Дин һәм сугышка мөнәсәбәт
Альберто ун ел диярлек армиядә хезмәт иткән. Ул болай дип исенә төшерә: «Безнең рухани Аллаһы сезнең белән диеп, безне фатихалый иде. Ләкин мин һәрчак: „Мин үтерергә барам, ә Изге Язмаларда „кеше үтермә“ диелә“,— дип уйлый идем».
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Рей флотта хезмәт иткән. Бер тапкыр ул руханидан: «Сез корабльгә килеп гаскәрләребез өчен һәм безнең җиңүебез өчен Аллаһыга дога кыласыз. Дошманнар да шулай эшли түгелме соң?» — дип сораган. Рухани, Аллаһының эшләре сер ул, дигән.
Әгәр андый җавап сезне канәгатьләндерми икән, сез ялгыз түгел.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Гайсә пәйгамбәр Аллаһының иң мөһим әмерләренең берсе — «якыныңны үзеңне яраткандай ярату» дигән (Марк 12:31). Гайсә якыныбызны ярату безнең тирәдә яшәгән һәм безнең белән бер милләттә булган кешеләр белән генә чикләнергә тиеш дигәнме? Юк. Ул үз шәкертләренә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән (Яхъя 13:34, 35). Алар арасындагы ярату шулкадәр гаҗәеп булырга, хәтта аларны аерып торучы билге булып китәргә тиеш булган. Алар башкаларның гомерен алуга караганда, бер-берсе өчен үз гомерләрен бирергә тиеш булган.
Гасырлар элек Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылып яшәгән кешеләр Гайсәнең сүзләрен үтәгән. Андый кешеләр турында бер дини энциклопедиядә болай диелә: «[Аларга] кешене тормышыннан мәхрүм итәргә тыелган булган, бу принцип аларга Рим армиясендә хезмәт итәргә комачаулаган» («The Encyclopedia of Religion»).
ЙӘһВӘ ШАһИТЛӘРЕ МОҢА ТУРЫ КИЛӘМЕ?
Йәһвә Шаһитләре һәр илдә диярлек бар. Шунлыктан каядыр милләтара низаглар купканда, аларның ызгышкан ике як арасында яшәүләре ихтимал. Шулай да андый вакытта алар үзләрен аерып торучы билгене — яратуны — бар көчләре белән сакларга тырыша.
Дин җитәкчеләре кешеләрне, Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, бер-берсен яратырга өйрәтәме?
Мәсәлән, 1994 елны Руандада хуту белән тутси халкы арасында килеп чыккан этник бәрелештә Йәһвә Шаһитләре тулысынча нейтралитет саклаган. Бер халыктан булган Йәһвә Шаһитләре, үз тормышларын куркыныч астына куеп, икенче халык кешеләрен үз өйләрендә яшергән. Тутси кардәшләрен яшергән ике хуту Йәһвә Шаһите тотылгач, хуту интерахамве боевиклары аларга: «Тутсиларга котылырга ярдәм иткәнгә, сез үләргә тиеш»,— дигән. Кызганыч, алар бу ике хуту Йәһвә Шаһитен үтергән (Яхъя 15:13).
Сезнеңчә, Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Сүзендә фидакарь ярату турында әйтелгән әмер буенча яшиме?