Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү өчен темалар
(Еврей Язмаларының өземтәләре «Тәүрат», «Зәбур», «Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләр китабы һәм Вәгазьче китабы»ннан алынган. Еврей Язмалары китапларының кыскартмалары 511 нче биттә китерелгән.)
1. Армагеддон
А. Явызлыкны юк итәчәк Аллаһы сугышы
Халыклар Армагеддонга җыела. Ач 16:14, 16
Аллаһы үз Улын һәм фәрештәләрне кулланып сугыша. 2Тс 1:6—9; Ач 19:11—16
Безгә бу сугышта ничек исән калырга? Сф 2:2, 3; Ач 7:14
Б. Аллаһы яратуына каршы килми
Дөнья бик бозык. 2Тм 3:1—5
Аллаһы сабыр, әмма гаделлек эш итүне таләп итә. 2Пт 3:9, 15; Лк 18:7, 8
Тәкъвалар тыныч яшәсен өчен, явызлар юк ителергә тиеш. Гс 21:18; Ач 11:18
2. Барлыкка китерү
А. Фәнни ачышлар белән туры килә, ә эволюция белән туры килми
Фән барлыкка китерү тәртибен раслый. Яр 1:11, 12, 21, 24, 25
Аллаһының «төрләр» турындагы кануны үзгәрешсез кала. Яр 1:11, 12; Яг 3:12
Б. Барлыкка китерү көннәре 24 сәгать булмаган
«Көн» берникадәр вакыт дәвам итәргә мөмкин. Яр 5:1, 2
Аллаһы көне озак вакыт дәвам итәргә мөмкин. Мд 89:5; 2Пт 3:8
3. Бәйрәмнәр, туган көннәр
А. Беренче мәсихчеләр туган көннәр, Раштуаны үткәрмәгәннәр
Йәһвәгә хезмәт итмәүчеләр үткәргән. Яр 40:20; Мт 14:6
Гайсә үлеме көнен үткәрергә кирәк. Лк 22:19, 20; 1Кр 11:25, 26
Котырынкы бәйрәмнәр урынсыз. Рм 13:13; Гл 5:21; 1Пт 4:3
4. Гайсә
А. Гайсә — Аллаһы Улы һәм билгеләнгән Патша
Аллаһының беренче Улы, ул аны бар нәрсәне яратканда кулланган. Ач 3:14; Кл 1:15—17
Кеше булып хатын-кыздан туган, фәрештәләрдән түбәнрәк. Гл 4:4; Ев 2:9
Аллаһы рухыннан туган, күктә яшәргә тиеш. Мт 3:16, 17
Җиргә килгәнче булган дәрәҗәдән югарырак куелган. Фп 2:9, 10
Б. Котылыр өчен Гайсә Мәсихкә иман итү мөһим
Мәсих — Ибраһимның вәгъдә ителгән токымы. Яр 22:18; Гл 3:16
Гайсә — бердәнбер Иң Баш Рухани, йолым. 1Ях 2:1, 2; Ев 7:25, 26; Мт 20:28
Аллаһы һәм Мәсих турында белем һәм тыңлаучанлык тормыш китерә. Ях 17:3; Рс 4:12
В. Гайсәгә иман итү генә әз
Иман эшләр белән күрсәтелергә тиеш. Яг 2:17—26; 1:22—25
Әмерләрне үтәргә, ул башкарган эшне башкарырга кирәк. Ях 14:12, 15; 1Ях 2:3
Кеше Хуҗабыз исемен кулланса да, Патшалыкка кермәскә мөмкин. Мт 7:21—23
Г. Нинди мәгънәдә Гайсә — Аллаһы Улы
Аллаһының өйләнеп угыл тудыруы мөмкин түгел. Мд 103:30; Яр 2:7
Аллаһы Улы дип атала, чөнки аны, Адәмне кебек, Аллаһы үзе булдырган. Лк 3:38; 1:35
Аллаһыга тиң зат юк. Мд 39:6; 88:7
5. Гайсә үлемен искә алу Кичәсе
А. Гайсә үлемен искә алу Кичәсен бәйрәм итү
Елга бер тапкыр, Пасах бәйрәме вакытында үткәрелгән. Лк 22:1, 17—20; Чг 12:14
Мәсихнең корбан үлемен искә алу. 1Кр 11:26; Мт 26:28
Күктә яшәргә өметләнүчеләр символлардан авыз итә. Лк 22:29, 30; 12:32, 37
Кеше үзендә андый өмет барлыгын кайдан белә? Рм 8:15—17
6. Гөнаһ
А. Нәрсә ул гөнаһ?
Аллаһы законнарын, аның камил нормаларын бозу. 1Ях 3:4; 5:17
Аллаһы барлыкка китергән кеше аңа хисап бирергә тиеш. Рм 14:12; 2:12—15
Канун гөнаһны ачыклаган, Канун аша кеше гөнаһның нәрсә икәнен белгән. Гл 3:19; Рм 3:20
Гөнаһсыз кеше юк, кеше Аллаһының камил таләпләрен тулысынча үти алмый. Рм 3:23; Мд 50:7
Б. Ни өчен Адәм гөнаһы аркасында бар кеше дә зыян күргән?
Адәм бар кешеләргә камилсезлек, үлем мирас итеп биргән. Рм 5:12, 18
Аллаһы мәрхәмәтле булып кешеләргә сабырлык күрсәтә. Мд 102:8, 10, 14, 17
Гайсә корбаны гөнаһларны йолып ала. 1Ях 2:2
Гөнаһ һәм Иблиснең башка бар эшләре юк ителәчәк. 1Ях 3:8
В. Тыелган җимеш якынлык кылу түгел, ә тыңламаучанлык булган
Агач турында әмер әле Хаува яратылганчы бирелгән. Яр 2:17, 18
Адәм белән Хаувага балалар табарга әмер бирелгән. Яр 1:28
Балалар — Аллаһы бүләге, алар гөнаһның нәтиҗәсе түгел. Мд 126:3—5
Хаува Адәм булмаганда, аңардан алдарак гөнаһ кылган. Яр 3:6; 1Тм 2:11—14
Адәм, баш буларак, Аллаһы канунына каршы чыккан. Рм 5:12, 19
Г. Изге рухка каршы гөнаһ нәрсә ул? (Мт 12:32; Мк 3:28, 29)
Бу мирас итеп алынган гөнаһ түгел. Рм 5:8, 12, 18; 1Ях 5:17
Кеше рухны кайгыга салырга мөмкин, шулай да үзгәрә ала. Эф 4:30; Яг 5:19, 20
Белә торып гөнаһ кылу үлемгә китерә. 1Ях 3:6—9
Аллаһы андыйларны хөкем итә, үз рухын ала. Ев 6:4—8
Без андый тәүбә итмәүче кешеләр өчен дога кылырга тиеш түгел. 1Ях 5:16, 17
7. Дин
А. Хак дин бер генә
Бер өмет, бер иман, бер төрле суга чумдырылу. Эф 4:5, 13
Шәкертләр булдырырга әмер. Мт 28:19; Рс 8:12; 14:21
Җимешләренә карап таныла. Мт 7:19, 20; Лк 6:43, 44; Ях 15:8
Имандашлар арасында мәхәббәт, бердәмлек. Ях 13:35; 1Кр 1:10; 1Ях 4:20
Б. Ялган тәгълиматларны фаш итү дөрес
Гайсә ялган тәгълиматларны фаш иткән. Мт 23:15, 23, 24; 15:4—9
Сукырларны яклар өчен шулай эшләгән. Мт 15:14
Хакыйкать аларны Гайсә шәкертләре булсыннар өчен ирекле иткән. Ях 8:31, 32
В. Дин дөрес түгел икән, аны үзгәртергә кирәк
Хакыйкать ирекле итә; күпләрнең ялгышканын күрсәтә. Ях 8:31, 32
Исраиллеләр, башкалар элекке табынуларын калдырганнар. Еш 24:15; 4Пш 5:17
Беренче мәсихчеләр карашларын үзгәрткән. Гл 1:13, 14; Рс 3:17, 19
Паул үз динен алмаштырган. Рс 26:4—6
Бөтен дөнья алданган; акылны яңартырга кирәк. Ач 12:9; Рм 12:2
Г. Бар диннәр яхшы булып күренсә дә, бу аларны Аллаһы хуплый дигәнне аңлатмый
Гыйбадәт кылу нормаларын Аллаһы билгели. Ях 4:23, 24; Яг 1:27
Аллаһы ихтыяры буенча булмаса, моны яхшы дип атап булмый. Рм 10:2, 3
«Яхшы эшләр» кире кагылырга мөмкин. Мт 7:21—23
Җимешләренә карап таныла. Мт 7:20
8. Динара мөнәсәбәтләр
А. Аллаһы башка диннәр белән берләшүне хупламый
Юл бер генә, ул тар, аны аз кеше таба. Эф 4:4—6; Мт 7:13, 14
Кисәтү: ялган тәгълиматлар нәҗесли. Мт 16:6, 12; Гл 5:9
Башка диннәрдән читтә торырга кирәк. 2Тм 3:5; 2Кр 6:14—17; Ач 18:4
Б. «Бар диннәр дә яхшы» дигән караш дөрес түгел
Кайберәүләр ашкынучан, әмма бу төгәл белемгә нигезләнмәгән. Рм 10:2, 3
Начар нәрсә яхшы булганны боза. 1Кр 5:6; Мт 7:15—17
Ялган өйрәтүчеләр һәлакәткә алып бара. 2Пт 2:1; Мт 12:30; 15:14
Саф табыну Аллаһыга гына тугры булуны таләп итә. Кн 6:5, 14, 15
9. Дога
А. Аллаһы тыңлаган догалар
Аллаһы догаларны тыңлый. Мд 144:18; 1Пт 3:12
Бозыклар тормышларын үзгәртмәсә, ул аларны тыңламый. Иш 1:15—17
Гайсә исеме хакына дога кылырга кирәк. Ях 14:13, 14; 2Кр 1:20
Аллаһы ихтыяры буенча дога кылырга кирәк. 1Ях 5:14, 15
Иман кирәк. Яг 1:6—8
Б. Буш сүзләр кабатлау, Мәрьямгә һәм «изгеләргә» дога кылу файдасыз
Аллаһыга Гайсә исеме хакына дога кылырга кирәк. Ях 14:6, 14; 16:23, 24
Кат-кат әйтелгән сүзләрне Аллаһы ишетмәячәк. Мт 6:7
10. Дәвалау, телләрдә сөйләшү
А. Рухи дәвалау чын файда китерә
Рухи яктан авыру һәлакәткә китерә. Иш 1:4—6; 6:10; Һш 4:6
Төп йөкләмә — рухи яктан дәвалау. Ях 6:63; Лк 4:18
Гөнаһны юк итә; бәхет, тормыш китерә. Яг 5:19, 20; Ач 7:14—17
Б. Аллаһы Патшалыгы мәңгелек сәламәтлек китерәчәк
Гайсә дәвалаган, Патшалык фатихалары турында сөйләгән. Мт 4:23
Патшалык мәңге сәламәтлек китерәчәк дигән вәгъдә бирелгән. Мт 6:10; Иш 9:7
Хәтта үлем дә булмаячак. 1Кр 15:25, 26; Ач 21:4; 20:14
В. Бүгенге иман белән дәвалаулар Аллаһы хуплавының билгесе түгел
Шәкертләр үзләрен могҗиза эшләп дәваламаган. 2Кр 12:7—9; 1Тм 5:23
Рәсүлләр үлгәч, могҗизалы сәләтләр инде бирелмәгән. 1Кр 13:8—11
Дәвалау Аллаһы хуплавын күрсәтми. Мт 7:22, 23; 2Тс 2:9—11
Г. Төрле телләрдә сөйләшү вакытлыча бирелгән сәләт
Бу галәмәт булган; зуррак сәләтләргә омтылырга кирәк. 1Кр 14:22; 12:30, 31
Рух биргән могҗизалы сәләтләр юкка чыгачак дип алдан әйтелгән булган. 1Кр 13:8—10
Могҗиза — Аллаһы хуплавына дәлил түгел. Мт 7:22, 23; 24:24
11. Иблис, җеннәр
А. Иблис — рухи шәхес
Кешедәге явызлык түгел, ә рухи шәхес. 2Тм 2:26
Иблис тә, фәрештәләр дә — шәхесләр. Мт 4:1, 11; Әб 1:6
Ул үзенең бозык теләге аркасында Иблис булып киткән. Яг 1:13—15
Б. Иблис дөньяның күзгә күренми торган хакиме
Ул бу дөньяның илаһы, аның белән идарә итә. 2Кр 4:4; 1Ях 5:19; Ач 12:9
Бәхәсле сорау чишелгәнче аңа яшәргә рөхсәт ителә. Чг 9:16; Ях 12:31
Ул упкынга ыргытылачак, аннан соң юк ителәчәк. Ач 20:2, 3, 10
В. Җеннәр — фетнә күтәргән фәрештәләр
Шайтанга Туфанга кадәр кушылганнар. Яр 6:1, 2; 1Пт 3:19, 20
Алар хурлыкта, аларга белем бирелми. 2Пт 2:4; Яһ 6
Аллаһыга каршы сугышалар, кешеләргә зыян китерәләр. Лк 8:27—29; Ач 16:13, 14
Шайтан белән бергә юк ителәчәкләр. Мт 25:41; Лк 8:31; Ач 20:2, 3, 10
Г. Сихерчелек — җеннәр эше, аның белән шөгыльләнү тыела
Аллаһы Сүзе сихерчелектән тыя. Иш 8:19, 20; Лв 19:31; 20:6, 27
Күрәзәлек итү — сихерчелек; хөкем ителә. Рс 16:16—18
Һәлакәткә алып бара. Гл 5:19—21; Ач 21:8; 22:15
Астрология белән шөгыльләнү тыела. Кн 18:10—12; Ир 10:2
12. Изге йорт
А. Рухи изге йорт Мәсихкә нигезләнгән
Аллаһы кеше төзегән изге йортларда яшәми. Рс 17:24, 25; 7:48
Чын изге йорт — тере ташлардан төзелгән рухи йорт. 1Пт 2:5, 6
Мәсих — иң мөһим почмак ташы, рәсүлләр икенче дәрәҗәдәге нигез. Эф 2:20
Аллаһыга рух һәм хакыйкать буенча табынырга кирәк. Ях 4:24
Б. Петер изге йортның нигезе түгел
Гайсә изге йорт Петердә төзелгән димәгән. Мт 16:18
Гайсә «кыя» дип аталган. 1Кр 10:4
Петер Гайсәне нигез дип атаган. 1Пт 2:4, 6—8; Рс 4:8—12
13. Изге Язмалар
А. Аллаһы тарафыннан рухландырылган
Кешеләрне Аллаһы рухы язарга дәртләндергән. 2Пт 1:20, 21
Пәйгамбәрлекләр язылган: Дн 8:5, 6, 20—22; Лк 21:5, 6, 20—22; Иш 45:1—4
Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм файдалы. 2Тм 3:16, 17; Рм 15:4
Б. Анда бүгенге тормыш өчен файдалы киңәшләр бар
Аның принципларын санга сукмау һәлакәткә китерә. Рм 1:28—32
Аны кеше зирәклеге алмаштыра алмый. 1Кр 1:21, 25; 1Тм 6:20
Иң көчле дошманнан яклый. Эф 6:11, 12, 17
Кешене дөрес юлдан алып бара. Мд 118:105; 2Пт 1:19; Гс 3:5, 6
В. Бар халыклар өчен язылган
Аны Көнчыгышта яза башлаганнар. Чг 17:14; 24:12, 16; 34:27
Берәр аерым милләткә генә түгел, бар халыкларга биргән. Рм 10:11—13; Гл 3:28
Аллаһы һәркайсы кешене кабул итә. Рс 10:34, 35; Рм 5:18; Ач 7:9, 10
14. Йолым
А. Гайсәнең кеше гомере «барлык кешеләр өчен йолым» итеп түләнгән
Гайсә үз тормышын йолым итеп биргән. Мт 20:28
Түгелгән канның бәясе — гөнаһларны кичерер өчен нигез. Ев 9:14, 22
Бер генә корбан җитәрлек. Рм 6:10; Ев 9:26
Файдасы үзеннән-үзе килми; йолымны танырга кирәк. Ях 3:16
Б. Тиешле бәя бирелгән
Адәм камил итеп яратылган. Кн 32:4; Вг 7:29; Яр 1:31
Гөнаһ кылып, үзе дә, балалары да камилсез булып киткән. Рм 5:12, 18
Балалар хәлне үзгәртә алмый; Адәмгә тиң кеше кирәк булган. Мд 48:8; Кн 19:21
Гайсәнең камил тормышы — йолым. 1Тм 2:5, 6; 1Пт 1:18, 19
15. Йәһвә Аллаһы
А. Аллаһы исеме
«Аллаһы» бу әле исем түгел; Аллаһының исеме бар. 1Кр 8:5, 6
Исеме изге ителсен дип дога кылабыз. Мт 6:9, 10
Аллаһы исеме — Йәһвә. Мт 4:10; Ач 15:3
Тәүраттагы Аллаһы исеме. Яр 2:4; Чг 3:15 (искәрмәләр)
Гайсә аның исемен ачкан. Ях 17:6, 26; 5:43; 12:12, 13, 28
Б. Аллаһының барлыгы
Аллаһыны күреп, исән калу мөмкин түгел. Чг 33:20; Ях 1:18; 1Ях 4:12
Иман итәр өчен Аллаһыны күрү кирәк түгел. Ев 11:1; Рм 8:24, 25; 10:17
Аллаһы турында аның эшләре аша белеп була. Рм 1:20; Мд 18:2, 3
Пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе Аллаһының барлыгын исбатлый. Иш 46:8—11
В. Аллаһы сыйфатлары
Аллаһы — мәхәббәт ул. 1Ях 4:8, 16; Чг 34:6; 2Кр 13:11; Мх 7:18
Аның зирәклеге бөек. Әб 12:13; Рм 11:33; 1Кр 2:7
Гадел, дөрес хөкем итә. Кн 32:4; Мд 36:28
Чиксез кодрәтле, куәтле. Әб 37:23; Ач 7:12; 4:11
Г. Бар кешеләр дә бер үк Аллаһыга хезмәт итми
Яхшы кебек күренгән юл һәрвакытта да дөрес түгел. Гс 16:25; Мт 7:21
Ике юл, берсе генә тормышка алып бара. Мт 7:13, 14; Кн 30:19
Илаһлар күп, әмма хак Аллаһы бер генә. 1Кр 8:5, 6; Мд 81:1
Яшәр өчен, хак Аллаһыны белү мөһим. Ях 17:3; 1Ях 5:20
16. Йәһвә Шаһитләре
А. Аларның чыгышы
Йәһвә аның шаһитләре кем икәнен үзе күрсәтә. Иш 43:10—12; Ир 15:16
Һабил тугры шаһитләрнең беренчесе булган. Ев 11:4, 39; 12:1
Гайсә тугры һәм хак шаһит булган. Ях 18:37; Ач 1:5; 3:14
17. Кан
А. Тәнгә кан җибәрү аның изгелеген боза
Нухка кан изге, ул — тормыш дип әйтелгән булган. Яр 9:4, 16
Канун килешүе буенча, канны ризык итеп ашау тыелган. Лв 17:14; 7:26, 27
Мәсихчеләр дә бу таләп буенча яшәргә тиеш. Рс 15:28, 29; 21:25
Б. Тормышны саклап калырга теләк канун бозуны акламый
Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак. 1Пш 15:22; Мк 12:33
Үз тормышыңны Аллаһы кануныннан мөһимрәк дип санау һәлакәткә китерә. Мк 8:35, 36
18. Каршы килүләр, эзәрлекләүләр
А. Ни өчен мәсихчеләргә каршы киләләр?
Гайсәне нәфрәт иткәннәр, ул каршы килүләр турында алдан әйткән. Ях 15:18—20; Мт 10:22
Тәкъва принциплар буенча яшәү дөньяны хөкем итә. 1Пт 4:1, 4, 12, 13
Бу дөнья төзелешенең илаһы, Шайтан, Патшалыкка каршы килә. 2Кр 4:4; 1Пт 5:8
Мәсихчеләр курыкмый, Аллаһы аларга таяныч бирә. Рм 8:38, 39; Яг 4:8
Б. Хатын иренә үзен Аллаһыдан читкә алып китәргә рөхсәт итмәскә тиеш
Кисәтү алдан бирелгән; иренә дөрес булмаганны сөйләгәннәрдер. Мт 10:34—38; Рс 28:22
Хатын Аллаһыга һәм Мәсихкә өметләнергә тиеш. Ях 6:68; 17:3
Тугрылыгы белән ирен дә коткара ала. 1Кр 7:16; 1Пт 3:1—6
Ир — баш, әмма ничек гыйбадәт кылырга икәнен билгеләми. 1Кр 11:3; Рс 5:29
В. Аллаһыга хезмәт итү турында әйткәндә, ир хатынына моңа комачауларга юл куймаска тиеш
Хатынын һәм гаиләсен яратырга, аларның тормышлары өчен кирәклесен кайгыртырга тиеш. 1Кр 7:16
Карарлар кабул итү, тәэмин итү өчен җаваплы. 1Кр 11:3; 1Тм 5:8
Аллаһы хакыйкать ягында торучыларны ярата. Яг 1:12; 5:10, 11
Тынычлык саклыйм дип принципларны бозу — Аллаһы илтифатын югалту. Ев 10:38
Гаиләне яңа дөньядагы бәхетле тормышка алып бара ала. Ач 21:3, 4
19. Котылу
А. Аллаһы котылуны Гайсәнең йолым корбаны аша бирә
Тормыш — Аллаһының Улы аша бирелгән бүләге. 1Ях 4:9, 14; Рм 6:23
Котылу Гайсәнең корбаны ярдәмендә генә мөмкин. Рс 4:12
Үлем түшәгендә тәүбә итүченең эшләре юк. Яг 2:14, 26
Котылыр өчен бар көчне куярга кирәк. Лк 13:23, 24; 1Тм 4:10
Б. «Коткарылган, димәк мәңгегә» дигән караш Изге Язмаларга нигезләнмәгән
Изге рухка ия булганнар читкә китәргә мөмкин. Ев 6:4, 6; 1Кр 9:27
Күп кенә исраилле, Мисырдан коткарылган булса да, һәлак булганнар. Яһ 5
Котылу алыр өчен вакыт кирәк. Фп 2:12; 3:12—14; Мт 10:22
Кире чигенгәннәрнең халәте элеккегедән яманрак була. 2Пт 2:20, 21
В. «Бөтен кеше дә котыла» дигән караш Изге Язмаларга нигезләнмәгән
Кайберәүләр өчен тәүбәгә килү мөмкин түгел. Ев 6:4—6
Бозыкларның үлеме Аллаһыга рәхәтлек китерми. Йз 33:11; 18:32
Мәхәббәт гаделсезлеккә юл куя алмый. Ев 1:9
Бозыклар юк ителәчәк. Ев 10:26—29; Ач 20:7—15
20. Күк
А. 144 000 кеше генә күккә бара
Аларның саны чикле; Мәсих белән патшалар булачак. Ач 5:9, 10; 20:4
Гайсә беренче; аннары башкалар сайланган. Кл 1:18; 1Пт 2:21
Башка күп кешеләр җирдә яшәячәк. Мд 71:8; Ач 21:3, 4
144 000 нең генә андый махсус урыны бар. Ач 14:1, 3; 7:4, 9
21. Мәсихнең кайтуы
А. Кешеләргә күренмичә кайта
Шәкертләренә дөнья аны башка күрмәячәк дип әйткән. Ях 14:19
Шәкертләр генә аның күтәрелүен күргән; шулай ук кайтачак. Рс 1:6, 10, 11
Күктә, күренмәс рух. 1Тм 6:14—16; Ев 1:3
Күктәге Патшалык хакимлеге белән кайта. Дн 7:13, 14
Б. Күренеп торган вакыйгалардан таныла
Шәкертләр аның килү чорын күрсәтүче билге турында сораганнар. Мт 24:3
Мәсихчеләр аның килү чорын иман күзләре белән «күрәләр». Эф 1:18
Билге күп вакыйгалардан тора. Лк 21:10, 11
Дошманнар үзләренә үлем килгәч «күрәчәк». Ач 1:7
22. Никах
А. Никах ихтирам ителергә тиеш
Мәсих һәм кәләш белән чагыштырыла. Эф 5:22, 23
Никах саф булырга тиеш. Ев 13:4
Ир белән хатын бергә яшәргә тиеш. 1Кр 7:10—16
Порне́йа —Изге Язмалар буенча аерылышыр өчен бердәнбер сәбәп. Мт 19:9
Б. Мәсихчеләр башчылык принцибын хөрмәт итәргә тиеш
Ир, гаилә башы, гаиләсен яратырга һәм кайгыртырга тиеш. Эф 5:23—31
Хатын буйсына, ирен тыңлый һәм ярата. 1Пт 3:1—7; Эф 5:22
Балалар тыңлаучан булырга тиеш. Эф 6:1—3; Кл 3:20
В. Мәсихче әти-әниләрнең үз балаларына карата бурычлары
Яратырга, бергә вакыт үткәрергә, игътибарлы булырга тиеш. Тит 2:4
Ярсытмаска. Кл 3:21
Рухи һәм башка ихтыяҗлары турында кайгыртырга. 2Кр 12:14; 1Тм 5:8
Тормышка әзерләргә. Эф 6:4; Гс 22:6, 15; 23:13, 14
Г. Мәсихче мәсихче белән генә никахлашырга тиеш
«Хуҗабыз шәкерте» белән генә никахлаша. 1Кр 7:39; Кн 7:3, 4; Нх 13:26
Д. Изге Язмалар буенча, бер ир һәм бер хатын гына булырга тиеш
Адәмгә бер генә хатын бирелгән булган. Яр 2:18, 22—25
Гайсә мәсихчеләр дә шулай яшәргә тиеш дигән. Мт 19:3—9
Беренче мәсихчеләрнең бер генә тормыш иптәше булган. 1Кр 7:2, 12—16; Эф 5:28—31
23. Патшалык
А. Аллаһы Патшалыгы кешелек өчен нәрсә эшләячәк?
Аллаһы ихтыярын үтәячәк. Мт 6:9, 10; Мд 44:7; Ач 4:11
Бу — хөкүмәт, аның патшасы һәм законнары бар. Иш 9:6, 7; 2:3; Мд 71:1, 8
Явызлыкны юк итәчәк, бөтен җир өстеннән идарә итәчәк. Дн 2:44; Мд 71:8
Меңьеллык идарә итүе кешеләргә камиллек һәм Оҗмах кайтарачак. Ач 21:2—4; 20:6
Б. Әле Мәсих дошманнары көчле булганда идарә итә башлый
Терелтелгән Мәсихкә озак вакыт көтәргә кирәк булган. Мд 109:1; Ев 10:12, 13
Хакимлек ала, Шайтанга каршы сугыша. Мд 109:2; Ач 12:7—9; Лк 10:18
Патшалык идарә итә башлый, җиргә кайгы килә. Ач 12:10, 12
Бүгенге бәла-казалар Патшалык ягына басарга вакыт җиткәнен күрсәтә. Ач 11:15—18
В. Ул «күңелдә» түгел, аны кешеләр булдырмый
Патшалык җирдә түгел, ә күктә. 2Тм 4:18; 1Кр 15:50; Мд 10:4
Ул «күңелдә» түгел, Гайсә фарисейларга мөрәҗәгать иткән. Лк 17:20, 21
Ул бу дөньяныкы түгел. Ях 18:36; Лк 4:5—8; Дн 2:44
Хөкүмәтләрне, бу дөнья нормаларын алмаштырачак. Дн 2:44
24. Рух
А. Нәрсә ул изге рух?
Шәхес түгел, Аллаһының эш итүче көче. Рс 2:2, 3, 33; Ях 14:17
Дөнья яратылганда, Изге Язмаларны язуда һ. б. ш. кулланылган. Яр 1:2; Йз 11:5
Мәсих тәненең әгъзаларын тудыра, майлый. Ях 3:5—8; 2Кр 1:21, 22
Көч бирә, Аллаһы халкын җитәкли. Гл 5:16, 18
Б. Яшәү көче рух дип атала
Ул яшәүнең нигезе, сулыш булганда тәндә бар. Яг 2:26; Лк 8:55 (искәрмә)
Яшәү көче Аллаһы кулында. Мд 103:29; Вг 8:8
Кеше һәм хайваннарга бирелгән яшәү көче Аллаһыныкы. Вг 3:19—21
Кеше, терелтүгә өметләнеп, рухны Аллаһыга тапшыра. Лк 23:46
25. Соңгы көннәр
А. «Ахыр заман», «заман ахыры» дигән сүзләр нәрсә аңлата?
Бу дөнья төзелеше тәмамлана. Мт 24:3; 2Пт 3:5—7; Мк 13:4
Җиргә түгел, ә явыз дөньяга ахыр килә. 1Ях 2:17
Юк ителү алдыннан соңгы көннәр булачак. Мт 24:14
Тәкъвалар исән калачак, шуннан соң яңа дөнья. 2Пт 2:9; Ач 7:14—17
Б. Соңгы көннәрнең билгеләренә игътибар итәргә кирәк
Аллаһы билгеләрне безгә җитәкчелек итеп биргән. 2Тм 3:1—5; 1Тс 5:1—4
Дөнья аларга җитди караш белән карамый. 2Пт 3:3, 4, 7; Мт 24:39
Аллаһы кичектерми, әмма кисәтә. 2Пт 3:9
Кеше уяу һәм җитди карашлы булганы өчен бүләкләнә. Лк 21:34—36
26. Суга чумдырылу
А. Мәсихчеләр үтәргә тиеш
Гайсә үрнәк калдырган. Мт 3:13—15; Ев 10:7
Үз-үзеңнән баш тарту яки багышлану символы. Мт 16:24; 1Пт 3:21
Өйрәнә алырлык яшьтә булганнар гына үтә. Мт 28:19, 20; Рс 2:41
Суга тулысынча батырып үткәрелә. Рс 8:38, 39; Ях 3:23
Б. Гөнаһларны юып төшерми
Гайсәнең суга чумдырылуы гөнаһларны юып төшерер өчен түгел. 1Пт 2:22; 3:18
Гөнаһлардан Гайсә каны сафландыра. 1Ях 1:7
27. Сурәтләр
А. Табынуда сурәтләр һәм сыннар куллану Аллаһыны хурлый
Аллаһы сурәтен ясап булмый. 1Ях 4:12; Иш 40:18; 46:5; Рс 17:29
Мәсихчеләр сурәтләр кулланмаска тиеш. 1Кр 10:14; 1Ях 5:21
Аллаһыга рух һәм хакыйкать буенча табынырга кирәк. Ях 4:24
Б. Сурәтләргә табыну Исраилгә бәла китергән
Яһүдләр сурәтләргә табынмаска тиеш булган. Чг 20:4, 5
Сөйләмиләр, ишетмиләр, ясаучылары аларга охшаш булачак. Мд 113:12—16
Тозак булганнар, һәлакәткә китергәннәр. Мд 105:36, 40—42; Ир 22:8, 9
В. Аллаһыга берәр нәрсә аша табынырга ярамый
Аллаһы сурәтләр аша табынуны кире каккан. Иш 42:8
Догаларны Аллаһы гына ишетә. Мд 65:19
28. Терелтү
А. Үлгәннәр өчен өмет
Кабердәгеләрнең һәммәсе терелтеләчәк. Ях 5:28, 29
Гайсәнең терелтелүе моңа ышандыра. 1Кр 15:20—22; Рс 17:31
Рухка каршы гөнаһ кылган кешеләр терелтелмәячәк. Мт 12:31, 32
Иман итүчеләр моның булачагына ышандыру ала. Ях 11:25
Б. Кеше я күктә, я җирдә яшәр өчен терелтеләчәк
Адәм аркасында барысы да үлә; Гайсә ярдәмендә тормыш ала. 1Кр 15:20—22; Рм 5:19
Терелтү төрле булачак. 1Кр 15:40, 42, 44
Гайсә белән булганнар аның кебек булачак. 1Кр 15:49; Фп 3:20, 21
Идарә итмәүчеләр җирдә яшәячәк. Ач 20:4б, 5, 13; 21:3, 4
29. Тормыш
А. Тыңлаучан кешеләргә мәңгелек тормыш биреләчәк
Ялганлый алмый торган Аллаһы тормыш вәгъдә итә. Тит 1:2; Ях 10:27, 28
Иман итүчеләргә мәңгелек тормыш биреләчәк. Ях 11:25, 26
Үлем юк ителәчәк. 1Кр 15:26; Ач 21:4; 20:14; Иш 25:8
Б. Күктәге тормыш Мәсих тәнен тәшкил итүчеләргә генә биреләчәк
Аллаһы аларны үзе сайлый. Мт 20:23; 1Кр 12:18
144 000 генә җирдән алына. Ач 14:1, 4; 7:2—4; 5:9, 10
Хәтта Чумдыручы Яхъя да күктәге Патшалыкта түгел. Мт 11:11
В. Җирдәге тормыш бихисап күп «башка сарыкларга» вәгъдә ителгән
Күккә 144 000 кеше генә бара. Ач 14:1, 4; 7:2—4
«Башка сарыклар» Гайсәнең кече кардәшләре түгел. Ях 10:16; Мт 25:32, 40
Бүген күпләр җирдә яшәр өчен җыела. Ач 7:9, 15—17
Җирдә яшәр өчен терелтелгән кешеләр дә булачак. Ач 20:12; 21:4
30. Тәмуг (Гадес, Шеол)
А. Газаплау урыны түгел
Газап чиккән Әюб шунда эләгергә теләп дога кылган. Әб 14:13
Анда бернәрсә эшләмиләр. Мд 6:6; Вг 9:10; Иш 38:18, 19
Гайсә кабердән, тәмугтан терелтелгән. Рс 2:26, 31, 32; Мд 15:10
Тәмуг үлеләрне бирәчәк, ә үзе юк ителәчәк. Ач 20:13, 14
Б. Ялкын — юк итү символы
Ялкын — мәңгегә юк ителү символы. Мт 25:41, 46; 13:30
Тәүбә итмәгән бозыклар, ялкында кебек, мәңгегә юк ителә. Ев 10:26, 27
Шайтанның ялкынлы «җәфаланулары» — мәңгелек үлем. Ач 20:10, 14, 15
В. Бай һәм Лазар турында хикәя мәңгелек газапларның булуын исбатламый
Гайсә беренче булып күккә барган, димәк, Ибраһим аңардан алдарак була алмаган. Ях 3:13
Тәмуг мәңге газаплау урыны булса, бер тамчы су телне суыта алмас иде. Лк 16:23, 24
Бабылның юк ителүе ялкынлы газаплар дип аталган. Ач 18:8—10, 21
31. Хач
А. Гайсәне хурлар өчен баганага кадаклаганнар
Гайсә баганага яки агачка кадакланган. Рс 5:30; 10:39; Гл 3:13
Мәсихчеләр багананы — хурлык символын йөртергә тиеш. Мт 10:38; Лк 9:23
Б. Хачка табынырга ярамый
Мәсих баганасын күрсәтү — хурлык. Ев 6:6; Мт 27:41, 42
Хачны табынуда куллану — потка табыну. Чг 20:4, 5; Ир 10:3—5
Гайсә инде баганада түгел, ул рух. 1Тм 3:16; 1Пт 3:18
32. Хезмәтче
А. Бар мәсихчеләр хезмәтчеләр булырга тиеш
Гайсә Аллаһы хезмәтчесе булган. Рм 15:8, 9; Мт 20:28
Мәсихчеләр аңардан үрнәк ала. 1Пт 2:21; 1Кр 11:1
Хезмәтләрен башкарыр өчен вәгазьләргә тиеш. 2Тм 4:2, 5; 1Кр 9:16
Б. Хезмәткә яраклы булыр өчен таләпләр
Аллаһы рухы һәм аның Сүзен белү кирәк. 2Тм 2:15; Иш 61:1—3
Вәгазьдә Мәсихтән үрнәк ал. 1Пт 2:21; 2Тм 4:2, 5
Аллаһы үз рухы һәм оешмасы аша өйрәтә. Ях 14:26; 2Кр 3:1—3
33. Хронология
А. Б. э. 1914 елында халыкларга бирелгән вакыт тәмамланган
Б. э. к. 607 елда патшалар шәҗәрәсенең җебе өзелә. Йз 21:25—27
Идарә итү башланганчы «җиде вакыт» үтә. Дн 4:29, 13, 14 (4:32, 16, 17, ЯД)
Җиде вакыт = 2 × 3,5 вакыт яки 2 × 1 260 көн. Ач 12:6, 14; 11:2, 3
Бер ел өчен бер көн [2 520 ел]. Йз 4:6; Сн 14:34
Патшалык урнашканчы дәвам ителә. Лк 21:24; Дн 7:13, 14
34. Шаһитлек бирү
А. Бар мәсихчеләр дә шаһитлек бирергә, вәгазьләргә тиеш
Хуплау алыр өчен, Мәсихне кешеләр алдында танырга тиеш. Мт 10:32
Сүзне үтәүчеләр булырга, иманнарын күрсәтергә тиеш. Яг 1:22—24; 2:24
Яңа шәкертләр дә өйрәтүчеләр булып китәргә тиеш. Мт 28:19, 20
Кешеләр алдында игълан итү котылу китерә. Рм 10:10
Б. Кабат килеп китергә, өзлексез шаһитлек бирергә кирәк
Ахыр турында кисәтү бирелергә тиеш. Мт 24:14
Иремия еллар буе Иерусалим ахыры турында сөйләгән. Ир 25:3
Беренче мәсихчеләр кебек, сөйләми булдыра алмыйбыз. Рс 4:18—20; 5:28, 29
В. Кан коюда гаепле булмас өчен, мәсихче шаһитлек бирергә тиеш
Ахырның якын булуы турында кисәтергә тиеш. Йз 33:7; Мт 24:14
Бирмәсәң, кан коюда гаепле буласың. Йз 33:8, 9; 3:18, 19
Паул канда гаепле түгел; бар хакыйкать турында сөйләгән. Рс 20:26, 27; 1Кр 9:16
Вәгазьләүче дә, аны тыңлаучы да котыла. 1Тм 4:16; 1Кр 9:22
35. Шимбә
А. Мәсихчеләр Шимбә көнен тотарга тиеш түгел
Мәсих үлеме Канунны гамәлдән чыгарган. Эф 2:15
Мәсихчеләр Шимбә көнен тотарга тиеш түгел. Кл 2:16, 17; Рм 14:5, 10
Шимбә көнен һ. б. ш. тотканнары өчен шелтәләнгән. Гл 4:9—11; Рм 10:2—4
Аллаһы тынычлыгына иман һәм тыңлаучанлык ярдәмендә керү. Ев 4:9—11
Б. Шимбә көнен борынгы Исраил гына тотарга тиеш булган
Шимбә көнен беренче тапкыр Мисырдан чыккач тотканнар. Чг 16:26, 27, 29, 30
Исраиллеләргә генә галәмәт итеп бирелгән. Чг 31:16, 17; Мд 147:8, 9
Канун буенча Шимбә елларын да үтәү таләп ителгән. Чг 23:10, 11; Лв 25:3, 4
Мәсихчеләр Шимбә көнен тотарга тиеш түгел. Рм 14:5, 10; Гл 4:9—11
В. Аллаһының Шимбә ялы (иҗади «атнаның» 7 нче көне)
Җирне барлыкка китергәннән соң башланган. Яр 2:2, 3; Ев 4:3—5
Гайсә җирдә яшәгәннән соң да дәвам иткән. Ев 4:6—8; Мд 94:7—9, 11
Мәсихчеләр үз эгоистик эшләреннән ял итәләр. Ев 4:9, 10
Патшалык җирдәге үз эшләрен тәмамлагач, Шимбә дә тәмамлана. 1Кр 15:24, 28
36. Явызлык, дөньядагы бәлаләр
А. Дөньядагы бәлаләр өчен кем җаваплы?
Бүген явызлар идарә итә, шуңа күрә яшәү авыр. Гс 29:2; 28:28
Дөнья белән Аллаһы дошманы идарә итә. 2Кр 4:4; 1Ях 5:19; Ях 12:31
Иблис кайгы-хәсрәт китерә, аңа әз вакыт калган. Ач 12:9, 12
Иблис чылбырланачак, аннан соң тыныч рәхәт тормыш. Ач 20:1—3; 21:3, 4
Б. Ни өчен явызлыкка юл куела?
Иблис Аллаһы яраткан затларның тугрылыгын шик астына алган. Әб 1:11, 12
Тугрыларга тугрылыкларын исбатларга мөмкинлек бирелә. Рм 9:17; Гс 27:11
Иблис — ялганчы, бу исбат ителгән; бәхәсле сорау чишелә. Ях 12:31
Тугрыларга мәңгелек тормыш бүләк ителә. Рм 2:6, 7; Ач 21:3—5
В. Соңгы көннәрнең дәвам ителүе Аллаһының шәфкатьле булуын күрсәтә
Нух көннәрендә кебек, кисәтер өчен вакыт кирәк. Мт 24:14, 37—39
Аллаһы озакка сузмый, ә шәфкать күрсәтә. 2Пт 3:9; Иш 30:18
Изге Язмалар ярдәмендә без уяу торабыз. Лк 21:36; 1Тс 5:4
Аллаһы безне яклар өчен кирәклесен бирә. Аны алыр өчен көч куй. Иш 2:2—4; Сф 2:3
Г. Кешеләр дөнья проблемаларын чишә алмаячак
Кешеләр курка, аптырашта. Лк 21:10, 11; 2Тм 3:1—5
Кешеләр түгел, ә Аллаһы Патшалыгы уңышлы булачак. Дн 2:44; Мт 6:10
Яшәр өчен, хәзер Патша белән тынычлык табарга кирәк. Мд 2:9, 11, 12
37. Язмыш
А. Кешегә язмыш бирелмәгән
Аллаһы нияте һичшиксез үтәләчәк. Иш 55:11; Яр 1:28
Һәркемгә Аллаһыга хезмәт итәргә мөмкинлек бирелә. Ях 3:16; Фп 2:12
38. Ялган пәйгамбәрләр
А. Алар турында алдан әйтелгән булган; рәсүлләр заманында булганнар
Аларны аерып торучы билгеләр. Кн 18:20—22; Лк 6:26
Алдан әйтелгән булганнар; җимешләренә карап таныла. Мт 24:23—26; 7:15—23
39. Әби-бабаларга табыну
А. Әби-бабаларга табыну файдасыз
Әби-бабалар үле, алар бернәрсә дә сизми. Вг 9:5, 10
Адәм белән Хаува табынуга лаек түгел. Рм 5:12, 14; 1Тм 2:14
Аллаһы андый табынуны тыя. Чг 34:14; Мт 4:10
Б. Кешеләргә хөрмәт, ә гыйбадәт кылу — Аллаһыга гына
Яшьләр олыларны хөрмәт итәргә тиеш. 1Тм 5:1, 2, 17; Эф 6:1—3
Аллаһыга гына гыйбадәт кыл. Рс 10:25, 26; Ач 22:8, 9
40. Җан
А. Нәрсә ул җан?
Кеше үзе җан. Кн 10:22; 1Кр 15:45; Еш 11:11; Рс 27:37
Хайваннар да җаннар. Лв 24:18; Ач 16:3
Җанның каны бар, ул үлә ала. Ир 2:34; Йз 18:4
Тере кешенең җаны бар дип әйтеп була. Мк 8:36; Ях 10:15
Б. Рух белән җан арасындагы аерма
Җан — кешеләр белән хайваннарның тормышы. Ях 10:15; Лв 17:11
Рух — яшәү көче, җанны тере итә. Мд 145:4; 103:29
Кеше үлгәч, яшәү көче Аллаһыга кире кайта. Вг 12:7
Яшәү көче Аллаһы кулында. Ул гына аны куллана ала. Йз 37:12—14
41. Җир
А. Аллаһының җиргә карата нияте
Җирдәге оҗмах камил кешеләр өчен. Яр 1:28; 2:8—15
Аллаһы нияте билгеле һәм ышанычлы. Иш 55:11; 46:10, 11
Җирдә тынычлык сөюче, камил кешеләр яшәячәк. Мд 71:7; Иш 45:18; 9:6, 7
Оҗмахны Патшалык торгызачак. Мт 6:9, 10; Ач 21:3—5
Б. Юк ителмәячәк, һәрвакыт кешеләр яшәячәк
Җир мәңге булачак. Вг 1:4; Мд 103:5
Нух көннәрендә җир түгел, кешеләр юк ителгән. 2Пт 3:5—7; Яр 7:23
Кешеләр безнең көннәрдә дә исән калачак дип өметләнә алабыз. Мт 24:37—39
Явызлар юк ителәчәк; «бихисап күп кеше» исән калачак. 2Тс 1:6—9; Ач 7:9, 14
42. Үлем
А. Үлем сәбәбе
Адәм камил һәм мәңге яшәргә тиеш булган. Яр 1:28, 31
Тыңламаучанлык өчен җәза — үлем. Яр 2:16, 17; 3:17, 19
Гөнаһ белән үлем бар Адәм балаларына күчкән. Рм 5:12
Б. Үлгәч, кеше белән нәрсә була?
Адәм җан алмаган, ул үзе җан итеп яратылган. Яр 2:7; 1Кр 15:45
Кеше, ягъни җан үлә. Йз 18:4; Иш 53:12; Әб 11:20
Үлеләр бернәрсә сизми, бернәрсә белми. Вг 9:5, 10; Мд 145:3, 4
Үлеләр йокы хәлендә, терелтүләрен көтә. Ях 11:11—14, 23—26; Рс 7:60
В. Үлгәннәр белән сөйләшеп булмый
Үлеләр Аллаһы белән рух булып яшәми. Мд 113:25; Иш 38:18
Үлеләр белән сөйләшергә тырышма. Иш 8:19; Лв 19:31
Сихерчелек, күрәзәчелек хөкем ителә. Кн 18:10—12; Гл 5:19—21