Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 8 хикәя 26 б.-27 б., 1 абз.
  • Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ибраһим кем ул?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Ибраһим — Аллаһы дусты
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йәһвә аны үз дусты дип атаган
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Аллаһы Ибраһимның иманын сыный
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 8 хикәя 26 б.-27 б., 1 абз.
Ибраһим белән Сара, Урдан китәр өчен, әйберләрен җыя

СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган

Бабылда́н ерак түгел генә Ур дигән шәһәр урнашкан булган. Андагы кешеләр Йәһвәгә түгел, ә төрле илаһларга табынган. Әмма Урда шулай ук Йәһвәгә генә гыйбадәт кылган кеше яшәгән. Аның исеме Ибраһим булган.

Йәһвә Ибраһимга болай дигән: «Өеңне, туганнарыңны калдыр һәм мин күрсәтәчәк җиргә бар». Аннары Аллаһы: «Синнән күпсанлы халык чыгачак,— дип вәгъдә иткән.— Син тугры булганга, мин җирдәге күп кешеләргә яхшылык кылырмын».

Ибраһим кая барачагын белмәгән, әмма ул Йәһвәгә таянган. Шуңа күрә Ибраһим үз хатыны Сара́, әтисе Тира́х һәм бертуганының улы Лут белән бергә, әйберләрен җыеп, озын юлга чыккан. Әйе, алар тыңлаучан булган.

Йәһвә күрсәткән җиргә килеп җиткәндә, Ибраһимга 75 яшь булган. Бу җир Кәнга́н дип аталган. Аллаһы анда Ибраһимга: «Син тирә-ягыңда күргән бөтен шушы җирне мин балаларыңа бирәчәкмен»,— дип вәгъдә иткән. Әмма Ибраһим белән Сара́ инде карт булган һәм аларның балалары булмаган. Йәһвә үз вәгъдәсен ничек үти алыр?

Ибраһим үз гаиләсе белән Кәнганга бара

«Иман ярдәмендә Ибраһим... буйсынып, үзенә мирас итеп биреләчәк җиргә киткән; кая барасын белмәсә дә, юлга чыккан» (Еврейләргә 11:8)

Сораулар: Йәһвә Ибраһимга нәрсә эшләргә кушкан? Йәһвә Ибраһимга нинди вәгъдәләр биргән?

Яратылыш 11:29—12:9; Рәсүлләр 7:2—4; Гәләтиялеләргә 3:6; Еврейләргә 11:8

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу