Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g22 № 1 13-15 б.
  • 4. Өметегезне нык килеш саклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 4. Өметегезне нык килеш саклагыз
  • Уяныгыз! 2022
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • Нәрсә белергә кирәк?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Изге Язмалар чын өмет бирә
  • Өмет белән яшәр өчен нигез бармы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Изге Язмалар өмет бирә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Изге Язмалар өмет бирә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны өйрәнүгә кереш дәресләр
  • 2024 елда өмет табып буламы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2022
g22 № 1 13-15 б.
Ачык Изге Язмалар китабы һәм вазада чәчәкләр.

ТЫНЫЧСЫЗ ВАКЫТТА

4 | Өметегезне нык килеш саклагыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Дөньядагы вакыйгалар аркасында туган борчулар кешеләргә физик һәм эмоциональ яктан зыян китерә. Бу авырлыклар нәтиҗәсендә күп кенә кешеләр өметләрен югалта.

  • Кемдер киләчәк турында бөтенләй уйламаска тырыша.

  • Башкалар, борчулардан качар өчен, алкоголь һәм наркотиклар куллана башлый.

  • Ә кайберәүләр, яшәүнең мәгънәсен күрмәгәнгә, үз-үзенә кул салу турында уйлый.

Нәрсә белергә кирәк?

  • Кайбер проблемалар вакытлыча гына була, һәм көтелмәгәндә хәл яхшыга үзгәрергә мөмкин.

  • Хәл үзгәрмичә кала икән, сез барыбер, үзегезгә ярдәм итәр өчен, нәрсәдер эшли аласыз.

  • Изге Язмалар чын өмет бирә: бар кешелек проблемалары тулысынча чишеләчәк.

Нәрсә эшләп була?

Изге Язмаларда болай диелә: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек» (Маттай 6:34).

Иртәгесе көн турында борчулар сезгә бүгенге вазифаларыгызны үтәргә комачауламасын.

Була алган тискәре вакыйгалар турында урынсыз борчылу стрессыгызны көчәйтер генә һәм киләчәккә ышанычыгызны киметер.

НИЧЕК БИРЕШМӘСКӘ? Файдалы киңәшләр

УҢАЙ КАРАШ САКЛАГЫЗ

Күңелендә җан тынычлыгы булган хатын тәрәзәгә карый.

Изге Язмаларда болай диелә: «Мескеннең һәрбер көне начар була, ә шат күңелле көн дә бәйрәм итә» (Гыйбрәтле сүзләр 15:15). Тискәре хисләргә бирелеп, гел проблемабыз турында гына уйласак, без аның чишү юлын күрмәскә мөмкин. Һәм киресенчә, уңай караш безгә аек фикер йөртергә һәм хәл итү юлын табарга булышыр.

  • Яңалыкларны артык күп карамагыз.

  • Һәр көн ахырында үзегез рәхмәтле булган ике-өч нәрсә турында уйланыгыз.

  • Алдагы көнгә эшлисе эшләрне язып куегыз. Зурларын кечкенәрәк эшләргә бүлегез. Шулай итеп һәр көн ахырында сез, кылган эшләрегезнең нәтиҗәсен күреп, шатланырсыз.

ЯРДӘМ СОРАГЫЗ

Олы-яшьтәге ир кеше яшьрәк ирне дәртләндереп тора.

Изге Язмаларда болай диелә: «Башкалардан читләшүче кеше... зирәклекне кире кага» (Гыйбрәтле сүзләр 18:1). Тирән чокырдан үз көчең белән чыгып булмый. Моны башканың ярдәме белән генә эшләп була.

  • Туганнарыгыздан һәм дусларыгыздан ярдәм сорагыз.

  • Шулай ук аларга да ярдәм күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләгез. Бу сезгә гел проблемаларыгыз турында гына уйламаска булышыр.

  • Өметсезлеккә бирелеп, яшәүнең мәгънәсен күрмисез икән, бәлки, сезгә медицина ярдәмен сорарга кирәктер. Кайчак андый хисләр депрессия я башка авыруның билгесе булырга мөмкин. Күпләргә медицина ярдәме булышканa.

a «Уяныгыз!» журналы дәвалануның бер төрен дә яклап чыкмый.

Изге Язмалар чын өмет бирә

Бер мәдхия җырлаучы Аллаһыга үз догасында болай дип әйткән: «Синең сүзең аякларыма — яктырткыч, юлыма — яктылык» (Зәбур 119:105). Нинди мәгънәдә Изге Язмалар яктырткыч һәм яктылык була ала?

Яктырткыч караңгылыкта безгә кая барырга икәнен күрергә ярдәм итә. Нәкъ шулай ук Изге Язмалар, катлаулы мәсьәлә буенча карар кабул итәр өчен, безгә зирәклек һәм җитәкчелек бирә.

Яктылык алдагы юлыбызны ачык күрергә һәм алга барырга ярдәм итә. Шулай ук Изге Язмалар да, киләчәктә нәрсә буласын ачык күрсәтеп, өмет бирә.

Изге Язмаларда кешелекнең тарихы гына түгел, ә шулай ук искиткеч киләчәккә вәгъдәләр язылган. Бу изге китапта киләсе сорауларга җавап бирелә.

Ничек?

Кешелек проблемалары ничек башланган? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12).

Ни өчен?

Ни өчен хөкүмәтләр кешелек проблемаларын хәл итә алмый? Изге Язмаларда: «Кеше үз юлы белән идарә итә алмый»,— дип әйтелә (Ирмия 10:23). Дөнья хәле моны ачык итеп дәлилли.

Нәрсә?

Аллаһы, кешелек проблемаларын чишәр өчен, нәрсә эшләячәк? Изге Язмалар буенча, «ул аларның [кешеләрнең] һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).

«Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликтан кадр. Хатын Изге Язмалардан белгәннәрен иренә сөйли.

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ. «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу