Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bi7 474-477 б.
  • 6 «Җәфалану баганасы»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 6 «Җәфалану баганасы»
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
6 «Җәфалану баганасы»

6 «Җәфалану баганасы»

рек. σταυρός (ставро́с); лат. crux (крукс)

Маттай 27:40 та әйтелгән «җәфалану баганасы» дигән сүзтезмә Гайсә Мәсихне Голгофа, ягъни Баш сөяге дип аталган урында җәзалап үтерү турында әйтелгәндә кулланыла. Монда «җәфалану баганасы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ставро́с хач яки тәре дигән мәгънә йөртми. Андый хачны мәҗүсиләр Гайсә Мәсихкә кадәр күп гасырлар элек дини символ итеп кулланганнар.

Ставро́с дигән классик грек сүзе туры багана, колга яки нигез салыр өчен кулланыла торган субай дигәнне аңлата. Ставро́о фигыле колгалардан койма, казыклардан читән кую дигән мәгънә йөртә. Инҗилнең рухландырылган язучылары гади (койне́) грек телендә язганнар, һәм алар кулланган ставро́с сүзе, классик грек телендә кебек үк, хач итеп кадакланган ике багананы түгел, ә багана яки колга дигәнне аңлата. Моның башкача булуын раслаучы дәлилләр юк. Рәсүл Петер һәм Паул, Гайсә кадакланган җәфалау коралы турында әйткәндә, кси́лон сүзен дә кулланганнар, һәм бу ул хач итеп кадакланган ике багана түгел, ә туры багана булган икәнен күрсәтә, чөнки кси́лон нәкъ андый мәгънә йөртә дә (Рс 5:30; 10:39; 13:29; Гл 3:13; 1Пт 2:24). Грек Септуагинтасында Езра 6:11 дә (2 Ездра 6:11) кси́лон сүзе кулланыла, анда закон бозучы асып куелырга тиешле бүрәнә турында әйтелә. Рәсүлләр 5:30; 10:39 да бу сүз шундый ук мәгънәдә кулланыла.

Бер сүзлектә ставро́с сүзенең мәгънәсе турында болай диелгән: «СТАВРОС (σταυρός) иң элек туры багананы яки колганы аңлата. Андый баганаларга җинаятьчеләрне җәзалап кадаклаганнар. Исем формасы да, фигыль формасы ставро́о да (баганага яки колгага беркетү) чиркәүләрдә кулланыла торган хач итеп кадакланган ике багана дигән мәгънә йөртмәгән. Хачның формасы үз башлангычын борынгы Калдай җирләрендә ала. Аны Калдайда һәм якын тирәдәге җирләрдә, шул исәптән Мисырда да, Тәммуз илаһының символы итеп кулланганнар (хачның формасы Тәммуз исеменең беренче хәрефе, мистик Тау хәрефе формасыннан алынган). Б. э. III гасыр урталарында чиркәүләр мәсихчеләр диненең билгеле тәгълиматларыннан я читкә киткәннәр, я аларны үзгәрткәннәр. Мөртәтлек юлына баскан чиркәүләр күбрәк көчкә ия булыр өчен, үз сафларына мәҗүсиләрне алар иман итмәсә дә кабул иткәннәр һәм аларга үзләренең мәҗүси символларын сакларга рөхсәт иткәннәр. Шулай итеп Тау, ягъни Т (күп кенә очракларда аркылы куелган өлеше астарак күрсәтелә) Мәсих хачының символы итеп кабул ителгән» («An Expository Dictionary of New Testament Words», У. Е. Вайн (1966), I т., 256 б.).

Льюис белән Шортның латин сүзлегендә крукс сүзенең төп мәгънәсе болай итеп аңлатыла: «Агач, асар өчен багана яки җәзалар өчен башка төрле агач кораллар. Шул баганага җинаятьчене я кадаклаганнар, я асканнар». Вакыт узу белән генә крукс сүзе хач дигәнне аңлата башлаган. Җинаятьчеләрне җәзалап үтерер өчен кулланылган багана латинча crux simplex (крукс симплекс) дип аталган. Монда Юстус Липсиус (1547—1606) китабыннан рәсем китерелә, һәм анда андый баганаларның берсе күрсәтелгән («De cruce libri tres», Антверпен, 1629, 19 б.).

Һерман Фульда китабында болай диелә: «Бар халык алдында җәзалап үтерер өчен агачларны табу авыр булганга, еш кына җирне казып багана утыртканнар. Җинаятьчене, кулларын өскә күтәреп, шул баганага я бәйләгәннәр, я кадаклаганнар. Кайвакыт аларның аякларын да шул баганага я бәйләгәннәр, я кадаклаганнар». Фульда, күп кенә дәлилләр китергәннән соң, мондый нәтиҗә ясый: «Гайсә үлем баганасында үтерелгән булган. Моңа мондый дәлилләр бар: а) шул заманда көнчыгышта җәзалап үтерер өчен нәкъ шундый корал кулланганнар, б) Гайсә кичергән газаплар турында хәбәрләр, в) чиркәү аталарының күп санлы шаһитлеге» («Das Kreuz und die Kreuzigung», Бреславль, 1878, 109, 219, 220 б.).

Базель университетының профессоры Пауль Вильгельм Шмидт ставро́с дигән грек сүзен җентекләп тикшереп чыккан. Үзенең бер хезмәтендә ул болай дип яза: «σταυρός [ставро́с] дип төз торган һәркайсы агач яки багана атала». Ә Гайсәнең җәзалап үтерелүе турында ул болай ди: «Римлылар, Яхшы хәбәрләрдә бәян ителгәнчә, Гайсәне җәзалар өчен камчылаганнар һәм үзләрендә булган җәзалап үтерүнең иң гади формасын сайлаганнар: аны чишендереп, баганага кадаклаганнар. Бу багананы Гайсәгә үзенә күтәреп яки өстерәп барырга туры килгән. Шулай итеп, аны мыскыллаучы җәза тагы да хурлыклырак булган. [...] Андый җәзага дучар булган җинаятьчене агачка асканнар, чөнки еш кына андый җәзаны күп кешеләрне үтерер өчен кулланганнар. Мәсәлән, Вар бер тапкыр 2 000 кешене шулай җәзалап үтергән («Иудейские древности», И. Флавий, XVII 10. 10). Шулай ук Квадрат («Иудейская война», И. Флавий, II 12. 6); Прокуратор Феликс («Иудейская война», И. Флавий, II 15. 2 [13.2]) һәм Тит («Иудейская война», И. Флавий, VII. 1 [V 11. 1]) шул ук җәзаны кулланганнар» («Die Geschichte Jesu», 2 т, Тюбинген — Лейпциг, 1904, 386—394 б.).

Шуңа күрә Гайсәнең хач формасында ясалган ике баганага кадаклап үтерелгәненә бернинди дәлил юк. Без, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларга мәҗүсиләрнең хач төшенчәсен кертеп, Аллаһының язылган Сүзенә һичнәрсә өстәргә теләмибез. Без ставро́с белән кси́лон сүзләренең иң гади мәгънәләрен кулланабыз. Гайсә үз шәкертләрен көткән газаплар, хурлык һәм җәфалану символы итеп ставро́с сүзен кулланган (Мт 16:24), шуңа күрә без бу сүзне «җәфалану баганасы» дип тәрҗемә иттек һәм шулай итеп аның «багана» дип тәрҗемә ителгән кси́лон сүзеннән аерылып торганын күрсәттек.

[475 биттәге иллюстрация]

Crux simplex рәсеме

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу