2 Аллаһының исемен Инҗилдә яңадан торгызу
«Йәһвә» — евр. יהוה (ЙҺВҺ)
«Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсендә» Йәһвә исеме яңадан торгызылган 237 урын аста китерелгән. (Шулай ук ЯД (искәрмәләр белән) ингл., 1565, 1566 б. к.)
Мт 1:20, 22, 24; 2:13, 15, 19; 3:3; 4:4, 7, 10; 5:33; 21:9, 42; 22:37, 44; 23:39; 27:10; 28:2; Мк 1:3; 5:19; 11:9; 12:11, 29, 29, 30, 36; 13:20; Лк 1:6, 9, 11, 15, 16, 17, 25, 28, 32, 38, 45, 46, 58, 66, 68, 76; 2:9, 9, 15, 22, 23, 23, 24, 26, 39; 3:4; 4:8, 12, 18, 19; 5:17; 10:27; 13:35; 19:38; 20:37, 42; Ях 1:23; 6:45; 12:13, 38, 38; Рс 1:24; 2:20, 21, 25, 34, 39, 47; 3:19, 22; 4:26, 29; 5:9, 19; 7:31, 33, 49, 60; 8:22, 24—26, 39; 9:31; 10:33; 11:21; 12:7, 11, 17, 23, 24; 13:2, 10—12, 44, 47—49; 14:3, 23; 15:17, 17, 35, 36, 40; 16:14, 15, 32; 18:21, 25; 19:20; 21:14; Рм 4:3, 8; 9:28, 29; 10:13, 16; 11:3, 34; 12:11, 19; 14:4, 6, 6, 6, 8, 8, 8, 11; 15:11; 1Кр 1:31; 2:16; 3:20; 4:4, 19; 7:17; 10:9, 21, 21, 22, 26; 11:32; 14:21; 16:7, 10; 2Кр 3:16, 17, 17, 18, 18; 6:17, 18; 8:21; 10:17, 18; Гл 3:6; Эф 2:21; 5:17, 19; 6:4, 7, 8; Кл 1:10; 3:13, 16, 22—24; 1Тс 1:8; 4:6, 15; 5:2; 2Тс 2:2, 13; 3:1; 2Тм 1:18; 2:19, 19; 4:14; Ев 2:13; 7:21; 8:2, 8—11; 10:16, 30; 12:5, 6; 13:6; Яг 1:7, 12; 2:23, 23; 3:9; 4:10, 15; 5:4, 10, 11, 11, 14, 15; 1Пт 1:25; 3:12, 12; 2Пт 2:9, 11; 3:8—10, 12; Яһ 5, 9, 14; Ач 1:8; 4:8, 11; 11:17; 15:3, 4; 16:7; 18:8; 19:6; 21:22; 22:5, 6.
Аллаһы исеменең кыска формасы «Йәһ» «Һаллелуйә́һ» дигән грек сүзенең өлеше буларак очрый. Бу сүз — «Йәһне мактагыз!» дип тәрҗемә ителгән «һаллелу Йә́һ» дигән еврей сүзтезмәсенең транслитерациясе (Ач 19:1, 3, 4, 6; Мд 104:35, ЯД (искәрмәләр белән) ингл. чагыштырыгыз).
Изге Язмаларны аңлатучы түгел, ә тәрҗемә итүче булыр өчен, без Инҗилдә Аллаһы исемен яңадан торгызганда сак булдык. Тәрҗемә иткәндә, без Еврей Язмаларын җентекләп тикшереп тордык һәм еврей телендәге тәрҗемәләр белән туры килгән урыннарны чагыштырдык. Без тәрҗемәбездә Йәһвә исемен 237 урында яңадан торгыздык. Еврей телендәге бер яки берничә тәрҗемәдә шул ук урыннарда Йәһвә исеме тора.
Беренче мәсихчеләр «Септуагинта» тәрҗемәсеннән өземтәләр китергәндә, Аллаһы исемен төшереп калдырмаганнар, юк. Профессор Джордж Ховард үзенең бер мәкаләсендә моны исбат итеп ышанычлы дәлилләр китерә. Мәсәлән, ул «раввиннарның билгеле бер өзеген (Тосефта, Шаббат 13.5)» искә ала. Шул өзектә «еретик текстларны (күрәсең, шул исәптән мәсихче еврейләрнең китапларын да) юк итү проблемасы карала». Нинди проблема? «Еретик текстларда Аллаһы исеме кулланылган булган һәм ул текстларны юк итсәләр, алар белән бергә Аллаһы исемен дә юк иткән булырлар иде» («Biblical Archaeology Review», 1978, март).
Профессор Ховард болай дип өсти: «Тетраграмматонны алып кую, күрәсең, яңа теологик агым тудырган, һәм ул б. э. I гасырындагы карашлардан бик нык аерылып торган. Яһүдләрнең Аллаһысын, аның еврей телендәге исемен кулланып, башка илаһлардан һәрчак аерып торганнар, ә тетраграмматонны алып кую белән бу аерма ниндидер дәрәҗәдә югалган».