161 НЧЕ ҖЫР
Син дип яшим
1. «Яратам сине һәм хуплыймын»,—
Дип әйттең сөйгән Улыңа.
Күгәрчен булып рух иңгәч тә,
Кереште ул хезмәткә.
Гомере буе күрсәтте ул
Тугрылык, фидакарьлек.
Үз тормышыннан баш тартты ул.
Бу минем өчен үрнәк.
КУШЫМТА:
Мин яратам сине, Йәһвәм,
Хезмәт итәм шатлык белән,
Бар көчемне, йөрәгемне
Мин жәлләмичә бирәм.
Өметемне сиңа баглыйм,
Мәхәббәтең тоеп яшим,
Бар җанымны, акылымны
Сиңа багышларга телим.
Син дип яшим.
2. Исемең белән танышкач та,
Хакыйкать ачты күземне.
Шаһитең булу — зур хөрмәт ул.
Мин сөйлим ниятеңне.
Кардәшләр белән гел иңгә-иң
Катнашамын хезмәттә.
Исемең синең, Йәһ, бердәнбер;
Көч бирә ул яшәргә.
КУШЫМТА:
Мин яратам сине, Йәһвәм,
Хезмәт итәм шатлык белән,
Бар көчемне, йөрәгемне
Мин жәлләмичә бирәм.
Өметемне сиңа баглыйм,
Мәхәббәтең тоеп яшим,
Бар җанымны, акылымны
Сиңа багышларга телим.
Син дип яшим.
Сине, Йәһвәм, данлыйм!
(Зәб. 40:3, 10 да кара.)