Эчтәлек
15 март, 2013
© 2013 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania. Бөтен хокуклар сакланган.
ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘЛӘРЕ
29 АПРЕЛЬ 2013 — 5 МАЙ 2013
Йәһвәне сөючеләр өчен «абыну ташы юк»
3 БИТ • ҖЫРЛАР: 45, 32
6–12 МАЙ 2013
«Йөрәгегез» Йәһвәне белергә телиме?
8 БИТ • ҖЫРЛАР: 31, 23
13–19 МАЙ 2013
«Аллаһыны белгәч», сез хәзер нәрсәгә омтыласыз?
13 БИТ • ҖЫРЛАР: 54, 24
20–26 МАЙ 2013
19 БИТ • ҖЫРЛАР: 51, 1
27 МАЙ 2013 — 2 ИЮНЬ 2013
24 БИТ • ҖЫРЛАР: 27, 10
ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘЛӘРЕНЕҢ МАКСАТЫ
▪ Йәһвәне сөючеләр өчен «абыну ташы юк»
һәрбер мәсихче мәңгелек тормыш бүләге өчен йөгерештә катнаша. Ләкин безнең барыбыз да мирас итеп күчкән гөнаһ аркасында абына. Бу мәкалә безгә биш абыну ташын күрә белергә ярдәм итәчәк. Шулай ук без бу ташлар аркасында йөгерүебездән туктамас өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белербез.
▪ «Йөрәгегез» Йәһвәне белергә телиме?
Иремия китабыннан йөрәк турында күп нәрсә белеп була. Бу мәкаләдән без «сөннәткә утыртылмаган» йөрәк нәрсә ул икәнен һәм ул хәтта мәсихчеләр өчен ничек куркыныч була ала икәнен күрербез. Моннан тыш, анда Йәһвәне белергә теләгән «йөрәккә» ия булыр өчен нәрсә таләп ителә икәне каралачак (Ирем. 24:7).
▪ «Аллаһыны белгәч», сез хәзер нәрсәгә омтыласыз?
Аллаһыны белер өчен һәм ул безне белсен өчен нинди адымнар ясарга кирәк? Җитлеккән мәсихче булып киткәч тә, ни өчен безгә рухи яктан үсә барырга кирәк һәм моны ничек эшләп була? Шул сорауларга җавапны без бу мәкаләдән белербез.
▪ Йәһвә — безнең сыену урыныбыз
Дөнья безне нәфрәт итсә дә, безгә аңардан куркасы юк. Бу мәкаләдә Йәһвә Аллаһы нинди мәгънәдә безнең сыену урыныбыз икәне карала.
▪ Йәһвәнең бөек исемен данлагыз
Аллаһы исемен белү үз эченә нәрсә ала? Аның исеме хакына йөрү нәрсәне аңлата? Аллаһының үз исеменә хөрмәт күрсәтмәгәннәргә карашы нинди? Боларның барысын без бу мәкаләдән белербез.
БУ САНДА ШУЛАЙ УК
18 Юаныч эзләгез һәм башкаларны юатыгыз
29 Моны чыннан да Иосиф Флавий язган булганмы?
30 Беркайчан да өметсезлеккә бирелмәгез!