РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 19 нчы бүлек
Яхъя өйрәткәнчә суга чумдырылу үттек: Рс 18:25 кә аңлатманы кара.
Юлны: Рс 9:2; 19:23 кә аңлатмаларны һәм сүзлекне кара.
Тиранус мәктәбендә: Яки «Тиранусның лекцияләр залында». Бу мәктәпнең нинди максат белән төзелгәне турында мәгълүмат юк, әмма Паулга, күрәсең, бу бинаны, бәлки, һәр көн берничә сәгать дәвамында кулланырга рөхсәт ителгән. Берничә борынгы кулъязмада болай дип өстәлә: «сәгать биштән алып унга кадәр», ягъни якынча 11:00 алып якынча 16:00 кадәр. Күп кенә борынгы кулъязмаларда шушы сүзтезмә юк; бу аның төп нөсхәнең өлеше булмаганын күрсәтә. Әмма, кайберәүләр санаганча, бу сүзтезмә төп нөсхәдә булмаса да, бу вакыт аралыгы акылга ятышлы булып тоела һәм Паулның Эфеста булганда көннәре ничек үткәнен чагылдырырга мөмкин. Бу шулай булса, Паул, күпләр эшләрен туктатып ял иткән вакыттан файдаланып, көннең эссе, ләкин тыныч сәгатьләрендә шәкертләрне өйрәткән.
Асия өлкәсендәге: Сүзлектән «Асия» кара.
кулъяулыкларны һәм алъяпкычларны: Кулъяулыкларны Паул, тире күзләренә кермәсен өчен, маңгаена бәйләгән булгандыр. Алъяпкычларны эшчеләр киеп йөргән; бу Паулның буш сәгатьләрендә, бәлки, иртән иртүк, палаткалар ясаганын күрсәтәдер (Рс 20:34, 35).
сихерчелек: Монда «сихерчелек» дип грек сүзе пери́ерга (мәгънәсе «артык кызыксынучанлык») тәрҗемә ителгән. Бер сүзлек аңлатканча, бу сүз «сихерчелектәге кебек, артык я дөрес булмаган кызыксынучанлыкка кагыла» («A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», Third Edition, 2000). Бу сүз явыз рухлар ярдәмендә тыелган нәрсәләрне белергә тырышучыларның шөгылен сурәтли. Эфестә күп кешеләр сихерчелек һәм җеннәр тәэсире астындагы башка эшләр белән шөгыльләнгән. Паул, эфеслеләргә Аллаһы тарафыннан рухландырылган хатын язганда, аларны Аллаһы биргән бөтен хәрби киемне кияргә өндәгән; шулай эшләп, алар явыз рухи көчләргә каршы көрәшә алыр иде (Эф 6:11, 12).
50 000 көмеш тәңкә: «Көмеш тәңкә» төшенчәсе драхма я динарны аңлатса, эшче шулкадәр акчаны эшләп табар өчен 50 000 көн, ягъни атнасына җиде көн эшләп якынча 137 ел, эшләргә тиеш булыр иде.
Йәһвә сүзе: Рс 8:25 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 19:20 кара.
Юлга: Рс 9:2 гә аңлатма күрсәткәнчә, «Юл» дигән төшенчә беренче мәсихче җыелышны күрсәтер өчен кулланылган. Мәсихче дине тышкы яктан диндар булып күренү я формаль гыйбадәт кылу гына түгел. Бу — Аллаһыга гыйбадәт кылуга нигезләнгән һәм аның рухы буенча алып барылган тормыш юлы (Ях 4:23, 24). Сурия телендәге «Пешитта»да «Аллаһы юлы» диелә; Климентин редакциясендәге латин телендәге «Вульгата»да «Раббы юлы» дип әйтелә; ә Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й17, 18 дип атала) монда Аллаһы исеме кулланыла һәм «Йәһвә юлы» диелә.
Артемиданың: Эфес Артемидасы уңдырыш алиһәсе булган, һәм аңа бөтен Кече Азиядәге шәһәрләрдә табынганнар (Рс 19:27). Артемида сыннарын ничек бизәргә икәнен төрле фикерләр булган; аны я күп кенә күкрәкләр, я йомыркалар, я корбанга китерелгән үгезләрнең күкәйләре белән бизәгәннәр. Аның тәненең аскы өлеше мумиянеке кебек булган һәм төрле символлар һәм хайваннар сурәтләре белән бизәлгән. Грекларның ауны яклаучы гыйффәтле алиһәсе дә Артемида буларак билгеле булган, ләкин Эфес Артемидасының классик мифологиядәге бу грек алиһәсе белән бернинди уртак ягы булмаган. Грек алиһәсе Артемиданың рим исеме Диана булган.
бәйрәмнәр һәм уеннар оештыручыларның кайберләре: Монда Рим провинциясе Асиянең югары дәрәҗәле түрәләре яки җитәкче ир-атлары турында сүз бара. Аларны, күрәсең, абруйлы һәм бай булганнары аркасында сайлаганнар. Алар бу провинциядә үткәрелгән уеннарны акчалата тәэмин иткән һәм күзәткән.
проконсуллар: Проконсул Рим сенаты карамагындагы провинциянең (өлкәнең) баш идарәчесе булган. Аның хөкем итү вәкаләте һәм хәрби куәте булган. Үз эшләре өчен сенат алдында җаваплы булса да, ул провинциядә иң зур хакимлеккә ия булган. Провинциядә бер генә проконсул булган, шуңа күрә бу сүзнең күплек формасы монда, күрәсең, гомуми мәгънәдә кулланыла. Эфес Рим провинциясе Асиянең башкаласы булган, һәм проконсул шунда яшәгән. (Сүзлектән «Асия» кара.)