Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 14 хикәя
  • Аллаһы Ибраһимның иманын сыный

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы Ибраһимның иманын сыный
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ибраһимның иманы сынала
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ибраһим кем ул?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвә аны үз дусты дип атаган
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 14 хикәя
Ибраһим үз улын корбанга китерергә җыена; сарык тәкәсенең мөгезе якында гына куаклык ботагына эләккән

УНДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы Ибраһимның иманын сыный

РӘСЕМГӘ кара. Ибраһим нәрсә эшли? Аның кулында пычак һәм ул, күрәсең, үз улын үтерергә җыена. Әмма ни өчен? Әйдә башта ничек Ибраһим белән Сараның угыллары туган икәнен карап чыгыйк.

Исеңдәме: Аллаһы аларга угылыгыз булачак дип вәгъдә иткән иде. Әмма, Ибраһим белән Сара инде бик карт булганга, бу мөмкин түгел кебек күренгән. Шулай да Ибраһим Аллаһының мөмкин булмаганны эшли алганына ышанган. Шуннан соң нәрсә булган?

Аллаһы вәгъдә биргәннән соң бер ел үтеп киткән. Һәм Ибраһимга — 100, ә Сарага 90 яшь булганда, аларның Исхак исемле уллары туган. Аллаһы үз вәгъдәсен үтәгән!

Исхак үсеп җиткәч, Йәһвә Ибраһимның иманын сынаган. Ул аңа: «Ибраһим!» — дип дәшкән. «Менә мин!» — дип җавап биргән Ибраһим. Шуннан соң Аллаһы болай дигән: «Үзеңнең улыңны, бердәнбер улыңны, Исхакны ал да мин сиңа күрсәтәчәк тауга мен. Шунда улыңны чалып, миңа корбан итеп китер».

Ибраһим үзенең улын бик нык яраткан, шуңа күрә бу сүзләр аңа бик зур кайгы китергәндер! Шулай ук шуны да исеңә төшер: Аллаһы Ибраһимның балалары Кәнган җирләрендә яшәячәк дип вәгъдә иткән иде. Әгәр Исхак үлсә, бу ничек үтәлер соң? Ибраһим моны аңламаган, шулай да ул Аллаһыга буйсынган.

Тауга менеп җиткәч, Ибраһим Исхакны бәйләп, аны үзе төзегән корбан китерү урынына салган. Шуннан соң ул улын чалыр өчен пычагын чыгарган. Әмма нәкъ шул вакытта Аллаһы фәрештәсе: «Ибраһим, Ибраһим!» — дип дәшкән. «Менә мин!» — дип җавап кайтарган Ибраһим.

«Улыңа бернинди зыян китермә һәм аның белән бернәрсә эшләмә,— дип әйтте Аллаһы.— Хәзер мин беләм: син миңа иман итәсең, чөнки минем өчен үзеңнең улыңны — бердәнбер улыңны кызганмадың».

Ибраһим Аллаһыга бик нык ышанган! Ул Йәһвә өчен мөмкин булмаган нәрсә юк икәнен белгән һәм Йәһвәнең Исхакны хәтта үледән терелтә алуына ышанган. Чынлыкта исә Аллаһы Ибраһимның Исхакны үтерүен теләмәгән. Шуңа күрә якында гына куаклар арасына сарык тәкәсе эләккән. Моны Аллаһы эшләгән. Һәм Аллаһы Ибраһимга аны үзенең улы урынына корбан итеп китерергә кушкан.

Яратылыш 21:1—7; 22:1—18.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу