4 «Фахишәлек» — Аллаһы тыйган җенси мөнәсәбәтләрнең һәркайсы төре
Маттай 5:32 — грек. πορνεία (порне́йа); лат. fornicatio (форника́тио)
Порне́йа дигән грек сүзенең мәгънәләре күп. Мәсәлән, бер китапта порне́йа — «уйнашлык, азгынлык, фахишәлек һәм тыелган җенси мөнәсәбәтләрнең һәркайсы төре» дип әйтелә («A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», 693 б.).
Башка бер китапта Маттай 5:32 дә һәм 19:9 да Гайсәнең әйткән сүзләре турында болай диелә: «πορνεία [порне́йа] дигән сүз никахтан тыш җенси мөнәсәбәтләрне аңлата» («Theological Dictionary of the New Testament», 6 т., 592 б.). Шуңа күрә Изге Язмаларда порне́йа дигән сүз никахтагы кешеләргә карата кулланыла. Шул ук китапта, 594 биттә, Эфеслеләргә 5:3, 5 тәге сүзләр турында болай диелә: «[Паул] кайбер кешеләр үз җенси теләкләренә хуҗа булмаска мөмкин икәнен аңлаган, 1 К. 7:7. Үзләрен фахишәлек кебек гөнаһтан саклар өчен, андый теләгенә хуҗа булмаган [буйдак] ир-атка Аллаһы әйткәнчә никахка керергә кирәк булган, 1 К. 7:2». Шулай итеп, порне́йа дигән сүз Изге Язмаларда никахта булмаган кешеләр турында әйтелгәндә дә кулланыла. (1 Көринтлеләргә 6:9 ны к.)
Б. Ф. Весткотт үзенең бер хезмәтендә Эфеслеләргә 5:3 турында әйткәндә порне́йа сүзенең төрле мәгънәләре турында яза: «Бу сүз тыелган җенси мөнәсәбәтләрнең һәркайсы төренә кулланырлык: 1) зина кылу (Ос 2:4, Грек Септуагинтасы; Мт 5:32; 19:9); 2) законсыз никах (1 Кр 5:1); 3) бу шигырьдәге кебек [Эф 5:3] гомум кабул ителгән мәгънәдәге фахишәлек» («Saint Paul’s Epistle to the Ephesians», 76 б.). «Гомум кабул ителгән мәгънәдә» дигән сүзләр, күрәсең, бу сүзнең хәзерге, чикләнгән — никахлашмаган кешеләргә карата гына кулланышын күрсәтә.
Инҗилнең кайбер урыннарында порне́йа сүзе символик мәгънәгә ия. Бер китапта порне́йа турында әйтелгәндә болай дип язылган: «Бу хак иманнан тулысынча яки өлешчә читкә китү, бердәнбер хак Аллаһыга, Йәһвәгә, хыянәт итеп, чит ил илаһларына табына башлау [4 Пш 9:22; Ир 3:2, 9; Һш 6:10 һ. б., чөнки Аллаһының үз халкы белән бердәмлектә булуы рухи никах кебек каралган]: Ач 14:8; 17:2, 4; 18:3; 19:2». (Җәяләр һәм курсив авторныкы; «Lexicon Graecum Novi Testamenti», Ф. Зорелл, 1106 нчы колонка.)
Грек Язмаларында порне́йа сүзе мондый 25 урында очрый: Мт 5:32; 15:19; 19:9; Мк 7:21; Ях 8:41; Рс 15:20, 29; 21:25; 1Кр 5:1, 1; 6:13, 18; 7:2; 2Кр 12:21; Гл 5:19; Эф 5:3; Кл 3:5; 1Тс 4:3; Ач 2:21; 9:21; 14:8; 17:2, 4; 18:3; 19:2.
Бу сүзнең фигыль формасы порне́во «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «фахишәлек итү», «фахишәлек кылу» дип тәрҗемә ителгән. Андый сигез урын бар: 1Кр 6:18; 10:8, 8; Ач 2:14, 20; 17:2; 18:3, 9.
Бу сүзнең экпорне́во дигән фигыль формасы «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «фахишәлеккә бирелү» дип тәрҗемә ителгән һәм бер тапкыр гына Яһүд 7 дә очрый.
Бу сүзнең исем формасы порне́ «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «фахишә» дип тәрҗемә ителгән һәм мондый урыннарда очрый: Мт 21:31, 32; Лк 15:30; 1Кр 6:15, 16; Ев 11:31; Яг 2:25; Ач 17:1, 5, 15, 16; 19:2.
Бу сүзнең порно́с дигән исем формасы «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «зиначы» дип тәрҗемә ителгән һәм мондый урыннарда очрый: 1Кр 5:9—11; 6:9; Эф 5:5; 1Тм 1:10; Ев 12:16; 13:4; Ач 21:8; 22:15. Бер китапта зиначы дигән сүз болай дип аңлатыла: «Бу берәр ир-ат белән җенси мөнәсәбәттә торучы малай, гомосексуалист, фахиш, потка табынучы» («A Greek-English Lexicon», 1450 б.).