Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bi7 492-495 б.
  • Сүзлек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сүзлек
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Сүзлек

Сүзлек

Азгынлык. Аллаһы биргән законнарны җитди бозуга кагыла. Азгын кеше үзен әдәпсез, тупас һәм оятсыз тота, ул хакимиятләрне, законнарны һәм нормаларны хөрмәт итми, аларны хәтта санга да сукмый. Бу начар тәртип кенә түгел.

Алебастр. Гадәттә ак таш, кайвакыт төрле төстәге сызыклары бар. Катылыгы мәрмәрнекенә охшаш. Бу ташны уеп, төрле сыекчалар, гадәттә хушбуйлар саклар өчен, вазага охшаш савытлар ясаганнар.

Аллаһыга бирелгәнлек. Бу сыйфат Йәһвәгә, аны Галәмнең Аллаһы Тәгаләсе буларак танып, курку-хөрмәт белән гыйбадәт кылу һәм хезмәт итүне аңлата.

Альфа һәм Омега. Грек алфавитының беренче һәм соңгы хәрефләренең исеме. Ачылыш китабында Аллаһының титулы буларак өч тапкыр кулланыла.

Ачыткы. Камыр яки сыекча ачысын өчен аңа өстәлә торган матдә. Камырны ачытыр өчен кайвакыт инде ачыган камырның өлешен саклап аңа өстәгәннәр.

Багышланган икмәкләр. Чатыр яки гыйбадәтханәнең Изге урынындагы өстәл өстенә куела торган унике икмәк. Аларны һәр Шимбә көнне алмаштырып торганнар.

Баш Җитәкче. Гайсә Мәсихкә бирелгән титул. Ул аның югары урында утырганын күрсәтә һәм мәңгелек тормыш алуда аның мөһим роль уйнаганын күрсәтә.

Билзибул. Җеннәрнең мирзасы, идарәчесе Шайтанга карата кулланыла торган исем.

Богаулар. Кешеләрне җәзалау һәм иректән мәхрүм итәр өчен кулланылган борынгы корал. Гадәттә агач такталардан ясаганнар һәм кешене идәнгә утыртып, аякларын шул такталарга беркетеп бикләп куйганнар (Рс 16:24).

Динар. Римлылар кулланган көмеш тәңкә (якынча 3,85 грамм). Аңа кайсарның сурәте төшерелгән булган, һәм яһүдләр аны римлыларга салым түләр өчен кулланганнар. Гайсә җирдә яшәгән көннәрдә басуда 12 сәгать эшләгән кешегә гадәттә бер динар биргәннәр.

Иблис. Грек Язмаларында Шайтанны сурәтләүче исем. «Яла ягучы» дигәнне аңлата. Шайтанга бу исем ул иң баш яла ягучы булганга һәм Йәһвәне ялганлап гаепләгәнгә, аның әйткәннәренә һәм аның изге исеменә кара якканга күрә бирелгән.

Изге рух. Аллаһының күзгә күренми торган эш итүче көче. Ул аны үз ихтыярын үтәр өчен куллана һәм аның ярдәмендә күкләрне, җирне һәм бар тере затларны яраткан.

Изге сер. Аллаһы тарафыннан бирелгән хәбәр, ул үз вакытында ачылганчы, яшерен кала һәм Аллаһы сайлаган кешеләргә генә ачыклана.

Изге урын. Чатырның, ә соңрак гыйбадәтханәнең беренче һәм иң зур бүлмәсе. Аның аша үтеп гыйбадәтханәнең эчтәрәк урнашкан Иң изге урынына кергәннәр. Изге урында алтын яктырткыч, фимиам төтәсләр өчен алтыннан ясалган корбан китерү урыны, багышланган икмәкләр өчен өстәл һәм алтыннан ясалган төрле савытлар торган.

Изге хезмәт. Аллаһыга гыйбадәт кылу белән бәйле хезмәт.

Илленче көн бәйрәме. Бу исем белән Грек Язмаларында Бөртекле ашлык җыю бәйрәме (Чг 23:16) яки Атналар бәйрәме (Чг 34:22) атала. Аны 16 нисаннан санап илленче көнне үткәргәннәр. Яһүдләрнең календаре буенча бу — 6 сиван.

Иң баш рухани. Кешеләр хакына Аллаһы каршында хезмәт иткән төп рухани. Калган руханилар аның җитәкчелегендә эш иткән.

Иң изге урын. Чатыр яки гыйбадәтханәнең эчке бүлмәсе. Анда килешү сандыгы торган.

Йолым. Берәрсен иреккә чыгарыр өчен яки залогны кайтарыр өчен түләнә торган бәя. Зыянны каплау бәясе, ягъни китерелгән зыянга тиң бәя.

Канунчы. Еврей Язмаларын күчереп язучы. Гайсә җиргә килгән вакытта «канунчы» дип Канунны белүчеләрне атаганнар.

Керубим. Махсус вазифалар үтәүче югары дәрәҗәдәге фәрештә. Керубимнәр данлыклы Йәһвә турында әйтелгәндә искә алына һәм һәрдаим аның янында хезмәт итә.

Кеше Улы. Яхшы хәбәр китапларында бу сүзтезмә 80 тапкыр очрый һәм һәр очракта Гайсә Мәсихкә карата кулланыла. Бу Данил 7:13—14 тә язылган пәйгамбәрлек Гайсәдә үтәлгән икәнен күрсәтә. Еврей Язмаларында аны Йәзәкил һәм Данил кулланган. Алар үзләре турында фани кешеләр дип әйтеп, Аллаһы Тәгалә — үзләренә тапшырган хәбәрне Бирүче белән үзләре арасындагы аерманы күрсәткәннәр. Гайсә Яхшы хәбәр китапларында үзен Кеше Улы дип атаган һәм шулай итеп Аллаһы Улының кеше тәне алган фәрештә түгел, ә кеше булуын аңлаткан.

Килешү сандыгы. Чатырның Иң Изге урынында, ә соңрак Сөләйман пәйгамбәр төзегән гыйбадәтханәдә урнашкан изге сандык. Ул Йәһвәнең кушуы һәм күрсәтмәләре буенча ясалган булган һәм, гадәттә, аның эчендә Ун әмер язылган ике таш такта торган.

Корбан ителгән шәраб. Бу шәрабны башка күп кенә корбаннар белән бергә китергәннәр һәм корбан китерү урыны өстенә агызганнар. Паул бу сүзтезмәне үз имандашлары хакына үзен аямыйча хезмәт итәргә теләген күрсәтер өчен кулланган.

Корбан китерү урыны. Хак Аллаһыга яки берәр илаһка корбан китерү өчен яки фимиам яндырыр өчен ясалган күтәренке урын.

Күзәтче. Гомуми мәгънәдә бу сүз белән берәр нәрсә яки кешеләр өчен җаваплы кешене атыйлар, ул кешеләр янына килеп китә, тикшерүләр үткәрә һәм кешеләрне билгели. Грек телендәге сүзнең төп мәгънәсе — яклар өчен күзәтеп тору. Мәсихче «күзәтчеләр» дип «өлкәннәр» атала һәм аларның төп җаваплылыгы — җыелыштагылар турында кайгырту, аларга Аллаһы көтүендә калырга булышу.

Майлау. Кеше өстенә яки башка берәр нәрсә өстенә май сөртү яки агызуны аңлата. Изге Язмалар язылган чорда еврейләр, йола буенча, идарәчеләр һәм руханилар башына май агызганнар. Шулай итеп алар ул кешеләрнең үз вазифаларын үтәр өчен билгеләнүләрен таныганнар. Бу сүз шулай ук кеше Аллаһы тарафыннан билгеләнгәндә һәм Аллаһы угыллары булыр өчен изге рух белән «майланган» кешеләргә карата кулланыла.

Манна. Исраиллеләрнең 40 ел буе чүл буйлап йөргәндә ашаган төп ризыклары. Аны могҗиза итеп Йәһвә биргән булган. Ул җир өстендә хасил булган, аны җыйганнар һәм ризык итеп әзерләгәннәр яки икмәк итеп салганнар. Бүген билгеле булган ризыкларның берсе дә Изге Язмаларда манна турында әйтелгәннәргә туры килми.

Матәм киеме. Гадәттә кәҗә йонын үреп бәйләнгән, кара төстәге кием. Аны зур кайгы, хәсрәт кичергәндә кигәннәр.

Мирра. Хуш исле сумала. Аны чәнечкеле куаклардан һәм кечкенә агачлардан җыйганнар. Аларның агачы һәм кайрысы тәмле исле булган.

Мәдхияләр. Аллаһыны мактаучы җырлар. Аларны гыйбадәт кылучылар көйгә салып җырлаганнар, шулай ук Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә Йәһвәгә гыйбадәт кылганда башкарганнар.

Мәсих. Гайсәнең титулы. «Майланган Зат» дигән мәгънә йөртә.

Мәсих дошманы. Изге Язмаларда бу сүзтезмә Гайсәнең Мәсих яки «кеше булып килгән» Аллаһы Улы булуын кире каккан кешеләргә карата кулланыла (2Ях 7). Киңрәк мәгънәдә бу сүзтезмә Мәсихкә я аның вәкилләренә каршы чыккан яки үзләрен Мәсих я аның вәкиле дип атаган яки Мәсих турында Аллаһы Сүзендә әйтелгәнне кире каккан кешеләргә карата кулланыла.

Мәсихчеләр. Гайсә Мәсихнең шәкертләре, мәсихчеләр диненең тарафдарлары.

Пасах. Пасах — исраиллеләрнең Мисырдан чыгуы алдыннан соңгы кичне гамәлгә кертелгән бәйрәм. Бәйрәм аларның Мисырдан азат ителүенә һәм фәрештәнең мисырлыларның беренче туган угылларын үтергәндә исраиллеләрнекен исән калдыруына багышланган булган. Беренче тапкыр бу бәйрәм б. э. к. 1513 елда, абиб (нисан) аеның ундүртесендә, тулы ай булганда үткәрелгән. Шуннан соң һәр ел бәйрәм ителгән.

Потка табыну. Пот — берәр нәрсәнең сурәте яки сыны, берәрсе табыну өчен ясаган берәр нәрсәнең символы. Потка табыну — аны ярату, хөрмәт итү яки олылау.

Рухани. Руханилар халыкка Аллаһы исеменнән хезмәт иткән, кешеләргә Аллаһы һәм аның законнары турында белем биргән. Алар нәкъ шулай ук халык исеменнән Аллаһыга хезмәт иткәннәр, корбаннар китергәннәр, Аллаһы белән халык арасында арадашчы булганнар һәм халыкны яклап чыкканнар.

Рәсүл. Сүзгә-сүз «җибәрелгән» дигәнне аңлата. Бу сүз күбесенчә Гайсә үзе сайлап 12 вәкил итеп билгеләгән шәкертләренә карата кулланыла.

Саддукейлар. Руханилар хезмәте белән бәйле яһүд диненең билгеле дини төркеме. Алар Югары киңәшмә әгъзалары булганнар.

Секта. Башкалардан аерым торучы, догматлары һәм йолалары үзгәрәк булган төркем.

Синагога. Бу сүзнең мәгънәсе — «җыелыш». Әмма Язмаларның күп кенә урыннарында ул яһүдләрнең дога кылып Язмалар укыр өчен җыелган урынын аңлата.

Спиритизм. «Спиритизм белән шөгыльләнүче» дип тәрҗемә ителә торган фармаки́а дигән грек сүзе сүзгә-сүз «наркотиклар кулланучы» дигәнне аңлата. Бу сүз чыннан да урынлы, чөнки борынгы заманда багу өчен һәм җеннәрдән көч сорар өчен наркотиклар кулланганнар. Спиритизм белән бәйле булу — шулай ук үлгән кешеләрнең рухлары тере кешеләр белән аралаша алалар һәм аралашалар дигәнгә ышану. Моңа ышанган кешеләр андый аралашу җеннәргә үзенә тәэсир итәргә рөхсәт иткән берәр арадашчы (медиум) аша мөмкин дип саный.

Суга чумдырылу. Суга батырып, чумдырып алуны аңлата. Мәсихче суга чумдырылу үтеп, шуны күрсәтә: ул үзен, Йәһвә Аллаһының ихтыярын үтәр өчен, Гайсә Мәсих аркылы тулысынча һәм берсүзсез багышлаган. Изге Язмаларда шулай ук Яхъяның суга чумдырылу үткәргәне, изге рухка чумдырылу һәм утка чумдырылу турында әйтелә.

Таң йолдызы. Кояш чыгар алдыннан көнчыгышта күренеп ала торган йолдыз. Шулай итеп ул яңа көннең тууын алдан хәбәр итә.

Тартар. Тоткынлыктагы хәлгә охшаш, кимсетелгән хәл. Андый хәлдә Нух көннәрендә тыңламаучан булып киткән фәрештәләрне Аллаһы саклый.

Татулаштыру капкачы. Килешү сандыгының капкачы. Аның алдында Иң баш рухани Йолу көнендә гөнаһлар өчен китерелгән корбанның канын сипкән.

Тәүбә итү. Бу фигыль «үзеңнең үткән эшләреңә, омтылышларыңа карата үз карашыңны үзгәртү, аларга карата үкенү хис итү» дигәнне аңлата. Изге Язмаларда «тәүбә итү» карашыңны үзгәртү һәм үткән тормышыңда кылганнарыңа яки кылмаганнарыңа чын күңелдән үкенүне аңлата.

Фарисейлар. Яһүдләрнең беренче гасырдагы атаклы бер төркеме. Алар шулай ук Югары киңәшмәнең әгъзалары булып хезмәт иткән һәм яһүдләрнең Муса канунына өстәлгән күп кенә йолаларын катгый үтәп яшәгән.

Фиргавен. Мисыр патшаларының титулы.

Хезмәттәш ярдәмче. Диа́конос дигән грек сүзе хезмәтче дигәнне аңлата. Мәсихчеләрнең барысы да Аллаһының хезмәтчеләре булганга, диа́конои (хезмәттәш ярдәмче) дигән сүз кайбер очракларда җыелыштагы эшләрне башкаручы кешегә кагыла. Андый очракларда бу сүз җыелыштагы мәсихче өлкәннәргә булышыр өчен билгеләнгән ир-атларга карата кулланыла.

Хөкем көне. Бу «көнне» Аллаһы төрле төркемнәрдән, милләтләрдән яки гомуми алганда кешелектән үзенә хисап бирүне таләп итәчәк. Ул вакытта үлемгә лаеклы дип инде хөкем ителгән затлар юк ителәчәк, ә кайберәүләр азат ителәчәк, хәтта мәңгелек тормыш алачаклар.

Чатыр. Исраилдә гыйбадәт кылу өчен кулланылган корылма. Аны сүтеп бер урыннан икенче урынга күчергәннәр.

Шайтан. Еврей телендә «дошман» дигәнне аңлата. Аллаһының төп дошманының титулы.

Шимбә көне. Шимбә көне дип тәрҗемә ителгән сүз еврей телендә «ял, тукталу, тыелып калу» дигәнне аңлата. Муса Кануны һәр атна Шимбә көнен тотарга кушкан, шулай ук ел дәвамында кайбер көннәр Шимбә көне дип саналган, җиденче ел һәм илленче елны шул ук принципны кулланып тотарга кирәк булган. Яһүдләр һәр атна атнаның җиденче көнен, Шимбә көнен тотканнар. Ул җомга кояш баегач башланып, шимбә көнне кояш баегач тәмамланган. Аллаһы бу көнне бар эшләрдән ял итәргә кушкан; Шимбә көне исраиллеләр белән Йәһвә арасындагы билге итеп бирелгән булган. Ләкин соңрак безнең эрада бу көнне тотуга кагылышлы күп кенә кагыйдәләр һәм тыюлар өстәлгән булган.

Югары киңәшмә. Яһүдләрнең Иерусалимда урнашкан югары суды. Гайсә көннәрендә аның 71 әгъзасы булган, һәм бу санга иң баш рухани, шул хезмәтне үткәндә башкарган кешеләр, гаиләләренең әгъзалары, өлкәннәр һәм канунчылар кергән. Киңәшмә халыкның көндәлек, дини тормышына кагылышлы сорауларны хәл иткән.

Юмарт игелек. Бу сыйфатны күңелгә ятышлы, сөйкемле дигән сүзләр белән аңлатып була. Киңрәк мәгънәдә ул игелекле бүләк яки бүләк биргәндә моны игелек күрсәтеп башкару дигән мәгънә йөртә. Ул шулай ук аеруча игелекле эш тудырган ышаныч, рәхмәтле булуны аңлата яки берәрсе моңа лаек булыр өчен бернәрсә эшләмәгән булса да, аңа карата игелекле булуны аңлата.

Яндырылган корбан. Бу корбаннарны табынучы кеше Аллаһыга үз теләге белән тулысынча тәкъдим иткән, үзенә хайванның һичбер өлешен дә калдырмаган. Корбан итеп үгез, сарык, кәҗә тәкәсе, урман күгәрчене яки күгәрчен баласы китергәннәр.

Яхшы хәбәр. Аллаһы Патшалыгы турында һәм Гайсә Мәсихкә иман итү аша алына торган коткарылу турындагы яхшы хәбәр.

Өлкән. Бу сүз олы яшьтәге кешеләргә карата кулланыла, ләкин Изге Язмаларда күбесенчә халык яки җәмгыятьтә хакимлеккә ия булган кешеләргә карата кулланыла. Ачылыш китабында рухи затларга карата да кулланыла.

Җен(нәр). Кешеләрдән көчлерәк күзгә күренми торган рухи затлар. Алар Нух көннәрендә Аллаһыга тыңламаучан булып киткән һәм Шайтанның Аллаһыга каршы фетнәсенә кушылганнар.

Һар-Магедон. «Мегиддо тавы» дигәнне аңлата. Киләчәктә бөтен җир йөзендә үтәчәк Һар-Магедон сугышында Йәһвә билгеләгән Патша, Гайсә Мәсих, Аллаһының дошманнарын юк итәчәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу