Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w11 15.8. 17 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Еврей Язмаларында Мәсих турында күпме пәйгамбәрлек бар икәнен төгәл әйтеп буламы?
  • Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең тормышында үтәлгәнме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Мәсих турында пәйгамбәрлекләр
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Мәсих — Аллаһының коткару чарасы
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Алар Мәсихне көткән
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2011 ел
w11 15.8. 17 б.

Укучыларның сораулары

Еврей Язмаларында Мәсих турында күпме пәйгамбәрлек бар икәнен төгәл әйтеп буламы?

Еврей Язмаларын җентекләп тикшерү Гайсә Мәсихтә дистәләгән пәйгамбәрлекләрнең үтәлгәнен күрсәтә. Бу пәйгамбәрлекләрдә Мәсихнең чыгышы, килү вакыты, гамәлләре, башкаларның аңа карата мөгамәләсе һәм аның Йәһвә Аллаһы ниятендәге роле турында төрле нечкәлекләр бирелгән булган. Боларның барысы бер-берсен тулыландырып, Гайсәнең Мәсих булганын билгеләргә ярдәм итә. Әмма Еврей Язмаларында Мәсих турында күпме пәйгамбәрлек бар икәнен төгәл билгеләгәндә үтә игътибарлы булырга кирәк.

Пәйгамбәрлекләрнең Мәсихкә бәйле булу-булмавы турында төрле фикерләр бар. Альфред Эдершейм үзенең бер китабында язганча, раввиннарның борынгы язмаларында Еврей Язмаларыннан 456 өзек, аларның күбесендә ачык итеп Мәсих турында әйтелмәсә дә, Мәсихкә кагылышлы дип язылган. Бу 456 өзекне тәфсилләп тикшерү аларның барысы да Гайсә Мәсихкә кагылышлымы, юкмы икәне турында күп кенә сораулар тудыра. Мәсәлән, Эдершейм әйткәнчә, яһүдләр Яратылыш 8:11 дәге сүзләр Мәсихкә кагылышлы дип исәпләгән. Алар «күгәрчен алып кайткан зәйтүн яфрагы Мәсих тавыннан булган» дип исәпләгән. Автор Чыгыш 12:42 гә дә игътибар иткән. Яһүдләрнең бу шигырьне дөрес аңламаганын күрсәтеп, ул болай дип язган: «Муса чүлдән чыккан кебек, Мәсих тә Римнан чыгарга тиеш булган» («Life and Times of Jesus the Messiah»). Күп кенә галимнәргә һәм башкаларга бу ике шигырьне һәм аларның хаталы аңлатмасын Гайсә Мәсих белән бәйләү һичшиксез авыр булыр иде.

Хәтта Гайсә Мәсихтә чыннан да үтәлгән пәйгамбәрлекләрне генә исәпкә алсак та, аларның төгәл санын билгеләү авырлык тудыра. Мисал өчен Ишагыйя 53 нче бүлекне алыйк; анда Мәсих турында әйтелгән кайбер сүзләргә игътибар итик: «Аның буй-сыны мәһабәт түгел», «Кешеләр аңа... җирәнеп карады һәм аңардан читләштеләр», «Ул безнең сырхауларыбызны күтәреп барды», «Ул исә безнең җинаятьләр өчен чәнчелде», «Аны, сарыкны кебек, суярга алып бардылар» (Ишаг. 53:2—7). Ишагыйя 53 нче бүлектәге бу өзекне бер пәйгамбәрлек итеп санаргамы, яисә Мәсих турындагы һәр үзенчәлекне аерым пәйгамбәрлек итеп исәпләргәме?

Шулай ук Ишагыйя 11:1 дәге мондый сүзләргә игътибар итик: «Ишай төбеннән үсенте чыгачак, һәм аның тамырларыннан чыккан үренте җимешле булачак». 10 нчы шигырьдә шул ук пәйгамбәрлек икенче төрле сүзләр белән кабатлана. Без бу ике шигырьгә ике төрле пәйгамбәрлеккә кебек, я кабатланып килгән бер пәйгамбәрлеккә кебек карарга тиешме? Ишагыйя 53 нче һәм 11 нче бүлекләрне карап чыкканнан соң ясалган нәтиҗәләр һичшиксез Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең гомуми санына тәэсир итәчәге билгеле.

Еврей Язмаларындагы Мәсих турында пәйгамбәрлекләрнең төгәл санын белү әллә ни мөһим түгел. Безнең басмаларыбызда Гайсә турындагы күп кенә пәйгамбәрлекләрне һәм аларның үтәлешен күрсәтүче таблицалар барa. Без андагы мәгълүматны шәхси я гаилә белән өйрәнүдә һәм вәгазь хезмәтендә куллана алабыз. Бу мәгълүмат Йәһвә сүзенең һәрвакыт үтәлгәненә иманыбызны үстерә ала. Өстәвенә, Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр, аларның саны күпме генә булмасын, Гайсәнең Мәсих булуына ышанычыбызны ныгыта.

[Искәрмә]

a «Бар Язмалар да Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм файдалы» (рус) 374—375 битләр; «Ишагыйя пәйгамбәрлеге — барлык кешелек өчен яктылык» (рус) 2 нче том, 212 бит.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу