РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 2 нче бүлек
Илленче көн бәйрәме: Мәсихче Грек Язмаларында грек сүзе пентекосте́ (мәгънәсе «илленче [көн]») Еврей Язмаларында «Беренче уңыш бәйрәме» (Чг 23:16) һәм «Атналар бәйрәме» (Чг 34:22) дип аталган бәйрәмне күрсәтер өчен кулланыла. Бу бәйрәм җиде атналык уңыш җыю чорының азагында уздырылган; ул чорда башта арпа, ә аннары бодай җыйганнар. Илленче көн бәйрәмен 16 нисаннан санап 50 нче көнне үткәргәннәр; ул көнне арпа уңышының беренче көлтәсе Йәһвәгә бүләк итеп китерелгән булган (Лв 23:15, 16). Еврей календаре буенча, Илленче көн бәйрәме 6 сиванга туры килә. (Ә15 кушымт. кара.) Бу бәйрәмгә күрсәтмәләр Лв 23:15—21; Сн 28:26—31; һәм Кн 16:9—12 дә язылган. Иерусалимга Илленче көн бәйрәменә ерак илләрдән бик күп яһүдләр һәм прозелитлар килгән. Бу бәйрәм кешеләрне башкаларга: иреклеләр, коллар, ярлылар, атасыз балалар, тол хатыннар, левилеләр, араларында яшәгән килмешәкләрме алар, кунакчыллык һәм игелек күрсәтергә дәртләндерергә тиеш булган (Кн 16:10, 11). Шуңа күрә б. э. 33 елында Иерусалимда үткән Илленче көн бәйрәме мәсихче җыелышның барлыкка килүе өчен иң яхшы мөмкинлек булган, чөнки җыелыш бар кешеләргә «Аллаһының мәһабәт эшләре турында» шаһитлек бирергә тиеш булган (Рс 1:8; 2:11). Яһүдләр санаганча, Илленче көн бәйрәме Синай тавында Мусага Канун бирелгән вакытка туры килгән. Шул чакта Исраил Аллаһының сайланган халкы итеп аерып куелган булган. Исраиллеләр өченче айның (сиван) башында Синай тавы янында җыелган, һәм аларга Канун бирелгән булган (Чг 19:1). Исраил белән Канун килешүе төзелгәндә, Муса арадашчы булган кебек, Гайсә Мәсих тә, рухи Исраил — яңа халык — белән яңа килешү төзелгәндә, арадашчы булган.
телләрдә: Изге Язмаларда грек сүзе гло́сса сөйләү органы «телне» күрсәтергә мөмкин (Мк 7:33; Лк 1:64; 16:24). Ләкин ул шулай ук күчмә мәгънәдә кулланылырга һәм берәр телне я билгеле бер телдә сөйләшүче халыкны күрсәтергә мөмкин (Ач 5:9; 7:9; 13:7). Бу грек сүзе Рс 2:3 тә «ялкын теленә охшаш телләрне» сурәтләр өчен кулланылган, һәм бу телләр күренеп торган. Шуңа күрә изге рухның иңүе шәкертләрнең һәрберсенә берәрләп кунган шул «телләрдән» һәм аларның төрле телләрдә сөйли башлаганыннан ачык күренгән.
үз туган телен: Монда «тел» дип грек сүзе диа́лектос тәрҗемә ителгән. (Рс 2:4 кә аңлатманы кара.) Шәкертләрне ишеткән күп кешеләр халыкара телне, бәлки грек телен, белгәндер. Алар, «диндар яһүдләр» булганга, шулай ук Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә еврей телендә әйтелгән вәгазьләрне дә аңлагандыр (Рс 2:5). Әмма яхшы хәбәрне ана сөте белән кергән телдә ишеткәч, бу аларның игътибарларын җәлеп иткән.
Асия өлкәсендә: Сүзлектән «Асия» кара.
прозелитлар: Мт 23:15 кә аңлатманы кара.
шәраб: Сүзгә-сүз «баллы шәраб». Яки «яңа шәраб». Монда кулланылган грек сүзе гле́укос әчү процессы барган яңа шәрабны аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый.
иртәнге өчләр: Ягъни иртәнге тугызлар тирәсе. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).
Соңгы көннәрдә: Йәил пәйгамбәрлегеннән алынган бу өзектә Петер, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, монда «соңгы көннәр» дигән сүзтезмәне куллана. Әмма еврей текстында һәм Септуагинтада монда «шуннан соң» дигән сүзләр тора (Йл 2:28 [3:1, LXX]). Йәил пәйгамбәрлеге Илленче көн бәйрәмендә, шәкертләргә изге рух иңгәч, үтәлгән. Шуңа күрә Петернең «соңгы көннәр» төшенчәсен куллануы шушы «соңгы көннәрнең» башланганын һәм аннан соң «Йәһвәнең бөек һәм шөһрәтле көне» киләчәген күрсәтә. «Соңгы көннәр», күрәсең, «Йәһвәнең... көне» белән тәмамланыр (Рс 2:20). Петер яһүдләргә һәм яһүдләр диненә күчкән кешеләргә сөйләгән, шуңа күрә аның сүзләре беренче итеп аларда үтәлергә тиеш булган. Аның сүзләре, күрәсең, яһүдләрнең «соңгы көннәрдә» — гыйбадәт кылу үзәге Иерусалимда булган дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә — яшәгәннәрен күрсәткән. Элегрәк Гайсә үзе Иерусалим һәм аның гыйбадәтханәсе җимереләчәк дип алдан әйткән булган (Лк 19:41—44; 21:5, 6). Бу җимерелү б. э. 70 елында булган.
үз рухымны: Грек төшенчәсе пне́ума монда Аллаһының изге рухын, ягъни эш итүче көчен, аңлата. Монда өземтә итеп китерелгән Йл 2:28 дә бу төшенчәгә туры килгән еврей сүзе ру́ах кулланыла. Еврей сүзе дә, грек сүзе дә бер төп мәгънәгә ия: күзгә күренмәгән, ә эш итү көче ап-ачык күренеп торган нәрсәне аңлата. (Сүзлектән «Рух» кара.)
һәртөрле кешегә: Сүзгә-сүз «бөтен тәнгә». Грек сүзе саркс (еш кына «тән» дип тәрҗемә ителә) монда тере кешеләрне күрсәтә, димәк, «бөтен тән» гомумән бөтен кешелекне күрсәтергә тиеш. (Ях 17:2 гә аңлатманы кара.) Әмма бу контекстта «бөтен тән» дигән грек сүзтезмәсе таррак мәгънәдә кулланыла. Аллаһы үз рухын җирдәге я хәтта Исраилдәге бар кешеләргә коймаган, димәк, бу сүзтезмә чыгармасыз бар кешеләрне аңлатмый. Ә Аллаһы үз рухын, кешеләрне аермыйча, һәртөрле кешегә, ягъни угылларга һәм кызларга, егетләргә һәм картларга, кол ир-атлар белән кол хатын-кызларга койган (Рс 2:17, 18). «Бар» дигәнне аңлаткан грек сүзе пас шул ук мәгънәдә 1Тм 2:3, 4 тә кулланыла. Анда Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын» тели дип әйтелә. (Ях 12:32 гә аңлатманы кара.)
пәйгамбәрлек итәр: Грек төшенчәсе профете́уо сүзгә-сүз «сөйләү» дигәнне аңлата. Изге Язмаларда ул Аллаһыдан килгән хәбәрләрне ачу мәгънәсендә кулланыла. Ул еш кына киләчәкне алдан әйтү дигәнне аңлатса да, бу аның төп мәгънәсе түгел. Бу грек сүзе шулай ук берәр нәрсәне Аллаһы ярдәме белән билгеләү дигәнне дә аңлатырга мөмкин. (Мт 26:68 гә аңлатманы кара.) Бу контекст буенча, изге рух кайберәүләрне пәйгамбәрлек итәргә этәргән. Алар Йәһвә башкарган һәм һаман да башкара торган «мәһабәт эшләр турында» сөйләп, Аллаһы Тәгалә исеменнән сөйләгән (Рс 2:11). «Пәйгамбәрлек итәргә» дигәнне аңлаткан еврей сүзе охшаш мәгънәгә ия. Мәсәлән, Чг 7:1 дә Һарун турында Мусаның «пәйгамбәре» дип әйтелә; Һарун булачак вакыйгаларны алдан әйтмәгән, ә Муса исеменнән сөйләгән.
картларыгыз: Яки «олы яшьтәге кешеләрегез». Монда кулланылган грек төшенчәсе пресби́терос, күрәсең, бу шигырьдә элегрәк искә алынган «егетләрнең» капма-каршысы буларак, олы яшьтәге кешеләрне аңлата. Башка контекстларда шул ук төшенчә җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләрне күрсәтер өчен кулланыла. (Рс 4:5; 11:30; 14:23; 15:2; 20:17; Мт 16:21 гә аңлатманы кара.)
галәмәтләр: Мәсихче Грек Язмаларында грек сүзе те́рас һәрвакыт семе́йон («билге») дигән сүз белән бергә кулланыла һәм икесе дә күплек санда килә (Мт 24:24; Ях 4:48; 2Кр 12:12). Башлыча, те́рас сүзе курку-хөрмәт я гаҗәпләнү уятучы берәр нәрсәне аңлата.
Йәһвәнең: Йл 2:31 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
Йәһвә: Йл 2:32 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
Насаралы: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.
галәмәтләр: Аллаһының Гайсә аша башкарган могҗизалары аның Аллаһы тарафыннан җибәрелгәнен дәлилләгән. Бу могҗизалы савыктырулар һәм үледән терелтүләр шулай ук Гайсәнең киләчәктә зуррак күләмдә нәрсә эшләячәген күрсәткән. (Рс 2:19 га аңлатманы кара.)
ихтыяры: Монда кулланылган грек сүзе буле́ Лк 7:30 да «ихтыяр [яки «җитәкчелек», иск.]» дип һәм Ев 6:17 дә «ният» дип бирелгән. (Рс 20:27 гә аңлатманы кара.)
үлем газапларыннан: Изге Язмаларда кеше, үлгәч, бернәрсә дә белми һәм авырту сизми дип ачык итеп әйтелсә дә (Зб 146:4; Вг 9:5, 10), монда «үлем» «газаплар» китерә дип әйтелә. Бу сүзләр, күрәсең, үлем Изге Язмаларда кайгы һәм хәсрәт китерүче нәрсә итеп күрсәтелгәнгә, кулланылган (1Иш 15:32; Зб 55:4; Вг 7:26). Үлем аркасында кеше гадәттә әҗәл газабы кичерә (Зб 73:4, 5), һәм ул, үлем тырнагына эләгеп, шулай ук азатлыгы белән эш итәргә мөмкинлеген югалта (Зб 6:5; 88:10). Күрәсең, шул мәгънәдә үледән терелтү Гайсәне «үлем газапларыннан», аның кайгылы тырнакларыннан азат иткән. Монда «газаплар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе оди́н 1Тс 5:3 тә тулгак тоту газапларын күрсәтер өчен кулланыла. Әмма ул шулай ук гомумән авырту, бәла я кайгы-хәсрәтләрне дә аңлатырга мөмкин (Мт 24:8). «Үлем газаплары» дигән сүзтезмә Септуагинтада 2Иш 22:6 һәм Зб 18:4 тә (17:5, LXX) очрый; бу шигырьләрдә еврей телендәге масорет текстында «Кабер богаулары» һәм «үлем баулары» дип әйтелә. Шунысы кызык, сузыкларсыз язылган борынгы еврей кулъязмаларында «бау» дигәнне аңлаткан төшенчә хе́вел һәм «газап» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсе бер үк тартыклардан тора. Бу Септуагинтадагы тәрҗемәне аңлатырга мөмкин. Һәрхәлдә, «үлем газаплары» һәм «үлем баулары» дигән сүзтезмәләр бер үк мәгънәгә ия, ягъни үлем кайгы-хәсрәт китерә.
Йәһвә: Зб 16:8 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
тәнем: Петер Зб 16 дан бу өзекне китерер алдыннан болай дигән: «Давыт аның [ягъни Мәсих, Гайсә] хакында болай ди» (Рс 2:25). Шушы шигырьдә (Рс 2:26) һәм Зб 16:9 да грек һәм еврей текстларында «тән» дигән төшенчә кулланыла; ул кешенең тәнен я аның үзен күрсәтергә мөмкин. Гайсә, йолым корбаны итеп үтереләчәген белгән булса да, өмет баглап яшәгән. Гайсә шуны белгән: Атасы үзен үледән терелтәчәк, корбаны кешелек өчен йолым булып хезмәт итәчәк, ә тәне, ягъни гәүдәсе, черемәячәк (Рс 2:27, 31).
җанымны: Яки «мине». Зб 16:10 нан алынган бу өзектә грек сүзе психе́ не́феш дигән еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен кулланыла; икесе дә гадәттә «җан» дип бирелә. Мәдхия җырлаучы «җан» сүзен үзенә карата кулланган. Илленче көн бәйрәмендә Петер, Мәсихнең үледән терелтелүе турында яһүдләргә сөйләгәндә, Давытның бу мәдхиясен Гайсәгә карата кулланган. (Рс 2:24, 25; сүзлектән «Җан» кара.)
Кабердә: Яки «Гадеста». Грек төшенчәсе ха́дес (мәгънәсе, бәлки, «күренмәгән урын») Мәсихче Грек Язмаларында 10 мәртәбә очрый. (Мт 11:23; 16:18; Лк 10:15; 16:23; Рс 2:27, 31; Ач 1:18; 6:8; 20:13, 14 кара.) Бу шигырьдә өзек итеп Зб 16:10 китерелә; анда грек төшенчәсенә туры килгән «Шеол» дигән еврей төшенчәсе кулланыла, ул да «Кабер» дип бирелгән. Септуагинтада гадәттә «Шеол» дигән еврей сүзенә тиңдәш сүз «Гадес» кулланыла. Изге Язмаларда ике төшенчә дә кешеләрнең гомуми каберен аңлата; ә берәр кешенең каберен төп нөсхәнең телләрендәге башка төшенчәләр күрсәтә. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й7, 8, 11, 12, 14—18, 22 дип атала) монда «Шеол» төшенчәсе кулланыла.
Син барында: Сүзгә-сүз «Синең йөзең белән (алдында)». Зб 16:11 дән алынган бу өзектә еврей тексты грек теленә сүзгә-сүз тәрҗемә ителгән. «Кемнеңдер йөзе белән» дигән еврей сүзтезмәсе — «кемнеңдер барында» дигәнне аңлаткан идиома.
Аллаһы: Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Тео́с («Аллаһы») сүзе кулланыла. Шунысы игътибарга лаек: Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләре (Б4 кушымт. Й7, 8, 10 дип атала) монда тетраграмматон куллана.
токымнарыннан берәүне: Аллаһы Давытка аның токымнарының берсе Яр 3:15 тә вәгъдә ителгән «токым» булып китәчәк дигән вәгъдә биргән (2Иш 7:12, 13; Зб 89:3, 4; 132:11). Бу вәгъдә Гайсәдә үтәлгән, чөнки аның әнисе дә, үги әтисе дә Давыт патшаның нәселеннән булган. «Токым» дип бирелгән грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «аның биле асты җимеше» дип яңгыраган еврей идиомасын чагылдыра. Кеше тәнендә бил астында үрчү органнары урнашкан. Төп нөсхә телләрендә язылган Изге Язмаларда кешенең токымы турында «карын җимеше» дип тә әйтелә, һәм анда башка охшаш сүзтезмәләрдә «җимеш» бала табу нәтиҗәсен күрсәтә (Зб 127:3; Лк 1:42).
Кабердә: Яки «Гадеста», ягъни кешеләрнең гомуми каберендә. (Рс 2:27 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Кабер» кара.)
гәүдәсенең черемәячәге: Йәһвә Гайсәнең гәүдәсенә череп таркалырга юл куймаган, ә Мәсихне символлаштырган Муса белән Давытның гәүдәләре черегән (Кн 34:5, 6; Рс 2:27; 13:35, 36). Гайсә «соңгы Адәм» (1Кр 15:45) һәм бөтен кешелек өчен «тиешле йолым» (1Тм 2:5, 6; Мт 20:28) булсын өчен, аның тәне чын кеше тәне булырга тиеш булган. Бу тән камил булырга тиеш булган, чөнки ул Йәһвә Аллаһыга, Адәм югалтканны кире сатып алыр өчен, кирәкле бәя итеп китерелергә тиеш булган (Ев 9:14; 1Пт 1:18, 19). Адәмнең камилсез токымнарының берсе дә кирәкле йолым бәясен бирә алмаган (Зб 49:7—9). Шуңа күрә Мәрьямнең Гайсә белән авырлы булып китүе табигый юл белән булмаган. Ә Гайсә үз Атасына, күрәсең, суга чумдырылганда әйткәнчә, «син минем өчен тән әзерләдең», ягъни Йәһвә Гайсә өчен корбан итеп биреләчәк камил кеше тәне әзерләгән (Ев 10:5). Шәкертләр Гайсәнең төрбәсе янына баргач, аның гәүдәсенең юкка чыкканын ачыклаган, ләкин алар аның тәне төрелгән булган җитен кәфенне күргән. Йәһвә, күрәсең, үзенең яраткан Улының тәнен, ул чери башлаганчы, юкка чыгарган (Лк 24:3—6; Ях 20:2—9).
Йәһвә: Монда өземтә итеп китерелгән Зб 110:1 дә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. Әмма, А5 кушымт. аңлатылганча, Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә, Яңа Васыятьтә, хәтта Еврей Язмаларыннан китерелгән өземтәләрдә дә, Аллаһының исеме кулланылмый. Әмма шунысы игътибарга лаек, XVII гасырда бастырылган «Яков патша тәрҗемәсе»нең кайбер чыгарылышларында бу шигырьдә һәм Зб 110:1 өземтә итеп китерелгән Мәсихче Грек Язмаларының башка өч урынында баш хәрефләр белән «РАББЫ» диелгән (Мт 22:44; Мк 12:36; Лк 20:42). Аннан соңгы чыгарылышларда да шулай диелгән. Ул тәрҗемәнең Еврей Язмаларында «РАББЫ» сүзе, еврей телендәге төп нөсхәдә Аллаһы исеменең кая торганын күрсәтер өчен, кулланыла. Димәк, Мәсихче Грек Язмаларында да «РАББЫ» дип язылганда, бу анда сүз Йәһвә турында бара икәнен күрсәтә. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, «Яков патша тәрҗемәсенең яңа чыгарылышы»нда (беренче тапкыр 1979 елда чыккан) Еврей Язмаларыннан китерелгән өземтәләрдә, бу сүз Аллаһы исемен күрсәткән бар урыннарда, «РАББЫ» сүзе кулланыла. (Б кушымт. кара.)
баганага кадаклаган: Яки «баганага (колгага) беркеткән». (Мт 20:19 га аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)
Тәүбә итегез: Монда кулланылган грек сүзе метаное́о сүзгә-сүз «элекке фикердән кайту» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу фикер йөртүне, карашны я ниятне үзгәртү дигәнне аңлата. Элегрәк Чумдыручы Яхъя «кешеләргә, аларның гөнаһлары кичерелсен өчен, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип вәгазьләгән» булган. (Мк 1:4 кә аңлатманы кара.) Яһүдләр, Муса канунындагы әмерләргә буйсынмаганнары өчен тәүбә итеп, суга чумдырылу үткәннәр, һәм бу тәүбә итү Аллаһы халкын киләчәк нәрсәләргә әзерләгән (Мк 1:2—4). Ләкин Петер монда ассызыклаганча, хәзер Аллаһы халкы, Гайсәнең Мт 28:19 дагы әмере буенча, тәүбә итәргә һәм гөнаһлары кичерелсен өчен, Гайсә Мәсихне танып суга чумдырылу үтәргә тиеш булган. Яһүдләр Гайсәне Мәсих буларак кире какканга, Аллаһының кичерүен алыр өчен, тәүбә итү һәм Гайсәгә иман итү яңа һәм мөһим таләп булган. Алар Гайсә Мәсихне танып суга чумдырылу аша кешеләр алдында андый иманнары булуын күрсәтә алган. Шулай итеп алар Мәсих аша Аллаһыга үзләрен багышлаганнарын символлаштырыр иде. (Мт 3:8, 11 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Тәүбә итү» кара.)
Йәһвә: Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча Ки́риос) дигән сүз кулланыла. Әмма, Б кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга сәбәпләр аз түгел. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. Рс 2:33—38 дән күренгәнчә, Петер шушы шигырьдә искә алган вәгъдә Йл 2:28—32 дә изге рух кою турында әйтелгәнгә карый. Аллаһыбыз Йәһвә үзенә чакырган һәркем дигән сүзтезмә, күрәсең, Йл 2:32 нең ахырында язылган сүзләрне чагылдыра. Йл 2:32 дә еврей текстында Аллаһы исеме өч мәртәбә кулланыла һәм чакыручы шәхеснең Йәһвә икәнлеге ачык итеп әйтелә. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 2:39 кара.)
кеше: Яки «җан». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда тере кешене аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)
бер-берсе белән бүлешеп: Яки «бер-берсе белән аралашып». Монда кулланылган койнони́а дигән грек сүзенең төп мәгънәсе «бүлешү; бердәмлек; дуслык бәйләнеше». Паул бу сүзне үз хатларында берничә тапкыр кулланган (1Кр 1:9; 2Кр 6:14). Бу шигырьнең контексты күрсәткәнчә, шушы сүз таныш булуны гына түгел, ә якын дуслыкны аңлата.
бергә ашап: Сүзгә-сүз «икмәкне сындырып». (Рс 20:7 гә аңлатманы кара.)
Һәр җанны: Яки «Һәркемне». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда тере кешене аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)
галәмәтләр: Рс 2:19 га аңлатманы кара.
үз йортларында... бергәләп: Монда ката́ бәйлеге, кат о́йкон (сүзгә-сүз «һәр йорт») дигән грек сүзтезмәсендә кулланылганда, бүлгәләү мәгънәсен белдерергә мөмкин. Шәкертләр, күрәсең, бу авыр вакытта Иерусалимда һәм аның тирәсендә яшәгән төрле имандашларының йортларында очрашып, бергә ашаган. (Рс 5:42; 20:20 гә аңлатмаларны кара.)
Йәһвә: Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча хо... Ки́риос) дигән сүз кулланыла. Әмма, Б кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга сәбәпләр аз түгел. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 2:47 кара.)