Өлкәннәр сез «арыган җанга» көч биреп торасызмы?
30 дан узган А́нжелаa исемле бер ялгызак апа-кардәш бераз дулкынлана. Ул өлкәннәрнең килүен көтеп утыра. Алар аңа нәрсә әйтер микән? Ул берничә очрашу калдырган булган. Олы кешеләрне көннәр буе карап, ул бик арый. Җитмәсә, ул әнисенең сәламәтлеге өчен дә борчыла.
Әйтик, сез Анжела янына килергә җыенган өлкәннәрнең берсе ди. Сез аның рухын күтәрер өчен нәрсә әйтер идегез? Аның кебек «арыган җан» янына барыр алдыннан сез нәрсә эшли аласыз? Әйдәгез, моны белик (Ирем. 31:25).
КАРДӘШЛӘР КИЧЕРГӘН АВЫРЛЫКЛАР ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ
Вакыт-вакыт безнең һәрберебез мәсихче вазифалар я дөньяви эш аркасында алҗый. Мәсәлән, Данил пәйгамбәр, бер күренешне күреп мәгънәсен аңламаганга, «хәлдән тайган» булган (Дан. 8:27). Берникадәр вакыттан соң аның каршысында Җәбраил фәрештә пәйда булып, аңа көч өстәгән. Аллаһының бу хәбәрчесе Данилга шул күренешнең мәгънәсен аңлатып биргән. Шулай ук ул Данилны Йәһвә аның догаларын тыңлаганына һәм үзен әле дә бик кадерләгәненә ышандырган (Дан. 9:21—23). Шуннан соң күпмедер вакыт узгач, башка бер фәрештә Данил каршысында пәйда булып, аңа юату сүзләре әйтеп көч өстәгән (Дан. 10:19).
Кардәш янына килер алдыннан, аның кичергән авырлыклары турында уйланыгыз
Сез дә фәрештәләрдән үрнәк ала аласыз. Күңелсезлеккә төшкән я хәлсезләнгән берәр кардәш янына килер алдыннан, ул кичергән авырлыклар турында уйланыгыз. Бу авырлыклар аның хәленә ничек тәэсир итә микән? Аны нинди сыйфатлары өчен мактап була? 20 елдан артык өлкән булып хезмәт иткән Ричард болай ди: «Мин игътибарымны кардәшләрнең көчле якларына тупларга тырышам. Алар янына килер алдыннан мин аларның кичергән авырлыклары турында уйланам. Шулай эшләп, мин алар белән ничек сөйләшергә икәнен аңлыйм». Башка бер өлкән белән берәр кардәш янына барырга булсагыз, шул кардәшнең хәле турында алдан сөйләшегез.
ҮЗЕГЕЗНЕ ДУСЛАРЧА ТОТЫГЫЗ
Кайбер кардәшләргә күңелендәгене өлкәннәргә ачып бирү авырдыр. Алар үзләрен иркен хис итсен өчен нәрсә эшләп була? Җылы елмаеп һәм юату сүзләрен әйтеп, өлкәннәр дуслык атмосферасын тудыра ала. 40 елдан артык өлкән булып хезмәт иткән Майкл берәр кардәшнең өенә килеп, аңа иң беренче чиратта болай дип әйтә: «Беләсеңме, кардәшләр янына килеп, мин алар белән яхшырак таныша алам. Бу миңа өлкән хезмәтендә аеруча ошый. Мин бүгенге очрашуыбызны да түземсезлек белән көткән идем».
Бәлки, сез кардәш янына килгәч үк, аның белән бергә дога кылырга булырсыз. Дога кылганда сез шул кардәшнең иманы, мәхәббәте, чыдамлылыгы һәм башка уңай сыйфатларын әйтеп китә аласыз. Нәкъ шулай рәсүл Паул да эшләгән булган (1 Тис. 1:2, 3). Дога кылу өлкәннәргә дә, кардәшкә дә үзләрен иркен хис итәргә һәм бар нәрсәгә Йәһвә күзлегеннән чыгып карарга ярдәм итәр. Нәтиҗәдә, сезнең сөйләшүегез аның рухын күтәреп җибәрер. «Кайчак без яхшы сыйфатларыбыз бар икәнен вә яхшы эшләрне башкарганыбызны онытабыз,— дип әйтә Рэй исемле бер тәҗрибәле өлкән.— Шуңа күрә берәрсе игътибарыбызны шул сыйфатларга я эшләргә юнәлткәндә, безнең рухыбыз күтәрелә».
КАРДӘШНЕҢ РУХЫН КҮТӘРЕГЕЗ
Изге Язмалардан берәр фикер китереп, хәтта бер шигырьне генә укып, сез кардәшкә «рухи бүләк» тапшыра аласыз, ягъни аның рухын күтәрә аласыз (Рим. 1:11). Әйтик, күңеле төшкән бер абый-кардәш үзен кызганыч кеше итеп хис итә ди. Сез аның игътибарын Мәдхия 118:83, 176 дагы сүзләргә юнәлтә аласыз. Анда мәдхия җырлаучы үзен «учакта кипкән турсыктай» хис иткән дип язылган. Бу сүзтезмәнең мәгънәсен кыскача аңлатып биргәч, шул кардәшкә аның Аллаһы әмерләрен «онытмаганына» бер дә шикләнмәгәнегезне белдерегез.
Ә актив булмаган я рухи яктан көчсезләнеп киткән апа-кардәшнең рухын шул ук рәвешле күтәрер өчен нәрсә эшләргә? Бәлки, сез югалган бер драхма турындагы ачык мисалга игътибар итәрсез (Лүк 15:8—10). Күрәсең, югалган тәңкә — берәр кыйммәтле муенсаның көмеш тәңкәләренең берсе. Бу мисалны кулланып, апа-кардәшкә ул мәсихче җыелышның кадерле әгъзасы дип аңлатыгыз. Йәһвә аны, көтүче үз сарык бәтиен караган кебек, кайгырта дип ышандырырга тырышыгыз.
Гадәттәгечә, кардәшләребез укыган шигырьләр турында теләп сөйли. Шуңа күрә аларга да сөйләргә мөмкинлек бирегез. Билгеле бер шигырьне укып, андагы төп сүзне я сүзтезмәне ассызыклагыз һәм кардәштән шул фикер турында нәрсә уйлый дип сорагыз. Мәсәлән, 2 Көринтлеләргә 4:16 ны укып чыккач, кардәштән: «Йәһвә сине „яңарткан“, ягъни сиңа көч биргән очракларны искә төшерә аласыңмы?» — дип сорап була. Алай эшләп, сез «бер-берегезне дәртләндерерсез» (Рим. 1:12).
Гадәттәгечә, кардәшләребез укыган шигырьләр турында теләп сөйли
Шулай ук сез Изге Язмаларда телгә алынган, охшашрак хәлдә булган берәр кешенең мисалын китереп, ярдәмгә мохтаҗ кардәшне рухландырып җибәрә аласыз. Кайбер боеккан кардәшләрнең хәлләре һаннаныкына я Ипафрадитныкына охшаш. Икесе дә, кайчак күңел төшенкелегенә бирелгән булса да, Аллаһы өчен кадерле булып калган (1 Пат. 1:9—11, 20; Флп. 2:25—30). Сез Изге Язмаларда телгә алынган башка кешеләрнең мисалларын да китерә аласыз.
КАРДӘШЛӘРНЕ АЛГА ТАБА ДА КАЙГЫРТЫГЫЗ
Кардәш янына килеп киткәннән соң, аны алга таба да кайгыртыгыз (Рәс. 15:36). Мәсәлән, китәр алдыннан, сез, бәлки, аның белән вәгазьгә барырга сөйләшергә булырсыз. Берна́рд исемле бер тәҗрибәле өлкән, берәр кардәш янына килеп киткәннән соң күпмедер вакыт узгач, аңардан бирелгән киңәшләрне кулланып булдымы дип ипләп кенә белешә. Кардәшләрнең хәлләре белән шулай итеп кызыксынып, сез аларның нинди ярдәмгә мохтаҗ булуларын белерсез.
Кардәшләрне аеруча бүгенге көндә аларны кайгыртасыз, аңлыйсыз һәм яратасыз дип ышандырырга кирәк (1 Тис. 5:11). Шуның өчен берәр кардәш янына килер алдыннан, аның кичергән авырлыклары турында уйланып дога кылыгыз һәм Изге Язмалардан урынлы шигырьләрне сайлагыз. Алай эшләсәгез, «арыган җанга» көч бирерлек сүзләр, һичшиксез, табылыр!
a Исемнәр үзгәртелгән.