7 «Җан» — тере зат, кеше яки хайван; акылга ия затның тормышы; башка мәгънәләр
грек. ψυχή (психи́); евр. נפש (не́феш); лат. ánima (а́нима)
Инҗилдә психи́ дигән грек сүзе 102 тапкыр очрый. Беренче тапкыр ул Маттай 2:20 дә кулланыла. Мәсәлән, Эфеслеләргә 6:6 да һәм Көләсәйлеләргә 3:23 тә ул «чын күңелдән» дип тәрҗемә ителгән. Ул шулай ук грек телендәге катлаулы сүзләрнең өлеше буларак та кулланылырга мөмкин (Фп 2:2, 19; 1Тс 5:14). Татар телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә психи́ дигән сүз еш кына «җан» дип тәрҗемә ителә. Кайбер очракларда, психи́ дигән сүзнең текстта кулланылганын күрсәтер өчен, «җан» сүзе искәрмәләрдә тора. Психи́ сүзен контекстны исәпкә алып тәрҗемә итү Изге Язмаларны язган кешеләрнең аны ничек һәм нинди мәгънәдә кулланганнарын аңларга булыша.
Еврей Язмаларында не́феш дигән еврей сүзе 754 тапкыр очрый. Беренче тапкыр ул Яратылыш 1:20 дә кулланыла. Төрле контекстларда бер үк еврей сүзен куллану безгә Изге Язмаларны язган кешеләрнең нәрсә турында әйтәсе килгәннәрен һәм сүз кешеме, берәр шәхесме, берәр төрле тереклекме, кеше я хайван тормышы турындамы барганын аңларга булыша. Ә мисырлыларның, бабыллыларның, грекларның һәм римлыларның җанга карата дини һәм фәлсәфи карашлары тулысынча башкача булган.
«Җан» дигән сүзнең кулланышын аңлар өчен, без ул сүз кулланылган шигырьләрне төркемнәргә бүлгәләдек.
Хайван — ул җан
Тере зат я кеше — ул җан
Рәсүлләр 2:41, 43; 7:14; 27:37
Җанны үтереп я һәлак итеп була
Җан — акылга ия затның тормышы
Лүк 2:35; 10:27; 12:20; 14:26; 21:19
Яхъя 10:15; 12:25; 13:38; 15:13
Рәсүлләр 15:26; 20:10, 24; 27:10, 22
Җан Кабердән азат ителә
Җан рухтан аерылып тора
Аллаһының җаны бар