56 НЧЫ ҖЫР
Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын
1. Төрле юллардан хак юлны син сайлап ал.
Бу юл — иң яхшы юл, күрерсең.
Йәһвә сүзенә балаларча колак сал —
Сине ул алып барачак.
КУШЫМТА:
Хакыйкать юлы
Тормышың юлы булсын.
Шул юлдан йөреп,
Бәхет табарсың.
Аллаһы сине йөртсен.
2. Йәһвә үз дустын беркайчан да онытмый,
Моңа син үзең инанырсың.
Безне бүләксез, әҗерсез ул калдырмый.
Тугры йөр Аның юлыннан.
КУШЫМТА:
Хакыйкать юлы
Тормышың юлы булсын.
Шул юлдан йөреп,
Бәхет табарсың.
Аллаһы сине йөртсен.
3. Йәһвә алдында кечкенә балалар без —
Безне җитәкли әтиләрчә.
Без көн дә аны тыңларга тырышабыз.
Бу күп фатиха китерә.
КУШЫМТА:
Хакыйкать юлы
Тормышың юлы булсын.
Шул юлдан йөреп,
Бәхет табарсың.
Аллаһы сине йөртсен.
(Зәб. 26:3; Гыйб. сүз. 8:35; 15:31; Яхъя 8:31, 32 дә кара.)