Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g23 № 1 12-14 б.
  • Һава

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Һава
  • Уяныгыз! 2023
  • Өстәмә исемнәр
  • Һавага нәрсә яный?
  • Планетабыз үз-үзен тергезергә сәләтле
  • Проблеманы хәл итәр өчен, нәрсә эшләнә?
  • Изге Язмалар өмет бирә
Уяныгыз! 2023
g23 № 1 12-14 б.
Бер пар кар белән капланган тау битендә йөри. Алар күл, урман, таулар һәм зәңгәр күкләргә карый.

ПЛАНЕТАБЫЗ ИСӘН КАЛЫРМЫ?

ҺАВА

БЕЗГӘ һава яшәү өчен бик кирәк, әмма сулау өчен генә түгел. Мәсәлән, һава безнең планетабызны кояшның зыянлы радиациясеннән яклый. Һава булмаса, планетабыздагы температура нольдән түбәнрәк төшәр иде.

Һавага нәрсә яный?

Һаваның пычрануы җирдәге бөтен тереклекнең тормышына яный. Планетабызда яшәүче кешеләрнең бер процентының гына саф һаваны сулау мөмкинлеге бар (Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы куйган стандартлар буенча саф дип саналган һава).

Һаваның пычрануы үпкә рагының, йөрәк-кан тамырлары һәм респиратор авыруларының сәбәбе булып тора. Шулай ук пычрак һава сулау аркасында ел саен якынча 7 000 000 кеше вакытыннан элек үлеп китә.

Планетабыз үз-үзен тергезергә сәләтле

Планетабызда бар тереклеккә саф һава җитәрлек булсын өчен, төрле табигый процесслар эш итә. Бу процесслар, кешеләр атмосфераны артык нык пычратмаганда гына, эффектлы була ала. Берничә мисал карап чыгыйк.

  • Урманнарның углекислый газны йоту сәләте яхшы билгеле. Ә менә мангр сазлыклы урманнарының моны тагы да яхшырак эшли алганы әзрәк билгеле. Мангр агачлары, тропик урманнарга караганда, углекислый газны биш тапкыр күбрәк йота.

  • Күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, кайбер зур суүсемнәр, мәсәлән ламинария, углекислый газны йота да, «күмә» дә. Ламинариянең газ белән тулы куыкчыклары бар. Алар ярдәмендә бу суүсем бик ерак йөзеп китә ала. Ярдан ерак киткәч, бу куыкчыклар шартлый һәм углеродны йоткан ламинария океан төбенә төшә. Анда күмелгән углерод гасырлар буе саклана ала.

  • Атмосфераның үз-үзен тергезү сәләте COVID-19 белән бәйле карантин вакытында ап-ачык күренгән. 2020 елда күп кенә заводлар эштән туктагач һәм транспорт хәрәкәте кимегәч, һаваның сыйфаты тиз яхшырган. 2020 елгы һава сыйфаты турындагы бөтендөнья отчетыннан күренгәнчә, сораштырган илләрнең 80 процентыннан күбрәге, карантин игълан ителгәннән соң, һаваның тиз чистарынуы турында хәбәр иткән.

    СЕЗ БЕЛӘ ИДЕГЕЗМЕ?

    Һава чистарына ала

    Нью-Дели шәһәре һавасында булган вак дисперслы каты кисәкчекләрнең (PM2.5) күләмен күрсәтүче диаграмма: 2020 елда гыйнварда барлык кешеләр өчен зыянлы күләмдә булган (120,1), ә 2020 елда августта уртача күләменә (35,5) кадәр төшкән.

    Нью-Дели шәһәрендә (Һиндстан) COVID-19 белән бәйле карантин вакытында завод-фабрикалар эшчәнлеге һәм транспорт хәрәкәте кимүе нәтиҗәсендә һава пычрануы шактый кимегән. Ул вакытта һавада вак дисперслы каты кисәкчекләрнең (PM2.5) күләме тиз төшкән. Бу вак кисәкчекләр (0,0025 мм я кечкенәрәк) респиратор һәм башка җитди авыруларга китерә. Карантин вакытында һаваның чистарынуы вакытлыча гына булса да, бу атмосфераның никадәр тиз тергезелә алганын күрсәткән.

    2019 елның ахырында Нью-Дели шәһәрендәге пычратылган газлы-төтенле һава.

    © Amit kg/Shutterstock

    2019 елның ахырында

    COVID-19 карантины вакытында Нью-Дели шәһәрендәге чистарынган һава.

    © Volobotti/Shutterstock

    COVID-19 карантины вакытында

Проблеманы хәл итәр өчен, нәрсә эшләнә?

Ир-ат, эштән кайткач, велосипедын парковкада урнаштыра.

Велосипедта йөрү һава пычрануын киметә

Хөкүмәтләр барлык завод-фабрикаларга һаваны пычратуны мөмкин кадәр киметергә куша. Моннан тыш, галимнәр, һаваны чистартыр өчен, яңа ысуллар эзләп таба. Мәсәлән, алар һаваны пычратучы матдәләрне зыянсыз матдәләргә әйләндерүче микроблар кулланырга тәкъдим итә. Шулай ук белгечләр кешеләргә, машина белән азрак йөрергә, ә күбрәк җәяү я велосипедта йөрергә һәм үз өйләрендә электр энергиясен мөмкин кадәр сак тотарга киңәш итә.

Хатын-кыз, идәндә утырып, ашарга пешерә. Аның кечкенә миче, гади булса да, әз төтен чыгара.

Кайбер хөкүмәтләр, һава пычрануын киметер өчен, үз гражданнарын заманча мичләр белән тәэмин итәргә тырышса да, күпләрдә һаман да андый мич юк

Халыкара оешмаларның, шул исәптән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының һәм Бөтендөнья банкының, 2020 елгы отчетыннан күренгәнчә, бу тырышлыклар гына җитәрлек түгел.

Бу отчет буенча, 2020 елда, кешеләрнең өчтән бер өлеше ашарга пешергәндә, һаваны пычратучы ягулыкны һәм технологияләрне кулланган. Күп кенә илләрдә кешеләр үзләренә заманча мичләрне һәм зыянсыз ягулыкны сатып ала алмый.

Изге Язмалар өмет бирә

«Күкләрне барлыкка китереп, аларны җәеп җибәргән, җирне җәеп салган, андагы бар нәрсәне булдырган, анда яшәүче кешеләргә сулыш биргән, анда йөрүчеләргә рух биргән Аллаһы Йәһвә...» (Ишагыя 42:5).

Аллаһы сулар өчен һава һәм һаваны чистартучы төрле табигый процессларны барлыкка китергән. Шулай ук Аллаһы Тәгалә чиксез кодрәткә ия һәм кешеләрне бик ярата. Шуңа күрә аның һава пычрану проблемасын хәл итәчәгенә бер шик тә юк. «Планетабыз исән калачак» дигән мәкаләне карагыз.

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

Җир планетасының космостан күренеше.

Атмосфера ничек барлыкка килгән? jw.org сайтыннан «Галәм барлыкка китерелгәнме?» дигән видеороликны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу