РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 11 нче бүлек
Антиохка: Бу шәһәр Суриядә Оронт елгасы ярында, Урта диңгездәге порт шәһәре Силикиядән су агымы уңаена өскә таба якынча 32 км ераклыкта урнашкан булган. Б. э. I гасырына Суриядәге Антиох Рим империясендә зурлыгы һәм байлыгы буенча, Рим һәм Искәндәриядән соң, өченче шәһәр булган. Анда күптәннән бирле бик күп яһүдләр яшәгән, һәм ул вакытта яһүдләр белән башка халык кешеләре арасында гомумән алганда дошманлык булмаган. Суриядәге Антиохта, күрәсең, ниндидер яңа нәрсәне кабул итәр өчен бөтен шартлар булган: шәкертләр яһүдләргә генә түгел, ә шулай ук сөннәтсез башка халык кешеләренә дә вәгазьләгән булган. (Бу шигырьдәге грекча сөйләшкән кешеләргә дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Бу Антиохны Кече Азиядә булган Писидиядәге Антиох белән бутарга кирәк түгел. (Рс 6:5; 13:14 кә аңлатмаларны һәм Ә13 кушымт. кара.)
грекча сөйләшкән кешеләргә: Монда кулланылган грек төшенчәсенең (хелленисте́с) мәгънәсен контекст буенча билгеләргә кирәк. Рс 6:1 дә кулланылганда, ул, күрәсең, «грекча сөйләшүче яһүдләрне» аңлата. (Рс 6:1 гә аңлатманы кара.) Моның аркасында кайбер белгечләр Суриядәге Антиохта шәкертләр грекча сөйләшүче сөннәтләнгән яһүдләргә я прозелитларга вәгазьләгәндер дигән нәтиҗәгә килгән. Әмма монда сурәтләнгән вакыйга, күрәсең, Антиохтагы ниндидер яңа нәрсәне күрсәтә. Рс 11:19 да искә алынганча, Антиохта моңа кадәр Аллаһы сүзен яһүдләргә генә сөйләгәннәр, ләкин хәзер яхшы хәбәр, күрәсең, анда яшәгән яһүд булмаган кешеләргә таратылган булган. Барнаб, мөгаен, Антиохка грекча сөйләшүче шул яңа шәкертләрне рухландырырга җибәрелгән булган (Рс 11:22, 23). Кайбер борынгы кулъязмаларда монда хелленисте́с сүзе урынына хе́лленас (мәгънәсе «греклар»; Рс 16:3 не кара) сүзе кулланыла. Шуңа күрә күп кенә тәрҗемәләр монда «греклар» я «башка халык кешеләре» дигән төшенчәләрне куллана. Бу төшенчәләр күрсәткәнчә, монда әйтелгән Антиохтагы кешеләр яһүд дине белән таныш булмаган. Әмма монда грек телен белүче ике төркем турында да: яһүдләр һәм башка халык кешеләре турында, сүз барырга мөмкин, шуңа күрә бу тәрҗемәдә «грекча сөйләшкән кешеләр» дигән төшенчә кулланыла. Грекча сөйләшкән бу кешеләр чыгышлары белән төрле милләтләрдән булгандыр, ләкин алар грек телен һәм, бәлки, грек йолаларын үзләштергән.
Йәһвә кулы: Бу сүзтезмә еш кына Еврей Язмаларында «кул» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый. (Кайбер мисаллар: Чг 9:3; Сн 11:23; Рт 1:13; 1Иш 7:13; 1Пат 18:46; Иш 19:16; 40:2; Йз 1:3.) Изге Язмаларда «кул» төшенчәсе еш кына күчмә мәгънәдә «кодрәткә» карата кулланыла. Кулның көче булганга, «кул» сүзе шулай ук кодрәт куллануны аңлатырга мөмкин. «Йәһвә кулы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе Лк 1:66 һәм Рс 13:11 дә очрый. (Лк 1:6, 66 га аңлатмаларны һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 11:21 кара.)
Аллаһының җитәкчелеге буенча... атала башлады: Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә монда нибары «атала башлады» дип әйтелә. Әмма гадәттә «аталу» дип бирелә торган грек сүзләре монда кулланылмый (Мт 1:16; 2:23; Мк 11:17; Лк 1:32; Рс 1:12, 19). Бу шигырьдә грек сүзе хремати́зо кулланыла, һәм ул Мәсихче Грек Язмаларында тугыз тапкыр очрый. Күпчелек очракта бу сүз ачыктан-ачык Аллаһыдан килгән нәрсәләргә күрсәтә (Мт 2:12, 22; Лк 2:26; Рс 10:22; 11:26; Рм 7:3; Ев 8:5; 11:7; 12:25). Мәсәлән, Рс 10:22 дә бу сүз «изге фәрештә» сүзтезмәсе белән бергә кулланыла, ә Мт 2:12, 22 дә ул Аллаһыдан бирелгән төшләргә карата кулланыла. Тамырдаш исем хрематисмо́с Рм 11:4 тә очрый, һәм күпчелек сүзлекләрдә һәм тәрҗемәләрдә мондый язылыш кулланыла: «Аллаһы... ди; Аллаһының җавабы; Аллаһы... җавап бирә». Бәлки, Йәһвә Шаул белән Барнабны «мәсихчеләр» дигән исемне кулланырга этәргәндер. Кайбер белгечләр уйлавынча, «мәсихчеләр» дигән кушаматны Антиохтагы башка халык кешеләре, көлеп я җирәнүләрен белдереп, куллангандыр. Ләкин монда хремати́зо дигән грек төшенчәсенең кулланылуы «мәсихчеләр» дигән исемнең Аллаһы җитәкчелегендә бирелгәнен ачык итеп күрсәтә. Һәм яһүдләрнең Гайсә шәкертләренә «мәсихчеләр» дигән исемне бирүе бик шикле. Алар Гайсәне Мәсих буларак кире каккан булган, шуңа күрә, аның шәкертләрен «мәсихчеләр» дип атасалар, алар аны Майланган зат, ягъни Мәсих, итеп таныган булыр иде.
«мәсихчеләр»: Грек төшенчәсе христиано́с, мәгънәсе «Мәсих шәкерте», Мәсихче Грек Язмаларында өч тапкыр гына очрый (Рс 11:26; 26:28; 1Пт 4:16). Ул христо́с, мәгънәсе Мәсих, ягъни майланган зат, дигән сүздән барлыкка килгән. Мәсихчеләр Гайсәнең — «Мәсихнең», ягъни Йәһвә майлаган затның, үрнәге һәм тәгълиматлары буенча яши (Лк 2:26; 4:18). «Мәсихчеләр» исеме, «Аллаһының җитәкчелеге буенча», бәлки, инде б. э. 44 елында, бу шигырьдә искә алынган вакыйгалар булганда, бирелгән булгандыр. Бу исем, күрәсең, киң билгеле булып киткән, шуңа күрә Паул якынча б. э. 58 елында патша Һируд Әгрип II алдына китерелгәндә, Әгрип мәсихчеләрнең кем икәнлеген белгән булган (Рс 26:28). Тарихчы Тацитның сүзләре буенча, якынча б. э. 64 елына Римдагы халык «мәсихче» дигән төшенчәне кулланган булган. Өстәвенә, якынча б. э. 62—64 елларында Петер Рим империясендә таралып яшәүче мәсихчеләргә беренче хатын язган. Ул вакытка «мәсихче» дигән исем, күрәсең, киң таралган, үзенчәлекле булган һәм мәсихчеләрне башкалардан аерып торган (1Пт 1:1, 2; 4:16). Аллаһының җитәкчелеге буенча бирелгән бу исем аркасында Гайсәнең шәкертләрен яһүд диненең берәр сектасы белән бүтән бутамаганнар.
зур ачлык: Якынча б. э. 46 елында булган бу афәт турындагы хәбәрне Иосиф Флавий раслаган. Ул да Рим императоры Клавдий идарә иткән вакытта булган «зур ачлык» турында язган. Ачлык вакытларын аеруча ярлылар авыр кичергән; аларның акчалары да, запас итеп сакланган ризыклары да булмаган. Шуңа күрә Антиохтагы мәсихчеләрнең Яһүдиядәге мохтаҗ кардәшләренә ярдәм җибәрергә теләкләре туган.
Клавдий көннәрендә: Б. э. 41—54 елларында идарә иткән Рим императоры Клавдий патшалык итә башлаганда, яһүдләргә карата дусларча мөнәсәбәттә булган. Аның идарәсе ахырына якынлашканда, бу мөнәсәбәт бозылган, һәм ул бар яһүдләрне Римнан куып чыгарган (Рс 18:2). Клавдийны аның дүртенче хатыны гөмбә ашатып агулаган дип санала. Аңа алмашка Нерон килгән.
ярдәм: Бу — Изге Язмаларда мәсихчеләрнең дөньяның башка өлешендә яшәгән имандашларына ярдәм җибәрүе турында язылган беренче очрак. Еш кына «хезмәт» дип бирелгән грек сүзе диакони́а шулай ук Рс 12:25 тә «ярдәм күрсәтү эшләре», ә 2Кр 8:4 тә «ярдәм итү хезмәте» мәгънәсендә дә кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында диакони́а дигән грек сүзенең кулланылуы мәсихчеләр хезмәтенең ике ягы бар икәнен күрсәтә. Хезмәтнең бер ягы — «татулаштыру хезмәте [диакони́а сүзенең бер формасы]», ягъни вәгазьләү һәм өйрәтү эше (2Кр 5:18—20; 1Тм 2:3—6). Ә икенче ягы — монда искә алынганча, мәсихчеләрнең үз имандашлары хакына башкарган хезмәте. Паул болай дигән: «Хезмәтнең дә [диакони́а сүзенең күплек саны] төрле төрләре бар, әмма Хуҗабыз шул ук» (1Кр 12:4—6, 11). Аның сүзләре буенча, мәсихче хезмәтнең бу төрле яклары «изге хезмәтне» тәшкил итә (Рм 12:1, 6—8).
өлкәннәргә: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләргә». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек төшенчәсе, кайвакыт кешенең яшенә караса да, башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. (Мт 16:21 гә аңлатманы кара.) Борынгы Исраил халкында өлкәннәрнең берәр җирле җәмгыять өстеннән (Кн 25:7—9; Йш 20:4; Рт 4:1—12) һәм бөтен халык өстеннән (Хк 21:16; 1Иш 4:3; 8:4; 1Пат 20:7) баш булу һәм идарә итү җаваплылыклары булган. Монда бу төшенчә мәсихче җыелышка карата беренче мәртәбә кулланыла. Исраилдәге өлкәннәр кебек үк, рухи Исраил өлкәннәре җыелышны җитәкчелек итүдә җаваплы булганнар. Бу шигырьдә искә алынган өлкәннәр ул ярдәмне кабул итеп, аны Яһүдиядәге җыелышларда тарату өчен җаваплы булган.