Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w12 1.1. 9-10 б.
  • Ибраһим басынкы кеше

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ибраһим басынкы кеше
  • Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ибраһим кем ул?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвә аны үз дусты дип атаган
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Аллаһы Ибраһимның иманын сыный
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Ибраһим яратуда үрнәк
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2012 ел
w12 1.1. 9-10 б.

Ибраһим басынкы кеше

Көннең кызулыгыннан хәл алып, Ибраһим үз чатырының күләгәсендә утыра. Һәм менә, ул еракта барган өч кешене күреп алаa. Ул аларның каршысына ашыга һәм аларны, әзрәк ял итәр өчен, үз өендә кунак булып алырга чакыра. Ибраһим аларга икмәк ашап алырга тәкъдим итә, ә үзе затлы ризык әзерләү турында кайгырта: яңа гына пешерелгән ипи, май, сөт һәм иң яхшы йомшак ит. Шулай эшләп, ул үрнәк алырлык кунакчыллык кына түгел, ә чын басынкылык күрсәтә (Яратылыш 18:1—8). Ничек итеп? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

БАСЫНКЫЛЫК НӘРСӘ УЛ? Басынкы булу — бу горур я тәкәббер булуның капма-каршысы. Басынкы кеше теге яки бу эштә башкалар үзеннән яхшырак икәнен таный (Филиппуйлыларга 2:3). Ул башка кешеләрнең киңәшләрен тыңлый һәм түбән эш дип саналган эшләрне әзерлек белән башкара.

ИБРАҺИМНЫҢ БАСЫНКЫ БУЛУЫ НӘРСӘДӘН КҮРЕНГӘН? Ибраһим башкаларга шатлык белән хезмәт иткән. Өстә искә алынганча, Ибраһим өч кешенең еракта барганнарын күрүгә үк аларның ихтыяҗлары турында кайгырта башлаган. Аның хатыны Сара шунда ук ризык әзерли башлаган. Әмма эшнең күпчелеген кем башкарганына игътибар иттегезме? Ибраһим кунакларны каршы алырга ашыккан, аларга ашап алырга ул тәкъдим иткән, сыер көтүенә таба китеп, яхшы бер бозауны ул сайлап алган һәм кунаклары өчен табынны да ул әзерләгән. Бар эшне хезмәтчеләренә тапшырыр урынына, бу басынкы кеше түбән эш дип саналган эшләрне үзе башкарган. Башкаларга хезмәт итүне ул түбәнсетү дип санамаган.

Ибраһим аның хакимлеге астында булган кешеләрнең киңәшләрен тыңлаган. Ибраһим белән Сараның бер-берсе белән аралашканы турында Изге Язмаларда аз әйтелсә дә, анда Ибраһим Сараның киңәшен тыңлаганы һәм аларны кулланганы турында ике хәбәр бар (Яратылыш 16:2; 21:8—14). Шунсына игътибар итик: башта Сараның бер киңәше Ибраһимга ошамаган. Әмма Йәһвә Сараның киңәше яхшы дип әйткәч, Ибраһим, басынкылык күрсәтеп, Сара белән ризалашкан һәм аның киңәшен кулланырга булган.

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН САБАКЛАР. Басынкы булсак, башкаларга хезмәт итү һәм аларның ихтыяҗлары турында кайгырту безгә шатлык китерәчәк.

Басынкы булу безгә шулай ук башкаларның тәкъдимнәренә дөрес карарга булыша. Берәр кешенең тәкъдимен, бу фикер безнеке булмаганга гына, кире кагар урынына, аңа колак салу акыллырак булыр (Гыйбрәтле сүзләр 15:22). Андый карашны аеруча нинди дә булса хакимлеге булган кешеләргә сакларга кирәк. Джон исемле бер тәҗрибәле җитәкче болай ди: «Минемчә, хезмәтчеләр үз җитәкчесе алдында фикерләрен курыкмыйча белдерәләр икән, димәк, бу яхшы җитәкче». Ул болай дип өсти: «Хакимлегең астында булган берәр кешенең нинди дә булса эшне синнән яхшырак башкарганын таныр өчен, басынкылык кирәк. Ризалашырсыз, беркемнең дә, хәтта җитәкченең дә, тәкъдимнәре гел иң яхшылары була алмый бит».

Ибраһим кебек башка кешеләрнең тәкъдимнәренә колак салганда һәм түбән эш дип саналган эшләрне башкарганда, без Йәһвә илтифатына ия булабыз. Шуны истә тотыгыз: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга мәрхәмәтен бирә» (1 Петер 5:5).

[Искәрмә]

a Ибраһимның кунаклары Аллаһы тарафыннан җибәрелгән фәрештәләр булган, бәлкем, Ибраһим моны башта белмәгәндер дә (Еврейләргә 13:2).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу