3 Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы
«Аллаһы Улы» дигән сүзтезмә күбесенчә Гайсә Мәсихкә карата кулланыла. Башка очракларда «Аллаһы угыллары» дип Йәһвә барлыкка китергән рухи затлар атала. Адәм дә, гөнаһ кылганчы, Аллаһы улы дип аталган. Шулай ук берәр килешү нигезендә Йәһвә белән аерым мөнәсәбәттә торган кайбер кешеләр дә Аллаһы угыллары дип аталган. Йәһвә Исраил халкын үз угыллары дип санаган, чөнки алар аның сайланган үз халкы булган.
Аллаһының хатын-кыздан улы булуы яки өйләнеп балалар тудыруы акылга сыймаслык нәрсә. Аллаһыга тиң зат юк. Аллаһы тормыш бирә, әмма кеше кебек түгел. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә. Алайса, ни өчен Изге Язмаларда «Аллаһы улы» дигән сүзләр еш очрый? Мәсәлән, Адәм «Аллаһының улы» дип атала (Лк 3:38). Ни өчен? «Раббы Алла адәмне туфрактан яратты һәм аның борын тишекләренә тереклек сулышы өрде. Адәм әнә шулай җан иясе булды»,— дип әйтелә Тәүратта (Яр 2:7). Адәмгә тормышны ата-анасы түгел, ә Аллаһы үзе биргән, шуңа күрә ул Аллаһы улы дип аталган. Гайсә Мәсихкә дә тормышны Аллаһы үзе биргән, шуңа күрә ул да Аллаһы улы дип атала.
«Угыл» дигән сүз шулай ук башка мәгънәдә дә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, гарәп телендә авылда туып үскән кешене «авыл улы», ә берәр телдә сөйләшүчене «тел улы» дип атыйлар. Әлбәттә, бу авыл яки тел никахлашып бала тудырган дигәнне аңлатмый!