Июль
Сишәмбе, 1 июль
Ул игелек кылып... бар кешеләрне савыктырып, ил буйлап йөрде (Рәс. 10:38).
Гайсә бар сүзләрендә һәм эшләрендә, шул исәптән могҗизалар кылганда, камил рәвештә Атасының фикер йөртү рәвешен һәм хисләрен чагылдырган (Яхъя 14:9). Гайсәнең могҗизаларыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Гайсә һәм аның Атасы безне бик ярата. Гайсәнең кешеләрне нык яратуы, аны газапланганнарга булышыр өчен, могҗизалы көчен кулланырга дәртләндергән. Бер очракта ике сукыр кеше аңардан кычкырып ярдәм сораган (Мат. 20:30—34). Игътибар итегез, Гайсә «аларны кызганган», ә аннары савыктырган. Монда «кызганып» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле эчтә барлыкка килгән көчле жәлләү хисен аңлата. Андый тирән кызгану нигезендә ярату ята. Шулай ук кызгану хисе Гайсәне ач булганнарны тукландырырга һәм бер махаулыны савыктырырга дәртләндергән (Мат. 15:32; Марк 1:41). Кызганучан Йәһвә һәм аның Улы безне нык ярата һәм безнең газапларыбызга ваемсыз түгел (Лүк 1:78; 1 Пет. 5:7). Алар кешелекнең газапларын юк итәргә бик тели. w23.04 3, абз. 4, 5
Чәршәмбе, 2 июль
Әй Йәһвәне яратучылар, яманлыкны нәфрәт итегез. Ул үз тугрыларының җаннарын саклый, ул аларны явызларның кулыннан коткара (Зәб. 97:10).
Шайтан дөньясында киң таралган зыянлы идеяләр һәм фикер йөртү рәвеше безгә йокмасын өчен, гамәли адымнар күрик. Изге Язмаларны уку һәм өйрәнү безгә акылыбызны уңай нәрсәләр белән тутырырга булышыр. Җыелыш очрашуларына йөрү һәм вәгазьдә катнашу да акылыбызны саклый. Ә Йәһвә, үз чиратында, безнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыбызны рөхсәт итмәячәк (1 Көр. 10:12, 13). Бу авыр соңгы көннәрдә Йәһвәгә тугры калыр өчен, безгә тагы да ешрак дога кылырга кирәк. Аллаһы без үзенә «күңелләребезне бушатырбыз» дип көтә (Зәб. 62:8). Йәһвәне данлагыз һәм аңа бар игелекле эшләре өчен рәхмәтләр әйтегез. Аңардан үзегезгә хезмәттә кыю булырга булышсын дип сорагыз. Авырлыкларны кичереп чыгар өчен я вәсвәсәгә бирелмәс өчен, Аллаһыдан ярдәм сорап үтенегез. Беркем дә һәм бернәрсә дә сезгә күктәге Атагызга регуляр рәвештә дога кылырга комачауламасын. w23.05 7, абз. 17, 18
Пәнҗешәмбе, 3 июль
Әйдәгез... бер-беребезгә игътибарлы булыйк. ...Бер-беребезне рухландырып торыйк (Евр. 10:24, 25).
Ни өчен без очрашуларга киләбез? Беренче чиратта, Йәһвәне данлар өчен (Зәб. 26:12; 111:1). Шулай ук бу авыр вакытларда кардәшләребезне дәртләндерер өчен (1 Тис. 5:11). Кулыбызны күтәреп, комментарий биргәндә, без бу ике максатка ирешәбез. Әмма комментарийлар бирүгә килгәндә, безнең кайбер авырлыклар туарга мөмкин. Мәсәлән, без җавап бирергә куркырга я безне, үзебез теләгәнчә, еш сорамаска мөмкиннәр. Бу авырлыкларны ничек җиңәргә? Рәсүл Паул без «бер-беребезне рухландырырга» тиеш дип әйткән. Хәтта гади комментарийларның да кардәшләрне рухландыра алганын аңлау, безне кулыбызны күтәрергә дәртләндерер. Ә бездән, үзебез теләгәнчә, еш сорамасалар, без комментарий бирә алган кардәшләр өчен шатлана алабыз (1 Пет. 3:8). w23.04 20, абз. 1—3
Җомга, 4 июль
Иерусалимга бар һәм... Аллаһының йортын яңадан торгыз (Езра 1:3).
Патшаның боерыгы буенча, Бабылда якынча 70 ел әсирлектә булган яһүдләр туган җирләренә — Исраилгә кайта алган (Езра 1:2—4). Бу Йәһвә ярдәме белән генә мөмкин булган. Бабыллылар, гадәттә, үз тоткыннарын җибәрмәгән (Ишаг. 14:4, 17). Әмма Бабылны яулап алган патша яһүдләргә үз илләренә кайтырга рөхсәт иткән. Нәтиҗәдә, һәр яһүд, аеруча, гаилә башлары, җитди карар кабул итәргә тиеш булган: Бабылда калыргамы я Исраилгә кайтыргамы? Күрәсең бу карар җиңелләрдән булмаган Күп кенә олы яшьтәгеләр андый сәяхәткә чыга алмаган. Күпчелек яһүдләр Бабылда туып үскән. Бу аларның бердәнбер йорты булган. Исраил исә алар өчен ата-бабаларының туган җирләре генә булган. Кайбер яһүдләр, күрәсең, Бабылда уңышка ирешкән. Шуңа күрә аларга, комфортлы йортларын, яхшы эшләрен калдырып, таныш булмаган җиргә күченү авыр булгандыр. w23.05 14, абз. 1, 2
Шимбә, 5 июль
Әзер булыгыз (Мат. 24:44).
Лүк 21:19 да: «Җаныгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз»,— дип әйтелә. Көләсәйлеләргә 3:12 дә: «Кызгануны... киемне кигәндәй киегез»,— дип язылган. Ә 1 Тисалуникәлеләргә 4:9, 10 да мондый киңәш бирелә: «Аллаһы сезне бер-берегезне яратырга өйрәтеп тора. [...] Шулай да, кардәшләр, без сезне моны киләчәктә дә тагын да зуррак тырышлыклар куеп эшләргә дәртләндерәбез». Бу сүзләр чыдамлылык, кызгану һәм мәхәббәтне инде күрсәткән шәкертләргә юнәлгән булган. Шулай да аларга бу сыйфатларны алга таба да үстерергә кирәк булган. Сезгә дә шуны ук эшләргә кирәк. Бу яктан сезгә нәрсә ярдәм итәр? Беренче мәсихчеләрнең бу сыйфатларны ничек күрсәткәнен карап чыгыгыз һәм алардан ничек үрнәк алып булганы турында уйланыгыз. Бу сезгә бөек афәткә әзер булырга булышыр. Шулай итеп, бөек афәт башлангач, сез чыдамлылыкка өйрәнгән һәм нык калырга тәвәккәл булырсыз. w23.07 2, абз. 4; 3, абз. 8
Якшәмбе, 6 июль
Анда зур юл булыр, ул «Изгелек юлы» дип аталыр (Ишаг. 35:8).
Майланган мәсихчеләрме без, «башка сарыклармы», безгә «Изгелек юлында» калырга кирәк (Яхъя 10:16). Чөнки бу юл инде бүген рухи оҗмах аша үтә һәм безне булачак Патшалык фатихаларына илтә. 1919 елдан башлап, миллионлаган ир кеше, хатын-кыз һәм бала, бөтендөнья ялган дин империясен — Бөек Бабылны калдырып, бу образлы юлга баса. Йәһвә Бабылны калдырган яһүдләрнең юлларыннан бар киртәләрне алып куйган (Ишаг. 57:14). Ә безнең көннәрдәге «Изгелек юлы» турында нәрсә әйтеп була? 1919 елга берничә гасыр калганда, Йәһвә, нык иманлы кешеләрне кулланып, Бөек Бабылдан чыккан юлны чистарта башлаган. (Ишагыя 40:3 белән чагыштыр.) Бу рухи юл эшләре ярдәмендә соңрак эчкерсез кешеләр, Бөек Бабылны калдырып, хак гыйбадәт кылу торгызылган рухи оҗмахка керә алган. w23.05 15, абз. 8; 16, абз. 9
Дүшәмбе, 7 июль
Йәһвәгә шатлык белән хезмәт ит. Сөенеп аваз салып, аның хозурына кил (Зәб. 100:2).
Йәһвә безнең үзенә шатланып һәм теләп хезмәт итүебезне көтә (2 Көр. 9:7). Әмма теләгебез булмаса, рухи максатка омтылырга кирәкме? Рәсүл Паулның мисалына игътибар итик. Ул: «Тәнемне тәрбиялим һәм аны үземә кол итәм»,— дигән (1 Көр. 9:25—27). Паул башкача эш итәргә теләсә дә, үзен дөрес булганны эшләргә мәҗбүр иткән. Йәһвә Паулның хезмәтен хуплаганмы? Әлбәттә! Ул аны тырышлыклары өчен мул итеп фатихалаган (2 Тим. 4:7, 8). Без дә теләгебез әллә ни булмаса да, максатыбызга омтылсак, Йәһвәне сөендерербез. Без ниндидер максатка берәр эшне яратканга түгел, ә Йәһвәне яратканга омтылсак, ул моны хуп күрә. Йәһвә, Паулны фатихалаган кебек, безне дә тырышлыкларыбыз өчен бүләкләячәк (Зәб. 126:5). Фатихаларыбызны күргәндә, теләгебез дә үсәчәк. w23.05 29, абз. 9, 10
Сишәмбе, 8 июль
Йәһвә көне... киләчәк (1 Тис. 5:2).
Рәсүл Паул Йәһвә көнендә һәлак булачак кешеләрне «йоклаучылар» дип атаган. Букваль мәгънәдә йоклаган кешеләр тирә-якта ни булганын белми һәм вакыт агымын сизми. Шуңа күрә алар мөһим вакыйгаларны күрә һәм бәя биреп, тиешенчә эш итә алмый. Күпчелек кеше бүген рухи яктан йоклый (Рим. 11:8). Алар «соңгы көннәрнең» билгеләрен күрми һәм бөек афәтнең якынлашканын абайламый (2 Пет. 3:3, 4). Ләкин без уяу торырга кирәклеген көннән-көн ачыграк күрәбез (1 Тис. 5:6). Шуңа күрә безгә тыныч калырга һәм уйлап эш итәргә кирәк. Ни өчен? Йәһвә көне якынлашкан саен, безгә сәяси һәм социаль сорауларда басым артыр. Әмма безгә андый чакларда нәрсә әйтәчәгебез турында артык борчыласы юк. Йәһвә рухы безгә тыныч булып калырга, уйлап эш итәргә һәм акыллы карарлар кабул итәргә булышыр (Лүк 12:11, 12). w23.06 9, абз. 6; 10, абз. 7
Чәршәмбе, 9 июль
Аллаһы Тәгалә Йәһвә, мине исеңә төшерче һәм... мине ныгытчы (Хак. 16:28).
Шимшон исемен ишеткәндә, сезнең нинди образ туа? Бәлки, сез бик көчле кешене күз алдыгызга китерәсездер. Һәм бу дөрес тә. Әмма Шимшон бер акылсыз карар кабул иткән һәм ачы җимешләрен татыган. Шулай да Йәһвә аның тугры хезмәтен кадерләгән һәм аның мисалын Изге Язмаларга керткән. Йәһвә, үз халкына ярдәм итәр өчен, Шимшонны гаҗәеп рәвештә кулланган. Шимшонның үлеменнән соң гасырлар үткәч, Йәһвә рәсүл Паулны нык иман күрсәткән кешеләр исемлегенә аны да кертергә дәртләндергән (Евр. 11:32—34). Шимшонның үрнәге безне рухландыра ала, чөнки хәтта авыр чакларда да ул Йәһвәгә таянган. Бу мәкаләдә без Шимшонның тормышыннан нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгарбыз. w23.09 2, абз. 1, 2
Пәнҗешәмбе, 10 июль
Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез (Флп. 4:6).
Үзебезне борчыган нәрсәләрне Йәһвәгә эчкерсез сөйләгәндә, без чыдамлыгыбызны үстерәбез (1 Тис. 5:17). Бәлки, сезнең хәзер каты сынауларыгыз юктыр да, шулай да күңелсезләнгәндә, боекканда я ни эшләргә белмәгәндә, сез Йәһвәдән җитәкчелек сорыйсызмы? Авырлыкларны хәл иткәндә, Йәһвәгә хәзер мөрәҗәгать итсәгез, киләчәктә дә, көчлерәк авырлыкларга очраганда, сез, һичшиксез, шулай эшләрсез һәм Йәһвәнең үзегезгә ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмәссез. Ә ул моны кайчан һәм ничек эшләргә икәнен бик яхшы белә (Зәб. 27:1, 3). Бүгенге сынаулар вакытында чыдам булсак, безгә бөек афәтне кичереп чыгу җиңелрәк булыр (Рим. 5:3). Күп кенә кардәш әйткәнчә, уңышлы кичереп чыккан һәр сынау безне киләсесенә әзерли. Шундый сынауларда кардәшләребез Йәһвәнең булышырга теләгәненә инанган, ә андый инанганлык, үз чиратында, аларга киләсе сынауда да нык калырга булышкан (Ягък. 1:2—4). w23.07 3, абз. 7, 8
Җомга, 11 июль
Үтенечеңне үтәрмен (Ярат. 19:21).
Йәһвәне акыллы эш итәргә басынкылык һәм шәфкатьлелек дәртләндерә. Мәсәлән, Сәдүмдә яшәүче явыз кешеләрне юк итәргә ниятләгәндә, ул басынкылык күрсәткән. Йәһвә фәрештәләр аша Лутка таулы җиргә качарга кушкан. Әмма Лут анда барырга курыккан. Шуңа күрә ул үзенә һәм гаиләсенә Согар дигән кечкенә шәһәргә качарга рөхсәт сораган. Ләкин бу шәһәр дә юкка чыгарылырга тиеш булган. Йәһвә үз сүзендә нык тора алган, әмма ул Лутка шунда барырга рөхсәт иткән. Хәтта моның өчен Согар шәһәрен юк итмәскә туры килсә дә, шулай эшләгән (Ярат. 19:18—22). Гасырлар үткәч, Йәһвә Нинәвә шәһәрендә яшәүчеләргә карата шәфкатьлелек күрсәткән. Ул Юнысны Нинәвәгә шул шәһәрнең һәм анда яшәүчеләрнең юк ителәчәге турындагы хәбәр белән җибәргән. Әмма, нинәвәлеләр тәүбә иткәч, Йәһвә аларны кичергән һәм шәһәрне җимермәгән (Юныс 3:1, 10; 4:10, 11). w23.07 21, абз. 5
Шимбә, 12 июль
Алар [Йәһуәшне]... үтерделәр. Ул үлгәч, аны Давыт Шәһәрендә җирләсәләр дә, патшалар каберлегендә җирләмәделәр (2 Елъ. 24:25).
Йәһуәш баскан тырмага басмас өчен, нәрсә эшләргә? Йәһуәш тирән тамырланмаган һәм терәксез тора алмаган агачка охшаш булган. Терәк алып куелгач: Йодай үлгәч, һәм мөртәтлек җилләре исә башлагач, Йәһуәш ауган, ягъни Йәһвәне калдырган. Бу мисалдан күренгәнчә, Аллаһыга курку-хөрмәтебез башка мәсихчеләрнең, шул исәптән гаилә әгъзаларының, яхшы тәэсиренә генә бәйле булырга тиеш түгел. Рухи яктан нык булып калыр өчен, безгә Аллаһыга бирелгәнлегебезне һәм курку-хөрмәтебезне ныгытыр өчен, Изге Язмаларны даими рәвештә өйрәнергә, укыганнарыбыз турында уйланырга һәм дога кылырга кирәк (Ирм. 17:7, 8; Көл. 2:6, 7). Йәһвә бездән күпне көтми, аның таләпләренең асылы Вәгазьче 12:13 тә китерелә: «Аллаһыны тирән хөрмәт ит, аның әмерләрен үтә, бу — кешенең төп бурычы бит». Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтсәк, без киләчәктәге сынауларны кичереп, нык кала алырбыз. Һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне бернәрсә дә җимерә алмас. w23.06 19, абз. 17—19
Якшәмбе, 13 июль
Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам (Ачыл. 21:5).
Бишенче шигырь болай башлана: «Шунда тәхеттә Утыручы... диде» (Ачыл. 21:5а). Ачылыш китабында язылган күренешләрдә Йәһвә үзе сөйләгән өч очрак кына китерелә, һәм бу — шуларның берсе. Димәк, ышандыручы бу сүзләрне фәрештә дә һәм хәтта терелтелгән Гайсә дә түгел, ә Йәһвә үзе әйтә. Шулай итеп, 5 нче шигырьнең беренче сүзләре Ачылыш 21:5, 6 да язылганнарга тулысынча ышанып була икәнен күрсәтә. Моңа ышаныр өчен тагын бер сәбәп: Йәһвә — «ялганлый алмый торган Аллаһы» (Тит. 1:2). «Менә» дигән сүзне җентекләбрәк карап чыгыйк. «Менә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Ачылыш китабында еш очрый. Бу очракта алдагы сүзләр менә мондый: «Мин һәммә нәрсәне яңартам». Игътибар итегез: Аллаһы киләчәктә булачак үзгәрешләр турында алар инде хәзер үтәлгәндәй итеп сөйли. Димәк, бу вәгъдәсенең үтәләчәгенә Йәһвәнең бер тамчы да шиге юк (Ишаг. 46:10). w23.11 3, абз. 7, 8
Дүшәмбе, 14 июль
Ул чыкты да кайгыдан елап җибәрде (Мат. 26:75).
Кимчелекләре аркасында рәсүл Петернең тормышы ал да гөл булмаган. Мәсәлән, Гайсә, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекне үтәп, җәфа чигәргә һәм үләргә тиеш дип әйткәч, Петер аны шелтәләгән (Марк 8:31—33). Шулай ук ул һәм башка рәсүлләр кем бөегрәк дип кат-кат бәхәсләшкән булган (Марк 9:33, 34). Гайсәнең үлеме алдындагы төнне Петер, хисләргә бирелеп, бер кешенең колагын чабып ташлаган (Яхъя 18:10). Шул ук төнне Петер кешеләрдән курыкканы аркасында үз дусты Гайсәдән өч тапкыр ваз кичкән (Марк 14:66—72). Аннары ул кайгыдан елап җибәргән. Гайсә үз рәсүлен кире какмаган. Үледән терелтелгәннән соң, ул Петергә үзен яратканын расларга мөмкинлек биргән һәм үз сарыкларын көтәргә кушкан (Яхъя 21:15—17). Петер бу йөкләмәне кабул иткән. Иерусалимда Илленче көн бәйрәме үткәрелгәндә, Петер беренче итеп изге рух белән майланган мәсихчеләр арасында булган. w23.09 21, абз. 6; 22, абз. 7
Сишәмбе, 15 июль
Бәрәннәремне көт (Яхъя 21:16).
Рәсүл Петер өлкәннәрне: «Аллаһы көтүен... көтегез»,— дип өндәгән (1 Пет. 5:1—4). Син өлкән булсаң, без синең кардәшләрне яратканыңны һәм аларны кайгыртырга теләгәнеңне беләбез. Әмма кайчак эшләрең я арыганлык аркасында сиңа бу йөкләмәңне үтәү авырдыр. Алай икән, нәрсә эшләп була? Күңелеңне Йәһвәгә бушат. Петер болай дип язган: «Берәү хезмәт итә икән, Аллаһы биргән көчкә таянып хезмәт итсен» (1 Пет. 4:11). Кардәшләрең бу дөньяда тулысынча хәл ителмәячәк авырлыкларга очрарга мөмкин. Әмма истә тот: «Баш көтүче» Гайсә Мәсих алар өчен синең кулыңнан килмәгәнне эшли ала. Ул моны бүген дә, яңа дөньяда да эшләячәк. Аллаһы синнән нибары кардәшләреңне яратырсың, кайгыртырсың һәм аларга «үрнәк бирерсең» дип көтә. w23.09 29, абз. 13; 30, абз. 14
Чәршәмбе, 16 июль
Йәһвә акыл ияләренең уйлары буш икәнен белә (1 Көр. 3:20).
Без кеше зирәклегеннән качарга тиеш. Дөньядагы кешеләрнең фикер йөртүенә бирелсәк, без Йәһвәнең карашын һәм аның нормаларын кире кагарга мөмкин (1 Көр. 3:19). «Бу дөнья зирәклеге» еш кына кешеләрне тән теләкләренә бирелеп яшәргә дәртләндерә. Пиргам һәм Фиатира җыелышларындагы кайбер мәсихчеләр потларга табынган һәм әхлаксыз тормыш алып барган кешеләрнең карашларын йоктырган. Гайсә бу ике җыелышка, җенси әхлаксызлыкка бармак аша караганнары өчен, катгый киңәш биргән булган (Ачыл. 2:14, 20). Бүген дөнья безгә үзенең дөрес булмаган карашларын тагарга тели. Гаиләбез һәм танышларыбыз, Йәһвәнең нормалары артык катгый, дип әйтеп, безне аларны бозарга дәртләндерә ала. Мәсәлән, әхлаксыз тормыш алып баруда бернинди дә начарлык юк һәм Изге Язмалардагы нормалар инде искергән дип безне ышандырырга мөмкин. Кайвакыт Йәһвә безгә берәр сорау буенча ачык күрсәтмә бирми. Андый чакларда безнең «язылганнар буенча гына эш итегез» дигән кагыйдәне бозарга вәсвәсә туа ала (1 Көр. 4:6). w23.07 16, абз. 10, 11
Пәнҗешәмбе, 17 июль
Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була (Гыйб. сүз. 17:17).
Мәрьямгә ныгыту кирәк булган. Ул кияүдә булмаган, әмма Җәбраил аңа йөкле булып китәчәге турында әйткән. Мәрьям беркайчан да бала тәрбияләмәгән, ә аңа Мәсих булып китәчәк малайны кайгыртырга кирәк булган. Ул кияве Йосыфка балага узганын ничек аңлатып бирәчәк? (Лүк 1:26—33) Мәрьям кайдан көч алган? Ул башкалардан ярдәм эзләгән. Мәсәлән, ул Җәбраилне бу йөкләмә турында күбрәк сөйләргә сораган (Лүк 1:34). Күп тә үтмәстән, ул Яһүдиянең «таулы җиренә» — туганы Илисәбәт янына киткән. Илисәбәт Мәрьямне мактаган һәм, Йәһвә тарафыннан рухландырылып, Мәрьямнең әле тумаган улы турында дәртләндергеч пәйгамбәрлек әйткән (Лүк 1:39—45). Мәрьям Йәһвә «үз кулы белән кодрәтле эшләр башкарды» дип әйткән (Лүк 1:46—51). Шулай итеп, Йәһвә Мәрьямне Җәбраил һәм Илисәбәт аша ныгыткан. w23.10 14, абз. 10, 11; 15, абз. 12
Җомга, 18 июль
Ул безне үз Аллаһысы һәм Атасы өчен патшалар һәм руханилар итте (Ачыл. 1:6).
Мәсихчеләрнең чикләнгән саны изге рух белән майланган һәм Йәһвә белән махсус мөнәсәбәтләргә ия. Бу 144000 мәсихче Гайсә белән бергә күктә руханилар булып хезмәт итәчәк (Ачыл. 14:1). Йәһвә аларны, алар әле җирдә яшәгәндә, изге рухы белән майлый һәм үз уллары итеп кабул итә. Изге урын шундый махсус мөнәсәбәтләрне аңлата (Рим. 8:15—17). Иң изге урын исә күкне аңлата, анда Йәһвә яши. Изге урынны Иң изге урыннан аерып торган «чаршау» Гайсәнең тәнен аңлата. Ул Гайсәгә рухи гыйбадәтханәнең баш рухание буларак, күккә керергә комачаулап торган. Тәнен кешелек өчен корбан буларак биреп, Гайсә бар майланган мәсихчеләргә күктәге тормышка юл ачкан. Аларга да күктәге әҗерләрен алыр өчен кеше тәннәрен калдырырга туры киләчәк (Евр. 10:19, 20; 1 Көр. 15:50). w23.10 28, абз. 13
Шимбә, 19 июль
Гидеон... турында сөйләп торырга вакытым җитмәс (Евр. 11:32).
Гидеон ифраимлылар үзен тәнкыйтьләгәндә, аларга йомшак җавап кайтарган (Хак. 8:1—3). Гидеонның аларга ачуы чыкмаган, ул басынкылык белән аларның ризасызлыкларын тыңлаган һәм туган хәлне йомшартырга тырышкан. Зирәк өлкәннәр дә тәнкыйтьне игътибар белән тыңлый һәм юашлык белән җавап бирә (Ягък. 3:13). Шулай итеп, алар җыелыштагы тынычлыкны саклый. Исраиллеләр Гидеонны Мидьянны җиңгәне өчен данлагач, ул игътибарны Йәһвәгә юнәлткән (Хак. 8:22, 23). Билгеләнгән ир-атлар Гидеонның үрнәгенә ничек иярә ала? Аларга казанышлары өчен Йәһвәне мактарга кирәк (1 Көр. 4:6, 7). Мәсәлән, берәр өлкәнне яхшы өйрәткәне өчен мактасалар, ул игътибарны Аллаһы Сүзенә һәм аның оешмасына юнәлтә ала. Өлкәннәр кайчак үзләренә артык игътибар җәлеп итмиме дип уйлана ала. w23.06 4, абз. 7, 8
Якшәмбе, 20 июль
Минем уйларым сезнең уйларыгыз белән бер түгел (Ишаг. 55:8).
Без догаларыбызга җавап алмыйбыз икән, безгә өч сорау турында уйланырга кирәк. Беренчесе: Минем үтенечем чыннан да урынлымы? Еш кына без үзебез өчен нәрсә иң яхшысы икәнен беләбез дип уйлыйбыз, әмма без ялгышырга мөмкин. Без сораган кайбер нәрсәләр Йәһвәнең ихтыярына туры килмәскә мөмкин (1 Яхъя 5:14). Шулай ук Йәһвәнең безнең проблеманы хәл итәр өчен яхшырак чишү юлы булырга мөмкин. Әйтик, ата-ана Йәһвәдән догада аларның баласы хакыйкатьтә калсын дип сорый ди, һәм бу үтенеч урынлы булып күренә. Әмма Йәһвә беркемне дә аңа хезмәт итәргә мәҗбүр итми. Ул барыбызның да, шул исәптән балаларның да, аңа теләп гыйбадәт кылуын тели (Кан. 10:12, 13; 30:19, 20). Бу ата-ана балаларында Йәһвәгә карата ярату үстерергә булышсын дип Йәһвәдән сораса, дөресрәк булыр иде (Гыйб. сүз. 22:6; Эфес. 6:4). w23.11 21, абз. 5; 23, абз. 12
Дүшәмбе, 21 июль
Бер-берегезне... дәртләндереп торыгыз (1 Тис. 4:18).
Ни өчен юату мәхәббәтнең мөһим чагылышы дип әйтеп була? Изге Язмалар буенча бер белешмәлектә әйтелгәнчә, Паул кулланган сүз көчле сынау аша үткән кеше янында булуны аңлата. Шулай итеп, авыр сынау кичергән кардәшне юатып, без аңа хакыйкать юлында калырга булышабыз һәм аңа ярату күрсәтәбез (2 Көр. 7:6, 7, 13). Юату кызгану хисе белән тыгыз бәйле. Кызганучан кеше башкаларны юатырга һәм аларның авырлыкларын җиңеләйтергә тели. Башта ул кызгану хисе тоя, ә аннары юата. Паул да юанычны Йәһвәнең кызгануы белән бәйләгән. Ул Йәһвәне «рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы» дип атаган (2 Көр. 1:3). w23.11 9, абз. 8, 9; 10, абз. 10
Сишәмбе, 22 июль
Кайгы-хәсрәтләребезгә дә шатланыйк (Рим. 5:3).
Кайгы-хәсрәтләр бер мәсихчене дә читләтеп үтми. Рәсүл Паул мисалын карап чыгыйк. Ул Тисалуникәдәге имандашларына болай дип язган: «Сезнең белән бергә булганда да, без бәлаләр кичерергә тиешбез дип, сезгә алдан әйтә идек, һәм... бу нәкъ шулай булды да» (1 Тис. 3:4). Ә көринтлеләргә ул: «Шулкадәр зур авырлыкларга дучар булдык ки... хәтта исән калуыбызга да шикләр бар иде»,— дип язган (2 Көр. 1:8; 11:23—27). Бүген дә мәсихчеләр төрле сынауларга дучар була (2 Тим. 3:12). Гайсәнең шәкерте булып киткәнгә, дусларыгыз я туганнарыгыз сезгә мәрхәмәтсез мөгамәлә күрсәткәндер. Я бәлки, намуслы булырга тәвәккәл булганга, эштә авырлыклар тугандыр (Евр. 13:18). Яисә вәгазьдә катнашканга, эзәрлекләүләр кичергәнсездер. Сынауларыгыз нинди генә булмасын, Паул без шатланырга тиеш дип язган. w23.12 10, абз. 9; 11, абз.10
Чәршәмбе, 23 июль
Сез башыма зур бәла китердегез (Ярат. 34:30).
Ягъкуб күп авырлыкларга очраган. Аның ике улы, Шимун белән Леви, гаиләләренә һәм Йәһвәнең исеменә тап төшергән. Өстәвенә, Ягъкубның яраткан хатыны Рәхилә икенче баласын тапканда үлеп киткән. Җитмәсә, көчле ачлык аркасында Ягъкуб олы яшендә Мисырга күченергә мәҗбүр булган (Ярат. 35:16—19; 37:28; 45:9—11, 28). Бар бу авырлыкларга карамастан, Ягъкуб беркайчан да Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә ышанычын югалтмаган. Йәһвә исә аңа илтифатын күрсәтеп торган. Мәсәлән, Йәһвә Ягъкубны матди яктан фатихалап торган. Ә үле дип санаган улы Йосыф белән очрашкач, Ягъкуб Йәһвәгә, һичшиксез, бик рәхмәтле булган. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булганга, Ягъкуб бар сынауларын уңышлы кичереп чыга алган (Ярат. 30:43; 32:9, 10; 46:28—30). Йәһвә белән якын дуслыгыбыз булса, без дә көтелмәгән авырлыкларны уңышлы кичереп чыга алырбыз. w23.04 15, абз. 6, 7
Пәнҗешәмбе, 24 июль
Йәһвә — Көтүчем минем. Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам (Зәб. 23:1).
Бу җырда Давыт Йәһвәнең аны яратканына һәм кайгыртканына тулы ышанычын белдергән. Йәһвә Давыт өчен якын Дус һәм назлы Көтүче булган. Йәһвә Давытны җитәкләп алып барганга күрә, Давыт үзен тыныч-имин хис иткән. Давыт Йәһвәнең тугры мәхәббәте гомер буе аны озатып барачагына шикләнмәгән. Ни өчен аның андый ышанычы булган? Давыт Йәһвәнең үзенә көн дә бар кирәклесен биреп торганын күргән. Йәһвә аның Дусты булганга, Давыт Аллаһы киләчәктә дә аның ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк икәненә инанган булган. Йәһвәнең назлы яратуын сизү Давытка бар борчуларын җиңәргә һәм бәхетле булып калырга булышкан (Зәб. 16:11). w24.01 29, абз. 12, 13
Җомга, 25 июль
Мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам (Мат. 28:20).
Икенче бөтендөнья сугышыннан бирле Йәһвә халкы күп илләрдә вәгазь эшен тынычлыкта һәм каршылыкларга очрамыйча башкара. Чынлыкта бу эш гөрләп алга бара. Бүген Җитәкче совет әгъзалары Мәсихтән җитәкчелек эзләүләрен дәвам итә. Алар үзләре биргән күрсәтмәләрдә Йәһвәнең һәм Мәсихнең карашлары чагылуын тели. Җыелышларга җитәкчелекне җиткерер өчен, алар район күзәтчеләрен һәм өлкәннәрне куллана. Майланган өлкәннәр, ә киң мәгънәдә бөтен өлкәннәр дә, Мәсихнең «уң кулында» (Ачыл. 2:1). Әлбәттә, бу өлкәннәр, Муса, Йошуа һәм рәсүлләр кебек, камил түгел һәм хаталар кыла (Сан. 20:12; Йош. 9:14, 15; Рим. 3:23). Шулай да Мәсих ышанычлы хезмәтчене һәм билгеләнгән өлкәннәрне җитәкли һәм ул моны алга таба да эшләячәк. Без аның җаваплы абый-кардәшләр аша бирелгән җитәкчелегенә тулаем ышана алабыз. w24.02 24, абз. 13, 14
Шимбә, 26 июль
Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алыгыз (Эфес. 5:1).
Йәһвә турында сөйләгәндә, сүзләребездә җылылык, рәхмәтле булуыбыз һәм ярату чагылса, без Йәһвәнең йөрәген сөендерербез. Вәгазьләгәндә, без төп максатыбызны — кешеләргә Йәһвәнең нинди икәнен күрсәтергә тырышканыбызны истә тотабыз (Ягък. 4:8). Изге Язмалар ярдәмендә без башкаларга Йәһвә Аллаһыбызга ярату, гаделлек, зирәклек, кодрәт һәм башка сыйфатлар хас икәнен күрсәтәбез. Шулай ук Йәһвәдән үрнәк алганда, без аны данлыйбыз һәм шатландырабыз. Шулай эшләп, без бу дөньядагы явыз кешеләрдән бик нык аерылып торабыз. Кешеләр бу аерманы күреп, безгә төрле сораулар бирергә мөмкин (Мат. 5:14—16). Шунда безнең көндәлек тормышта ни өчен билгеле бер рәвештә эш иткәнебезне аңлатырга мөмкинлек туа ала. Нәтиҗәдә, эчкерсез кешеләр безнең Аллаһыбызга якынлаша ала. Шулай итеп, Йәһвәне мактаганда, бу аның йөрәгенә май булып ята (1 Тим. 2:3, 4). w24.02 10, абз. 7
Якшәмбе, 27 июль
Дәртләндерә алыр һәм... төзәтә алыр (Тит. 1:9).
Җитлеккән абый-кардәш булыр өчен, сиңа файдалы күнекмәләр үстерергә кирәк. Бу сиңа җыелыштагы вазифаларны үтәргә, үзеңне я гаиләңне тәэмин итәр өчен эш табарга һәм башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булырга булышыр. Мәсәлән, яхшы укый-язарга өйрән. Изге Язмаларда бәхетле һәм уңышлы кеше Аллаһы Сүзен һәр көн укый һәм укыганнары турында уйлана дип әйтелә (Зәб. 1:1—3). Изге Язмаларны һәр көн укып, син Йәһвәнең ничек фикер йөрткәнен белерсең. Бу сиңа аек фикер йөртергә һәм укыганнарыңны ничек кулланырга икәнен аңларга булышыр (Гыйб. сүз. 1:3, 4). Кардәшләр Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтүгә мохтаҗ. Яхшы укый-яза белсәң, бу сиңа эчтәлекле, иманны ныгытучы нотыклар һәм комментарийлар әзерләргә ярдәм итәр. Шулай ук син җыелыш очрашулары һәм конгресслар вакытында язулар алып бара алырсың. Бу сиңа иманыңны ныгытырга һәм башкаларны дәртләндерергә булышыр. w23.12 26, абз. 9; 27, абз. 10, 11
Дүшәмбе, 28 июль
Сезнең белән бердәмлектә торучы Аллаһы дөнья белән бердәмлектә торучы Иблистән бөегрәк (1 Яхъя 4:4).
Курку хисе сезне басканда, Йәһвәнең киләчәктә, Шайтанның идарәсе булмаганда, нәрсә башкарачагы турында уйланыгыз. 2014 елгы региональ конгресста бер демонстрация күрсәтелгән булган. Анда ата кеше үз гаиләсенә 2 Тимутигә 3:1—5 тәге сүзләрне яңа дөнья турында язылгандай укыган: «Яңа дөньяда бик бәхетле вакытлар булачак. Кешеләр башкаларны сөячәк, рухи нәрсәләрне яратачак, тыйнак, басынкы, Аллаһыны мактаучы, ата-анасын тыңлаучы, яхшылыкның кадерен белүче, тугрылыклы, кеше яратучы, килешүчән, яла якмаучы, тотнаклы, рәхимле, яхшылыкны яратучы, хыянәт итмәүче, юл бирүчән, юаш, ләззәтне түгел, ә Аллаһыны яратучы булырлар, аңа бирелеп яшәрләр. Андыйларга якынлаш». Ә сез үз гаиләгез я дусларыгыз белән яңа дөнья турында уйланасызмы? w24.01 6, абз. 13, 14
Сишәмбе, 29 июль
Мин сине хуплыйм (Лүк 3:22).
Йәһвәнең үз халкын хуплавын белү бик сөендерә! Изге Язмаларда: «Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба»,— дип әйтелә (Зәб. 149:4). Әмма вакыт-вакыт кайбер кардәшләрне «Йәһвә шәхсән мине хуплыймы» дигән фикер бик боектыра. Борынгы вакытларда яшәгән Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре дә охшаш хисләр кичергән (1 Иш. 1:6—10; Әюп 29:2, 4; Зәб. 51:11). Изге Язмалардан күренгәнчә, камилсез кешеләр Йәһвәнең хуплавына ия була ала. Моның өчен безгә Гайсәгә иман итәргә һәм суга чумдырылу үтәргә кирәк (Яхъя 3:16). Бу адымнарны ясап, без гөнаһларыбыздан тәүбә иткәнебезне һәм Аллаһының ихтыярын үтәргә вәгъдә иткәнебезне күрсәтәбез (Рәс. 2:38; 3:19). Йәһвә үзе белән дуслык үстерер өчен ясаган бу адымнарыбызны бик кадерли. Багышлануыбыз буенча яшәр өчен кулыбыздан килгәнне эшләсәк, Йәһвә безне хуплаячак һәм үзенең якын дуслары дип санаячак (Зәб. 25:14). w24.03 26, абз. 1, 2
Чәршәмбе, 30 июль
Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз (Рәс. 4:20).
Без Гайсәнең шәкертләреннән үрнәк алып, хәтта эшчәнлегебез тыелган булса да, ашкынып вәгазьли алабыз. Бер дә шикләнмәгез, Йәһвә безгә хезмәтебезне башкарырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә кыюлык һәм зирәклек сорап дога кылыгыз. Йәһвәдән авырлыкларны кичереп чыгарга булышсын дип сорагыз. Күпләр бүген физик я эмоциональ чирләрдән интегә, якыннарын югалта, гаиләдә авырлыклар кичерә, эзәрлекләүләрдән зыян күрә я башка төрле авырлыклар белән көрәшә. Ә пандемияләр белән сугышлар хәлне тагы да авырайта. Андый вакытларда Йәһвәгә йөрәгегезне ачып, аңа барысын да якын дустыгызга сөйләгәндәй сөйләп бирегез. Бер дә шикләнмәгез: Йәһвә сезнең «хакка эш итәр» (Зәб. 37:3, 5). Өзлексез дога кылу безгә «бәла-каза кичергәндә, нык калырга» булыша (Рим. 12:12). Йәһвә үз хезмәтчеләренең авырлыкларын белә һәм «ярдәм сорап үтенүләрен ишетә» (Зәб. 145:18, 19). w23.05 5, абз. 12—14; 6, абз. 15
Пәнҗешәмбе, 31 июль
Раббыны нәрсәләр сөендерә, һәрвакыт шуны аера белегез (Эфес. 5:10).
Мөһим карарлар кабул иткәндә, безгә «Йәһвә ихтыяры нәрсәдә икәнлегенә төшенергә» һәм аның буенча эш итәргә кирәк (Эфес. 5:17). Ситуациябезгә кагылышлы Изге Язмалардагы принципларны эзләп табып, без, асылда, Йәһвәнең бу сорауга карашын аңларга тырышабыз. Бу принципларны кулланып, без яхшы карарлар кабул итә алырбыз. Дошманыбыз Шайтан безнең дөнья куып яшәвебезне тели (1 Яхъя 5:19). Шулай эшләсәк, безнең Аллаһыга хезмәт итәр өчен, вакытыбыз калмас иде. Берәр мәсихче игътибарын Йәһвәгә хезмәт итүгә түгел, ә материаль нәрсәләргә, дөньяви белем алуга я карьера ясауга туплый башларга мөмкин. Алай булса, бу мәсихчегә дөньяда хөкем сөргән фикер йөртү рәвеше тәэсир иткән булып чыга. Әлбәттә, андый эшләр үзеннән-үзе начар түгел, әмма алар тормышыбызда беренче урында булырга тиеш түгел. w24.03 24, абз. 16, 17