РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 7 нче бүлек
Баш рухани: Ягъни Каяфәс. (Рс 4:6 га аңлатманы кара.)
Торган җиреңне... калдырып: Югары киңәшмә алдында сөйләгәндә, Стифән шушы әмер Ибраһимга Месопотамиядә бирелгән булган дип әйткән. Аның сүзләре буенча, «шөһрәтле Аллаһы атабыз Ибраһимга Месопотамиядә, ул әле Харанга күчкәнче, күренгән» (Рс 7:2). Ибраһим (башта ул Ибрам буларак билгеле булган) чыгышы белән калдайлы Ур шәһәреннән булган. Стифән әйткәнчә, Ибраһимга, күрәсең, шунда беренче тапкыр үз җирен калдырып китәргә әмер бирелгән булган (Яр 11:28, 29, 31; 15:7; 17:5; Нк 9:7). Ә Яр 11:31—12:3 тәге хәбәр буенча, мондый фикер туарга мөмкин: Ибраһимга бу әмер беренче мәртәбә, аның атасы Тирах үлгәч, Харанда бирелгән булган. Әмма бу хәбәрне һәм Стифән монда әйткән сүзләрне исәпкә алсак, мондый нәтиҗә ясап була: Йәһвә бу әмерне Ибраһимга, ул әле Урда булганда, биргән һәм аннары аны, Ибраһим Харанда яшәгәндә, кабатлаган.
Аллаһы: Сүзгә-сүз «Ул». 2 нче шигырьдә әйтелгән «шөһрәтле Аллаһыны» күрсәтә.
токымына: Сүзгә-сүз «орлык».
токымы: Сүзгә-сүз «орлык».
400 ел... изелеп яшәячәк: Монда өзек итеп китерелгән Яр 15:13 тә Аллаһы Ибрамга (Ибраһимга) аның токымнарын кол итәчәкләр һәм 400 ел буе җәберләячәкләр дигән. Бу чор Йәһвә исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан б. э. к. 1513 елда, 14 нисанда азат иткәч тәмамланган, димәк, ул б. э. к. 1913 елда башланырга тиеш булган. Изге Язмалар хронологиясе буенча, шул елны Ибраһимның токымын — якынча биш яшьлек Исхакны — аның үги абыйсы Исмәгыйль мыскыллый һәм җәберли башлаган. Исмәгыйль якынча 19 ел элегрәк Сараяның (Сараның) мисырлы хезмәтчесе Һаҗәрдән туган булган. Исмәгыйль беренче булып туган булса да, беренче угылга тиешле мирасны Исхак алырга тиеш булган, шуңа күрә Исмәгыйль үз энесен мыскыллагандыр (Яр 16:1—4; 21:8—10). Соңрак Паул Исмәгыйльнең Исхакка карата мөнәсәбәтен эзәрлекләү дип сурәтләгән (Гл 4:29). Күрәсең, андый мөнәсәбәткә Йәһвә җитди караган: ул Сараның Исмәгыйль белән аның анасын куып чыгарырга дигән сүзләрен хуплаган (Яр 21:11—13). Шулай итеп, Исхак Ибраһим токымыннан беренче булып алдан әйтелгән җәберләүне татыган. Шуңа күрә Аллаһының хәбәрендә җентекләп язылган бу очрак, күрәсең, пәйгамбәрлек ителгән 400 еллык җәберләү чорының башланганын күрсәткән, һәм ул исраиллеләр Мисырдан чыкканнан соң тәмамланган.
миңа гыйбадәт кылачаклар: Яки «миңа изге хезмәт башкарачак». Грек фигыле латре́уо башлыча хезмәт итүне күрсәтә, ләкин кайбер контекстларда «гыйбадәт кылу; табыну» дип бирелергә мөмкин. Бу шигырьнең икенче өлешендә Чг 3:12 күздә тотыла; анда бу грек фигыленә туры килгән еврей фигыле «гыйбадәт кылу» я «хезмәт итү» дип бирелергә мөмкин (Чг 3:12, иск.). Изге Язмаларда кулланылганда, грек фигыле латре́уо гадәттә Аллаһыга хезмәт итүне аңлата я аңа гыйбадәт кылу белән бәйле хезмәтне (Мт 4:10; Лк 1:74; 2:37; 4:8; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3), шул исәптән изге чатырда яки гыйбадәтханәдә хезмәт итүне белдерә (Ев 8:5; 9:9; 10:2; 13:10). Берничә очракта ул ялган табынуны — барлыкка китерелгән нәрсәләргә хезмәт итү я табынуны аңлата (Рс 7:42; Рм 1:25).
Шуннан соң Исхак Ягъкубның атасы булган: Бу шигырьнең беренче өлешендә «туган; атасы булган» дип тәрҗемә ителә торган фигыль һәм «сөннәткә утырткан» дигән фигыль грек текстындагы бу шигырьнең икенче өлешендә кабатланмый. Шуңа күрә бу фигыльләрнең берсе я икесе дә икенче өлешкә карата кулланылырга мөмкин. Шулай итеп, бу шигырьнең икенче өлешен болай дип тәрҗемә итеп буладыр: «Шуннан соң Исхак Ягъкуб белән, ә Ягъкуб 12 ыруг башлыгы белән шуны ук эшләгән [ягъни, сөннәткә утырткан]».
ыруг башлыгы: Яки «гаилә башы». Грек сүзе патриа́рхес Мәсихче Грек Язмаларында дүрт тапкыр очрый. Монда ул Ягъкубның 12 улын күрсәтә (Яр 35:23—26), һәм ул шулай ук Давытка карата (Рс 2:29) һәм Ибраһимга карата (Ев 7:4) кулланыла.
75 җанны: Стифән, Ягъкубның Мисырдагы гаиләсенең тулы саны 75 дип әйткәндә, Еврей Язмаларыннан аерым бер шигырьне өземтә итеп китермәгәндер. Бу сан Еврей Язмаларының масорет текстында очрамый. Яр 46:26 да әйтелә: «Ягъкубның үзе белән бергә Мисырга күчеп килгән токымнарының саны, киленнәреннән башка, барлыгы 66 җан иде». 27 нче шигырьдә болай дип дәвам ителә: «Ягъкуб йортындагы Мисырга күчеп килгән барлык җаннарның саны 70 иде». Монда кешеләр ике төрле юл белән исәпләнә: беренче сан, күрәсең, Мисырга Ягъкуб белән бергә килгән аның токымнарын гына үз эченә ала, ә икенче сан Мисырга Ягъкуб белән килгән кешеләрнең тулы санын күрсәтә. Ягъкуб токымнарының күпме булганы шулай ук Чг 1:5 һәм Кн 10:22 дә искә алына; анда «70» саны китерелә. Стифән өченче санны — Ягъкубның зуррак гаиләсен тәшкил иткән санны китерә, ахры. Кайберәүләр уйлавынча, бу сан Йосыф уллары Манашше белән Ифраимның улларын һәм оныкларын үз эченә ала; алар Септуагинтада Яр 46:20 дә телгә алына. Башкаларның фикеренчә, ул сан Ягъкубның киленнәрен үз эченә ала; алар Яр 46:26 дагы санга кертелмәгән булган. Шулай итеп, «75» саны тулы сандыр. Шулай да бу сан, бәлки, б. э. I гасырында кулланышта булган Еврей Язмаларының күчермәләренә нигезләнәдер. Күп еллар дәвамында галимнәргә «75» саны грек Септуагинтасында Яр 46:27 һәм Чг 1:5 тә китерелгән икәне билгеле булган. Өстәвенә, XX гасырда Үле диңгез янында Чг 1:5 еврей телендә язылган ике кулъязма кисәге табылган; анда да «75» саны кулланыла. Стифән әйткән сан бу борынгы текстларның берсенә нигезләнгән булгандыр. Ничек кенә булмасын, Ягъкуб токымнарының тулы санын төрлечә исәпләп булган, һәм Стифән китергән сан нибары аларның берсе булган.
җанны: Яки «кешене». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда кешене аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)
бик тә күркәм: Монда кулланылган грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «Аллаһы өчен бик тә күркәм» дигәнне аңлата. Бу сүзтезмә бик яхшы нәрсәне күрсәтер өчен кулланылган семит идиомасын белдерә. Бу контекстта ул «бик матур» һәм «Аллаһы карашында бик тә күркәм» дигән ике фикерне аңлатырга мөмкин. (Чг 2:2 белән чагыштыр.) Кайбер белгечләрнең фикере буенча, бу сүзтезмә кешенең тышкы үзенчәлекләрен генә түгел, ә шулай ук Аллаһы кешедә күргән эчке сыйфатларны да күрсәтергә мөмкин. Юн 3:3 тә охшаш конструкция очрый; анда, еврей текстының сүзгә-сүз тәрҗемәсе буенча, Нинәвә «Аллаһы каршында бөек» шәһәр итеп сурәтләнә, һәм бу «зур шәһәр» дигән фикерне белдерә. (Башка мисалларны Яр 23:6, иск.; Зб 36:6, иск. кара.)
мисырлыларның бар зирәклегенә өйрәтелгән: Стифән, Югары киңәшмә алдында сөйләгәндә, Еврей Язмаларында искә алынмаган яһүдләрнең тарихындагы кайбер фактларны телгә ала. Мәсәлән, Стифән генә Мусаның Мисырда белем алганы турында әйтә. Стифән Еврей Язмаларында искә алынмаган башка нечкәлекләрне дә телгә алган. Аларны белер өчен, Рс 7:23, 30, 53 кә аңлатмаларны кара.
40 яшь тулгач: Стифән, Югары киңәшмә алдында сөйләгәндә, Еврей Язмаларында искә алынмаган яһүдләрнең тарихы турында кайбер фактларны телгә ала. Мәсәлән, Стифән Мусага, Мисырдан качканда, 40 яшь булганын ача. Стифән Еврей Язмаларында искә алынмаган башка нечкәлекләрне дә телгә алган. Аларны белер өчен, Рс 7:22, 30, 53 кә аңлатмаларны кара.
аның күңелендә... теләге туган: Яки «аңа... уй килгән; ул... карар иткән». Монда кулланылган грек сүзтезмәсе еврей идиомасын чагылдыра. (Иш 65:17; Ир 3:16 белән чагыштыр.)
исраиллеләрнең: Яки «Исраил улларының; Исраил халкының». (Сүзлектән «Исраил» кара.)
Кырык ел: Еврей Язмаларында Мусаның Мидьянда күпме ел яшәгәне ачык итеп әйтелми. Ләкин монда Стифән Изге Язмаларда элек язылмаган яһүдләр тарихындагы фактларны ача. Аның сүзләре буенча, Мусага, Мидьянга качып киткәндә, 40 яшь булган (Чг 2:11; Рс 7:23) һәм ул анда 40 ел я якынча 40 ел яшәгән. Шулай итеп, монда әйтелгән чор, күрәсең, б. э. к. 1553 елдан алып 1513 елга кадәр сузылган. Стифәннең хәбәре Мусага, фиргавен белән сөйләшкәндә (Чг 7:7) һәм Исраил халкын Мисырдан алып чыкканда, 80 яшь булган дигән сүзләр белән туры килә. Бу хәбәр шулай ук Муса, 40 ел чүлдә үткәргәннән соң, 120 яшендә үлгән дигән сүзләргә дә туры килә (Кн 34:7; Рс 7:36).
бер фәрештә: Стифән монда Чг 3:2 дәге хәбәр турында әйтә; анда еврей текстында «Йәһвәнең фәрештәсе» диелә. Күпчелек грек кулъязмаларында монда «бер фәрештә» диелә, ләкин берничә кулъязмада һәм берничә борынгы тәрҗемәдә «Раббының [я «Йәһвәнең»] фәрештәсе» дип биреп булган язылыш очрый. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә күп кенә тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й7, 8, 10—12, 14—17, 28 дип атала) монда тетраграмматон кулланыла, һәм бу сүзтезмә «Йәһвәнең фәрештәсе» дип бирелә.
Йәһвәнең тавышын: Стифән монда (Рс 7:30—34) Чг 3:2—10 дагы хәбәр турында сөйли. 4 нче шигырьдә «Йәһвә» Мусага үзенең фәрештәсе аша эндәшә, ә 6 нчы шигырьдә «Йәһвә» аңа Рс 7:32 дә өземтә итеп китерелгән сүзләрне әйтә. «Йәһвәнең тавышы» сүзтезмәсе «тавыш; сүз; аваз» дип бирелгән еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында еш очрый. (Менә кайбер мисаллар: Яр 3:8; Чг 15:26; Кн 5:25; 18:16; 28:1, 62; 1Иш 12:15; 1Пат 20:36; Зб 106:25; Иш 30:31; Ир 3:25; Дн 9:10.) Шунысы игътибарга лаек: «Йәһвәнең тавышы» сүзтезмәсе Септуагинтаның борынгы бер кулъязма кисәгендә (Фуад папирусы 266 коллекциясендә), Кн 26:14; 27:10; 28:1, 62 дә очраганда, Аллаһы исеме грек текстында шакмаклы еврей хәрефләре белән язылган; бу кулъязма кисәге б. э. к. I гасырга карый. Сакланып калган грек кулъязмаларында Рс 7:31 дә «Раббының тавышын» дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвәнең тавышын» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 7:31 аңлатыла.
Йәһвә аңа болай дигән: Стифән сөйләгән хәбәрнең контексты (Чг 3:2—10) буенча, үзенең фәрештәсе аша сөйләгән шәхеснең Йәһвә икәнлеге ап-ачык күренә. Бу шигырьдәге күпчелек мәгълүмат Чг 3:5 тән алынган булса да, Рс 7:33 тәге беренче сүзләргә тиң сүзләрне еврей текстында Чг 3:7 дә табып була; анда сүзгә-сүз «Йәһвә болай диде» диелә. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 7:33 кара.)
коткаручы: Яки «йолып алучы; азат итүче». Монда кулланылган грек сүзе литроте́с «азат итү; коткару» дигәнне аңлаткан литро́омай фигыленнән барлыкка килгән. Ул шулай ук мәгънәсе «йолым» булган ли́трон дигән исемгә тамырдаш. (Мт 20:28 гә аңлатманы кара.) Литро́омай дигән фигыль Гайсә Мәсих аша бирелгән коткаруга карата кулланыла (Лк 24:21; Тит 2:14, иск.; 1Пт 1:19, иск.); Гайсә турында ул Муса кебек пәйгамбәр булачак дип алдан әйтелгән булган (Кн 18:15; Рс 7:37). Муса, исраиллеләрне Мисырдан алып чыгып, коткаручы булган кебек, Гайсә Мәсих тә үзенең йолым корбаны ярдәмендә бөтен кешелекнең Коткаручысы булып тора.
40 ел буе: Бу 40 ел, б. э. к. 1513 елдан, ягъни исраиллеләр Мисырдан чыккан вакыттан, алып, б. э. к. 1473 елга, ягъни аларның Вәгъдә ителгән җиргә кергән вакытка, кадәр сузылган. Бу 40 ел алдыннан һәм дәвамында Муса могҗизалы күренешләр белән галәмәтләр күрсәткән. Мәсәлән, Муса Мисырга кире кайткач, ул башта бөтен Исраил өлкәннәре алдында могҗизалар кылган (Чг 4:29—31). Аннары Муса аша, исраиллеләр Мисырдан чыкканчыга кадәр, фиргавен һәм бар Мисыр халкы алдында могҗизалы күренешләр һәм галәмәтләр күрсәтелгән булган. Соңрак, аның катнашында фиргавен үз гаскәре белән Кызыл диңгездә юк ителгән булган (Чг 14:21—31; 15:4; Кн 11:2—4). Муса аша күрсәтелгән иң күренекле галәмәтләрнең берсе чүлдә һәр көн маннаның барлыкка килүе булган. Манна 40 ел буе барлыкка килгән, ә б. э. к. 1473 елның башында, халык Кәнган җиренең җимешләрен ашый башлагач, ул юкка чыккан (Чг 16:35; Йш 5:10—12).
могҗизалы күренешләр: Рс 2:19 га аңлатманы кара.
Исраил улларына: Яки «Исраил халкына; исраиллеләргә». (Сүзлектән «Исраил» кара.)
Аллаһы: Кн 18:15 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый; анда «Аллаһың Йәһвә» диелә. Бу шигырьдә өземтә азрак кыскартылган; Стифән «Аллаһы» дигәнне аңлаткан сүзне генә куллана. Петер Рс 3:22 дә, шул ук шигырьне өземтә итеп китереп, «Аллаһың Йәһвә» дигән тулы сүзтезмәне куллана. (Рс 3:22 гә аңлатманы кара.) Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә кайбер тәрҗемәләрендә монда Аллаһы исеме кулланыла һәм «Аллаһың Йәһвә» (Й7, 8, 10—17) я «Йәһвә Аллаһы» (Й28) диелә. (Б4 кушымт. кара.) Кайбер грек кулъязмаларында «Раббы Аллаһы» дип яки Б кушымт. китерелгән сәбәпләр аркасында «Йәһвә Аллаһы» дип тәрҗемә итеп булган язылыш очрый. Әмма күпчелек грек кулъязмаларында һәм башка телләргә борынгы тәрҗемәләрдә «Аллаһы» дип кенә әйтелә.
чүлдә җыелыш: Монда Мисырдан чакырып алынган исраиллеләр «җыелыш» дип атала. Еврей Язмаларында «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә гадәттә «җыелыш» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе каха́л «чакыру; җыю» дигәнне аңлаткан сүздән килеп чыккан (Сн 20:8; Кн 4:10). Каха́л сүзе, исраиллеләрне оештырылган халык итеп күрсәтер өчен, еш кулланыла, мәсәлән мондый сүзтезмәләрдә: «Исраил(нең) җыелышы» (Лв 16:17; Йш 8:35; 1Пат 8:14), «Аллаһы җыелышы» (Нк 13:1) һәм «Йәһвә(нең) җыелышы» (Кн 23:2, 3; Мик 2:5; Сн 20:4; 1Ел 28:8). Септуагинтада (мәсәлән Зб 22:22 [21:23, LXX]) еврей сүзе каха́л еш кына экклеси́а дигән грек сүзе белән тәрҗемә ителгән; соңгысы Мәсихче Грек Язмаларында «җыелыш» дигән мәгънәне белдерер өчен кулланыла. (Мт 16:18; Рс 5:11 гә аңлатмаларны кара.)
шаһитлек чатыры: Лүкнең бу шигырьне ничек итеп язганына, бәлки, Септуагинта тәэсир иткәндер. Шушы шигырьдәге бу сүзтезмә анда «очрашу чатыры» дигәнне аңлаткан еврей төшенчәсен тәрҗемә итәр өчен кулланыла (Чг 27:21; 28:43; Сн 1:1). Исраиллеләр чүлдә йөргәндә, бу чатырда килешү сандыгы сакланган булган; сандык эчендә иң мөһим нәрсәләр «ике шаһитлек тактасы» булган. Бу контекстларда «шаһитлек» төшенчәсе таш такталарга язылган Ун әмерне күрсәтә (Чг 25:16, 21, 22; 31:18; 32:15). «Шаһитлек» дип бирелгән еврей төшенчәсе «искә төшерү» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу сандык изге искә төшерүләрне я шаһитлекне саклар өчен изге әрҗә булган. (Сүзлектән «Килешү сандыгы» һәм «Иң изге урын» кара.)
үрнәк: Яки «план». Монда кулланылган грек сүзе ти́пос Ев 8:5 тә һәм Септуагинтада Чг 25:40 та шул ук мәгънәдә кулланыла.
Йошуа: Монда исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә алып барган Исраил башлыгы турында сүз бара (Кн 3:28; 31:7; Йш 1:1, 2). Еврей исеме Йехошуа һәм бу исемнең кыска формасы Йошуа «Йәһвә — Коткаручы» дигәнне аңлата. Лүк монда шушы исемнең грек телендәге Иесоу́с дигән тиңдәш исемен куллана. Бу исемнең латин формасы Ие́сус. (А4 кушымт. кара.) Изге Язмалар язылган чорда бу исем яһүдләр арасында киң таралган булган. Мәсихче Грек Язмаларында Иесоу́с дигән грек исеме белән дүрт кеше аталган: Мусага алмашка килгән Нун улы Йошуа (Рс 7:45; Ев 4:8); Гайсә Мәсихнең бер борынгы бабасы (Лк 3:29); Гайсә Мәсих үзе (Мт 1:21); һәм, күрәсең, бер яһүди мәсихче; ул Паулның хезмәттәше булган (Кл 4:11). Иосиф Флавий, Изге Язмаларда телгә алынган бу кешеләрдән тыш, шушы исемне йөрткән башка берничә кешене искә ала.
кул белән салынган йортларда: Яки «кул белән ясалган урыннарда (нәрсәләрдә)». Монда кулланылган грек сүзе хейропо́йетос шулай ук Рс 17:24 тә («кеше кулы төзегән») һәм Ев 9:11, 24 тә («кеше кулы белән салынмаган»; «кеше кулы белән төзелгән») очрый.
Йәһвә: Иш 66:1 дән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. Дип әйтә Йәһвә дип тәрҗемә ителгән сүзтезмә Иш 66:1 нең башындагы сүзтезмәгә («Йәһвә болай ди») һәм шулай ук аннан соңгы шигырьнең уртасындагы сүзтезмәгә («дип әйтә Йәһвә») туры килә. (Иш 66:2; Б кушымт. кара.)
Йөрәкләре дә, колаклары да сөннәтләнмәгән: Үҗәт һәм ваемсыз булуны күрсәтүче бу образлы әйтем Еврей Язмаларында инде кулланылган булган (Лв 26:41, иск.; Ир 9:25, 26; Йз 44:7, 9). Ир 6:10 да (иск.) сүзгә-сүз «аларның колаклары сөннәтләнмәгән» дигән сүзтезмә «аларның колаклары томаланган» дип тәрҗемә ителгән. Шулай итеп, Аллаһы җитәкчелегенә сизгер булмаган я ваемсыз булган йөрәкләр һәм колаклар турында сөннәтләнмәгән дип әйтелә.
үҗәт: Сүзгә-сүз «каты муенлы». Монда кулланылган грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында бер генә мәртәбә очрый, ләкин Септуагинтада ул охшаш мәгънәле еврей сүзен тәрҗемә итәр өчен берничә тапкыр кулланыла (Чг 33:3, 5; 34:9; Кн 9:6; Гс 29:1, иск.).
фәрештәләр аша тапшырылган: Стифән, Югары киңәшмә алдында сөйләгәндә, Еврей Язмаларында искә алынмаган яһүдләрнең тарихы турында кайбер фактларны телгә ала. Мәсәлән, ул фәрештәләрнең Муса кануны бирелгәндәге роле турында әйтә (Гл 3:19; Ев 2:1, 2). Стифән Еврей Язмаларында искә алынмаган башка нечкәлекләрне дә телгә алган. Аларны белер өчен, Рс 7:22, 23, 30 га аңлатмаларны кара.
алар ярсып китте: Бу грек сүзтезмәсе монда һәм Рс 5:33 тә генә очрый. Ул сүзгә-сүз «кисү» дигәнне аңлата, ләкин ике очракта да күчмә мәгънәдә, бик көчле хисләрне белдерер өчен, кулланыла.
тешләрен шыкырдата: Яки «тешләрен кыса». Бу сүзтезмә җәфалану, өметсезлек һәм ачуны аңлатырга мөмкин, һәм бу хисләр белән бергә тупас сүзләр әйтелергә һәм мәрхәмәтсез гамәлләр эшләнергә мөмкин. Бу контекстта ул, һичшиксез, көчле ярсуны аңлата. (Әп 16:9; Мт 8:12 гә аңлатманы кара.)
Аллаһының уң ягында торучы Гайсәне: Стифән, Зб 110:1 дә пәйгамбәрлек ителгәнчә, Гайсәне күктә һәм аның Аллаһының уң ягында басып торганын күргәне турында беренче булып шаһитлек биргән. Символик мәгънәдә уң кул мөһимрәк дип саналган. Берәр идарәченең уң ягында булу шул идарәчедән соң икенче дәрәҗәдә булуны (Рм 8:34; 1Пт 3:22) я аның илтифатына ия булуны аңлата. (Мт 25:33; Мк 10:37; Лк 22:69 га аңлатмаларны кара.)
Шаул: Мәгънәсе «[Аллаһыдан] сорап алынган». Шаул «Биньямин кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей» булган; ул шулай ук Паул дигән рим исеме белән билгеле булган (Фп 3:5). Шаул тумыштан Рим гражданы булганга (Рс 22:28), күрәсең, аның еврей ата-анасы аңа рим исеме Паул (мәгънәсе «кечкенә; зур булмаган») биргән. Бала чактан ук аның, мөгаен, ике исеме булган. Аның ата-анасы, бәлки, аны берничә сәбәп аркасында Шаул дип атагандыр. Шаул исеме биньяминлылар арасында киң таралган булган, чөнки бөтен Исраилнең беренче патшасы Шаул исемле биньяминлы булган (1Иш 9:2; 10:1; Рс 13:21). Яки аның ата-анасы бу исемне аңа мәгънәсенә карап биргәндер. Тагын бер сәбәп: аның атасының исеме Шаул булган, һәм йола буенча, угылны атасы хөрмәтенә аның исеме белән атаганнар. (Лк 1:59 белән чагыштыр.) Нинди генә сәбәп булмасын, яһүдләр арасында булганда, һәм аеруча фарисей булыр өчен белем алганда һәм фарисей булып яшәгәндә, ул үзенең Шаул дигән еврей исемен кулланган (Рс 22:3). Мәсихче булып киткәннән соң да, 10 елдан күбрәк вакыт дәвамында ул, күрәсең, башлыча үзенең еврей исеме белән билгеле булган (Рс 11:25, 30; 12:25; 13:1, 2, 9).
Стифән: «Хуҗам Гайсә...»,— дип үтенде: 55 нче һәм 56 нчы шигырьләрдә искә алынганча, Стифән күренештә «ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын» күргән. Димәк, Стифән ачык итеп Гайсәне Йәһвәдән аерган. Стифән Йәһвәнең Гайсәгә үлгәннәрне терелтергә көч биргәнен белгән. Шуңа күрә Стифәннең күренештә күреп торган Гайсәгә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, аңардан үз рухын, ягъни яшәү көчен, сакларга сораганы аңлашыла (Ях 5:27—29). Стифән Гайсәгә «Хуҗам Гайсә [грекча Ки́рие Иесу́]» дигән сүзләр белән мөрәҗәгать иткән. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос сүзе Йәһвә Аллаһыга я Гайсә Мәсихкә күрсәтергә мөмкин, ләкин монда, контекст ачыклаганча, Ки́риос сүзе Гайсәне белдерә. Монда «дип үтенде» дип бирелгән грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында «дога кылуны» күрсәтер өчен кулланылган гадәти сүз түгел, ләкин ул Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә «дога кылды» дип бирелгән һәм шулай итеп Стифән турыдан-туры Гайсәгә дога кылган дигән фикер туа. Әмма, ышанычлы белешмәлекләр буенча, монда кулланылган грек сүзе эпикале́о «чакыру; үтенү; хакимлеккә ия берәүгә мөрәҗәгать итү» дигәнне аңлата, һәм ул еш кына шул мәгънәдә бирелә (Рс 2:21; 9:14; Рм 10:13; 2Тм 2:22). Шул ук сүз Паулның мондый сүзләрендә кулланыла: «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!» (Рс 25:11) Шуңа күрә Стифән Гайсәгә дога кылган дигән нәтиҗә ясар өчен нигез юк. Әмма андый күренеш аркасында Стифән аңардан рухын кабул итүен тартынмыйча үтенгән. (Рс 7:60 ка аңлатманы кара.)
Йәһвә: Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (Ки́риос) дигән төшенчә кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу титул гадәттә, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланыла. Бу очракта Йәһвә Аллаһы турында сүз барганы ап-ачык. Моңа мондый сәбәпләр бар: Стифән монда Гайсәнең үз Атасына әйткән мондый сүзләренә охшаш сүзләр әйтә: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» (Лк 23:34). Лүк үз хәбәрендә, Стифәннең сүзләрен язганда, Ки́риос төшенчәсен өч мәртәбә куллана (Рс 7:2—53). Бу өч очракта да Еврей Язмаларыннан турыдан-туры өземтәләр я читләтеп әйтелгән өзекләр китерелә; анда ачык итеп Аллаһы турында әйтелә. (Рс 7:31, 33, 49 га аңлатмаларны кара.) Күп кенә Изге Язмалар белгечләре һәм тәрҗемәчеләр бу контекстларда Ки́риос төшенчәсе Йәһвәгә карата кулланыла икәнен раслый. (Б кушымт. кара.) Ки́риос төшенчәсе шулай ук Рс 7:59 да очраса да, Стифән анда ачык итеп «Хуҗам Гайсә» дип әйтә. Әмма бу, кайберәүләрнең әйтүенә карамастан, Рс 7:60 та Ки́риос сүзе шулай ук Гайсәгә карата кулланыла дигәнне аңлатмый. Стифәннең 59 нчы шигырьдәге сүзләре һәм аның 60 нчы шигырьдәге сүзләре арасында күчү юлы күренә. Стифән башта басып торган. Ә дошманнары алдында тезләнгәндә, моны ул, күрәсең, Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итәр өчен эшләгән. (Лк 22:41; Рс 9:40; 20:36; 21:5 белән чагыштыр; монда кешеләр Аллаһыга дога кылыр өчен тезләнгән.) Шуңа күрә, күрәсең, Стифәннең соңгы сүзләре чиксез кодрәтле Аллаһы Йәһвәгә әйтелгән дога булган. Өстәвенә, Рс 7:56 да әйтелгәнчә, Стифән «ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын» күргән, шуңа күрә аның 59 нчы шигырьдә Гайсәгә, ә аннан соң 60 нчы шигырьдә Йәһвәгә мөрәҗәгать иткәне аңлашыла. Мәсихче Грек Язмаларының еврей теленә берничә тәрҗемәсендә (Б4 кушымт. Й17, 18, 22, 23 дип атала) монда 60 нчы шигырьдә тетраграмматон кулланыла, ләкин 59 нчы шигырьдә, «Хуҗам Гайсә» дигән сүзтезмә тәрҗемә ителгәндә, кулланылмый. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 7:60 кара.)
үлем йокысына талды: Изге Язмаларда «йокы» һәм «йоклап китү» дигән сүзләр букваль йокыны да (Мт 28:13; Лк 22:45; Ях 11:12; Рс 12:6), үлем йокысын да (Ях 11:11; Рс 7:60; 13:36; 1Кр 7:39; 15:6, 51; 2Пт 3:4) күрсәтер өчен кулланыла. Бу сүзләр үлем турында барган контекстларда кулланылганда, Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләр еш кына «үлем йокысына талган» яки «үлгән» дигән сүзләр куллана; бу укучыларга фикерне дөрес аңларга ярдәм итә. Күчмә мәгънәдә «йоклау» төшенчәсе Изге Язмаларда Адәмнән күчкән гөнаһ һәм үлем аркасында үлгән кешеләргә карата кулланыла. (Мк 5:39; Ях 11:11 гә аңлатмаларны кара.)