Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwtsty Яхъя 1:1-21:25
  • Яхъя

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхъя
  • Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Яхъя

ЯХЪЯ БӘЯН ИТКӘН ЯХШЫ ХӘБӘР

1 Башлангычта Сүз булган,+ Сүз Аллаһы белән булган,+ һәм Сүз илаһ булган.+ 2 Ул башлангычта Аллаһы белән булган.+ 3 Бар нәрсә аның аша булдырылган,+ һәм ансыз һичнәрсә булдырылмаган.

4 Аның ярдәмендә булдырылганнар тормыш булган, һәм тормыш кешеләр* өчен яктылык булган.+ 5 Яктылык караңгылыкта балкый,+ ләкин караңгылык аны җиңә алмый.

6 Аллаһы тарафыннан җибәрелгән бер кеше килде, аның исеме Яхъя иде.+ 7 Ул, яктылык хакында шаһитлек бирү өчен+ һәм һәртөрле кеше аның аша иман итә башласын өчен, шаһит булып килде. 8 Ул үзе яктылык түгел иде,+ ул шул яктылык хакында шаһитлек бирергә җибәрелгән иде.+

9 Һәртөрле кешегә яктылык бирүче чын яктылык дөньяга әле килергә тиеш кенә иде.+ 10 Ул дөньяда булды,+ һәм дөнья аның аша булдырылган иде,+ тик дөнья аны танымады.* 11 Ул үзенекеләре янына килде, әмма алар аны кабул итмәде.+ 12 Ә үзен кабул иткән бар кешеләргә ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде,+ чөнки алар аның исеменә иман иттеләр.+ 13 Алар каннан да түгел, ата-ана я ир теләгәнгә дә түгел, ә Аллаһы теләгәнгә тудылар.+

14 Сүз кеше булды+ һәм безнең арабызда яшәде. Без аның данын күрдек, атадан бердәнбер угылга+ бирелә торган данны күрдек. Ул Аллаһы мәрхәмәте һәм хакыйкать белән тулы иде.+ 15 (Яхъя пәйгамбәр аның турында шаһитлек биргән, әйе, нәкъ ул: «Минем артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде»,— дип кычкырып әйтүче булган.)+ 16 Аның юмарт игелеге ташып торганга, без барыбыз юмарт игелек өстенә юмарт игелек алып тордык. 17 Канун Муса аша бирелде,+ ә юмарт игелек+ һәм хакыйкать Гайсә Мәсих аша килде.+ 18 Аллаһыны бер кеше дә, беркайчан да күрмәгән.+ Аны Ата өчен иң якын булган+ бердәнбер илаһ+ ачып бирде.+

19 Яһүдләр Иерусалимнан руханилар белән ле́вилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?»+ — дип сорарга җибәргәч, 20 ул җаваптан качмады һәм: «Мин Мәсих түгел»,— дип турыдан-туры әйтте.+ 21 Алар аңардан: «Кем соң син, Ильясмы?»+ — дип сорадылар. «Юк»,— диде ул аларга.+ «Ә, бәлки, син Пәйгамбәрдер?»+ — дип сорадылар алар. Ул кабат: «Юк»,— диде. 22 Шуңа күрә алар: «Алайса, кем соң син? Әйт, чөнки безне монда җибәрүчеләргә җавап бирәсебез бар. Үзең хакында нәрсә әйтерсең?» — диделәр аңа. 23 Ул: «Мин Ишагыя́ пәйгамбәр әйткәнчә: „Йәһвәнең юлын тигезләгез“+,— дип чүлдә кычкыручының тавышы»,— диде.+ 24 Теге кешеләрне исә фарисейлар җибәргән иде. 25 Алар аңардан: «Әгәр син Мәсих тә, Ильяс та, Пәйгамбәр дә түгел икәнсең, ни өчен, алайса, суга чумдырылу үткәрәсең?» — дип сорадылар. 26 Яхъя аларга мондый җавап бирде: «Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән берәү бар. 27 Ул минем артымнан килә. Мин аның аяк киеменең каешын чишәргә лаеклы түгел».+ 28 Моның барысы Яхъя пәйгамбәр суга чумдыра торган урында — Үрдү́н елгасы аръягындагы Битаниядә булды.+

29 Икенче көнне Яхъя, үзе янына килүче Гайсәне күреп, болай диде: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче+ Аллаһы Бәрәне!+ 30 Аның турында мин: „Артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде“,— дип әйткән идем.+ 31 Мин үзем дә аны белми идем, ләкин ул Исраи́л халкына ачык билгеле булсын өчен, суга чумдырырга килдем».+ 32 Яхъя шулай ук мондый шаһитлек бирде: «Мин шуны күрдем: күктән аңа күгәрчен рәвешендә рух иңде һәм аның өстендә калды.+ 33 Мин аны үзем дә белми идем, әмма мине суга чумдырылу үткәрер өчен Җибәрүче миңа: „Рухның кемгә иңгәнен һәм кем өстендә калуын күрсәң,+ изге рухка чумдыручы шул булыр“+,— дигән иде. 34 Мин моны күрдем һәм аның Аллаһы Улы булуына шаһитлек бирдем».+

35 Киләсе көнне Яхъя, үзенең ике шәкерте белән шул урында торганда, 36 узып баручы Гайсәне күреп: «Менә Аллаһы Бәрәне!»+ — диде. 37 Шул ике шәкерте, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсәгә ияреп китте. 38 Гайсә исә артына борылып карады да, аларның үзенә ияреп баруларын күреп: «Сез нәрсә телисез?» — диде. Алар аңардан: «Равви́ („остаз“ дигәнне аңлата), син кайда тукталдың?» — дип сорадылар. 39 Гайсә аларга: «Әйдәгез, күрерсез»,— диде. Алар, барып, аның тукталган урынын күрделәр һәм ул көнне аның белән бергә калдылар. Сәгать уннар тирәсе иде. 40 Яхъяның әйткәннәрен ишеткән теге ике шәкертнең берсе Шиму́н Петернең бертуганы Әндри́+ иде. 41 Башта ул бертуганы Шимунны эзләп тапты һәм аңа: «Без Мәсихне+ очраттык»,— диде. (Мәсих «майланган зат» дигәнне аңлата.) 42 Ул аны Гайсә янына китерде. Гайсә, Шимунга карап: «Син Шимун,+ Яхъя улы. Син Кифа́с дип аталырсың»,— диде. (Кифас «Пете́р» дигәнне аңлата.)+

43 Икенче көнне Гайсә Гәлилә́ягә барырга булды һәм, Филипне+ тапкач, аңа: «Минем шәкертем бул»,— диде. 44 Ә Фили́п, Әндри белән Петер кебек, Битсәи́дә шәһәреннән иде. 45 Ул, Натанаилне+ табып: «Без Муса Канунда һәм пәйгамбәрләр үз язмаларында әйткән+ кешене очраттык. Ул Насарадан булган Йосыф+ улы Гайсә»,— диде. 46 Ләкин Натанаи́л аңа: «Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгамыни?» — дип әйтте.+ «Әйдә, үзең күрерсең»,— диде аңа Филип. 47 Гайсә, үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күргәч, аның хакында: «Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк»,— диде.+ 48 Натанаил аңардан: «Син мине каян беләсең?» — дип сорады. «Мин сине инҗир агачы төбендә, Филип сине әле чакырганчы күрдем»,— дип җавап бирде аңа Гайсә. 49 Натанаил аңа: «Остаз,* син — Аллаһы Улы, син — Исраил Патшасы»+,— диде. 50 Гайсә аңа: «Мин сине инҗир агачы төбендә күрдем дигәнгә миңа ышандыңмы? Син моннан да бөегрәк нәрсәләр күрерсең»,— дип җавап бирде 51 һәм болай дип өстәде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез ачык күкне һәм Аллаһы фәрештәләренең анда күтәрелеп һәм Адәм Улы янына төшеп йөрүләрен күрерсез».+

2 Өченче көнне Гәлилә́ядәге Кәнә́+ шәһәрендә туй мәҗлесе үтә иде. Анда Гайсәнең анасы да бар иде. 2 Туй мәҗлесенә Гайсә белән аның шәкертләре дә чакырылган иде.

3 Шәраб бетеп барганга, Гайсәнең анасы аңа: «Аларның шәраблары калмаган»,— диде. 4 «Ни өчен без синең белән моның турында борчылырга тиеш? Минем сәгатем әле килеп җитмәгән»,— диде аңа Гайсә. 5 Анасы хезмәтчеләргә: «Ул сезгә нәрсә әйтсә, шуны эшләгез»,— дип әйтте. 6 Анда, яһүдләрнең пакьләнү кагыйдәләре буенча,+ ике яки өч үлчәү су сыйдырышлы алты таш савыт бар иде. 7 Гайсә аларга: «Савытларны су белән тутырыгыз»,— диде. Шуңа күрә алар савытларны мөлдерәмә итеп тутырдылар. 8 Шунда ул аларга: «Хәзер бераз чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез»,— диде. Алар илтеп бирделәр. 9 Шәрабның кайдан алынганын суны чумырып алган хезмәтчеләр генә белә иде, ә туй башлыгы белми иде. Шәрабка әйләндерелгән суны татып карагач, ул кияүне үз янына чакырып алды да 10 болай диде: «Башкалар табынга башта яхшы шәраб куя, ә инде кешеләр исергәч, начаррагын чыгара. Ә син яхшы шәрабны әлегә кадәр саклагансың». 11 Гайсә моны Гәлилә́ядәге Кәнә шәһәрендә башкарды, һәм бу аның могҗизаларының башлангычы булды. Шулай итеп Гайсә үз данын ачык күрсәтте,+ һәм шәкертләре аңа иман итә башлады.

12 Шуннан соң ул үзе, анасы, энеләре+ һәм шәкертләре Кәпернау́м шәһәренә төште,+ әмма анда алар әллә ни озак тормады.

13 Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме+ якынлашып килә иде, һәм Гайсә Иерусалимга күтәрелде. 14 Ул гыйбадәтханәдә үгез, сарык, күгәрчен+ сатучыларны һәм үз урыннарында акча алмаштырып утыручыларны күрде. 15 Шунда ул, баудан чыбыркы үреп, аларның барысын да, сарыклары һәм үгезләре белән бергә, гыйбадәтханәдән куып чыгарды, акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде һәм өстәлләрен аударды.+ 16 Күгәрчен сатучыларга: «Боларны моннан алып китегез! Җитәр, Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — диде.+ 17 Шунда аның шәкертләре: «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торачакмын»+,— дигән сүзләрне исләренә төшерде.

18 Яһүдләр аңардан: «Болай эшләргә хокукың барлыгын нинди билге күрсәтеп исбат итә аласың?»+ — дип сорады. 19 Гайсә аларга: «Бу гыйбадәтханәне җимерегез, һәм мин аны өч көн эчендә яңадан торгызачакмын»,— дип җавап бирде.+ 20 Шунда яһүдләр: «Бу гыйбадәтханә 46 ел төзелде, ә син аны өч көн эчендә яңадан торгызмакчы буласыңмы?» — диделәр. 21 Әмма Гайсә, гыйбадәтханә дип әйткәндә, үз тәнен күздә тота иде.+ 22 Ләкин ул үледән терелтелгәч, шәкертләре аның бу турыда еш кына сөйләгәнен исләренә төшерделәр+ һәм Язмага да, Гайсә әйткән сүзләргә дә ышандылар.

23 Пасах бәйрәме вакытында, аның Иерусалимда кылган могҗизаларын күреп, күпләр аның исеменә иман итә башлады.+ 24 Әмма Гайсә, аларны яхшы белгәнгә, аларга ышанып бетми иде 25 һәм кемнең дә булса берәр кеше турындагы шаһитлегенә мохтаҗ түгел иде, ул бит кеше күңелен үзе дә яхшы белә иде.+

3 Яһүд башлыкларының берсе, Никәди́м+ исемле фарисей, 2 төнлә Гайсә янына килеп,+ болай диде: «Равви́,+ синең Аллаһыдан килгән остаз икәнеңне беләбез, чөнки син кылган могҗизаларны,+ Аллаһы аның белән булмаса, беркем дә кыла алмый».+ 3 Гайсә аңа: «Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса,+ Аллаһы Патшалыгын күрә алмас»+,— диде. 4 Никәдим аңардан: «Ничек инде карт кеше яңадан туа алсын? Әллә ул анасы карынына кереп, кабат туа аламы?» — дип сорады. 5 Гайсә мондый җавап бирде: «Сиңа хак сүз әйтәм: кеше судан+ һәм рухтан+ тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас. 6 Кешедән кеше туа, ә рухтан рух туа. 7 Минем сиңа: „Сез яңадан туарга тиеш“+,— дигәнемә гаҗәпләнмә. 8 Җил кайда теләсә, шунда исә, син аның тавышын ишетәсең, ләкин кайдан килеп кая китүен белмисең. Рухтан туган һәркем белән дә шулай ук була».+

9 Моңа Никәдим: «Бу ничек булырга мөмкин?» — диде. 10 Гайсә аңа болай дип әйтте: «Син, Исраи́л остазы була торып, моны белмисеңме? 11 Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сөйлибез; нәрсә күрсәк, шуның турында шаһитлек бирәбез;+ ә сез безнең шаһитлегебезне кабул итмисез.+ 12 Мин сезгә җирдәге нәрсәләр турында сөйләгәндә, ышанмыйсыз икән, күктәге нәрсәләр турында сөйләсәм, ничек ышанырсыз?+ 13 Бер кешенең дә күккә күтәрелгәне юк бит,+ ә Адәм Улы күктән төшкән.+ 14 Муса чүлдә еланны күтәргән кебек,+ Адәм Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр.+ 15 Бу аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормыш алсын өчен булачак.+

16 Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен,+ үзенең бердәнбер Улын бирде.+ 17 Аллаһы бит үз Улын дөньяны хөкем итәр өчен түгел, ә дөнья аның аша коткарылган булсын өчен дөньяга җибәрде.+ 18 Аңа иман итүче хөкем ителми,+ ә иман итмәүче, Аллаһының бердәнбер Улының исеменә иман итмәгәнгә, инде хөкем ителде.+ 19 Хөкем итәр өчен нигез шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде,+ әмма кешеләр, эшләре явыз булганга, яктылыкны түгел, ә караңгылыкны яраттылар.+ 20 Чөнки бозыклык кылучы яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре фаш ителмәсен өчен, яктылыкка таба бармый. 21 Ә хак булганны кылучы, эшләренең Аллаһы ихтыяры буенча башкарылганы ачык күренсен өчен, яктылыкка таба бара».+

22 Шуннан соң Гайсә үз шәкертләре белән бергә Яһүдия́ җиренә китте. Алар анда берникадәр вакытка калдылар, һәм ул суга чумдырылу үткәрде.+ 23 Яхъя да Сәли́м янындагы Айнунда суга чумдырылу үткәрде, чөнки анда зур сулык бар иде.+ Кешеләр, аның янына килеп, суга чумдырылу үтә иделәр.+ 24 Ул вакытта Яхъя әле төрмәгә утыртылмаган иде.+

25 Шунда Яхъя шәкертләре белән бер яһүд кешесе арасында пакьләнү кагыйдәләре турында бәхәс чыкты. 26 Алар, Яхъя янына килеп: «Остаз, Үрдүннең аръягында синең белән булган һәм син шаһитлек иткән кеше+ суга чумдырылу үткәрә, һәм барысы аның янына бара»,— диделәр. 27 Моңа Яхъя болай диде: «Кеше аңа күктән бирелсә генә берәр нәрсәгә ия була ала. 28 Сез үзегез: „Мин Мәсих түгел,+ әмма мин аның алдыннан җибәрелгәнмен“+,— дип әйткәнемә шаһит. 29 Кәләш кияүнеке,+ әмма кияүнең тавышын ишетеп торучы аның янындагы дусты чиксез куана. Шуңа күрә мин дә шатлык белән тулы. 30 Мәсих үсәргә, ә мин кечерәергә тиеш».+

31 Югарыдан килүче зат+ һәркемнән* өстен, ә җирдән булганы җирдән була һәм җирдәгеләр турында сөйли. Күктән килүче зат һәркемнән өстен.+ 32 Ул үзе күргәннәре һәм ишеткәннәре турында шаһитлек бирә,+ тик аның шаһитлеген берәү дә кабул итми.+ 33 Аның шаһитлеген кабул иткән кеше Аллаһының хаклыгына мөһер суккан була.+ 34 Аллаһы тарафыннан җибәрелгән зат Аллаһы сүзләрен сөйли,+ чөнки Аллаһы үз рухын юмарт* бирә. 35 Ата Угылны ярата+ һәм бар нәрсәне аның кулына тапшырган.+ 36 Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия,+ Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак,+ ул Аллаһының ярсуын татыячак.+

4 Фарисейларга Гайсәнең Яхъяга караганда күбрәк шәкертләр әзерләве һәм аларны суга чумдыруы+ турында хәбәр иреште. 2 (Чынында исә суга чумдыруны Гайсә үзе түгел, ә шәкертләре үткәрә иде.) 3 Бу турыда белгәч, ул, Яһүдияне калдырып, кабат Гәлилә́ягә китте.+ 4 Аңа Сама́рия аша үтәргә туры килде. 5 Ул Сама́риянең Сиха́р дигән шәһәренә килеп җитте. Бу шәһәр Ягъкуб үзенең улы Йосыфка биргән кыр янында урнашкан.+ 6 Анда Ягъкуб коесы бар иде.+ Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Сәгать алтылар иде.

7 Шунда, су алырга дип, сама́рияле бер хатын килде. Гайсә аңа: «Миңа эчәргә бирче»,— диде. 8 (Ә шәкертләре, ризык сатып алырга дип, шәһәргә киткәннәр иде.) 9 Сама́рияле хатын исә: «Ничек инде син, яһүд була торып, миннән, сама́рияле хатыннан, эчәргә сорыйсың?» — дип әйтте. (Чөнки яһүдләр сама́риялеләрне өнәп бетерми иделәр.)+ 10 Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Аллаһының юмарт бирелгән бүләген+ һәм синнән: „Миңа эчәргә бирче“,— дип сораучының кем икәнен белсәң, син үзең аңардан сорар идең, һәм ул сиңа тереклек суы бирер иде».+ 11 Хатын аңа болай диде: «Әфәнде, синең чумырып алырга савытың да юк, кое да тирән. Ул тереклек суын кайдан алдың соң? 12 Бу коены безгә атабыз Ягъкуб биргән. Ул үзе дә, угыллары да, мал-туары да шушы коедан эчкән. Әллә син аңардан да бөегрәкме?» 13 Моңа Гайсә болай диде: «Бу суны эчкән һәркем янә сусар. 14 Ә мин бирәчәк суны эчүче кеше һичкайчан сусамас,+ ләкин мин биргән су аңа мәңгелек тормыш бирә торган үзендәге чишмә кебек булачак».+ 15 Хатын аңа: «Әфәнде, миңа шул суны бирче. Мин башка сусамас идем һәм монда су алырга килеп йөрмәс идем»,— дип әйтте.

16 «Бар, иреңне чакырып кил»,— диде аңа Гайсә. 17 Хатын исә: «Минем ирем юк»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «„Ирем юк“,— дип, син дөресен әйттең, 18 чөнки синең биш ирең бар иде, ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең»,— диде. 19 Шунда хатын болай дип әйтте: «Әфәнде, синең пәйгамбәр икәнеңне күреп торам.+ 20 Безнең ата-бабаларыбыз бу тауда табынганнар. Сез исә, кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез».+ 21 Гайсә аңа болай диде: «Ханым, ышан сүземә, шундый вакыт якынлашып килә ки, сез Атага бу тауда да, Иерусалимда да табынмаячаксыз. 22 Сез кемгә табынуыгызны белмисез,+ ә без кемгә табынуыбызны беләбез, чөнки котылу яһүдләрдән башлана.+ 23 Әмма вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар, чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли.+ 24 Аллаһы — Рух ул,+ һәм аңа гыйбадәт кылучылар рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш».+ 25 Хатын аңа: «Беләм, Мәсих дип аталган зат киләчәк һәм, килгәч, безгә бөтенесен сөйләп бирәчәк»+,— диде. 26 «Ул кеше — синең белән сөйләшеп торучы мин ул»,— диде аңа Гайсә.+

27 Шул вакыт аның шәкертләре әйләнеп кайтты һәм аның хатын белән сөйләшеп торуын күреп, гаҗәпләнделәр. Әмма берсе дә: «Сиңа аңардан нәрсә кирәк?» яки «Бу хатын белән ник сөйләшәсең?» — дип сорамады. 28 Хатын исә, үзенең су чүлмәген калдырып, шәһәргә китте һәм кешеләргә: 29 «Барыгыз, кылган бар эшләремне әйтеп биргән кешене күрегез. Ул Мәсих түгел микән?» — диде. 30 Алар, шәһәрдән чыгып, Гайсә янына киттеләр.

31 Ул арада шәкертләре аны: «Остаз,+ ашап ал инде»,— дип кыстады. 32 Ә Гайсә аларга: «Минем сез белми торган ризыгым бар»,— диде. 33 Шунда шәкертләре үзара: «Әллә аңа берәрсе ашарга китерде микән?» — диештеләр. 34 Гайсә аларга болай дип әйтте: «Минем ризыгым — мине җибәрүченең ихтыярын үтәү+ һәм аның үземә тапшырылган эшен төгәлләү.+ 35 Сез: „Урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар“,— дисез түгелме? Ә мин сезгә шуны әйтәм: башыгызны күтәреп кырларга карагыз, игеннәр өлгергән, һәм урак өсте җиткән.+ 36 Уракчы инде эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя. Шуңа күрә чәчүче белән уракчы бергә куана.+ 37 Шулай итеп, бу очракка: „Берсе чәчә, ә икенчесе ура“,— дигән әйтем туры килә. 38 Мин сезне үзегез чәчеп үстермәгәнне урырга җибәрдем. Башкалар эшләде, ә сез аларның эшләреннән файдаланасыз».

39 «Ул кылган бар эшләремне әйтеп бирде»+,— дип әйткән хатынның шаһитлеген ишеткәч, шул шәһәрдәге күп кенә сама́рияле Гайсәгә иман итә башлады. 40 Шунлыктан сама́риялеләр, аның янына килеп, аңардан үзләре янында калуын үтенде, һәм ул анда ике көн үткәрде. 41 Аның сүзләрен ишеткәч, тагы күп кенә кеше аңа ышана башлады, 42 һәм алар теге хатынга: «Без инде синең сүзләреңне ишеткәнгә түгел, ә үзебез ишеткәнгә һәм бу кешенең чыннан да дөньяны коткаручы булуын белгәнгә ышанабыз»,— диде.+

43 Ике көннән соң Гайсә аннан Гәлилә́ягә китте. 44 (Ләкин пәйгамбәргә үз туган җирендә ихтирам юклыгы турында Гайсә үзе шаһитлек биргән иде.)+ 45 Ул Гәлилә́ягә килгәч, гәлилә́ялеләр аны кабул иттеләр, чөнки үзләре дә Иерусалимдагы бәйрәмдә булганга,+ аның анда кылган бар эшләрен күргән иделәр.+

46 Шуннан соң ул суны шәрабка әйләндергән урынга — Гәлилә́ядәге Кәнә́ шәһәренә кабат килде.+ Анда патшага хезмәт итүче бер түрә бар иде, аның улы Кәпернаумда авырып ята иде. 47 Ул, Гайсәнең Яһүдиядән Гәлилә́ягә килгәнен ишетеп, аның янына килде һәм аңардан, үзләренә барып, үлем түшәгендә яткан улын савыктыруын үтенде. 48 Әмма Гайсә аңа: «Билгеләр һәм могҗизалар күрмәсәгез, сез һич тә ышанмаячаксыз»+,— диде. 49 Патшаның түрәсе аңа: «Әфәндем, балам үлгәнче килә күр инде»,— дип дәште. 50 «Бар, синең улың савыкты»+,— диде аңа Гайсә. Теге кеше, Гайсәнең сүзләренә ышанып, кайтып китте. 51 Кайтып килгәндә, аның каршысына хезмәтчеләре чыктылар һәм аңа улының савыкканы турында әйттеләр. 52 Шунда ул, улына ничәләрдә хәл кергәне турында сораштырды. Алар аңа: «Кызышуы кичә сәгать җиделәрдә бетте»+,— диделәр. 53 Шулай итеп бу әти кеше Гайсәнең аңа: «Улың савыкты»,— дигән сүзләре нәкъ шул сәгатьтә әйтелгәнен аңлады,+ һәм ул үзе дә, өендәгеләренең барысы да ышана башлады. 54 Бу Гайсәнең Яһүдиядән Гәлилә́ягә килгәч кылган икенче могҗизасы булды.+

5 Шуннан соң Гайсә Иерусалимга күтәрелде, бу яһүдләрнең бер бәйрәме+ вакыты иде. 2 Иерусалимда Сарык капкасы+ янында биш колоннада белән уратып алынган һәм еврейчә Битзата́ дип аталган сулык бар иде. 3 Анда бик күп авырулар, сукырлар, аксаклар һәм кул-аяклары корышкан* кешеләр ята иделәр. 4 —— 5 Шунда инде 38 ел буе авырган бер кеше бар иде. 6 Гайсә, ул кешенең ятып торганын күреп һәм аның озак вакыт авырганын белеп, аңардан: «Савыгасың киләме?» — дип сорады.+ 7 Авырган кеше аңа: «Әфәндем, су дулкынлана башлагач, мине сулыкка төшерер кеше юк шул. Ә үзем анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгерә»,— дип җавап бирде. 8 «Тор! Носилкаңны ал да йөр»,— диде аңа Гайсә.+ 9 Кеше шунда ук савыкты һәм, носилкасын алып, йөри башлады.

Бу Шимбә көне иде.+ 10 Шуңа күрә яһүдләр савыккан кешегә: «Бүген Шимбә көне, һәм канун буенча сиңа носилкаңны күтәреп йөрү рөхсәт ителми»+,— дия башладылар. 11 Ләкин ул аларга мондый җавап бирде: «Мине савыктырган кеше миңа: „Носилкаңны ал да йөр“,— дип әйтте». 12 «Сиңа: „Носилкаңны ал да йөр“,— дип әйткән кеше кем ул?» — дип сорады алар. 13 Ләкин савыккан кеше аның кем икәнен белми иде, чөнки Гайсә җыелган халык арасына кереп югалган иде.

14 Соңрак Гайсә аны гыйбадәтханәдә очратты һәм: «Менә син хәзер сәламәт. Әмма тагын да начаррак хәлгә эләкмәс өчен, башка гөнаһ кылма»,— диде. 15 Ул кеше, яһүдләр янына барып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтте. 16 Шуңа күрә яһүдләр Гайсәгә авырлыклар тудыра башлады, чөнки ул шул эшләрне Шимбә көнне башкара иде.+ 17 Ул аларга: «Атам әле дә эшли, мин дә эшлим»+,— дип җавап кайтарды. 18 Шул сәбәпле яһүдләр аны үтерер өчен тагы да зуррак тырышлыклар куя башлады, чөнки, аларның фикеренчә, ул Шимбә көнен дә бозды, үзен Аллаһыга тиңләп, Аллаһыны үзенең Атасы дип тә атады.+

19 Шуңа күрә Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: Угыл һичнәрсәне үзеннән чыгып башкара алмый, ул Атасының нәрсә башкарганын күреп, шуны гына башкара,+ чөнки Атасы нәрсә эшләсә, Улы да шул ук рәвешчә шуны эшли. 20 Ата бит үз Улын ярата+ һәм үзе башкарган һәр эшен аңа күрсәтә. Ул, сез хәйран калсын өчен, аңа бу эшләрдән дә бөегрәк эшләр күрсәтәчәк.+ 21 Ата үлгәннәрне терелтеп, аларга тормыш биргән кебек,+ Угыл да, кемгә теләсә, шуңа тормыш бирә.+ 22 Чөнки Ата беркемне дә хөкем итми, ул бөтен хөкемне Угылга тапшырды.+ 23 Ул моны һәркем Атаны ихтирам иткән кебек, Угылны да ихтирам итсен өчен башкарды. Угылны ихтирам итмәүче аны җибәргән Атаны да ихтирам итми.+ 24 Сезгә хак сүз әйтәм: минем сүземне ишетүче һәм мине Җибәрүчегә ышанучы һәр кеше мәңгелек тормышка ия+ һәм хөкемгә дучар булмый, ул үлемнән тормышка күчкән.+

25 Сезгә хак сүз әйтәм: вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта үлгәннәр Аллаһы Улының тавышын ишетәчәк, һәм моңа колак салганнары яшәячәк. 26 Чөнки Атаның тормыш бирергә кодрәте бар,+ һәм ул Угылга да тормыш бирү кодрәтен бирде.+ 27 Ул Угылга хөкем итү вәкаләтен тапшырды,+ чөнки Угыл — Адәм Улы.+ 28 Моңа гаҗәпләнмәгез, чөнки вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак.+ 29 Яхшылык кылганнар — яшәү өчен, ә бозыклык кылганнар хөкем ителү+ өчен терелеп торачак. 30 Мин һичнәрсәне үземнән чыгып башкара алмыйм. Ничек ишетсәм, шулай хөкем итәм, һәм минем хөкемем гадел,+ чөнки мин үз ихтыярымны түгел, ә үземне җибәрүченең ихтыярын үтәргә телим.+

31 Әгәр мин үзем турында үзем генә шаһитлек бирсәм, шаһитлегем хак булмас иде.+ 32 Минем хакта башка берәү шаһитлек бирә, һәм мин беләм: аның минем хакта биргән шаһитлеге хак.+ 33 Сез Яхъя янына кешеләр җибәрдегез, һәм ул хакыйкать хакында шаһитлек бирде.+ 34 Ә мин кешенең шаһитлегенә мохтаҗ түгел, мин боларны сез котыла алсын өчен сөйлим. 35 Яхъя янып һәм балкып торучы яктырткыч иде, ә сез аның яктылыгы астында бераз вакыт кына куанырга теләдегез.+ 36 Әмма минем аның шаһитлегеннән зуррак шаһитлегем бар, чөнки Атам миңа башкарырга кушкан эшләр — мин кыла торган эшләр — Атам тарафыннан җибәрелгәнемә шаһитлек бирә.+ 37 Мине җибәргән Ата да минем хакта үзе шаһитлек бирде.+ Сезнең исә беркайчан да аның тавышын да ишеткәнегез юк, йөзен дә күргәнегез юк.+ 38 Сезнең йөрәкләрегездә аның сүзе юк, чөнки сез аның җибәргән хәбәрчесенә ышанмыйсыз.

39 Сез Язмаларны, алар аша мәңгелек тормышка ия булыйк, дип тикшерәсез,+ ә нәкъ шул Язмалар минем хакта шаһитлек бирә.+ 40 Шулай да сезнең тормыш алыр өчен минем яныма киләсегез килми.+ 41 Мин кешеләрнең данлауларына мохтаҗ түгел. 42 Мин шуны беләм: сездә Аллаһыны ярату юк. 43 Мин Атам исеменнән килдем, ә сез мине кабул итмисез. Ләкин башка берәү үз исеменнән килсә, сез аны кабул итәр идегез. 44 Сез бер-берегездән дан кабул итәсез икән,+ ә бердәнбер Аллаһыдан килгән данны эзләмисез икән, ничек миңа ышана алырсыз?+ 45 Мин сезне Атам алдында гаепләрмен дип уйламагыз. Сезне гаепләүче — үзегез өмет баглый торган Муса.+ 46 Мусага ышансагыз, миңа да ышаныр идегез, чөнки ул минем турында язган.+ 47 Ләкин аның язганнарына ышанмыйсыз икән, минем сүзләремә ничек ышанырсыз?»+

6 Шуннан соң Гайсә Гәлилә́я, ягъни Тиберия́, диңгезенең аръягына китте.+ 2 Ә күп халык аңа иярде,+ чөнки аның авыруларны савыктырып могҗизалар кылганын күргән иде.+ 3 Гайсә, тауга менеп, анда шәкертләре белән бергә утырды. 4 Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме+ якынлашып килә иде. 5 Гайсә башын күтәреп, үзенә таба күп халыкның килүен күргәч, Филиптән:+ «Бу халыкны ашатыр өчен, икмәкне кайдан сатып алыйк икән?» — дип сорады.+ 6 Әмма ул бу сүзләрне аны сынар өчен генә әйтте, чөнки үзе нәрсә эшләячәген белә иде. 7 Фили́п: «Аларга 200 динарга икмәк алсак та, һәрберсенә хәтта әз-әзләп бирергә дә җитмәс»,— дип җавап бирде. 8 Шәкертләренең берсе — Шиму́н Петернең бертуганы Әндри́ болай диде: 9 «Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма шундый күп халык өчен ул нәрсә инде?»+

10 Шунда Гайсә: «Кешеләргә утырырга кушыгыз»,— диде. Ул урында чирәм күп иде, һәм кешеләр шунда утырды. Ир-атлар саны 5 000 чамасы иде.+ 11 Гайсә, икмәкләрне алып, Аллаһыга рәхмәтләрен белдерде һәм утыручыларга өләште, балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркем күпме теләде, шулкадәр бирде. 12 Һәммәсе ашап туйгач, ул шәкертләренә: «Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын»,— диде. 13 Алар, кешеләр ашаган биш арпа икмәгеннән калган сыныкларны җыеп, 12 кәрзин тутырдылар.

14 Кешеләр аның кылган могҗизаларын күреп: «Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр — чыннан да ул»+,— дия башлады. 15 Гайсә исә, аларның үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, кабат үзе генә тауга менеп китте.+

16 Кич җиткәч, шәкертләре диңгез буена төште+ 17 һәм, көймәгә утырып, диңгезнең аръягына, Кәпернаумга таба йөзеп китте. Караңгы төште, ә Гайсә алар янына әле килмәгән иде.+ 18 Каты җил искәнгә, диңгез дулкынлана башлады.+ 19 Ишкәк ишеп биш-алты километр үткәннән соң, алар су өстеннән атлап көймәгә якынлашып килүче Гайсәне күрделәр һәм куркып калдылар. 20 Әмма Гайсә аларга: «Бу мин, курыкмагыз!» — диде.+ 21 Шунда алар шатланып аны көймәгә алдылар. Тиздән көймә алар бара торган ярга килеп туктады.+

22 Икенче көнне диңгезнең аръягындагы кешеләр анда бер көймә дә күрмәделәр. Шәкертләр булган кечкенә көймәгә утырып киткәндә, Гайсә аңа утырмады. 23 Шунда Тибериядән кечкенә көймәләр килеп туктады. Бу урын Хуҗабыз Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп кешеләргә икмәк ашарга биргән урынга якын иде. 24 Халык Гайсәнең дә, аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, шул көймәләргә утырып, Кәпернаумга Гайсәне эзләргә китте.

25 Аны диңгезнең аръягында эзләп тапкач, алар аңардан: «Остаз,+ син монда кайчан килдең?» — дип сорадылар. 26 Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез мине могҗизалар күргәнгә түгел, ә туйганчы икмәк ашаганга эзлисез.+ 27 Бозыла торган ризык хакына түгел, ә мәңгелек тормыш+ бирүче бозылмый торган ризык хакына эшләгез.+ Андый ризыкны сезгә Адәм Улы бирәчәк, чөнки Ата, Аллаһы үзе, аны хуплаганын күрсәтеп, аңа мөһер сукты».+

28 Шунда алар аңардан: «Аллаһы хуплаган эшләрне башкарыр өчен, безгә нәрсә эшләргә?» — дип сорадылар. 29 «Ул җибәргән затка иман итегез, шул — Аллаһы хуплаган эш»+,— дип җавап бирде Гайсә. 30 Шуннан соң алар аңа болай диде: «Без күреп сиңа иман итә башласын өчен, нинди могҗиза кылырсың?+ Нәрсә эшләрсең? 31 Ата-бабаларыбыз чүлдә ма́нна ашаганнар,+ язылган бит: „Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде“».+ 32 Шунда Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә икмәкне күктән Муса бирмәде, сезгә хак икмәкне күктән Атам бирә. 33 Аллаһы икмәге — ул күктән иңеп, дөньяга тормыш бирүче зат».+ 34 Шунда алар аңа: «Әфәнде, безгә ул икмәкне һәрвакыт биреп тор»,— диделәр.

35 Гайсә аларга болай дип әйтте: «Мин — тормыш икмәге. Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас, миңа иман итүче һичкайчан сусамас.+ 36 Ләкин мин сезгә инде әйткәнчә, сез мине күрдегез, әмма миңа ышанмыйсыз.+ 37 Ата миңа биргән һәркем миңа киләчәк, һәм мин үземә килүчене һичкайчан куып җибәрмәячәкмен,+ 38 чөнки мин үз ихтыярымны түгел, ә мине җибәрүченең ихтыярын үтәр өчен+ күктән иңдем.+ 39 Ә мине җибәрүченең ихтыяры буенча, мин аның биргәннәренең берсен дә югалтмыйча,+ аларны соңгы көндә үледән терелтергә тиеш.+ 40 Чөнки Атамның ихтыяры буенча, Улын танучы һәм аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормышка ия булачак,+ һәм мин аны соңгы көндә терелтеп торгызачакмын».+

41 Шунда яһүдләр аның: «Мин — күктән иңгән икмәк»+,— дигән сүзләре аркасында зарлана башлады 42 һәм: «Әллә ул Йосыф улы Гайсә түгелме? Без бит аның атасын да, анасын да беләбез.+ Ничек инде ул хәзер: „Мин күктән иңдем“,— дип әйтә ала?» — диештеләр. 43 Моңа Гайсә болай диде: «Зарланмагыз, җитәр. 44 Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый.+ Мин шул кешене соңгы көндә терелтеп торгызачакмын.+ 45 Пәйгамбәрләрнең язмаларында: „Аларның барысын да Йәһвә өйрәтер“+,— дип язылган. Атаны тыңлаучы һәм аңардан өйрәнүче һәркем минем янга килә. 46 Әлбәттә, Аллаһыдан килүче заттан башка Атаны һичбер кеше дә күрмәгән.+ Мин генә аны күрдем.+ 47 Сезгә хак сүз әйтәм: һәр ышанучы мәңгелек тормышка ия.+

48 Мин — тормыш икмәге.+ 49 Ата-бабаларыгыз чүлдә ма́нна ашасалар да, үлделәр.+ 50 Ә күктән иңүче икмәкне ашаучыларның берсе дә үлмәячәк. 51 Мин — күктән иңгән тере икмәк. Шул икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк. Шул икмәк — ул минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен».+

52 Шунда яһүдләр: «Ничек инде бу кеше үз тәнен безгә ашарга бирер?» — дип, үзара бәхәсләшә башлады. 53 Гайсә исә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак.+ 54 Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче мәңгелек тормышка ия. Мин аны соңгы көндә терелтеп торгызачакмын.+ 55 Чөнки минем тәнем — чын ризык, минем каным — чын эчемлек. 56 Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче минем белән бердәмлектә кала, ә мин аның белән бердәмлектә калам.+ 57 Мине тере Ата җибәрде, һәм мин Ата ярдәмендә яшим, нәкъ шулай ук минем тәнемне ашаучы да минем ярдәмендә яшәячәк.+ 58 Күктән иңгән икмәк шундый була. Ул ата-бабаларыгыз ашаган ризыкка охшаш түгел. Алар үлгәннәр, ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк».+ 59 Ул боларны Кәпернаумда синагогада өйрәткәндә сөйләде.

60 Аның күп кенә шәкерте, шул сүзләрне ишеткәч: «Бу сүзләр коточкыч, кем аларны тыңлый алсын?» — диде. 61 Әмма Гайсә, шәкертләренең моңардан зарлануларын белеп, болай диде: «Әллә бу сезнең өчен абыну ташы булдымы?* 62 Ә Адәм Улының элеккеге урынына күтәрелүен күрсәгез, нишләрсез?+ 63 Рух тормыш бирә,+ ә кешеләрнең кылганнары һичнинди файда китерми. Мин сезгә сөйләгән сүзләр — рух һәм тормыш.+ 64 Әмма арагызда ышанмаучылар да бар». Гайсә ышанмаучыларны һәм үзенә хыянәт итәчәк кешене баштан ук белә иде.+ 65 Ул шулай ук болай дип өстәде: «Менә ни өчен мин сезгә, Атам рөхсәт итмәсә, минем янга беркем дә килә алмый, дип әйттем».+

66 Шуңа күрә аның күп кенә шәкерте калдырган эшләренә кире кайтты+ һәм аның белән бергә башка йөрмәде. 67 Шунда Гайсә 12 рәсүленнән: «Сезнең дә китәсегез килмиме?» — дип сорады. 68 Шимун Петер аңа болай диде: «Хуҗам, без кемгә барыйк соң?+ Мәңгелек тормыш сүзләре синдә бит.+ 69 Син — Аллаһының Изгесе, без моңа ышанабыз һәм моны беләбез».+ 70 Гайсә аларга: «Мин уникегезне дә сайлап алдым,+ әмма берегез — яла ягучы»+,— диде. 71 Ул бу сүзләрне Шиму́н Искарио́т улы Яһүд турында әйтте. Ул 12 рәсүлнең берсе булса да, Гайсәгә хыянәт итәргә җыена иде.+

7 Шуннан соң Гайсә Гәлилә́я буйлап йөрүен дәвам итте. Яһүдләр аны үтерергә мөмкинлек эзли иделәр, шуңа күрә ул Яһүдиягә барырга теләмәде.+ 2 Ул вакытта яһүдләрнең Чатыр кору бәйрәме+ якынлашып килә иде. 3 Шунда энеләре+ аңа болай диделәр: «Монда калма, син башкарган эшләрне шәкертләрең дә күрә алсын өчен, Яһүдиягә бар. 4 Танылган булырга теләгән кеше үз эшләрен яшерен башкармый. Андый эшләр башкарасың икән, үзеңне дөньяга күрсәт». 5 Энеләре чынында аңа иман итми иделәр.+ 6 Шунда Гайсә аларга болай диде: «Минем вакыт әле килеп җитмәгән,+ ә сезнең вакыт инде килеп җиткән. 7 Дөньяның сезне нәфрәт итәр өчен сәбәбе юк, ә мине ул нәфрәт итә, чөнки мин аның эшләренең явыз булуына шаһитлек бирәм.+ 8 Сез бәйрәмгә барыгыз, ә мин әлегә бармый торам, чөнки вакытым әле килеп җитмәде».+ 9 Шулай дигәннән соң ул Гәлилә́ядә калды.

10 Әмма энеләре бәйрәмгә киткәч, ул үзе дә яшерен генә бәйрәмгә барды. 11 Яһүдләр исә: «Ул кайда?» — дия-дия, аны бәйрәмдә эзләргә тотынды. 12 Халык арасында аның хакында күп сүзләр йөрде. Берәүләр: «Ул яхшы кеше», икенчеләре исә: «Юк, ул халыкны юлдан яздыра»,— дия иделәр.+ 13 Әмма яһүдләрдән курыкканга, беркем дә аның турында ачык итеп сөйләмәде.+

14 Бәйрәм урталарында Гайсә гыйбадәтханәгә килеп өйрәтә башлады. 15 Шунда яһүдләр: «Ул бит дини мәктәпләрдә укымаган. Ничек соң ул Язмаларны шулкадәр яхшы белә?»+ — дип гаҗәпләнделәр.+ 16 Моңа Гайсә болай диде: «Мин өйрәткән нәрсәләр үземнеке түгел, ә мине җибәрүченеке.+ 17 Аның ихтыярын үтәргә теләүче кеше бу өйрәтүнең Аллаһыданмы яки мин үземнән сөйлимме икәнен белер.+ 18 Үзенекен сөйләүче үзенә дан эзли, ә үзен җибәрүченең данын эзләүче+ хак* һәм аңарда ялган юк. 19 Сезгә Канунны Муса бирде+ түгелме? Әмма берегез дә Канунга буйсынмый. Ни өчен мине үтерергә җыенасыз?»+ 20 Моңа халык: «Син җенле.*+ Кем сине үтерергә җыена?» — диде. 21 Гайсә мондый җавап бирде: «Мин бер генә эш эшләдем, ә сез барыгыз гаҗәпләнәсез. 22 Әмма моның турында уйлап карагыз: Муса сезгә сөннәт+ бирде — ләкин ул Мусадан түгел, ә ата-бабалардан+ — һәм сез кешеләрне Шимбә көнне сөннәткә утыртасыз. 23 Муса кануны бозылмасын дип, кешене Шимбә көнне сөннәткә утырталар икән, ни өчен соң кешене Шимбә көнне тулысынча савыктырганым өчен ачуыгыз кабара?+ 24 Тышкы күренешкә карап башка хөкем итмәгез, хөкемегез гадел булсын».+

25 Шунда Иерусалимда яшәүчеләрнең кайберләре болай дия башлады: «Шушы кешене үтерергә җыеналар иде түгелме соң?+ 26 Әнә ул ачыктан-ачык сөйли, ә аңа беркем дә бер сүз әйтми. Бәлки, башлыкларыбыз ул чыннан да Мәсих дип уйлый торгандыр? 27 Әмма Мәсих килгәч, аның кайдан икәнен беркем дә белмәс, ә бу кешенең кайдан икәнен без беләбез».+ 28 Шунда Гайсә, гыйбадәтханәдә өйрәткәндә, каты тавыш белән болай диде: «Сез мине дә, кайдан икәнемне дә беләсез. Мин үземнән-үзем килмәдем,+ һәм мине Җибәрүче чыннан да бар, әмма сез аны белмисез.+ 29 Ә мин аны беләм,+ чөнки мин аның вәкиле. Мине Ул җибәрде». 30 Шунда алар, аны тотып алыр өчен, уңай очрак эзли башладылар,+ ләкин берсе дә аңа кул тидермәде, чөнки аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.+ 31 Шулай да күп кенә кеше аңа иман итә башлады.+ Алар: «Мәсих килгәч, бу кеше кылганнан да күбрәк могҗизалар кылыр микәнни?» — дия иделәр.+

32 Халык арасында аның хакында йөргән сүзләрне фарисейлар ишетте. Шуннан соң өлкән руханилар белән фарисейлар, аны тотып алу өчен, сакчылар җибәрде. 33 Шунда Гайсә болай диде: «Мин сезнең белән тагын бераз булырмын да үземне Җибәрүче янына кире кайтырмын.+ 34 Мине эзләрсез, әмма тапмассыз, мин барачак урынга килә алмассыз».+ 35 Шунда яһүдләр үзара болай диеште: «Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була ул? Әллә греклар арасында таралып яшәүче яһүдләр янына барып, грекларны да өйрәтергә җыена микән? 36 Аның: „Мине эзләрсез, әмма тапмассыз, мин барачак урынга килә алмассыз“,— дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән?»

37 Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә+ Гайсә торып басты да көчле тавыш белән болай диде: «Сусаган кеше яныма килсен һәм эчсен.+ 38 Язмада әйтелгәнчә, миңа иман итүченең „күңел түреннән тереклек суы гөрләп агачак“».+ 39 Аның бу сүзләре үзенә иман итүчеләр алырга тиешле рух турында иде, ә Гайсә әле данланмаганга күрә,+ алар ул вакытта рух әле алмаган иделәр.+ 40 Халык арасындагы кайберәүләр, аның бу сүзләрен ишеткәч: «Ул — чыннан да Пәйгамбәр»+,— диделәр. 41 Икенчеләре исә: «Ул — Мәсих»+,— дия иде. Ә башкалары болай диде: «Әллә Мәсих Гәлилә́ядән киләчәкме?+ 42 Язмада, Мәсих Давыт нәселеннән+ һәм Давыт яшәгән авылдан — Бәйтлеһемнән киләчәк,+ дип язылган түгелме?»+ 43 Шулай итеп, халык арасында аның турында бәхәс чыкты. 44 Кайберләре аны тотып алырга теләгән иде, әмма берсе дә аңа кул тидермәде.

45 Сакчылар өлкән руханилар белән фарисейлар янына кайткач, тегеләре алардан: «Ни өчен сез аны тотып китермәдегез?» — дип сорады. 46 Сакчылар: «Берәүнең дә һичкайчан аның кебек сөйләгәне юк»+,— дип җавап бирде. 47 Шунда фарисейлар болай диде: «Әллә сезне дә юлдан яздырдылармы? 48 Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе аңа иман итә башладымы?+ 49 Ә Канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән». 50 Шул чак аларның берсе — элегрәк Гайсә янына килеп киткән Никәди́м+ болай диде: 51 «Безнең Канун буенча кешене аны тыңламыйча һәм нәрсә эшләгәнен ачыкламыйча хөкем итәләрмени?»+ 52 Алар аңа: «Әллә син дә Гәлилә́ядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлилә́ядән бернинди пәйгамбәр чыкмаячак»,— дип җавап бирделәр.+

8 12 Шуннан соң Гайсә кабат аларга сөйли башлады һәм: «Мин — дөнья өчен яктылык.+ Миңа ияреп баручы караңгылыкта йөрмәячәк, аның тормыш бирүче яктылыгы булачак»+,— дип әйтте. 13 Шунда фарисейлар аңа: «Син үзең турында үзең шаһитлек бирәсең. Синең шаһитлегең хак түгел»,— диделәр. 14 Моңа Гайсә болай диде: «Мин үзем турында үзем шаһитлек бирсәм дә, шаһитлегем хак, чөнки кайдан килеп кая баруымны беләм.+ Ә сез минем кайдан килеп кая баруымны белмисез. 15 Сез кеше карашыннан чыгып* хөкем итәсез,+ ә мин беркемне дә хөкем итмим. 16 Мин хөкем итсәм дә, минем хөкемем хак, чөнки мин үзем генә түгел, мине җибәрүче Ата минем белән бергә.+ 17 Сезнең Кануныгызда да: „Ике кешенең шаһитлеге хак“,— дип язылган.+ 18 Мин үзем турында шаһитлек бирәм, мине җибәргән Ата да минем хакта шаһитлек бирә».+ 19 Шунда алар аңардан: «Кайда синең Атаң?» — дип сорадылар. Гайсә: «Сез мине дә, Атамны да белмисез.+ Мине белсәгез, Атамны да белер идегез»+,— дип җавап бирде. 20 Гайсә бу сүзләрне гыйбадәтханәдә өйрәткәндә иганә савытлары+ торган урында әйтте. Ләкин берсе дә аны кулга алмады, чөнки аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.+

21 Шунда ул аларга кабат: «Мин китәм. Сез мине эзләрсез, шулай да гөнаһлы булып үләрсез.+ Мин барачак урынга килә алмассыз»+,— дип әйтте. 22 Яһүдләр: «Әллә ул үз-үзен үтерергә җыенамы? „Мин барачак урынга килә алмассыз“,— ди бит»,— дия башладылар. 23 Ул болай диде: «Сез түбәннән, мин югарыдан.+ Сез бу дөньяныкы, мин исә бу дөньяныкы түгел. 24 Шуңа күрә мин сезгә, гөнаһлы булып үләрсез, дидем дә. Чөнки сез минем килергә тиешле зат булуыма ышанмасагыз, гөнаһлы булып үләрсез». 25 Шунда алар аңардан: «Кем соң син?» — дип сорый башладылар. Ул аларга болай диде: «Ник әле мин сезнең белән сөйләшеп торам? 26 Сезнең турында әйтәсе сүзем күп, һәм мин хөкем итәчәк күп нәрсә бар. Мине Җибәрүче хак, һәм мин дөньяга аңардан ишеткәнне генә сөйлим».+ 27 Алар аның Ата турында сөйли икәнен аңламадылар. 28 Шунда Гайсә болай диде: «Сез Адәм Улын күтәргәч,+ шуны белерсез: килергә тиешле зат — мин ул,+ һәм мин үземнән чыгып һичнәрсә эшләмим,+ Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим. 29 Мине Җибәрүче минем белән. Ул мине ялгыз калдырмады, чөнки мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим».+ 30 Ул моны сөйләгәндә, күпләр аңа иман итә башлады.

31 Шунда Гайсә үзенә ышанган яһүдләргә болай диде: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, 32 сез хакыйкатьне белерсез,+ һәм хакыйкать сезне ирекле итәр».+ 33 Башкалары моңа болай диделәр: «Без Ибраһим нәселеннән* һәм беркайчан да һичкемнең дә колы булмадык. Ни өчен син: „Ирекле булырсыз“,— дисең?» 34 Гайсә мондый җавап бирде: «Сезгә хак сүз әйтәм: кем гөнаһ кыла, шул — гөнаһ колы.+ 35 Ә кол өйдә мәңгегә калмый, угыл анда мәңгегә кала. 36 Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә, сез чыннан да ирекле булырсыз. 37 Мин сезнең Ибраһим нәселеннән булуыгызны беләм, әмма сез мине үтерергә җыенасыз, чөнки минем сүзләремне кабул итмисез. 38 Мин Атам белән бергә булганда күргәннәремне сөйлим,+ ә сез үз атагыздан ишеткәнне эшлисез». 39 Алар: «Безнең атабыз — Ибраһим»,— дип җавап бирделәр. Гайсә аларга болай диде: «Ибраһим балалары+ икәнсез, Ибраһим эшләрен башкарыгыз. 40 Ә сез хәзер мине, Аллаһыдан ишеткән хакыйкатьне сөйләгән кешене,+ үтерергә җыенасыз. Ибраһим алай эшләмәгән. 41 Сез үз атагызның эшләрен кыласыз». Алар аңа: «Без уйнаштан тумаган, Атабыз бер — Аллаһы»,— диделәр.

42 Гайсә аларга болай дип әйтте: «Атагыз Аллаһы булса, сез мине яратыр идегез,+ чөнки мин Аллаһыдан килеп монда торам. Мин үземнән-үзем килмәдем, Ул мине җибәрде.+ 43 Ни өчен сез мин әйткәнне аңламыйсыз? Чөнки минем сүземне тыңлый* алмыйсыз. 44 Сезнең атагыз — Иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез.+ Ул башлангычтан ук кеше үтерүче булган+ һәм хакыйкатьтән читкә киткән, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул ялган сөйләгәндә, үз табигате буенча сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы.+ 45 Ә сез, мин хакыйкатьне сөйләгәнгә, миңа ышанмыйсыз. 46 Гөнаһта гаепле булуымны кайсыгыз исбат итәр?+ Хакыйкать сөйлим икән, ни өчен миңа ышанмыйсыз? 47 Кем Аллаһыдан, шул Аллаһы сүзләрен тыңлый.+ Ә сез Аллаһыдан түгел, шуңа күрә тыңламыйсыз».+

48 Моңа яһүдләр: «Син сама́рияле,+ син җенле.+ Әллә без хак түгелме?» — диделәр. 49 Гайсә мондый җавап бирде: «Мин җенле түгел. Мин Атамны ихтирам итәм, ә сез мине хур итәсез. 50 Ләкин мин үземә дан эзләмим,+ данларга теләүче һәм хөкем итүче Зат бар. 51 Сезгә хак сүз әйтәм: сүземне тотучы һичкайчан үлем күрмәячәк».+ 52 Шунда яһүдләр аңа болай диде: «Менә хәзер синең җенле булуыңа һич шигебез калмады. Ибраһим да, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр, ә син: „Сүземне тотучы һичкайчан үлем татымаячак“,— дисең. 53 Әллә син атабыз Ибраһимнан да бөегрәкме? Ул үлгән, пәйгамбәрләр дә үлгәннәр. Син үзеңне кем дип саныйсың?» 54 Гайсә болай дип җавап бирде: «Үземне үзем данлыйм икән, минем даным буш. Мине сез „Аллаһыбыз“ дип атаган Атам данлый.+ 55 Шулай да сез аны белмисез, ә мин аны беләм.+ Аны белмим дисәм, мин сезнең кебек ялганчы булыр идем. Әмма мин аны беләм һәм аның сүзен тотам. 56 Атагыз Ибраһим минем көнемне күрергә өметләнеп, бик куанган иде. Ул аны күрде һәм куанды».+ 57 Шунда яһүдләр аңа: «Сиңа әле 50 яшь тә юк, ә син Ибраһимны күрдеңме?» — диделәр. 58 «Сезгә хак сүз әйтәм: мин әле Ибраһим туганчы бар идем»+,— диде аларга Гайсә. 59 Шул чакта алар, аңа ыргытыр өчен, ташлар алдылар, әмма Гайсә яшеренде һәм гыйбадәтханәдән чыгып китте.

9 Үтеп барышлый, Гайсә тумыштан сукыр бер кешене күрде. 2 Шунда шәкертләре аңардан: «Остаз,+ бу кеше үз гөнаһы яки ата-анасының гөнаһы аркасында сукыр булып туганмы?» — дип сорадылар. 3 Гайсә болай дип җавап бирде: «Бу аның үзенең дә, ата-анасының гөнаһы аркасында да түгел, бу хәл кешеләр Аллаһы эшләрен күрсен өчен булган.+ 4 Көн үткәнче без мине Җибәрүченең эшләрен башкарырга тиешбез.+ Төн җитә, ул чакта беркем эшли алмас. 5 Мин дөньяда яшәгәндә, мин — дөнья өчен яктылык».+ 6 Шулай дигәннән соң ул җиргә төкерде дә, төкереге белән лай ясады, аннан соң лайны сукырның күзләренә сылады.+ 7 «Силуа́м сулыгына барып юын»,— диде ул аңа (Силуам «Җибәрелгән» дип тәрҗемә ителә). Тегесе барып юынды да кире кайтты: күзләре күрә иде.+

8 Шунда аның күршеләре һәм аның элек хәер сорашып утырганын күргән кешеләр: «Бу хәер сорашып утырган теге кеше түгелме?» — дия башладылар. 9 Кайберләре: «Әйе, ул», ә кайберләре: «Юк, ул аңа охшаган гына»,— диделәр. Сукыр исә: «Мин ул кеше»,— диде. 10 Алар аңардан: «Күзләрең ничек ачылды соң?» — дип сорады. 11 Ул болай диде: «Гайсә исемле кеше лай ясап күзләремә сылады да: „Силуам сулыгына барып юын“,— диде.+ Мин барып юындым, һәм күзләрем ачылды». 12 Шунда алар аңардан: «Кайда соң ул кеше?» — дип сорады. «Белмим»,— дип җавап бирде ул.

13 Элек сукыр булган шул кешене фарисейлар янына алып киттеләр. 14 Ә Гайсә лай ясап сукырның күзләрен ачкан+ көн — Шимбә көне иде.+ 15 Фарисейлар да аңардан ничек күрә башлавы турында сораша башладылар. Ул аларга: «Ул күзләремә лай сылады, мин юындым да күрә башладым»,— диде. 16 Шунда фарисейларның кайберләре: «Бу кеше Шимбә көнен тотмый, шуңа күрә ул Аллаһыдан түгел»,+ ә башкалары: «Гөнаһлы кеше мондый могҗизаларны ничек кыла алсын?»+ — диде. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.+ 17 Шуңа күрә алар сукыр кешедән кабат: «Ул кеше синең күзләреңне ачты бит, аның турында нәрсә диярсең?» — дип сорадылар. «Ул — пәйгамбәр»+,— диде тегесе.

18 Әмма яһүдләрнең җитәкчеләре ул кешенең сукыр булганына һәм күрә башлавына ышанмый иде. Алар аның ата-анасын чакырдылар да: 19 «Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Ничек соң ул күрә башлады?» — дип сорадылар. 20 Ата-анасы аларга мондый җавап бирде: «Әйе, бу безнең улыбыз, һәм аның тумыштан сукыр булганын без беләбез. 21 Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез. Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сорагыз, үзе өчен үзе җавап бирсен». 22 Аның ата-анасы яһүдләрдән курыкканга күрә шулай диде.+ Чөнки яһүдләр Гайсәне Мәсих дип танучы һәркемне синагогадан куып чыгарырга инде сүз куешкан иде.+ 23 Шунлыктан аның ата-анасы: «Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сораштырыгыз»,— диде.

24 Шунда алар элек сукыр булган кешене кабат чакырып, аңа: «Аллаһы каршында дөресен әйт. Без ул кешенең гөнаһ кылучы икәнен беләбез»,— диделәр. 25 Тегесе исә: «Ул гөнаһ кылучымы, түгелме, анысын белмим. Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм»,— дип җавап бирде. 26 Алар аңардан: «Ул сиңа нәрсә эшләде? Күзләреңне ничек ачты?» — дип сорадылар. 27 «Мин сезгә сөйләдем бит инде, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен кабат моны ишетәсегез килә? Әллә сез дә аның шәкертләре булырга җыенасызмы?» — дип әйтте ул аларга. 28 Алар аны мыскыллап болай диделәр: «Син ул — шул кешенең шәкерте, ә без — Муса шәкертләре. 29 Мусага Аллаһы сөйләгән, без моны беләбез, ә бу кешене кем җибәргәнен без белмибез». 30 Моңа теге кеше болай диде: «Шунысы гаҗәеп тә: сез аны кем җибәргәнен белмисез, ә ул минем күзләремне ачты. 31 Без Аллаһының гөнаһ кылучыларны тыңламавын беләбез.+ Әмма Аллаһыдан куркып яшәүчеләрне һәм аның ихтыярын үтәүчеләрне ул тыңлый.+ 32 Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында борынгы заманнардан бирле беркемнең дә ишеткәне юк. 33 Ул кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде».+ 34 Алар аңа: «Син баштанаяк гөнаһлы булып туып та, безне өйрәтәсеңме?» — диделәр. Шунда алар аны куып чыгардылар!+

35 Гайсә, аны куып чыгарганнарын ишеткәч, аны очратып: «Адәм Улына иман итәсеңме?» — дип сорады. 36 «Кем соң ул, әфәндем? Мин аңа иман итсен өчен, әйтче»,— дип җавап бирде тегесе. 37 Гайсә аңа: «Син аны күрдең, һәм ул синең белән сөйләшеп тора»,— диде.+ 38 Теге кеше: «Иман итәм, әфәндем»,— диде дә аңа сәҗдә кылды. 39 Шунда Гайсә: «Мин бу дөньяга кылган эшләрем күрми торганнарны — күрә торган,+ ә күрә торганнарны сукыр итсен өчен килдем»+,— дип әйтте. 40 Аның янындагы фарисейлар, моны ишеткәч: «Әллә без дә сукырмы?» — дип сорады.+ 41 «Сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез, ә сез: „Күрәбез“,— дигәнгә, гөнаһыгыз кичерелми кала»+,— дип әйтте аларга Гайсә.

10 «Сезгә хак сүз әйтәм: сарык утарына капкадан түгел, ә башка юл белән керүче — карак һәм талаучы.+ 2 Ә капкадан керүче — сарыкларга көтүче.+ 3 Капка сакчысы аңа ача,+ һәм сарыклар аның тавышын тыңлый,+ ул сарыкларын исемнәре белән чакыра һәм аларны утардан алып чыга. 4 Үзенең бар сарыкларын алып чыкканнан соң, ул алар алдыннан бара, ә алар аңа ияреп баралар, чөнки аның тавышын беләләр. 5 Алар һичкайчан чит кешегә ияреп китмәсләр, аңардан качып китәрләр, чөнки чит кешеләрнең тавышын белмиләр».+ 6 Гайсә кешеләргә бу чагыштыруны китерсә дә, алар аның сөйләгәннәрен аңламадылар.

7 Шуңа күрә Гайсә болай дип дәвам итте: «Сезгә хак сүз әйтәм: мин сарыкларга капка.+ 8 Үзләрен чын көтүче дип атап килгәннәрнең барысы да — карак һәм талаучылар, ләкин сарыклар аларны тыңламады. 9 Мин — капка. Минем аша керүче котылачак, керәчәк һәм чыгачак һәм көтүлек табачак.+ 10 Карак урлау, үтерү һәм тар-мар итү өчен генә килә.+ Мин исә сарыкларның тормышы булсын өчен, гомерләре озын булсын өчен килдем. 11 Мин яхшы көтүче.+ Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә.+ 12 Ә ялланган кеше — ул көтүче түгел, сарыклар да аныкы түгел. Ул бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача, һәм бүре сарыкларга ташланып, аларны тарата. 13 Ул ялланган, шуңа күрә шулай эшли һәм сарыклар турында кайгыртмый. 14 Мин яхшы көтүче. Ата мине, ә мин Атаны белгән кебек,+ 15 мин дә үз сарыкларымны беләм, ә сарыкларым мине беләләр.+ Мин сарыкларым өчен үз җанымны бирәм.+

16 Минем бу утардан+ булмаган башка сарыкларым да бар. Мин аларны да алып килергә тиеш. Алар минем тавышымны ишетәчәк, бер көтү һәм бер көтүче булачак.+ 17 Мин үз җанымны аны яңадан кабул итәр өчен бирәм,+ шуңа күрә Ата мине ярата да.+ 18 Аны миннән беркем дә алмый, мин аны үзем бирәм. Минем аны бирергә дә, яңадан алырга да хокукым бар.+ Шулай эшләргә Атам миңа әмер бирде».

19 Бу сүзләр аркасында яһүдләр арасында янә бәхәс чыкты.+ 20 Күпләре: «Ул җенле һәм акылдан шашкан.+ Ни өчен сез аны тыңлыйсыз?» — дия иде, 21 башкалары исә: «Бу җенле кеше сүзләре түгел. Әллә җен сукырның күзләрен ача аламы?» — дип әйтә иде.

22 Ул вакытта Иерусалимда Багышлау бәйрәме үтә иде. Кыш иде. 23 Гайсә гыйбадәтханәдә Сөләйман колоннадасында+ йөргән чакта, 24 аны яһүдләр уратып алды һәм: «Син үзең турында хакыйкатьне безгә кайчан әйтергә җыенасың? Мәсих икәнсең, безгә моны ачык итеп әйт»,— дия башлады. 25 Гайсә моңа болай диде: «Мин сезгә әйттем, шулай да сез ышанмыйсыз. Атам исеменнән башкарыла торган эшләрем минем хакта шаһитлек бирә.+ 26 Әмма сез ышанмыйсыз, чөнки сез минем сарыкларым түгел.+ 27 Минем сарыкларым минем тавышымны тыңлый, мин аларны беләм, һәм алар миңа ияреп бара.+ 28 Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм,+ һәм алар һичкайчан һәлак булмаячак. Аларны беркем дә кулымнан тартып ала алмаячак.+ 29 Миңа Атам тарафыннан бирелгән бу сарыклар бар булган нәрсәдән кадерлерәк, һәм Атамның кулыннан аларны беркем дә тартып ала алмый.+ 30 Мин һәм Ата — бер».+

31 Яһүдләр, аны үтерергә ниятләнеп, кулларына кабат ташлар алдылар.+ 32 Шунда Гайсә аларга: «Мин сезгә Ата исеменнән күп кенә яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсысы өчен мине ташлар атып үтерергә җыенасыз?» — диде. 33 Моңа яһүдләр болай диделәр: «Без сине яхшы эш өчен түгел, ә көфер сүз өчен ташлар атып үтерергә җыенабыз,+ чөнки син, кеше була торып, үзеңне илаһ итәсең». 34 Гайсә исә болай диде: «„Мин: „Сез — илаһлар“,— дип әйттем“,— дигән сүзләр Кануныгызда язылган түгелме?+ 35 Аллаһы үз сүзе аша гаепләгән кешеләрне „илаһлар“+ дип атаган икән (ә Язма гамәлдән чыгарыла алмый), 36 ничек соң сез миңа, Ата изгеләндереп дөньяга җибәргән затка: „Мин Аллаһы Улы“,— дип әйтүемә: „Көфер сүз сөйлисең“,— дисез?+ 37 Атамның эшләрен башкармыйм икән, миңа ышанмагыз. 38 Ә инде башкарам икән, миңа ышанмасагыз да, шул эшләргә ышаныгыз.+ Шулай итеп сез Ата минем белән, ә мин Ата белән бердәмлектә торам икәнен белерсез һәм моны тагы да ачыграк аңларсыз».+ 39 Шуңа күрә алар кабат аны кулга алырга тырыштылар, әмма ул алардан качып китте.+

40 Шуннан соң Гайсә кабат Үрдүнне кичеп, элек Яхъя чумдырган урынга килде+ һәм шунда калды. 41 Аның янына күп кенә кеше килде, һәм алар: «Яхъя һичбер могҗиза кылмады, әмма Яхъяның бу кеше турында бар әйткәннәре хак булып чыкты»+,— диештеләр. 42 Һәм анда күпләр аңа иман итә башлады.

11 Мәрьям һәм аның бертуганы Ма́рта+ яшәгән Битания́+ авылында Ла́зар исемле бер кеше авырый иде. 2 Нәкъ шул Мәрьям, Хуҗабызны хуш исле май белән майлап, үз чәчләре белән аның аякларын сөрткән иде,+ ә авырып ятучы Ла́зар аның бертуганы иде. 3 Шунда Ма́рта белән Мәрьям Гайсәгә: «Хуҗабыз, яраткан дустың Ла́зар авырый»+,— дигән хәбәр җибәрде. 4 Ә Гайсә бу турыда ишеткәч: «Бу авыру аңа үлем түгел, ә Аллаһыга дан китерәчәк,+ һәм бу авыру аша Аллаһы Улы данланачак»,— диде.

5 Гайсә Ма́ртаны, Мәрьямне һәм Ла́зарны ярата иде, 6 ләкин Ла́зарның авыруы турында ишеткәч, ул үзе йөргән җирдә тагын ике көнгә калды. 7 Шуннан соң шәкертләренә: «Яңадан Яһүдиягә барыйк»,— диде. 8 Шәкертләре аңа: «Остаз,+ әле күптән түгел генә яһүдләр сине ташлар атып үтерергә җыенган иде,+ ә син кабат шунда барасыңмы?» — диделәр. 9 Моңа Гайсә болай диде: «Көн яктылыгы 12 сәгать түгелме соң?+ Көндез йөрүче абынмый, чөнки бу дөньяның яктысын күрә. 10 Ә төнлә йөрүче абына, чөнки аңарда яктылык юк».

11 Шулай дигәннән соң Гайсә: «Дустыбыз Ла́зар йоклап китте,+ әмма мин аны уятырга барам»,— дип өстәде. 12 Шунда шәкертләре: «Хуҗабыз, йоклап киткән икән, димәк савыгыр»*,— диделәр. 13 Гайсә аның үлгәнлеге турында әйткән иде, ә алар, ул гадәттәге йокы турында сөйли, дип уйлады. 14 Шуңа күрә Гайсә аларга турыдан-туры болай дип әйтте: «Ла́зар үлде.+ 15 Үземнең анда булмаганыма шатланам, чөнки хәзер сезнең иманыгыз ныгыячак. Әйдәгез, аның янына барыйк». 16 Игезәк дип аталган Тома́с шәкертләргә: «Әйдәгез, киттек, аның белән бергә без дә үлик»+,— диде.

17 Килгәч, Гайсәгә Ла́зарның инде дүрт көн төрбәдә ятуы билгеле булды. 18 Битания Иерусалимнан якынча өч километр ераклыкта гына булганга, 19 Ла́зарның үлеме аркасында кайгыручы Ма́рта белән Мәрьямне юатырга күп кенә яһүдләр килгән иде. 20 Ма́рта, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, аны каршы алырга чыкты. Мәрьям+ исә өйдә калды. 21 Ма́рта Гайсәгә болай диде: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде. 22 Шулай да хәзер дә ышанам: син Аллаһыдан нәрсә генә сорасаң да, ул сиңа бирәчәк». 23 Гайсә аңа: «Бертуганың үледән тереләчәк»,— дип әйтте. 24 «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»+,— диде аңа Ма́рта. 25 Гайсә аңа болай дип әйтте: «Мин — терелү һәм тормыш.+ Миңа иман итүче, үлсә дә, тереләчәк. 26 Яшәүче һәм миңа иман итүче һәркем һичкайчан үлмәс.+ Моңа ышанасыңмы?» 27 Ма́рта аңа: «Әйе, Хуҗам, синең дөньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам»,— диде. 28 Шулай дигәннән соң Ма́рта, барып, үзенең бертуганын Мәрьямне чакырды һәм, беркемгә дә белдермичә: «Остаз+ монда, ул сине чакыра»,— диде. 29 Мәрьям, моны ишеткәч, урыныннан тиз генә торды да Гайсә янына китте.

30 Ул вакытта Гайсә әле авылга кермәгән иде, ул Ма́рта белән очрашкан урында тора иде. 31 Мәрьямне өйдә юатып торучы яһүдләр аның торып һәм ашыгып чыгып китүен күргәч, ул елар өчен төрбә+ янына бара, дип уйладылар һәм аңа ияреп киттеләр. 32 Мәрьям исә, Гайсә торган урынга килеп, аны күргәч: «Хуҗам, син монда булган булсаң, бертуганым үлмәгән булыр иде»,— дип, аның аякларына егылды. 33 Мәрьямнең һәм аның белән бергә килгән яһүдләрнең елауларын күргәч, Гайсә эчтән генә авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп: 34 «Сез аны кайда салдыгыз?» — дип сорады. Алар аңа: «Хуҗабыз, әйдә, үзең күрерсең»,— диделәр. 35 Гайсәнең күз яшьләре ага башлады.+ 36 Моны күреп, яһүдләр: «Карагыз, ул аны ничек яраткан!» — диештеләр. 37 Ә кайберләре: «Ул бит сукырның күзләрен ачкан иде.+ Бу кешене үлемнән алып калыр өчен бернәрсә дә эшли алмаганмыни?» — диделәр.

38 Шуннан соң Гайсә кабат авыр итеп ыңгырашып куйды да төрбә янына килде. Төрбә таш белән капланган мәгарә иде. 39 «Ташны алып куегыз»,— диде Гайсә. Мәрхүмнең бертуганы Ма́рта аңа: «Хуҗам, ул исләнгәндер, чөнки дүрт көн үтте инде»,— дип әйтте. 40 Гайсә аңа болай диде: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?»+ 41 Ташны алып куйдылар. Шунда Гайсә, күккә карап,+ болай диде: «Атам, мине ишеткәнең өчен рәхмәт сиңа. 42 Әйе, син һәрвакыт мине ишетәсең, мин моны беләм, ләкин бу сүзләрне монда басып торучы кешеләр өчен, мине син җибәргәнгә ышансыннар өчен әйттем».+ 43 Шулай дигәннән соң, ул каты тавыш белән: «Ла́зар, чык!» — дип кычкырды.+ 44 Шунда үлгән кеше чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган иде. «Чишегез аны, йөрсен»,— диде Гайсә.

45 Мәрьям янына килгән күп кенә яһүдләр, Гайсә кылганны күреп, аңа иман итә башладылар.+ 46 Ә кайберләре фарисейлар янына барып, Гайсә кылганны сөйләп бирде. 47 Шунда өлкән руханилар һәм фарисейлар Югары киңәшмә җыйдылар һәм болай диделәр: «Нәрсә эшләргә инде? Бу кеше күп могҗизалар кыла бит.+ 48 Моны болай гына калдырсак, барысы аңа иман итә башлаячак. Шунда римлылар килеп, урыныбызны да, халкыбызны да басып алачак». 49 Аларның берсе — ул елны баш рухани булып хезмәт итүче Каяфә́с+ — аларга болай диде: «Сез бернәрсә дә белмисез 50 һәм аңламыйсыз. Бөтен халык һәлак булганчы, халык өчен бер кешенең үлүе сезнең өчен хәерлерәк бит».+ 51 Ул моны үзеннән әйтмәде, ә ул елның баш рухание буларак, пәйгамбәрлек әйтте: Гайсә халык өчен 52 һәм халык өчен генә түгел, ә шулай ук таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыяр өчен үләргә тиеш.+ 53 Ул көнне алар аны үтерергә сүз куештылар.+

54 Шуңа күрә Гайсә яһүдләр арасында инде ачыктан-ачык йөрмәде. Ул чүл янындагы бер өлкәгә,+ Ифраи́м+ дигән шәһәргә китте һәм шәкертләр белән бергә шунда калды. 55 Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме+ якынлашып килә иде, шуңа күрә Иерусалимга, Паса́х алдыннан пакьләнү йоласын үтәр өчен, төрле җирләрдән күп кенә кеше килде. 56 Алар Гайсәне эзләп йөрделәр һәм гыйбадәтханәдә басып торганда бер-берсенә: «Ул бәйрәмгә килмәс микән? Сез ничек уйлыйсыз?» — диештеләр. 57 Ә өлкән руханилар белән фарисейлар, берәрсе Гайсәнең кайда булуын белсә, аларга килеп әйтергә тиеш, дигән боерык биргән иде. Алар моны Гайсәне кулга алыр өчен эшләгән иде.

12 Паса́х бәйрәменә алты көн кала, Гайсә Битаниягә килде.+ Анда Гайсә үледән терелткән Ла́зар+ яши иде. 2 Шунда Гайсә хөрмәтенә кичке аш әзерләделәр. Ма́рта хезмәт күрсәтеп йөрде,+ ә Ла́зар Гайсә белән бергә табын янында утырды. 3 Мәрьям исә якынча 300 грамм хуш исле май, бик кыйммәтле саф нард алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәчләре белән сөртте.+ Өй эче хуш исле май исе белән тулды.+ 4 Әмма аның шәкертләренең берсе — аны сатарга җыенган Яһүд Искарио́т+ болай диде: 5 «Бу майны 300 динарга сатып, ярлыларга бирсәк, яхшырак булмас идеме?» 6 Ул моны ярлылар хакында кайгыртканга түгел, ә карак булганга әйтте. Ул уртак акча тартмасын йөртә иде һәм анда салына торган акчаларны урлый иде. 7 Шунда Гайсә болай диде: «Калдырыгыз аны, ул мине җирләү көненә әзерләр өчен шулай эшли.+ 8 Ярлылар һәрвакыт сезнең белән булыр,+ ә мин сезнең белән вакытлыча гына булырмын».+

9 Күп кенә яһүдләр, Гайсәнең Битаниядә булуын белеп, шунда килделәр. Аларның Гайсәне генә түгел, ә ул үледән терелткән Ла́зарны да күрәселәре килә иде.+ 10 Шунда өлкән руханилар Ла́зарны да үтерергә сүз куешты,+ 11 чөнки аның аркасында күп яһүдләр, Битаниягә килеп, Гайсәгә иман итә башлады.+

12 Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимга таба килүе турында ишеткәч, 13 пальма ботаклары алып, аны каршыларга чыкты+ һәм: «Коткар аны, синнән ялварып үтенәбез! Йәһвә исеме хакына килүче — Исраи́л Патшасы фатихалы!»+ — дип кычкыра башлады.+ 14 Шунда Гайсә, ишәк баласы табып, аңа атланды.+ Болай дип язылган бит: 15 «Курыкма, кыз Сио́н. Кара! Ишәк баласына атланып, патшаң килә».+ 16 Аның шәкертләре башта моны аңламады,+ ә инде Гайсә данланганнан соң,+ боларның аның турында язылганын һәм аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр.+

17 Гайсә Ла́зарны төрбәдән чакырып+ үледән терелткәндә якында торган кешеләр үз күзләре белән күргәннәре турында өзлексез шаһитлек биреп тордылар.+ 18 Аның кылган бу могҗизасы турында ишеткәнгә дә, халык аны каршыларга чыкты. 19 Фарисейлар исә үзара: «Күрәсезме, бернәрсә дә булдыра алмыйбыз. Бөтен дөнья аның артыннан бара»,— диештеләр.+

20 Бәйрәмдә гыйбадәт кылу өчен килүчеләр арасында греклар да бар иде. 21 Алар Гәлилә́ядәге Битсәидәдән булган Фили́п+ янына килделәр дә, аңардан үтенеп: «Әфәнде, безнең Гайсәне күрәсебез килә»,— диделәр. 22 Филип, барып, бу турыда Әндригә+ әйтте, аннары алар икәүләшеп бардылар да моны Гайсәгә җиткерделәр.

23 Моңа Гайсә болай диде: «Адәм Улының данлану вакыты җитте.+ 24 Сезгә хак сүз әйтәм: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә,+ зур уңыш китерер. 25 Үз җанын яратучы аны һәлак итәр, ә бу дөньяда үз җанын нәфрәт итүче+ аны мәңгелек тормыш өчен саклар.+ 26 Миңа хезмәт итәргә теләүче миңа ияреп барсын. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр.+ Миңа хезмәт итүчене Атам ихтирам итәр. 27 Җаным борчыла.+ Нәрсә әйтим? Атам, мине бу сәгатьтән коткар.+ Хәер, мин нәкъ шул сәгать өчен килдем дә. 28 Атам, исемеңне данла». Шунда күктән: «Мин данладым һәм кабат данлармын»+,— дигән тавыш+ килде.

29 Моны ишетеп торган халык, күк күкрәде, диде. Кайберәүләр исә: «Аның белән фәрештә сөйләште»,— дип әйтте. 30 Моңа Гайсә болай диде: «Бу тавыш минем өчен түгел, ә сезнең өчен яңгырады.+ 31 Бу дөньяны хөкем итү сәгате килде, хәзер бу дөньяның идарәчесе+ куып чыгарылачак.+ 32 Мине баганага күтәрәчәкләр,+ шуннан соң мин һәртөрле кешене үземә җәлеп итәчәкмен».+ 33 Ул моны үзенең нинди үлем белән үләчәген күрсәтеп әйтте.+ 34 Моңа халык болай диде: «Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген ишеттек,+ ни өчен син, Адәм Улын баганага күтәрергә тиешләр, дисең?+ Кем ул Адәм Улы?» 35 Шунда Гайсә аларга болай дип әйтте: «Яктылык сезнең белән тагын бераз вакыт булыр әле.+ Үзегезне караңгылык җиңмәсен өчен, сездә яктылык бар чагында йөреп калыгыз. Караңгылыкта йөрүче кая барганын белми.+ 36 Сездә яктылык бар чагында яктылыкка иман итегез, шулай итеп яктылык балалары була алырсыз».+

Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә китте һәм халыктан яшеренде. 37 Ул алар алдында шулкадәр күп могҗизалар кылса да, алар аңа иман итмәде. 38 Шулай итеп Ишагыя́ пәйгамбәрнең мондый сүзләре үтәлде: «Йәһвә, бездән ишеткән нәрсәгә* кем иман итте?+ Йәһвәнең кулы кемгә ачылды?»+ 39 Аларның ни өчен ышана алмаганын күрсәтеп, Ишагыя шулай ук болай дип әйткән: 40 «Ул аларның күзләрен күрмәс итте, йөрәкләрен таш итте. Шуңа күрә алар күзләре белән күрмәс, йөрәкләре аңламас, алар Аллаһыга кире кайтмас, һәм мин аларны савыктырмам».+ 41 Ишагыя Мәсихнең данын күргәнгә, бу сүзләрне аның турында әйткән.+ 42 Шулай да күп кенә башлыклар аңа иман итә башлады,+ ләкин үзләрен синагогадан куып чыгарырлар дип куркып, фарисейлар аркасында аны танымады.+ 43 Алар Аллаһыдан килгән данга караганда кешеләрдән килгән данны* күбрәк яраттылар шул.+

44 Шунда Гайсә кычкырып болай диде: «Миңа иман итүче миңа гына түгел, ә мине җибәрүчегә дә иман итә.+ 45 Мине күрүче мине Җибәрүчене дә күрә.+ 46 Миңа иман итүчеләрнең берсе дә караңгылыкта калмасын өчен, мин дөньяга яктылык булып килдем.+ 47 Сүзләремне ишетеп тә үтәмәүчене мин хөкем итмим, чөнки мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, ә коткару өчен килдем.+ 48 Мине санга сукмыйча, сүзләремне кабул итмәүче өчен хөкем итүче бар. Аны соңгы көндә мин әйткән сүз хөкем итәчәк.+ 49 Мин бит үземнән сөйләмәдем, мине җибәргән Ата үзе миңа нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә икәнлеге турында әмер бирде.+ 50 Мин аның әмере мәңгелек тормышка алып бара* икәнен беләм.+ Шуңа күрә сөйләгәннәремне нәкъ Атам әйткәнчә сөйлим».+

13 Гайсә үзенең бу дөньядан Ата янына китү+ сәгате җиткәнен+ инде Паса́х бәйрәме алдыннан ук белә иде һәм, бу дөньядагы шәкертләрен яратканга, аларны ахырга кадәр яратты.+ 2 Кичке аш вакыты* иде. Иблис Гайсәне сату фикерен+ Шиму́н улы Яһүд Искарио́т күңеленә инде салган иде.+ 3 Гайсә Атаның һәрнәрсәне аның кулына тапшырганын һәм үзенең Аллаһыдан килеп, Аллаһы янына китүен белә иде,+ 4 шуңа күрә ул, табын яныннан торып, өс киемен салды да сөлге алып биленә урады.+ 5 Шуннан соң ул ләгәнгә су салды һәм шәкертләрнең аякларын юып, билендәге сөлге белән сөртә башлады.+ 6 Ул Шимун Пете́р янына килгәч, Петер аңа: «Хуҗам, син минем аякларымны юмакчы буласыңмы?» — диде. 7 «Син минем нәрсә эшләвемне әлегә аңламыйсың, әмма соңыннан аңларсың»,— дип җавап бирде аңа Гайсә. 8 Шунда Петер: «Син минем аякларымны һичкайчан юмаячаксың»,— диде. «Аякларыңны юмасам,+ минем белән өлешең булмас»,— диде моңа Гайсә. 9 «Хуҗам, аякларымны гына түгел, ә кулларымны да, башымны да юа күр»,— диде аңа Шимун Петер. 10 Гайсә аңа: «Юынган кешенең бөтен тәне чиста була, шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юасы юк.+ Сез чиста, әмма берегез чиста түгел»,— диде. 11 Ул үзен сатачак кешене белә иде,+ шуңа күрә: «Берегез чиста түгел»,— дип әйтте.

12 Аларның аякларын юып бетергәч, ул өс киемен киеп, табын янына утырды да аларга болай диде: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? 13 Сез мине „Остаз“,+ „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да.+ 14 Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән,+ сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш.+ 15 Сез дә, мин сезгә эшләгән кебек, эшләсен өчен, мин сезгә үрнәк күрсәттем.+ 16 Сезгә хак сүз әйтәм: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бөегрәк түгел.+ 17 Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле.+ 18 Мин барыгыз турында да әйтмим. Үзем сайлап алганнарымны беләм. Ләкин шулай итеп Язмада: „Икмәгемне ашаган кеше миңа каршы чыкты“+,— дигән сүзләр үтәлергә тиеш.+ 19 Мин бу сүзләрне алар әле үтәлгәнче әйтәм. Моны, алар үтәлгәч, сез минем килергә тиешле зат булуыма ышансын өчен эшлим.+ 20 Сезгә хак сүз әйтәм: мин җибәргән һәркемне кабул итүче мине дә кабул итә,+ ә мине кабул итүче мине Җибәрүчене дә кабул итә».+

21 Моны әйткәннән соң, Гайсә бик нык көенеп: «Сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү мине сатачак»,— дип ачыктан-ачык әйтте.+ 22 Шунда шәкертләре, аның кем турында сөйләвен аңламыйча, бер-берсенә караштылар.+ 23 Аларның берсе — Гайсәнең яраткан шәкерте+ — аның янында утыра иде. 24 Шуңа күрә Шимун Петер аңа ишарә итеп: «Ул моны кем турында әйтте? Әйт безгә»,— диде. 25 Шунда тегесе, Гайсәгә тагын да якынрак иелеп, аңардан: «Хуҗам, ул кем?» — дип сорады.+ 26 Гайсә: «Мин бу икмәк сыныгын кемгә манып бирсәм, ул — шул»+,— диде дә, икмәк сыныгын манып, Шимун Искариот улы Яһүдкә бирде. 27 Яһүд шул сыныкны кулына алгач, аның эченә Шайтан керде.+ Шунда Гайсә аңа: «Эшли торган эшеңне тизрәк эшлә»,— диде. 28 Әмма табын янында утыручыларның берсе дә аның Яһүдкә ни өчен шулай әйткәнен аңламады. 29 Акча тартмасы Яһүдтә булганлыктан,+ кайберәүләр, Гайсә аңа: «Безгә бәйрәм өчен кирәк булган әйберләрне сатып ал»,— дип әйткәндер яки ярлыларга нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар. 30 Сыныкны алу белән Яһүд чыгып китте. Төн иде.+

31 Яһүд чыгып киткәч, Гайсә болай диде: «Хәзер Адәм Улы данлана,+ һәм аның аша Аллаһы данлана. 32 Аллаһы үзе аны данлаячак+ һәм моны кичектермичә башкарачак. 33 Кадерле балаларым, мин сезнең белән инде озак булмам. Сез мине эзләрсез, һәм яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: „Мин барачак урынга сез килә алмассыз“.+ 34 Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай+ яратыгыз.+ 35 Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр».+

36 Шимун Петер аңардан: «Хуҗам, син кая барасың?» — дип сорады. Гайсә аңа: «Мин бара торган урынга минем артымнан син әле бара алмыйсың, әмма соңыннан барырсың»+,— дип җавап бирде. 37 «Хуҗам, ни өчен мин синең артыңнан хәзер бара алмыйм? Мин синең өчен үз җанымны да бирергә әзер»,— диде аңа Петер.+ 38 Гайсә аңа: «Минем өчен үз җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— диде.+

14 «Күңелләрегез борчылмасын.+ Аллаһыга иман итегез+ һәм миңа иман итегез. 2 Атам йортында торыр урын күп. Алай булмаса, мин сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам.+ 3 Барып сезгә урын әзерләгәч, сез дә мин булган урында булсын өчен, мин кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын.+ 4 Мин бара торган урынга юлны сез беләсез».

5 Тома́с+ аңа: «Хуҗабыз, без синең кая барганыңны белмибез. Анда бару юлын каян белик инде?» — диде.

6 Моңа Гайсә болай диде: «Мин — юл,+ хакыйкать+ һәм тормыш.+ Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми.+ 7 Мине беләсез икән, Атамны да белерсез.+ Хәзер сез аны беләсез һәм аны инде күрдегез».+

8 «Хуҗабыз, безгә Атаны күрсәт, һәм безгә шул җитәр»,— диде аңа Фили́п.

9 Гайсә аңа болай диде: «Филип, мин шулкадәр озак вакыт сезнең белән бергә, ә син әле дә мине белмисеңме? Мине күргән кеше Атаны да күргән була.+ Ни өчен син: „Безгә Атаны күрсәт“,— дип сорыйсың? 10 Минем Ата белән, ә Атаның минем белән бердәмлектә булуына әллә ышанмыйсыңмы?+ Мин сезгә сөйләгән сүзләрне үземнән сөйләмим,+ ә минем белән бердәмлектә торучы Ата үз эшләрен башкара. 11 Минем Атам белән бердәмлектә, ә Атаның минем белән бердәмлектә булуына ышаныгыз. Миңа ышанмасагыз, кылган эшләремә ышаныгыз.+ 12 Сезгә хак сүз әйтәм: миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак. Ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак,+ чөнки мин Атам янына барам.+ 13 Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да, мин үтәрмен. Мин моны Ата үз Улы аша данлансын өчен эшләрмен.+ 14 Минем исемем хакына берәр нәрсә сорасагыз, мин үтәрмен.

15 Мине яратсагыз, минем әмерләремне үтәрсез.+ 16 Мин Атадан сорармын, һәм ул сезгә мәңге сезнең белән булачак бүтән ярдәмчене+ — 17 хакыйкать рухын бирәчәк.+ Дөнья аны күрми һәм белми, шуңа күрә кабул итә алмый,+ ә сез аны беләсез, чөнки ул сезнең белән һәм сездә. 18 Мин сезне ятим килеш калдырмам, сезнең янга киләчәкмен.+ 19 Бераз вакыт үтәр, һәм дөнья мине инде күрмәс, ә сез күрәчәксез,+ чөнки мин яшим, һәм сез дә яшәячәксез. 20 Шул көнне сез мин Атам белән, сез минем белән, ә мин сезнең белән бердәмлектә торуымны белерсез.+ 21 Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата. Ә мине яратучыны Атам да яратыр,+ мин дә яратырмын һәм аңа үземне ачык күрсәтермен».

22 Яһүд+ (Искарио́т булганы түгел) аңардан: «Хуҗам, ни өчен син үзеңне дөньяга түгел, ә безгә ачык күрсәтергә җыенасың?» — дип сорады.

23 Моңа Гайсә болай диде: «Мине яратучы минем сүземне тотар,+ Атам аны яратыр, без Атам белән шул кеше янына килербез, һәм яшәү урыныбыз аның белән булыр.+ 24 Мине яратмаучы минем сүзләремне тотмый. Сез ишетә торган сүз минеке түгел, ә мине җибәргән Атаныкы.+

25 Боларны сезгә сезнең белән бергә булганда әйтеп куям. 26 Ә минем исемем хакына Ата җибәрәчәк ярдәмче — изге рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерәчәк.+ 27 Мин сезгә тынычлык калдырам, үз тынычлыгымны сезгә бирәм.+ Мин сезгә биргән тынычлык бу дөнья биргән тынычлыктан аерылып тора. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. 28 „Мин китәм һәм кабат сезгә килермен“,— дигәнемне сез ишеттегез. Мине чыннан да яратасыз икән, Атам янына баруыма куанырсыз, чөнки Атам миннән бөегрәк.+ 29 Мин бу сүзләрне сезгә алар әле үтәлгәнче әйттем, моны, алар үтәлгәч, сез ышансын өчен эшләдем.+ 30 Сезнең белән инде күп сөйләшмәм, чөнки бу дөньяның идарәчесе+ килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк.+ 31 Әмма дөнья Атаны яратканымны белсен өчен, мин нәкъ Ата әмере буенча эш итәм.+ Торыгыз, киттек моннан.

15 Мин — чын йөзем агачы, ә Атам — йөзем үстерүче. 2 Ул миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый, ә җимеш бирә торган һәр ботакны күбрәк җимеш бирсен өчен чистарта.+ 3 Сез сөйләгән сүзем аша инде чистартылдыгыз.+ 4 Минем белән бердәмлектә торыгыз, мин дә сезнең белән бердәмлектә торырмын. Йөзем агачыннан сындырып алынган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, минем белән бердәмлектә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.+ 5 Мин — йөзем агачы, ә сез — ботаклар. Кем минем белән бердәмлектә һәм мин кем белән бердәмлектә булсам, шул күп җимеш бирә,+ чөнки сез минсез бернәрсә дә эшли* алмыйсыз. 6 Минем белән бердәмлектә тормаучы кисеп ташланган һәм корыган ботак кебек булачак. Андый ботакларны җыялар да утка ташлап яндыралар.+ 7 Сез минем белән бердәмлектә торсагыз һәм сүзләрем йөрәкләрегездә булса, теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер.+ 8 Күп җимеш китерегез һәм минем шәкертләрем булуыгызны күрсәтегез, шулай итеп Атам данлана.+ 9 Атам мине яраткан кебек,+ мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә калыгыз. 10 Мин Атамның әмерләрен үтәп, аның мәхәббәтендә калган кебек,+ сез дә, минем әмерләремне үтәсәгез, минем мәхәббәтемдә калырсыз.+

11 Мин сезгә боларны куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип сөйлим.+ 12 Әмерем шул: бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз.+ 13 Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк.+ 14 Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым.+ 15 Мин сезне инде коллар дип атамыйм, чөнки кол хуҗасының нәрсә эшләвен белми. Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем. 16 Сез мине түгел, ә мин сезне сайладым һәм, сез җимеш биреп торсын өчен һәм җимешегез саклансын өчен, сезне билгеләп куйдым. Шулай итеп, минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер.+

17 Боларның барысын, сез бер-берегезне яратсын өчен, әмер итеп бирәм.+ 18 Дөнья сезне нәфрәт итә икән, шуны исегездә тотыгыз: сездән элек ул мине нәфрәт итте.+ 19 Сез дөньяныкы булсагыз, аныкы булганга дөнья сезне яратыр иде. Ләкин сез дөньяныкы түгел,+ һәм мин сезне дөньядан сайлап алдым, шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә.+ 20 Сезгә әйткән сүземне исегездә тотыгыз: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр.+ Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. 21 Алар моның барысын сез минем шәкертләрем булганга эшләр, алар бит мине Җибәрүчене белми.+ 22 Мин килеп аларга сөйләмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде,+ ә хәзер гөнаһларын акларлык бернәрсә дә юк.+ 23 Мине нәфрәт итүче һәркем Атамны да нәфрәт итә.+ 24 Аларга башка беркем дә кылмаган эшләрне күрсәтмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде.+ Әмма алар күрделәр һәм миңа да, Атама да нәфрәтләнделәр. 25 Ләкин болар аларның Канунында: „Алар миңа бер сәбәпсез нәфрәтләнделәр“,— дип язылган сүзләр үтәлсен өчен булды.+ 26 Мин сезгә Атадан җибәрәчәк ярдәмче — Атадан иңүче хакыйкать рухы килгәч,+ минем хакта шаһитлек бирәчәк.+ 27 Сез дә шаһитлек бирерсез,+ чөнки сез баштан ук минем белән бергә булдыгыз.

16 Мин боларны сез дөрес юлдан читкә тайпылмасын өчен әйтәм. 2 Сезне синагогалардан чыгарырлар.+ Шундый вакыт килер ки, сезне үтерүче һәркем+ Аллаһыга изге хезмәт башкара дип уйлар. 3 Алар Атам һәм минем турында белемнәре булмаганга шулай эшләр.+ 4 Мин моны, шул вакыт җиткәч, сез минем ул хакта сөйләгәнемне исегезгә төшерсен өчен әйтәм.+

Мин боларны сезгә башта сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә идем. 5 Ә хәзер мин үземне Җибәрүче янына барам,+ шулай да берегез дә миннән: „Кая барасың?“ — дип сорамый. 6 Ләкин сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелләрегез кайгы белән тулды.+ 7 Әмма мин сезгә хак сүз әйтәм: мин сезгә файда булсын дип китәм. Чөнки мин китмәсәм, сезгә ярдәмче+ килмәс, ә китсәм, аны сезгә җибәрермен. 8 Ул килгәч, дөньяга гөнаһ, тәкъвалык һәм хөкемнең нәрсә икәнен ачык күрсәтәчәк: 9 башта гөнаһның,+ чөнки кешеләр миңа иман итмиләр;+ 10 шуннан соң тәкъвалыкның, чөнки мин Атам янына барам (аннары сез мине инде күрмәссез); 11 аннан соң хөкемнең, чөнки бу дөньяның идарәчесе инде хөкем ителде.+

12 Сезгә әйтәсе сүзем күп әле, әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз.+ 13 Ләкин ярдәмче — хакыйкать рухы килгәч,+ сезне җитәкләп барыр һәм хакыйкатьне тулысынча аңларга булышыр. Чөнки ул сезгә үзеннән түгел, ә ишеткәнен сөйләр һәм булачак хәлләрне игълан итәр.+ 14 Ул сезгә миннән кабул иткәнне җиткереп,+ мине данлаячак.+ 15 „Миннән кабул иткәнне җиткерәчәк“,— дидем, чөнки Атада булган бар нәрсә — минеке.+ 16 Бераз вакыт үтәр, һәм сез мине инде күрмәссез,+ ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез».

17 Шунда аның кайбер шәкертләре бер-берсенә: «„Бераз вакыт үтәр, һәм сез мине инде күрмәссез, ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез“ һәм „чөнки мин Атам янына барам“ дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән?» — диештеләр. 18 «„Бераз вакыт үтәр“ дигән сүзләре дә нәрсәне аңлата икән? Аның нәрсә сөйләгәнен аңламыйбыз»,— диделәр алар. 19 Аларның үзенә сораулар бирәсе килгәнен белеп, Гайсә болай диде: «Сез бер-берегездән минем „бераз вакыт үтәр, һәм сез мине инде күрмәссез, ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез“ дигән сүзләрем турында сорашасызмы? 20 Сезгә хак сүз әйтәм: сез үкереп еларсыз һәм ыңгырашырсыз,+ ә дөнья шатланыр. Сез кайгыга төшәрсез, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер.+ 21 Хатын-кыз бала тапканда җәфа чигә, чөнки аның вакыты җиткән, ләкин бала тапкач, ул, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта. 22 Сез дә хәзер кайгырасыз, әмма мин сезнең белән кабат күрешкәч, күңелләрегез шатлык белән тулыр,+ һәм беркем дә куанычыгызны сездән ала алмас. 23 Ул көнне сез миннән бернәрсә турында да сорамассыз. Сезгә хак сүз әйтәм: минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да,+ ул сезгә бирер.+ 24 Моңарчы сезнең минем исемем хакына бернәрсә дә сораганыгыз булмады. Куанычыгыз тулы булсын өчен, сорагыз һәм алырсыз.

25 Мин сезгә боларны чагыштырулар кулланып сөйлим. Шундый вакыт якынлашып килә ки, мин сезгә чагыштырулар кулланып инде сөйләмәм, ә Ата турында ачык әйтермен. 26 Ул көнне сез минем исемем хакына Атадан сорарсыз. Сезнең хакка мин сорармын димим. 27 Ата бит үзе сезне ярата, чөнки сез мине яратасыз+ һәм Аллаһының вәкиле булып килүемә ышанасыз.+ 28 Мин дөньяга Атаның вәкиле булып килдем. Ә хәзер, дөньяны калдырып, Ата янына китәм».+

29 Аның шәкертләре болай диде: «Менә хәзер син чагыштырулар кулланмыйча ачык итеп сөйлисең. 30 Хәзер без күрәбез: син һәрнәрсәне беләсең, һәм сиңа берәүнең дә соравын көтәсе юк. Шуңа күрә синең Аллаһыдан килгәнеңә ышанабыз». 31 Шунда Гайсә аларга болай диде: «Хәзер чыннан да ышанасызмы? 32 Менә вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта сез барыгыз да үз йортларыгызга таралып, мине ялгыз калдырырсыз.+ Шулай да мин ялгыз түгел, чөнки Атам минем белән.+ 33 Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән сездә тынычлык булсын дип сөйләдем.+ Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез,+ ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем».+

17 Шуннан соң Гайсә күккә карап болай диде: «Әтием, вакыт җитте. Улың сине данласын өчен, улыңны данла.+ 2 Шулчак син улыңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек биргән кебек,+ улың да син аңа биргән кешеләрнең барысына+ мәңгелек тормыш бирер.+ 3 Мәңгелек тормышка ия булыр өчен,+ синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк.+ 4 Син тапшырган эшне башкарып чыгып,+ мин сине җирдә данладым.+ 5 Хәзер дә, Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит.+

6 Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем.+ Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тота. 7 Хәзер алар син миңа биргән бар нәрсә синнән икәнен белә, 8 чөнки миңа әйткән сүзләреңне мин аларга җиткердем,+ һәм алар бу сүзләрне кабул иттеләр. Алар минем синең вәкилең булып килүемне һичшиксез аңладылар+ һәм синең тарафтан җибәрелүемә ышандылар.+ 9 Мин алар өчен үтенеп сорыйм. Дөнья өчен түгел, ә син миңа биргәннәр өчен үтенеп сорыйм, чөнки алар — синеке, 10 һәм минем бар нәрсәм — синеке, ә синеке — минеке.+ Мин алар арасында данландым.

11 Мин дөньяны калдырып китәм, ә алар дөньяда калалар,+ һәм мин синең яныңа барам. Мөкатдәс Әтием, без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен,+ аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор.+ 12 Алар белән бергә булганда, мин аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тордым.+ Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан+ башка берсе дә югалмады.+ Бу — Язмадагы сүзләр үтәлсен өчен булды.+ 13 Әмма хәзер мин синең яныңа барам һәм, алар минем шатлыгым белән тулы булсын өчен, моның барысын әле бу дөньяда калган чакта сөйлим.+ 14 Мин аларга синең сүзеңне җиткердем, әмма дөнья аларга нәфрәтләнде,+ чөнки мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел.+

15 Аларны дөньядан алуыңны түгел, ә Явыздан саклавыңны үтенәм.+ 16 Мин дөньядан булмаган кебек,+ алар да дөньядан түгел.+ 17 Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит.+ Синең сүзең — хакыйкать.+ 18 Син мине дөньяга җибәргән кебек, мин дә аларны дөньяга җибәрдем.+ 19 Алар да хакыйкать ярдәмендә изге ителсен өчен, үземне алар хакына изге итәм.

20 Мин алар өчен генә түгел, ә аларның сүзе аркылы миңа иман итә башлаячак кешеләр өчен дә үтенеп сорыйм. 21 Моны алар бөтенесе бер булсын өчен эшлим.+ Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек,+ алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар, шулчак дөнья минем синең тарафтан җибәрелгәнемә ышаныр. 22 Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен,+ мин аларга син миңа биргән данны бирдем. 23 Алар камил бердәмлектә булсыннар өчен, шулай ук дөнья минем синең тарафтан җибәрелгән булуымны һәм аларны мине яраткандай яратуыңны белсен өчен, мин алар белән, ә син минем белән бердәмлектә торасың.+ 24 Әти, син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларын+ һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы сөйдең.+ 25 Гадел Әтием, дөнья сине белми,+ ә мин беләм,+ һәм алар минем синең тарафтан җибәрелгәнемне белә. 26 Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен,+ мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын».+

18 Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә, шәкертләре белән бергә, Кидро́н үзәне+ аша үтеп, шундагы бакчага керде.+ 2 Гайсә үз шәкертләре белән анда еш кына җыела иде, шуңа күрә ул урынны аны сатачак Яһүд+ тә белә иде. 3 Ул гаскәриләр төркемен, шулай ук өлкән руханилар белән фарисейлардан сакчылар алып, шунда килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алган иде.+ 4 Гайсә исә, үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, алгарак чыкты да алардан: «Кемне эзлисез?» — дип сорады. 5 «Насаралы Гайсәне»+,— диделәр алар аңа. Гайсә аларга: «Ул — мин»,— диде. Аңа хыянәт итүче Яһүд тә алар белән шунда тора иде.+

6 Ләкин Гайсә: «Ул — мин»,— дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар.+ 7 Шунда ул алардан кабат: «Кемне эзлисез?» — дип сорады. «Насаралы Гайсәне»,— диделәр алар. 8 «Мин сезгә, ул — мин, дидем бит. Мине эзлисез икән, бу кешеләрне җибәрегез»,— диде аларга Гайсә. 9 Бу аның: «Син миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым»,— дигән сүзләре үтәлсен өчен булды.+

10 Шунда Шиму́н Пете́р үзендә булган кылычны тартып чыгарды да, баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде.+ Хезмәтченең исеме Малху́с иде. 11 Әмма Гайсә Петергә: «Кылычыңны кынына тыгып куй.+ Әллә мин Атам биргән касәне эчмәмме?» — диде.+

12 Гаскәриләр, гаскәр башлыгы һәм яһүдләрнең сакчылары Гайсәне тотып бәйләделәр. 13 Башта алар аны Һанна́с янына алып бардылар, чөнки ул шул елның баш рухание Каяфәснең+ каенатасы иде.+ 14 Нәкъ шул Каяфә́с яһүдләргә халык хакына бер кешенең үлүе алар өчен хәерлерәк дигән киңәш биргән иде.+

15 Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар.+ Бу шәкерт баш руханиның танышы иде. Ул Гайсә белән бергә баш руханиның ишегалдына керде, 16 ә Петер тышкы якта капка артында басып калды. Шуңа күрә теге шәкерт — баш руханиның танышы чыкты да капка саклаучы хезмәтче кыз белән сөйләшеп алды. Шуннан соң Петерне эчкә алып керде. 17 Шунда шул хезмәтче кыз Петердән: «Син дә бу кешенең шәкерте түгелме соң?» — дип сорады. «Юк»,— дип җавап бирде Петер.+ 18 Салкын булганга, коллар белән сакчылар учак ягып җылынып тора иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды.

19 Ә ул вакытта өлкән рухани Гайсәдән аның шәкертләре һәм тәгълиматлары турында сорашты. 20 Гайсә аңа болай диде: «Мин дөньяга ачык сөйләдем. Мин һәрвакыт бар яһүдләр җыела торган синагогаларда һәм гыйбадәтханәдә өйрәттем,+ яшеренеп бернәрсә дә сөйләмәдем. 21 Нигә миннән сорыйсың? Сөйләгәнемне ишеткән кешеләрдән сора. Алар минем нәрсә сөйләгәнемне белә». 22 Гайсә шулай дигәч, янында торган сакчыларның берсе, аның яңагына сугып:+ «Өлкән руханига син шулай җавап бирәсеңме?» — диде. 23 Гайсә аңа: «Дөресен сөйләмим икән, әйт миңа, ә инде дөресен сөйлим икән, ник миңа сугасың?» — дип әйтте. 24 Шуннан соң Һаннас аны, бәйләнгән килеш, баш рухани Каяфәс янына җибәрде.+

25 Шимун Петер җылынып торганда, аңардан: «Син дә аның шәкертләренең берсе түгелме соң?» — дип сорадылар. Ул, моны кире кагып: «Юк»,— диде.+ 26 Шунда баш рухани колларының берсе (Петер аның туганының колагын чабып өзгән иде)+ аңардан: «Мин сине аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң?» — дип сорады. 27 Ләкин Петер моны кабат кире какты. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.+

28 Гайсәне Каяфәс йортыннан идарәче Пилат сараена алып килделәр.+ Бу хәл иртә белән булды. Аны алып килгән кешеләр, нәҗесләнмәс өчен,+ идарәче сараена кермәделәр, югыйсә алар Паса́х ризыгын ашый алмаслар иде. 29 Шунда Пилат, алар янына чыгып: «Сез бу кешене нәрсәдә гаеплисез?» — дип сорады. 30 «Ул җинаятьче булмаса, аны сиңа тотып китермәгән булыр идек»,— дип җавап бирде алар. 31 Пила́т аларга: «Аны алыгыз да үз кануныгыз буенча хөкем итегез»,— диде.+ Яһүдләр исә: «Безгә беркемне дә үтерергә рөхсәт ителми»,— диделәр.+ 32 Бу — Гайсәнең нинди үлем белән үләчәген күрсәтеп әйткән сүзе үтәлсен өчен булды.+

33 Шунда Пилат яңадан сараена керде дә, Гайсәне чакыртып, аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорады.+ 34 Гайсә аңа: «Үзең шулай дип уйлыйсыңмы яки минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме?» — диде. 35 «Әллә мин яһүдме? Миңа сине үз халкың һәм өлкән руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдең?» — дип сорады аңардан Пилат. 36 «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел.+ Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде.+ Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул»,— дип җавап бирде Гайсә.+ 37 Шунда Пилат аңардан: «Димәк, син — патша?» — дип сорады. Гайсә аңа болай дип җавап бирде: «Син үзең мине патша дисең.+ Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем.+ Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый».+ 38 Пилат аңардан: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сорады.

Шуннан соң ул яңадан яһүдләр янына чыкты да болай диде: «Мин аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим.+ 39 Сезнең йолагыз буенча, мин Пасах бәйрәме уңаеннан сезгә бер кешене азат итәргә тиеш.+ Сезгә яһүдләр Патшасын азат итимме?» 40 Шунда алар: «Аны түгел, Барабны!» — дип, тагын кычкырдылар. Бара́б исә юлбасар иде.+

19 Шуннан соң Пила́т Гайсәне алып китеп камчыларга кушты.+ 2 Гаскәриләр аның башына чәнечкеле үсемлектән үрелгән таҗ, ә өстенә кызгылт-шәмәхә төстәге өс киеме кидерделәр.+ 3 Аннан соң алар, аның янына килеп: «Исәнме, яһүдләр Патшасы!» — дия-дия, яңакларына суктылар.+ 4 Шунда Пилат, кабат халык янына чыкты да: «Менә мин аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим. Сез моны белсен өчен, аны сезнең янга чыгарам»,— диде.+ 5 Шуннан соң башына чәнечкеле үсемлектән таҗ, ә өстенә кызгылт-шәмәхә төстәге өс киеме кигән Гайсә чыкты, һәм Пилат аларга: «Менә ул кеше!» — дип әйтте. 6 Ләкин өлкән руханилар һәм сакчылар, аны күргәч: «Аны баганага кадакла! Аны баганага кадакла!» — дип кычкырдылар.+ Пилат аларга: «Аны алыгыз да үзегез кадаклагыз, чөнки мин аңарда бернинди гаеп тапмыйм»,— диде.+ 7 Моңа яһүдләр: «Безнең кануныбыз бар, һәм канун буенча ул үләргә тиеш,+ чөнки ул үзен Аллаһы улы дип атый»+,— диделәр.

8 Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат тагы да ныграк куркуга төште, 9 һәм, янә идарәче сараена кереп, Гайсәдән: «Син кайдан?» — дип сорады. Әмма Гайсә аңа җавап бирмәде.+ 10 Шунда Пилат: «Минем белән сөйләшмисеңме? Сине азат итәргә дә, баганага кадаклап үтерергә дә хокукым барлыгын әллә белмисеңме?» — диде. 11 Гайсә аңа мондый җавап бирде: «Сиңа югарыдан бирелгән булмаса, минем өстән һичбер хакимлегең булмас иде.+ Шуңа күрә мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак».

12 Шуңа күрә Пилат аны азат итү әмәлен табарга тырышты. Ләкин яһүдләр: «Аны азат итсәң, син кайсарга дус түгел. Үз-үзен патша итүче һәркем кайсарга каршы чыга»+,— дип кычкырдылар. 13 Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне алып чыгып, «Таш басма», ә еврейчә Габата́ дип аталган җирдәге хөкем итү урынына барып утырды. 14 Бу Паса́х бәйрәменә Әзерләнү көне+ иде. Сәгать алтылар тирәсе иде. Шунда Пилат яһүдләргә: «Менә сезнең патшагыз!» — диде. 15 Ә алар: «Үтер аны! Үтер! Аны баганага кадакла!» — дип кычкырдылар. Пилат алардан: «Патшагызны кадаклыйммы?» — дип сорады. «Кайсардан башка патшабыз юк»,— диделәр өлкән руханилар. 16 Шунда Пилат аны баганага кадакларга кушты.+

Алар Гайсәне алып киттеләр. 17 Гайсә, үзенең җәфалану баганасын күтәреп, «Баш Сөяге», ягъни еврейчә Голго́фа, дип аталган урынга килеп җитте.+ 18 Анда аны баганага кадакладылар.+ Аның бер ягындагы баганада бер кеше, икенчесендә икенче кеше бар иде, ә үзе ул уртада иде.+ 19 Пилат тактага «Яһүдләр Патшасы насаралы Гайсә» дип язды да аны җәфалану баганасы өстенә урнаштырырга кушты.+ 20 Гайсәнең баганага кадакланган урыны шәһәргә якын булганга, ул язуны күп кенә яһүдләр укыды. Ул язу еврейчә, латинча һәм грекча язылган иде. 21 Ә яһүдләрнең өлкән руханилары Пилатка болай диде: «„Яһүдләр Патшасы“ дип түгел, ә ул әйткәнчә, „Мин яһүдләр Патшасы“ дип яз». 22 Пилат: «Нәрсә яздым, шуны яздым инде»,— дип җавап бирде.

23 Ә гаскәриләр, Гайсәне баганага кадаклагач, аның өс киемен алдылар да дүрткә бүлделәр: һәрберсенә бер өлеш чыкты. Алар аның эчке күлмәген дә алдылар, ул җөйсез, бербөтен тукымадан иде. 24 Шуңа күрә алар: «Моны ертмыйк, ә жирәбә салыйк, кемгә чыгар икән»,— диештеләр.+ Бу Язмадагы: «Алар өс киемемне бүлешә, киемем өчен жирәбә сала»+,— дигән сүзләр үтәлсен өчен булды. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләде дә.

25 Гайсәнең җәфалану баганасы янында аның әнисе,+ әнисенең сеңелесе, Кләпәснең хатыны Мәрьям һәм магдалалы Мәрьям басып тора иде.+ 26 Гайсә, әнисен һәм шунда басып торган яраткан шәкертен+ күреп, әнисенә: «Әнием, хәзер ул синең улың!» — диде. 27 Аннары шәкерткә: «Менә хәзер ул синең әниең!» — дип әйтте. Шунда шәкерт аны үз өенә алды.

28 Шуннан соң Гайсә, һәрнәрсәнең тормышка ашканын белеп, һәм Язмадагы сүзләр үтәлсен өчен: «Эчәсем килә»+,— диде. 29 Анда бер савыт ачыган шәраб тора иде. Шунда ачыган шәрабка манчылган губканы иссоп сабагына беркеттеләр дә аның авызына китерделәр.+ 30 Гайсә ачыган шәрабны татыгач: «Тормышка ашты!»+ — диде дә, башын иеп, үлде.+

31 Бу көн Әзерләнү көне+ булганга, яһүдләр гәүдәләрне Шимбә көнгә җәфалану баганасында калдырмас өчен+ (ә ул бөек Шимбә көне иде),+ Пилаттан аларның аякларын сындырып гәүдәләрен алып куюын сорадылар. 32 Шунда гаскәриләр килеп, башта Гайсәнең бер ягындагы, аннан соң икенче ягындагы кешенең аякларын сындырдылар. 33 Әмма Гайсә янына килгәч, аның инде үлгән булуын күреп, аякларын сындырмадылар. 34 Шунда гаскәриләрнең берсе сөңге белән аның кабыргалары арасына чәнчеде.+ Аңардан шунда ук кан катыш су агып чыкты. 35 Моны күргән кеше шаһитлек бирә, һәм аның шаһитлеге хак. Ул хакыйкать сөйләгәнен белә һәм моны сез дә ышансын өчен эшли.+ 36 Боларның барысы Язмадагы: «Аның һичбер сөяге сынмас»,— дигән сүзләр үтәлсен өчен булды.+ 37 Язманың башка бер урынында: «Алар үзләре чәнчегән адәмгә карап торырлар»,— дип тә язылган.+

38 Шуннан соң яһүдләрдән курыкканга+ Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән аримафейлы Йосыф Пилаттан Гайсәнең гәүдәсен алырга рөхсәт сорады. Пилат рөхсәт бирде, һәм Йосыф Гайсәнең гәүдәсен барып алды.+ 39 Гайсә янына беренче тапкыр төнлә килеп киткән Никәди́м+ дә килде һәм үзе белән якынча 30 килограмм ми́рра белән алоэ катнашмасы алып килде.+ 40 Алар, Гайсәнең гәүдәсен алып, яһүдләрнең күмү йоласы буенча, аны шул хуш исле үләннәр белән бергә җитен кәфенгә төрделәр.+ 41 Гайсә баганага кадаклап үтерелгән урында бер бакча, ә бакчада әле беркем салынмаган яңа төрбә+ бар иде. 42 Бу көн яһүдләрнең Әзерләнү көне+ булганга һәм төрбә якын урнашканга, Гайсәне шунда салдылар.

20 Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта, магдалалы Мәрьям төрбә янына килде.+ Караса, төрбә алдындагы таш читкә алып куелган.+ 2 Шуңа күрә ул Шиму́н Пете́р белән башка бер шәкерт — Гайсәнең яраткан шәкерте+ — янына йөгереп килде дә аларга: «Хуҗабызны төрбәдән алып киткәннәр.+ Кая куйганнарын белмибез»,— диде.

3 Шунда Петер белән теге шәкерт төрбә янына 4 йөгереп китте. Алар икесе дә йөгерде. Әмма теге шәкерт, Петергә караганда тизрәк йөгергәнгә, төрбә янына алданрак барып җитте. 5 Ул иелеп карады һәм анда яткан җитен кәфенне күрде,+ ләкин эчкә кермәде. 6 Аның артыннан Шимун Петер дә килеп җитте. Ул төрбә эченә кереп, анда яткан җитен кәфенне күрде. 7 Гайсәнең башын каплап торган яулык җитен кәфен белән бергә түгел, ә аерым төреп куелган иде. 8 Шуннан соң төрбә янына алданрак килеп җиткән теге шәкерт тә эчкә керде һәм, күреп, ышанды. 9 Шулай да алар Язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында әйтелгәнне әле аңламый иделәр.+ 10 Шуннан соң шәкертләр өйләренә кайтып китте.

11 Ә Мәрьям төрбә янында елап басып калды. Ул елый-елый иелеп төрбә эченә карады 12 һәм анда актан киенгән ике фәрештәне күрде.+ Аларның берсе Гайсәнең гәүдәсе яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде. 13 Алар аңардан: «Син ник елыйсың?» — дип сорадылар. «Хуҗамны алып киткәннәр, ә кая куйганнарын белмим»,— диде ул аларга. 14 Шулай дигәннән соң, ул артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма аны танымады.+ 15 Гайсә аңардан: «Нигә елыйсың? Кемне эзлисең?» — дип сорады. Мәрьям, аны бакчачы дип уйлап: «Әфәндем, әгәр син аны алгансың икән, кая куйганыңны әйт, мин аны алып китәрмен»,— диде. 16 Гайсә аңа: «Мәрьям!» — дип дәште. Ул борылып, еврейчә: «Раббуни́!» — диде. (Раббуни «Остаз» дигәнне аңлата.) 17 Гайсә аңа: «Миңа тотынып торма, чөнки мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Кардәшләрем янына кайт+ та болай дип әйт: „Мин үземнең Атам+ һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым+ һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“»,— диде. 18 Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына шул хәбәр белән килеп: «Мин Хуҗабызны күрдем!» — дип әйтте һәм ул әйткәннәрне аларга сөйләп бирде.+

19 Шәкертләр шул ук көнне кич белән, яһүдләрдән курыкканга йорт ишекләрен бикләп, җыелып утыралар иде. Шунда Гайсә килеп керде һәм араларына басып, аларга: «Исән-имин булыгыз»,— диде.+ 20 Шулай дигәннән соң, ул аларга кулларын һәм кабыргаларын күрсәтте.+ Шәкертләр, Хуҗаларын күргәч, бик куандылар.+ 21 Гайсә аларга кабат: «Исән-имин булыгыз.+ Атам мине җибәргән кебек,+ мин дә сезне җибәрәм»,— дип әйтте.+ 22 Моны әйткәч, ул аларга өрде дә болай диде: «Изге рухны кабул итегез.+ 23 Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер. Кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс».

24 Ә 12 нең+ берсе, Игезәк дип аталган Тома́с,+ Гайсә килгәндә, алар белән бергә түгел иде. 25 Башка шәкертләр аңа: «Без Хуҗабызны күрдек!» — дигәч, ул аларга болай диде: «Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә һәм кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча,+ һич ышанмам».+

26 Сигез көн үткәннән соң аның шәкертләре бер йортта янә җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Ишекләр бикле булса да, Гайсә килеп керде һәм араларына басып: «Исән-имин булыгыз»,— диде.+ 27 Аннары Томаска: «Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара. Кулыңны суз һәм кабыргаларыма кагыл. Башка шикләнмә, ышан»,— дип әйтте. 28 Моңа Томас: «Минем Хуҗам һәм минем Аллаһым!» — диде.+ 29 Гайсә аңа: «Мине күргәнгә ышандыңмы? Күрмичә ышанучылар бәхетле»+,— дип әйтте.

30 Әлбәттә, Гайсә үзенең шәкертләре алдында бу төргәктә язылмаган башка бик күп могҗизалар да кылды.+ 31 Ә болары сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Улы булуына ышансын өчен һәм, ышанып, аның исеме аша тормышка ия булсын өчен язылды.+

21 Шуннан соң Гайсә үз шәкертләренә Тиберия́ диңгезе буенда янә күренде. Аның күренүе болай булды. 2 Шиму́н Пете́р, Игезәк дип аталган Тома́с,+ Гәлилә́ядәге Кәнә́ шәһәреннән Натанаи́л,+ Зебеди́ уллары+ һәм тагын ике шәкерт бергә иде. 3 Шунда Шимун Петер: «Мин балык тотарга барам»,— диде. «Без дә синең белән барабыз»,— диделәр башкалар. Алар барып көймәгә утырдылар, әмма ул төнне бернәрсә дә тота алмадылар.+

4 Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләр аны танымады.+ 5 Шунда Гайсә алардан: «Балалар, ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип сорады. «Юк»,— диделәр алар. 6 Ул аларга: «Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, шунда тотарсыз»,— диде. Алар ятьмәне салдылар, әмма аңа эләккән балык күп булганлыктан, тартып чыгара алмадылар.+ 7 Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте+ Петергә: «Бу — Хуҗабыз»,— диде. Моны ишеткәч, Шимун Петер, ялангач булганга, өс киемен киде дә суга сикерде. 8 Ә башка шәкертләр балык тулы ятьмәне сөйрәп, көймә белән киттеләр, чөнки алар ярдан якынча 90 метр ераклыкта гына иделәр.

9 Ярга чыккач, алар учак, күмерләр өстенә салынган балык һәм икмәк күрделәр. 10 Гайсә аларга: «Әле генә тоткан балыкның беразын монда алып килегез»,— диде. 11 Шунда Шимун Петер зур балыклар белән тулы ятьмәне ярга өстерәп чыгарды. Анда 153 балык бар иде. Балык шулкадәр күп булса да, ятьмә ертылмады. 12 Гайсә аларга: «Килегез, ашап алыгыз»,— диде.+ Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» — дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки алар аның үз Хуҗалары икәнен белә иде. 13 Гайсә, килеп, икмәкне алды да аларга өләште, балык белән дә шулай эшләде. 14 Бу Гайсәнең үз шәкертләренә үледән терелтелгәннән соң, инде өченче тапкыр+ күренүе иде.

15 Ашап алганнан соң, Гайсә Шимун Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне тукландыр»,— диде.+ 16 Ул аңардан кабат, икенче тапкыр: «Яхъя улы Шимун, син мине яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне көт»,— диде.+ 17 Шунда ул аңардан өченче мәртәбә: «Яхъя улы Шимун, мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорады. Гайсә өченче тапкыр: «Мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорагач, Петер кайгыга төште һәм: «Хуҗам, сиңа барысы да билгеле, син минем өчен бик кадерле икәнен беләсең»,— дип әйтте. Гайсә аңа болай диде: «Бәрәннәремне тукландыр.+ 18 Сиңа хак сүз әйтәм: яшь чагыңда син киенеп, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине киендереп, теләмәгән җиреңә алып барыр».+ 19 Ул моны Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын күрсәтеп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа: «Алга таба да миңа ияреп йөр»,— диде.+

20 Шунда Петер, борылып карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкертенең+ килүен күрде. Ул кичке аш вакытында Гайсәгә якынрак иелеп, «Хуҗам, сиңа кем хыянәт итәчәк?» — дип сораган шәкерт иде. 21 Петер, аны күргәч, Гайсәдән: «Хуҗам, ә аның белән нәрсә булачак?» — дип сорады. 22 «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың? Син миңа ияреп йөр»,— диде аңа Гайсә. 23 Шуңа күрә кардәшләр арасында аның үлмәячәге турында сүз таралды. Әмма Гайсә, ул үлмәячәк, димәде, ә: «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» — диде.

24 Нәкъ шул шәкерт,+ болар турында шаһитлек биреп, шушы сүзләрне язды да. Без аның шаһитлеге хак икәнен беләбез.+

25 Гайсә башка күп эшләр дә башкарды. Аларның һәммәсе турында җентекләп язылса, язылган төргәкләр дөньяга сыймас иде дип уйлыйм.+

Яки «кешелек».

Яки «белмәде».

Сүзгә-сүз «Равви».

Яки «һәрнәрсәдән».

Яки «үлчәүсез».

Яки «параличланган». Сүзгә-сүз «корыган».

Яки «Әллә бу сезне рәнҗеттеме?»

Яки «намуслы».

Яки «Синдә җен бар».

Яки «тышкы күренешкә карап».

Сүзгә-сүз «орлык».

Яки «кабул итә».

Яки «котылыр».

Яки «хәбәребезгә».

Яки «Аллаһыдан килгән мактауга (хуплауга) караганда кешеләрдән килгән мактауны (хуплауны)».

Яки «мәңгелек тормышны аңлата».

Я, бәлки, «әзерләнә».

Яки «бирә».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу