8 «Га́дес», «Шео́л» — кешелекнең гомуми кабере
грек. ᾅδης (а́дис); евр. שאול (шео́л); лат. infernus (инфе́рнус)
Гадес дигән сүз
Ун тапкыр очрый
«Гадес» сүзе «күзгә күренми торган урын» дигән мәгънә йөртергә мөмкин. Инҗилдә ул мондый ун урында очрый: Маттай 11:23; 16:18; Лүк 10:15; 16:23; Рәсүлләр 2:27, 31; Ачылыш 1:18; 6:8; 20:13, 14. Татар телендәге «Яңа дөнья тәрҗемсендә» «Гадес» сүзе шул шигырьләрнең искәрмәләрендә тора.
Еврей Язмаларында «Гадес» сүзенең мәгънәсен «Шеол» дигән сүз йөртә, һәм ул инглиз телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» 66 тапкыр очрый. Петер Рәсүлләр 2:27 дә Мәдхия 15:10 дагы сүзләрне куллана, һәм бу сүзләрдән «Гадес» дигән сүзнең, «Шеол» кебек үк, кешелекнең гомуми каберен аңлатканы күренә (ә берәр кемнең кабере турында сүз барса, та́фос дигән грек сүзе кулланыла). Латин телендә Гадес мәгънәсен йөртүче сүз — инфе́рнус (яки инфе́рус). Бу сүз «җир астындагы урын» дигәнне аңлата һәм кабер мәгънәсен йөртергә мөмкин. Шулай итеп, инфе́рнус сүзе мәгънәсе буенча грек телендәге Гадес һәм еврей телендәге Шеол сүзләренә тиң.
Изге Язмаларда «Гадес» белән «Шеол» сүзләре тормыш һәм яшәү турында түгел, ә үлем һәм үлгән кешеләр турында сүз барганда кулланыла.
Еврей Язмаларындагы «Шеол» сүзе
Еврей Язмаларында кулланылган «Шеол» дигән еврей сүзенең килеп чыгышы турында төрле белгечләр төрлечә әйтә, әмма бу сүз, күрәсең, «сорарга» дигән мәгънә йөртүче еврей телендәге שּׁאל (шаа́л) фигыленнән алынган. Бу фигыль Шеолның мәгънәсен аңлата: бу урын бар кешеләрне үзенә керергә «сорый» яки керүне таләп итә, чөнки һәр үлүче шунда бара. Ул үлгән кешеләр турында сүз барганда кулланыла һәм кешелекнең гомуми каберен яки үлгәннәрнең җирдәге (диңгездәге түгел) урыннарын аңлата. Ә берәр кемнең җирләнгән урыны, ягъни кабере турында сүз барганда ке́вер дигән еврей сүзе кулланыла (Яр 23:4, 6, 9, 20).