5 Мәсихнең килү чоры (паруси́а)
Маттай 24:3 — грек. τὸ σημεῖον τῆς σῆς παρουσίας (то сими́он тис сис паруси́ас)
«Килү чоры» дигән сүзтезмә — паруси́а дигән грек сүзенең тәрҗемәсе. Паруси́а сүзгә-сүз «биредә булу» яки «килү чоры» дигән мәгънә йөртә. Бу сүз грек телендәге Инҗилдә 24 урында очрый һәм еш кына Мәсихнең Патша булып килү чоры турында сүз барганда кулланыла (Мт 24:3).
Паруси́а дигән грек сүзе төрле тәрҗемәләрдә төрлечә тәрҗемә ителгән. Кайбер тәрҗемәләрдә бу сүз «килү чоры» дип тәрҗемә ителсә дә, күп кенә тәрҗемәләрдә «килү» сүзен кулланалар. Шуңа күрә Мәсих Гайсә турында әйткәндә, «икенче килүе» дигән сүзтезмә кулланыла. Паруси́а сүзен «килү» дип тәрҗемә итү килүгә басым ясый, ә килүнең нәтиҗәләрен ачыкламый. Әмма лексикографлар бу грек сүзе килүгә дә, биредә булуга да кагыла, дисә дә, бу сүзнең төп мәгънәсе «биредә булу» дип саный.
Бу грек сүзенең мәгънәсен грек телендә язучылар аңларга булыша. Әмма аны тагы да яхшырак аңларга Изге Язмаларда аның кулланышы ярдәм итә. Мәсәлән, Филипиялеләргә 2:12 дә Паул Филипиядәге мәсихчеләргә «мин сезнең яныгызда булганда [паруси́а]... һәм күпкә теләбрәк хәзер, мин сезнең янда булмаганда [апуси́а]» буйсынып яшисез дип язган. Шулай итеп, килү һәм китү түгел, ә биредә булу һәм булмау бер-берсенә каршы куела.
Гайсәнең парусиасы — аның тиз генә килеп китүе түгел, ә биредә берникадәр вакыт булуы, һәм бу аның Маттай 24:37—39 да һәм Лүк 17:26—30 да әйткән сүзләре белән раслана. Бу өзекләрдә «Нух көннәре» «Кеше Улының килү чоры» (Лүктә «Кеше Улы көннәре») белән чагыштырыла. Гайсә Нух көннәренең азагында булган Туфан белән генә чикләнмәгән, шулай да аның «килү чоры» яки «көннәре» шуңа охшаш вакыйга белән тәмамланачак икәнен күрсәткән. «Нух көннәре» күп еллар дәвам иткән, шуңа күрә «Кеше Улының килү чоры» яки «көннәре» дә күп еллар дәвам итәчәк һәм коткарылу хәбәренә колак салмаган кешеләрнең юк ителүе белән тәмамланачак дип ышану нигезле.
Шуңа күрә Гайсәнең парусиасы — аның килүе түгел, ә Патша булып идарә итү чоры.