Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 11 хикәя 32 б.-33 б., 2 абз.
  • Ибраһимның иманы сынала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ибраһимның иманы сынала
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы Ибраһимның иманын сыный
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йәһвә аны үз дусты дип атаган
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ибраһим кем ул?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Ни өчен Аллаһы Ибраһимга үз улын корбан итәргә кушкан?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 11 хикәя 32 б.-33 б., 2 абз.
Ибраһим белән Исхак Мориа тавына бара

УНБЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһимның иманы сынала

Ибраһим үз улы Исхакны Йәһвәне яратырга һәм Йәһвәнең бар вәгъдәләренә ышанырга өйрәткән. Исхакка 25 яшь булганда, Йәһвә Ибраһимга бик авыр эш кушкан. Беләсеңме, нинди эш?

Аллаһы Ибраһимга: «Бердәнбер улыңны ал һәм аны Мориа́ җирендәге тауда корбан итеп китер»,— дигән. Ул, Йәһвәнең ни өчен моны кушканын аңламаса да, аны тыңлаган.

Киләсе көнне Ибраһим, иртән иртүк торып, Исхакны һәм ике хезмәтчесен алган да Мориага́ таба киткән. Өч көннән соң, тауга якынлашканда, Ибраһим үз хезмәтчеләренә көтеп торырга кушкан һәм Исхак белән бергә корбан китерергә киткән. Ибраһим Исхакка утын биргән, ә үзе пычак алган. Исхак атасыннан: «Ә сарык кайда? Без нәрсәне корбанга китерәбез?» — дип сораган. Ибраһим: «Йәһвә бирер әле, улым»,— дип җавап биргән.

Тауга менгәч, алар мәзбәх — корбан китерү урыны ясаган. Аннан соң Ибраһим, Исхакның кул-аякларын бәйләп, аны шул мәзбәхкә яткырган.

Кул-аяклары бәйләнгән Исхак мәзбәхтә ята, Ибраһим пычак тотып тора

Ибраһим Исхак өстеннән пычакны күтәргән, әмма шул вакытта Йәһвәнең фәрештәсе аңа күктән болай дигән: «Ибраһим! Улыңа зыян китермә! Хәзер мин беләм: син Аллаһыга ышанасың. Син хәтта үз улыңны корбанга китерергә әзер булдың». Шунда Ибраһим куаклыкта сарык тәкәсен күргән. Аның мөгезләре ботакка эләккән булган. Ибраһим шунда ук Исхакның кул-аякларын чишкән дә аның урынына сарык тәкәсен корбанга китергән.

Шул көннән бирле Йәһвә Ибраһимны үз дусты дип атый башлаган. Беләсеңме ни өчен? Чөнки Йәһвә ни кушса, Ибраһим барысын үтәгән. Хәтта Йәһвәнең моны ни өчен кушканын аңламаганда да, ул аны тыңлаган.

Ибраһим Исхакның кулларын чишә

Йәһвә Ибраһимга үз вәгъдәсен кабатлаган: «Мин сине фатихалармын һәм синең балаларың, токымнарың күп санлы булачак». Ибраһим тугры булганга, Йәһвә аңа шулай ук аның гаиләсе аша бөтен яхшы кешеләр фатиха алыр дип вәгъдә иткән.

«Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16)

Сораулар: Ибраһим Йәһвәгә таянганын ничек күрсәткән? Йәһвә Ибраһимга нәрсә вәгъдә иткән?

Яратылыш 22:1—18; Еврейләргә 11:17—19; Ягъкуб 2:21—23

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу