китабында «Йәһвә» дигән исем 18 тапкыр очрый. Кайберәүләр фараз иткәнчә, соңрак, күрәсең, Маттай үз хәбәрен үзе грек теленә тәрҗемә иткән. Ул Септуагинтадан түгел, ә турыдан-туры еврей телендәге Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларыннан өземтәләр китерүне кулайрак күргән. Шулай да ул Септуагинтага карап грек текстына Аллаһы исемен үз урынына куя алыр иде. Инҗилне язган башка язучылар да Аллаһының исеме очраган шигырьләрне еврей телендәге Тәүрат, Зәбур һәм пәйгамбәрләр китапларыннан яисә Септуагинтадан өземтә итеп китергән.
Инҗилдә тетраграмматонны куллану турында Джорджия штаты (АКШ) университетында эшләүче Джордж Ховард болай дип язган: «Күптән түгел генә Мисырда һәм Яһүдия чүлендә табылган кулъязмалар безгә Аллаһы исеменең борынгы вакытларда ничек кулланылганын үз күзләребез белән күрергә мөмкинлек бирә. Бу табылдыкларның тексты беренче мәсихчеләр документларының текстына охшаш булганга, алар Яңа Васыятьне тикшерер өчен зур ярдәм булып тора. Алардан Яңа Васыятьне язучыларның Аллаһы исемен ничек кулланганын күреп була. Алдагы битләрдә мондый теория каралачак: Аллаһының исеме יהוה (ә, бәлки, аның кыскартмалары да) әүвәл Яңа Васыятьтә Иске Васыятьтән өземтәләр китерелгән һәм аннан берәр нәрсә турында искә алынган шигырьләрдә язылган булган. Вакыт узу белән бу исем башлыча [Ки́риос, ягъни „Раббы“ сүзенең кыска формасы] белән алмаштырылган булган. Тетраграм[матонны] алып кую, безнеңчә, мәҗүсиләрдән булган беренче мәсихчеләр арасында аңлашылмаучанлык китереп чыгарган. Сәбәбе — Яңа Васыять текстының кулъязмаларында „Раббы“ сүзе Аллаһыга яки Мәсихкә карата кулланыламы икәнлеге ачык күренмәүдә» («Journal of Biblical Literature», 96 т., 1977, 63 б.).
Югарыда әйтелгәннәргә кушылып, мондый нәтиҗә ясыйсыбыз килә: безнеңчә, моның барысы — «теория» түгел, ә Изге Язмаларның кулъязма текстларын тәрҗемә итүгә кагылышлы тарихи фактларны аңлату.
a 468—469 битләрдә Септуагинтадагы Канун китабыннан алынган (Фуада 266 дигән папирус) 12 өзекнең фоторәсемнәрен карагыз. Анда Аллаһының исеме тетраграмматон рәвешендә язылган. Без аларны номерлап чыктык һәм түгәрәкләп алынган тетраграмматон аларның кайберсендә берничә мәртәбә очрый. 1 нче өзектә, Канун 31:28—32:7 дә, тетраграмматон 7 нче һәм 15 нче юлларда бар; 2 нче өзектә (Кн 31:29, 30) 6 нчы юлда; 3 нче өзектә (Кн 20:12—14, 17—19) 3 нче һәм 7 нче юлларда; 4 нче өзектә (Кн 31:26) 1 нче юлда; 5 нче өзектә (Кн 31:27, 28) 5 нче юлда; 6 нчы өзектә (Кн 27:1—3) 5 нче юлда; 7 нче өзектә (Кн 25:15—17) 3 нче юлда; 8 нче өзектә (Кн 24:4) 5 нче юлда; 9 нчы өзектә (Кн 24:8—10) 3 нче юлда; 10 нчы өзектә (Кн 26:2, 3) 1 нче юлда; 11 нче өзектә (ике өлештән тора) (Кн 18:4—6) 5 нче һәм 6 нчы юлларда; 12 нче өзектә (Кн 18:15, 16) 3 нче юлда.
[468, 469 биттәге иллюстрация]
[Септуагинтадагы Канун китабыннан алынган (Фуада 266 дигән папирус) 12 өзекнең фоторәсемнәрен басмада карагыз]