РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 13 нче бүлек
өлкә башлыгы Һируд: Мт 14:1 гә аңлатманы кара.
Йәһвәгә хезмәт иттеләр: Бу шигырьдә кулланылган грек сүзе литурге́о (хезмәт итү) еш кына Септуагинтада кулланыла; андый урыннарда төп нөсхәдә еврей текстында Аллаһы исеме очрый. Мәсәлән, 2Ел 13:10 да Рс 13:2 дә очраган грек сүзтезмәсе Септуагинтада «Йәһвәгә хезмәт итә» дигән еврей сүзтезмәсен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. 2Ел 35:3 тә шул ук грек сүзләре «Йәһвәгә... хезмәт итәргә» дигән еврей сүзтезмәсен белдерер өчен кулланыла. (1Иш 2:11; 3:1; Йз 45:4; Йл 2:17; Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:2 кара.)
хезмәт иттеләр: Яки «халык алдында хезмәт иттеләр». Монда грек сүзе литурге́о кулланылган. Аның тамырдаш сүзләре: литурги́я (халык алдында хезмәт итү) һәм литурго́с (халык алдында хезмәт итүче). Бу сүзләрне борынгы греклар кулланган. Шушы сүзләр дәүләт я хакимият өчен башкарылган һәм халыкка файда китергән эш я хезмәтне аңлата. Мәсәлән, Рм 13:6 да хакимиятләр «башкаларга хезмәт күрсәтүче Аллаһының хезмәтчеләре» (литурго́с сүзенең күплек формасы) дип атала. Бу аларның халык өчен файдалы хезмәт башкарганын күрсәтә. Лк 1:23 тә (аңлатманы кара), Чумдыручы Яхъяның атасы Зәкәриянең хезмәтен күрсәтер өчен, литурги́я төшенчәсе «изге хезмәт» (яки «халык алдында хезмәт») дип тәрҗемә ителгән. Шушы шигырьдә литурги́я сүзе ул һәм тамырдаш сүзләре Септуагинтада очраган мәгънәдә кулланыла; анда бу сүзләр еш кына руханиларның һәм левилеләрнең изге чатырда (Чг 28:35; Сн 1:50; 3:31; 8:22) һәм гыйбадәтханәдә (2Ел 31:2; 35:3; Йл 1:9, 13; 2:17) башкарган хезмәтен аңлата. Андый хезмәт халык файдасына башкарылган хезмәтне үз эченә алган. Әмма ул шулай ук кайбер контекстларда изгелекне дә аңлаткан, чөнки левиле руханилар кешеләрне Аллаһының канунына өйрәткән (2Ел 15:3; Мл 2:7) һәм халыкның гөнаһларын каплаган корбаннар китергән (Лв 1:3—5; Кн 18:1—5). Рс 13:2 дә грек сүзе литурге́о киңрәк мәгънәдә кулланыла; ул Суриядәге Антиох җыелышындагы пәйгамбәрләр белән өйрәтүчеләрнең хезмәтен сурәтли. Бу сүз Аллаһыга җан-тән белән бирелгәнлек һәм хезмәт итүнең төрле якларын, шул исәптән мәсихче хезмәтнең дога, вәгазьләү һәм өйрәтү кебек якларын, аңлата. Бу пәйгамбәрләр һәм өйрәтүчеләр башкарган хезмәт, һичшиксез, халыкка вәгазьләүне дә үз эченә алган (Рс 13:3).
Силикиягә: Бу Суриядәге Антиохтан көньяк-көнбатышка таба якынча 20 км ераклыкта урнашкан һәм аның порты булып торган Урта диңгез буендагы ныгытылган шәһәр булган. Бу ике шәһәр юл белән тоташтырылган булган, ә суднолар йөрешле Оронт елгасы Антиох яныннан үтеп, Силикиядән көньяктарак Урта диңгезгә кушылган. Бу шәһәргә Александр Македонский генералларының берсе Селевк I (Никатор) нигез салган һәм аны шулай дип үз хөрмәтенә атаган булган. Паул Барнаб белән бергә якынча б. э. 47 елында, үзенең беренче миссионерлык сәяхәтенең башында, Силикиядән корабка утырып киткән. Силикия бүгенге Төркиянең Самандаг шәһәреннән чак кына төньяктарак урнашкан булган. Оронт елгасы алып килгән ләм аркасында борынгы Силикия гаване сазлыкка әйләнгән. (Ә13 кушымт. кара.)
Кипрга киттеләр: Бу якынча 200 км юл булган. Җилләр юл уңаена искән булса, беренче гасырдагы кораб көненә якынча 150 км юл үтә алган. Ә шартлар уңай булмаган чакта, андый сәяхәт күбрәк вакыт алган. Кипр Барнабның туган җире булган. (Ә13 кушымт. кара.)
Саламиска: Саламис Кипр утравының көнчыгыш ягында урнашкан булган. Кипрның көнбатыш ярында урнашкан Паф шәһәре аның рим башкаласы булса да, Кипрда вәгазьләү сәяхәтен Саламистан башлау акыллы адым булган. Миссионерлык сәяхәте Суриядәге Антиох янында башланган булган, ә Саламис шул урынга якынрак булган, һәм ул утрауның мәдәни, белем бирү һәм сәүдә үзәге булган. Саламиста шулай ук күп яһүдләр яшәгән, һәм анда бердән күбрәк синагога булган. Чыгышы белән Кипрдан булган Барнаб үз юлдашларына, һичшиксез, юл күрсәтеп торган. Бу кешеләр утрау буйлап вәгазьләп йөргәндә, ким дигәндә 150 км үткәндер. (Ә13 кушымт. кара.)
Яхъя: Ягъни Марк дип аталучы Яхъя, Гайсә шәкертләренең берсе, «Барнабның туганы» (Кл 4:10) һәм Марк Инҗилен язучы. (Мк Исемгә аңлатманы кара.) Рс 13:13 тә дә ул Яхъя дип атала, ләкин Рәсүлләр китабының башка өч шигырендә аның рим исеме Марк та китерелә (Рс 12:12, 25; 15:37). Яхъя Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Мәсихче Грек Язмаларының башка урыннарында ул Марк дип кенә атала (Кл 4:10; 2Тм 4:11; Флм 24; 1Пт 5:13).
проконсулның: Рим сенаты карамагындагы провинция (өлкә) идарәчесенең титулы. Кайбер Рим провинцияләре, мәсәлән Яһүдия, императорның турыдан-туры җитәкчелеге астында булган; ул анда идарәче билгеләгән. Кипр, б. э. к. 22 елда сенат карамагындагы провинция булып киткәнгә, проконсул җитәкчелегендә булган. Кипрдан булган бер тәңкә табылган булган. Аның бер ягында Рим императоры Клавдийның башы төшерелгән һәм латинча аның титулы язылган, ә икенчесендә грекча «Прокл, кипрлылар проконсулы» дип язылган. (Сүзлекне кара.)
Әлим: Монда 6 нчы шигырьдә искә алынган Барйошуа турында сүз бара.
Шаул (аны Паул дип тә атыйлар): Моннан ары Шаулны Паул дип атый башлаганнар. Бу рәсүл еврей һәм тумыштан Рим гражданы булган (Рс 22:27, 28; Фп 3:5). Шуңа күрә, күрәсең, бала чактан ук аның еврей исеме Шаул һәм рим исеме Паул булган. Ул чакта яһүдләр өчен, аеруча Исраилдә яшәмәгәннәре өчен, ике исемгә ия булу гадәти булган (Рс 12:12; 13:1). Мәсәлән, Паулның кайбер туганнары да еврей исемнәреннән тыш рим я грек исеменә ия булган (Рм 16:7, 21). «Башка халыклар рәсүле» булганга, Паулга яһүд булмаганнарга яхшы хәбәрне игълан итәргә йөкләмә бирелгән (Рм 11:13). Ул, күрәсең, үзенең рим исемен кулланырга булган, чөнки башка халык кешеләре бу исемне теләбрәк кабул итәр дип уйлагандыр (Рс 9:15; Гл 2:7, 8). Кайберәүләр, ул рим исемен Серги Паул хөрмәтенә алган дип саный, ләкин бу нигезсез булып тоела, чөнки Паул Кипрдан киткәннән соң да бу исемне йөрткән. Башкалар уйлаганча, Паул еврей исемен, аның грекча әйтелеше кәпрәеп йөргән кешегә (я хайванга) күрсәтүче грек сүзенә охшаш булганга, кулланмый башлаган. (Рс 7:58 гә аңлатманы кара.)
Паул: Бу латинча Паулус (мәгънәсе «кечкенә; зур булмаган») исеменнән килеп чыккан грек исеме Пау́лос. Мәсихче Грек Язмаларында төп нөсхәдә бу исем рәсүл Паулга карата 157 мәртәбә һәм Кипрның проконсулы Серги Паулга карата бер мәртәбә кулланыла (Рс 13:7).
Йәһвәнең... юлларын: Паулның сихерче Барйошуа исемле яһүд кешесенә әйткән сүзләрендә (10 һәм 11 нче шигырьләрдә язылган) Еврей Язмаларында инде кулланылган булган берничә сүзтезмә бар. Менә кайбер мисаллар: монда «юлларын бозудан» дип бирелгән грек сүзтезмәсе Септуагинтада Гс 10:9 да («юлларын кәкре иткән») кулланыла. «Йәһвәнең хак юлларын» дигән сүзтезмәдәге грек сүзләре шулай ук Септуагинтада Һш 14:9 да очрый. Бу шигырьдә еврей текстында Аллаһы исеме кулланыла («Чөнки Йәһвәнең юллары — намуслылык юллары»). (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:10 кара.)
Йәһвәнең кулы: Рс 11:21 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:11 кара.
Йәһвә турындагы тәгълиматка: «Йәһвә турындагы тәгълимат» сүзтезмәсе — Рс 13:5 тә кулланылган «Аллаһы сүзе» сүзтезмәсенең синонимы. Рс 13:5 тә Паул һәм аның хезмәттәшләре Кипрга «килгәч, яһүдләрнең синагогаларында Аллаһы сүзен вәгазьләделәр» дип әйтелә. Нәтиҗәдә, проконсул Серги Паулның «чын күңелдән Аллаһы сүзен ишетәсе килгән» (Рс 13:7). Паулның әйткәннәренә һәм эшләгәннәренә шаһит булгач, Серги Паул Йәһвә Аллаһы турында белгәннәренә һәм Аның тәгълиматларына таң калган. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:12 кара.)
Писидиядәге Антиохка: Бу — Рим провинциясе Гәләтиядәге шәһәр. Ул Фригия белән Писидия өлкәләренең чигендә урнашкан булган, шуңа күрә ул тарихның төрле чорларында шушы өлкәләрнең берсенеке дип саналган. Бу шәһәрнең җимерекләрен хәзерге Төркиянең Ялвач шәһәре янында күреп була. Писидиядәге Антиох монда һәм Рс 14:19, 21 дә искә алына. Урта диңгез яры янында урнашкан Пергедән Писидиядәге Антиохка алып баручы юл һәркемгә кыенга туры килгән; соңгысы диңгез өсте тигезлегеннән якынча 1100 м биегрәк урнашкан булган (Ә13 кушымт. кара), һәм тау араларындагы куркыныч тар юлларда юлбасарлар һөҗүм итә алган. «Писидиядәге Антиохны» Суриядәге Антиох белән бутарга кирәк түгел (Рс 6:5; 11:19; 13:1; 14:26; 15:22; 18:22). Чынлыкта, Рәсүлләр китабында Антиох исеме очраган күпчелек урыннарда Писидиядәге Антиох турында түгел, ә Суриядәге Антиох турында сүз бара.
Канун һәм пәйгамбәрләр китаплары укылганнан: Б. э. I гасырында бу китаплар «һәр Шимбә» кычкырып укылган (Рс 15:21). Синагогадагы гыйбадәт кылуның бер үзенчәлеге «Шма» догасын, ягъни яһүдләрнең иман догасын, уку булган (Кн 6:4—9; 11:13—21). «Шма» дигән исем беренче булып укылган шигырьнең беренче сүзеннән алынган: «Тыңла [Шема́], и Исраил: безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә» (Кн 6:4). Бу гыйбадәтнең иң мөһим өлеше Тораны, ягъни Тәүратны, уку булган. Күп синагогаларда Канунны уку графигы бер ел эчендә укып чыгарлык итеп төзелгән булган; башкаларында Канунны өч ел эчендә укып чыкканнар. Пәйгамбәрләр китапларыннан да өзекләр укылган һәм аңлатылган. Язмалардан өзекләр кычкырып укылганнан соң, нотык сөйләгәннәр. Писидиядәге Антиох синагогасында китаплар укылганнан соң, Паулга җыелган халыкка дәртләндергеч сүзләр әйтергә тәкъдим ителгән булган. (Лк 4:16 га аңлатманы кара.)
якынча 450 ел дәвам итте: Паул исраиллеләр тарихын сурәтләвен бер мөһим вакыйгадан, ягъни Аллаһының «ата-бабаларын сайлап алуыннан», башлаган (Рс 13:17). Паул бу сүзләрне әйткәндә, күрәсең, Исхакның вәгъдә ителгән токым буларак туган вакытын күздә тоткан (Яр 17:19; 21:1—3; 22:17, 18). Сарая (Сара) балага уза алмаган чакта Аллаһы кемне токым итеп таныячак дигән сорау ачык килеш калган булган; Исхакның тууы бу сорауга җавап биргән (Яр 11:30). Бу вакыйга турында әйткәннән соң, Паул Аллаһының үзенең сайланган халкы хакына башкарган эшләрен санап китә. Аннан соң Паул Аллаһы аларга хакимнәр биреп торды һәм бу Ишмуил пәйгамбәр килгәнче булды дип өсти. Шуңа күрә, «якынча 450 ел», күрәсең, Исхакның б. э. к. 1918 елда тууыннан алып б. э. к. 1467 елга кадәр дәвам иткән, ягъни бу чор Исраил б. э. к. 1513 елда Мисырдан чыкканнан соң 46 ел үткәч тәмамланган. Бу урынлы, чөнки исраиллеләр 40 ел чүлдә йөреп үткәргән һәм 6 ел дәвамында Кәнган җирен яулап алган (Сн 9:1; 13:1, 2, 6; Кн 2:7; Йш 14:6, 7, 10).
токымыннан: Яки «токымнарыннан». Сүзгә-сүз орлык.
баганадан: Яки «агачтан». (Рс 5:30 га аңлатманы кара.)
төрбәгә: Яки «хәтер төрбәсенә». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)
Аллаһыга хезмәт иткән: Рс 20:27 гә аңлатманы кара.
Аллаһыга гыйбадәт кылучы: Монда «Аллаһыга гыйбадәт кылучы» дип бирелгән грек сүзе се́бомай «гыйбадәт кылу; олылау; хөрмәтләү» дигәнне аңлата. Ул «Аллаһыдан куркып яшәүче; диндар» дип тә бирелергә мөмкин. (Рс 13:50 гә аңлатманы кара.) Сурия телендәге «Пешиттада» ул «Аллаһыдан куркучы» дип бирелә. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге бер тәрҗемәсендә (Б4 кушымт. Й18 дип атала) монда Аллаһы исеме кулланыла, һәм бу сүзтезмә «Йәһвәдән куркучы» дип тәрҗемә ителергә мөмкин.
прозелитлар: Мт 23:15 кә аңлатманы кара.
Аллаһының юмарт игелегенә: Паулның элек Гайсәгә һәм аның шәкертләренә каршы килүче булганын исәпкә алсак (Рс 9:3—5), ни өчен аның Йәһвәнең юмарт игелегенә басым ясаганы аңлашыла. (Сүзлектән «Юмарт игелек» кара.) Паул үз хезмәтен Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә генә башкара алганын аңлаган (1Кр 15:10; 1Тм 1:13, 14). Эфес өлкәннәре белән очрашкач, ул бу сыйфатны ике тапкыр телгә алган (Рс 20:24, 32). Үзенең 14 хатында Паул «юмарт игелекне» якынча 90 тапкыр, Изге Язмаларның башка язучыларына караганда күпкә күбрәк, искә ала. Мәсәлән, ул Аллаһының я Гайсәнең юмарт игелеге турында, Еврейләргә язылган хатыннан тыш, бар хатларындагы сәламләү сүзләрендә әйтә, һәм ул бу сүзтезмәне һәр хатының соңгы сүзләрендә куллана.
Йәһвә сүзен: Рс 8:25 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:44 кара.
Йәһвә безгә... дип әйтеп, әмер бирде: Бу шигырьдәге өземтә Иш 49:6 дан алынган; анда, еврей текстының контексты ачык итеп күрсәткәнчә, сөйләүче — Йәһвә. (Иш 49:5; Иш 42:6 белән чагыштыр.) Бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше Йәһвәнең хезмәтчесе — Гайсә Мәсих — һәм аның шәкертләре башкарачак эшне үз эченә ала. (Иш 42:1; Лк 2:32 гә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:47 кара.)
җирнең читләренә кадәр: Монда Иш 49:6 дагы пәйгамбәрлек өземтә итеп китерелә; анда Септуагинтада шул ук грек сүзтезмәсе очрый. Ишагыя алдан әйткәнчә, Йәһвәнең хезмәтчесе «халыклар өчен яктылык» булачак һәм Аллаһының коткаруы «җирнең читләренә... җитәчәк». Писидиядәге Антиохта халыкка сөйләгәндә, Паул белән Барнаб бу пәйгамбәрлек сүзләр Мәсихнең шәкертләренә кагылган Йәһвәнең әмере булып тора икәнен күрсәткән: алар халыклар өчен яктылык булырга тиеш. Монда «җирнең читләренә кадәр» дип бирелгән грек сүзтезмәсе Рс 1:8 дә дә (аңлатманы кара) очрый. Анда ул Гайсә шәкертләренең аның турында никадәр киң шаһитлек бирәчәкләрен күрсәтер өчен кулланыла.
Йәһвә сүзен: Рс 8:25 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:48 кара.
хакыйкатьне кабул итәргә әзер: Бу сүзтезмә Писидиядәге Антиохта яшәгән кайбер башка халык кешеләрен сурәтли; алар, Паул белән Барнабның вәгазьләвен ишеткәннән соң, Гайсә шәкерте булып киткән. Монда «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (та́ссо дигән фигыльнең бер формасы) күп төрле мәгънәләргә, шул исәптән «урнаштыру; кую; оештыру; билгеләү» дигән мәгънәләргә ия. Бу сүзнең мәгънәсен контекст билгеләргә ярдәм итә. Рс 13:46 буенча, Писидиядәге Антиохта яшәгән кайбер яһүдләр монда 48 нче шигырьдә искә алынган башка халык кешеләренә капма-каршы куела. Узган Шимбә көнне Паул дәртләндергеч нотыгы белән бу ике төркемгә дә төпле шаһитлек биргән (Рс 13:16—41). Паул белән Барнабның сүзләре буенча, яһүдләр үҗәтләнеп, «Аллаһы сүзен» кире каккан һәм үз карашлары вә эшләре белән «мәңгелек тормышка лаек түгел икәннәрен» күрсәткән (Рс 13:46). Әмма бу шәһәрдәге башка халык кешеләре гел икенче караш белдергән. Хәбәрдә әйтелгәнчә, алар куандылар һәм Йәһвә сүзен данлый башладылар. Шулай итеп, бу контекстта грек фигыле та́ссо мондый фикерне белдерә: Антиохтагы бу яһүд булмаган кешеләр мәңгелек тормыш алуга китерә алган караш я омтылыш күрсәтеп, тормыш юлына баскан. Шунлыктан бу грек төшенчәсе «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» дип тәрҗемә ителә дә. Әмма Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә Рс 13:48 дә «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган; мәңгелек тормыш өчен билгеләнгән» дип әйтелә; бу Аллаһы шушы кешеләрне тормыш алыр өчен алдан билгеләгән дигән фикер тудырырга мөмкин. Ләкин бу шигырьнең контексты да, Изге Язмаларның башка өзекләре дә Антиохтагы бу башка халык кешеләре тормыш алыр өчен, ә яһүдләр мәңгелек тормыш алмас өчен алдан билгеләнгән дигән фикерне расламый. Паул яһүдләрне яхшы хәбәрне кабул итәргә инандырырга тырышса да, алар бу хәбәрне белә торып кире кагарга булган. Билгеле, бу аларның язмышы булмаган. Гайсә аңлатканча, кайберәүләр үз эшләре белән «Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел» икәннәрен күрсәтәчәк (Лк 9:62). Гайсә шулай ук үз карашлары белән яхшы хәбәрне кабул итәргә «лаеклы булганнарын» күрсәтәчәк кешеләр турында да әйткән, һәм Антиохтагы шушы башка халык кешеләре алар арасында булган (Мт 10:11, 13).
Йәһвә сүзе: Рс 8:25 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 13:49 кара.
Аллаһыдан куркып яшәүче: Яки «Аллаһыга гыйбадәт кылучы». Монда кулланылган грек сүзе се́бомай «олылау; хөрмәтләү» дип тә бирелергә мөмкин. Сурия телендәге «Пешиттада» ул «Аллаһыдан куркучы» дип тәрҗемә ителә. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й7, 8, 10, 18 дип атала) монда Аллаһы исеме кулланыла, һәм бу сүзтезмә «Йәһвәдән куркучы» дип тәрҗемә ителергә мөмкин.
Паул белән Барнаб... аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар: Паул белән Барнаб монда Гайсәнең Мт 10:14; Мк 6:11; Лк 9:5 тә язылган күрсәтмәсе буенча эш иткән. Мәҗүси ил аша үткән диндар яһүдләр яһүди җирләргә яңадан керер алдыннан сандалларыннан нәҗес дип санаган тузанны кагып төшергән. Әмма Гайсә, үз шәкертләренә андый күрсәтмәләр биргәндә, күрәсең, башка нәрсәне күздә тоткан. Бу ишарә шәкертләрнең Аллаһыдан киләчәк хөкемнәр өчен җаваплы булмаганнарын күрсәткән. Паул Көринттә моңа охшаш нәрсәне үз киемен кагып эшләгәндә, мондый аңлатма өстәгән: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз. Мин гаепле түгел». (Рс 18:6 га аңлатманы кара.)