Сездә Йәһвәгә карата ачу хисе беркайчан да кузгалмасын
«Ахмаклыгы кешене юлдан яздырыр һәм аның күңелендә Раббысына карата ачу хисе кузгатыр» (ГЫЙБ. СҮЗ. 19:3).
1, 2. Ни өчен без Йәһвәне начар хәлләр булуында гаепләргә тиеш түгел? Мисал китерегез.
ӘЙТИК, бер кеше инде күп еллар хатыны белән бергә бәхетле яши. Бер көнне өенә кайткач караса, өендә барысы да асты өскә килгән. Өй җиһазлары савыт-сабалар белән ватык, ә келәм ертык. Аның яраткан йорты афәт кичергән урынга әйләнгән. Ул: «Хатыным моны нигә эшләде?!» — дип ачуланып әйтмәс, чөнки моны эшләү аның сөекле хатынының башына да килмәс иде. Ул: «Моны кем эшләде соң?» — дип әйтер.
2 Бүген безнең «йортыбыз» — җир шары шундый ук хәлдә дип әйтеп була: җир, су һәм һава пычрана бара. Кешеләр үзләрен мәрхәмәтсез тота һәм әхлаксызлык кыла. Ләкин боларның барысында, Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә гаепле түгел. Ул җирне без анда мәңге яшәсен дип барлыкка китергән (Ярат. 2:8, 15). Йәһвә Аллаһы — мәхәббәт ул (1 Яхъя 4:8). Аллаһы Сүзендә бу дөнья белән Шайтан Иблис идарә итә дип әйтелә. Бу проблемаларның күбесен нәкъ ул чыгарып тора (Яхъя 14:30; 2 Көр. 4:4).
3. Ни сәбәпле без Йәһвәне проблемаларыбызның килеп чыгуында гаепли башларга мөмкин?
3 Шулай да без Шайтанны бар начарлыкта гаепли алмыйбыз. Кайбер проблемаларыбызның килеп чыгуында без үзебез гаепле. (Канун 32:4—6 ны укы.) Моны белсәк тә, кайвакыт без, камил булмаганга, моны онытабыз. Ә бу инде куркыныч (Гыйб. сүз. 14:12). Мәсәлән, проблемаларыбызның килеп чыгуында без, үзебезне я Шайтанны гаепләр урынына, Йәһвәне гаепли башларга мөмкин. Бездә Йәһвәгә карата хәтта «ачу хисе кузгалуы» ихтимал (Гыйб. сүз. 19:3).
4, 5. Ничек итеп мәсихчедә Йәһвәгә карата «ачу хисе кузгалырга» мөмкин?
4 Ничек инде бездә Йәһвәгә карата «ачу хисе кузгалырга» мөмкин? Билгеле, Йәһвәгә ачулану яхшыга китерми (Ишаг. 41:11). Аллаһыга каршы чыгу мәгънәсез. Безнең беребезнең дә Йәһвәгә ачуландым дип әйтергә кыюлыгы җитмәс. Әмма Гыйбрәтле сүзләр 19:3 тә әйтелгәнчә, кешенең ахмаклыгы аны «юлдан яздыра һәм аның күңелендә Раббысына карата ачу хисе кузгата». Димәк, Аллаһыга карата ачу хисе кешенең күңелендә кузгала ала. Андый хисләргә бирелеп кеше акылсыз эш итә башларга мөмкин. Мәсәлән, аның Йәһвәгә теләр-теләмәс хезмәт итә я җыелыш очрашуларына йөрми башлавы ихтимал.
5 Ни өчен безнең күңелебездә Йәһвәгә карата «ачу хисе кузгалырга» мөмкин? Андый тозакка эләгүдән ничек сакланырга? Йәһвә Аллаһы белән мөнәсәбәтләребез бозылмасын өчен, безгә шул сорауларга җавап алырга кирәк.
НИ ӨЧЕН БЕЗДӘ ЙӘһВӘГӘ КАРАТА «АЧУ ХИСЕ КУЗГАЛЫРГА» МӨМКИН?
6, 7. Ни өчен Муса заманында яшәгән исраиллеләр Йәһвәдән зарлана башлаган?
6 Ни өчен Йәһвәнең тугры хезмәтчесе үз күңеленнән Аллаһыдан зарлана башларга мөмкин? Әйдәгез, биш якка игътибар итик һәм Изге Язмалардан андый тозакка эләккән кайбер кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк (1 Көр. 10:11, 12).
Зарланып йөргән кешеләр сезгә начар йогынты ясарга мөмкин (7 нче абзацны кара.)
7 Зарланып йөргән кешеләр безгә начар йогынты ясарга мөмкин. (Канун 1:26—28 не укы.) Исраиллеләр белән булган хәлгә игътибар итик. Йәһвә алар өчен күп нәрсә эшләгән. Ул Мисырга ун җәза җибәргән һәм фиргавен белән аның гаскәриен Кызыл диңгездә юк иткән. Шулай итеп, Йәһвә исраиллеләрне коллыктан азат иткән (Чыг. 12:29—32, 51; 14:29—31; Мәд. 135:15). Аллаһы халкы тиздән Вәгъдә ителгән җиргә керергә тиеш булган. Шулай да соңгы минутта исраиллеләр Йәһвәдән зарлана башлаган. Ни өчен аларның иманнары зәгыйфьләнгән? Вәгъдә ителгән җирне карап кайткач, ун шымчы исраиллеләргә бу җир турында начарны гына сөйләгән. Шунлыктан исраиллеләрнең күңелләре төшкән, һәм алар куркуга калган (Сан. 14:1—4). Нәтиҗәдә, Йәһвә аларны ул вакытта «бәрәкәтле җиргә» кертмәгән (Кан. 1:34, 35). Бу очрактан без нинди сабак алабыз? Зарланып йөргән кешеләрнең начар йогынтысына бирелсәк, иманыбыз зәгыйфьләнеп китәргә, һәм без Йәһвәнең үз халкын ничек җитәкләвеннән зарлана башларга мөмкин.
8. Ни өчен Ишагыйя пәйгамбәр заманында яшәгән Аллаһы халкы үз авырлыклары килеп чыгуында Йәһвәне гаепли башлаган?
8 Бәла-казалар белән авырлыклар рухыбызны төшерергә мөмкин. (Ишагыйя 8:21, 22 не укыa.) Ишагыйя пәйгамбәр заманында яшәгән Яһүд халкы авыр хәлгә эләккән. Алар дошманнарның чолганышында калган. Ризык аз булганга, күпләр ачлыктан интеккән. Әмма иң аянычы — алар рухи яктан ач булган (Амос 8:11). Йәһвәдән ярдәм сорар урынына, алар аны һәм патшаны «каһәрли башлаган». Әйе, алар авырлыклары булуында Йәһвәне гаепләгән. Кырны чүп үләне баскан кебек, тормышыбызны да авырлыклар басканда, без күңелебездән: «Кирәк чакта Йәһвә кая булды соң?» — дип уйлый башларга мөмкин.
9. Ни өчен Йәзәкил пәйгамбәр заманында яшәгән исраиллеләр Йәһвәнең юлын «гаделсез» дип санаган?
9 Без күп нәрсәне аңлап бетермибез. Кайбер нәрсәләрне белмәгәнгә, Йәзәкил пәйгамбәр заманында яшәгән исраиллеләр Йәһвәнең юлын «гаделсез» дип санаган (Йәз. 18:29). Күп нәрсәне аңлап бетермәсә дә, алар Аллаһыны хөкем итә башлаган һәм аны гадел эш итми дип уйлаган. Без дә алар кебек эш итә башларга мөмкин. Мәсәлән, кайвакыт безгә Изге Язмаларда язылганнарны я үзебез белән булган хәлләрнең ни өчен килеп чыкканын аңлау авыр. Андый чакларда без күңелебездән Йәһвә юлы «гаделсез» дип уйлый башларга мөмкин (Әюб 35:2).
10. Күп кенә кеше Адәмгә ияреп нәрсә эшли?
10 Берәр гөнаһ я хата кылганнан соң, без үз гаебебезне танымаска мөмкин. Беренче кеше Адәм гөнаһ кылгач, гаебен Аллаһыга ташлаган (Ярат. 3:12). Үзен нәрсә көтәсен белгән булса да, ул Аллаһы канунын бозган һәм барысында Йәһвәне гаепләгән. Имеш ул, Йәһвә үзенә начар хатынны биргәнгә, хата кылган. Гасырлар буе кешеләр Адәм кебек, хаталар кылгач, гаебен Аллаһыга ташлый. Шуңа күрә безгә: «Хаталарым аркасында боекканда, мин Йәһвәнең таләпләре артык катгый дип уйлый башламыйммы?» — дигән сорау биреп уйланырга кирәк.
11. Юныс пәйгамбәр белән булган очрактан без нинди сабак ала алабыз?
11 Без үзебезне генә кайгырта башларга мөмкин. Йәһвә Нинәвә халкын кызгангач, Юныс пәйгамбәрнең ачуы кабарган (Юныс 4:1—3). Ни өчен аның андый хисе туган? Күрәсең, ул үз абруе төшәр дип курыккан, чөнки ул шәһәр җимереләчәк дип әйткән булган, әмма аның сүзләре үтәлмәгән. Тәүбә иткән нинәвәлеләрне кызганыр урынына, Юныс күбесенчә кешеләр нәрсә әйтер дип борчылган. Без үзебезне Юныс пәйгамбәр кебек тота башларга мөмкинме? Үзебезне генә кайгыртсак, без үз ихтыяҗларыбызны башка кешеләрнекеннән өстен куя башларга мөмкин. Бәлки, без күп еллар Йәһвәнең көне якын дип вәгазьләп йөрибездер. Әмма ул көн әле дә килмәгән дип безне мыскыл иткән кешеләрне очратканда, без Йәһвәгә ачулана башламыйбызмы? (2 Пет. 3:3, 4, 9).
ЙӘһВӘНЕ ГАЕПЛИ БАШЛАМАС ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
12, 13. Күңелебездән Йәһвәнең кайбер эшләре гадел түгел дип уйлый башласак, нәрсә эшләргә?
12 Йәһвәнең кайбер эшләре гаделме дип шикләнә башласак, нәрсә эшләргә? Андый шикләрдән арыну акыллы булыр. Гыйбрәтле сүзләр 19:3 тән күренгәнчә, без үз белемсезлегебез аркасында, берәр хата кылганнан соң, гаебебезне Йәһвәгә ташларга мөмкин. Безнең күңелебездә Йәһвәгә карата ачу хисе беркайчан да кузгалмасын өчен нәрсә эшләргә? Әйдәгез, биш якка игътибар итик.
13 Йәһвәгә якынлашыгыз. Йәһвәгә ачуланып китмәс өчен, безгә аның белән мөнәсәбәтләребезне яхшыртырга кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 ны укы.) Үзебезне акыл иясе дип санар урынына һәм үз-үзебезне генә кайгыртыр урынына, Йәһвәгә таяныйк. (Гыйб. сүз. 3:7; Вәг. 7:16). Алай эшләсәк, без авырлыкларыбызның килеп чыгуында Йәһвәне гаепләмәбез.
14, 15. Зарланып йөргән кешеләрнең йогынтысына бирелмәс өчен нәрсә эшләргә?
14 Зарланып йөргән кешеләрнең йогынтысына бирелмәгез. Муса пәйгамбәр заманында яшәгән исраиллеләр Йәһвәнең үзләрен Вәгъдә ителгән җиргә кертә алачагына шикләнергә тиеш булмаган (Мәд. 77:43—53). Ләкин ун шымчының ул җир турында начар сөйләгәннәрен тыңлап, алар Аллаһы «күрсәткән куәтне исләренә алмаганнар» (Мәд. 77:42). Йәһвәнең үзебез өчен кылган яхшылыгын искә төшереп торсак, безнең аның белән мөнәсәбәтләребез, башка кешеләр нәрсә генә әйтмәсен, һәрвакыт яхшы булыр (Мәд. 76:12, 13).
15 Кайвакыт без үзебез дә имандашларыбыздан зарланырга мөмкин. Әмма алай эшләп, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне куркыныч астына куябыз (1 Яхъя 4:20). Мәсәлән, Йәһвә һарунны иң баш рухани итеп билгеләгәч, исраиллеләр моннан зарлана башлаган. Ләкин чынында алар һаруннан түгел, ә Йәһвәнең үзеннән зарланган (Сан. 17:10). Без дә, Йәһвә оешмасының җирдәге өлешендә җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләрдән зарланабыз икән, Йәһвәнең үзеннән зарланабыз дип әйтеп була (Евр. 13:7, 17).
16, 17. Ни өчен без Йәһвәне проблемаларыбызның килеп чыгуында гаепләргә тиеш түгел?
16 Беркайчан да онытмагыз, Йәһвә газап чиккәнебездә гаепле түгел. Ишагыйя пәйгамбәр заманында яшәгән исраиллеләр Йәһвәгә хезмәт итми башлаган, әмма ул аларга ярдәм итәргә әзер булган (Ишаг. 1:16—19). Йәһвә безне дә кайгырта һәм безгә ярдәм күрсәтә. Моны белү безне авырлыкларның килеп чыгуына карамастан юата (1 Пет. 5:7). Йәһвә безгә нык калыр өчен хәтта көч өстәргә вәгъдә биргән (1 Көр. 10:13).
17 Бер сәбәпсез газап чиккәндә, безгә Әюб мисалын истә тоту мөһим. Тугры булса да, ул газап чиккән. Ләкин Йәһвә моңа сәбәпче булмаган. Ул гаделсезлекне нәфрәт итә, ә гаделлекне ярата (Мәд. 32:5). Андый чакларда Йәһвә газап чиккәнебездә гаепле түгел икәнен онытмыйк һәм Әюбнең дусты Елиуйдан үрнәк алып, аны яман я гаделсез эш кылганында гаепләмик (Әюб 34:10). Аллаһы безгә «һәртөрле яхшы һәм камил бүләк» биреп тора. Ул безнең проблемаларыбызның килеп чыгуында гаепле түгел (Ягък. 1:13, 17).
18, 19. Ни өчен без Йәһвәнең ниятләрен беркайчан да шик астына алырга тиеш түгел? Мисал китерегез.
18 Йәһвәнең ниятләрен шик астына алмагыз. Аллаһы камил, һәм аның уй-ниятләре безнекеннән югарырак (Ишаг. 55:8, 9). Шуңа күрә безгә тыйнаклык һәм басынкылык күрсәтеп күп нәрсәне аңлап бетермибез дип икърар итәргә кирәк (Рим. 9:20). Еш кына без килеп чыккан хәлләр турында күп нәрсәне белмибез. Бәлки, сез дә үз тәҗрибәгездә: «Хөкемдә беренче сөйләүче үзенең дәгъвасында хаклы кебек күренсә дә, көндәше килеп, аның дәлилләрен җимерер»,— дигән сүзләрнең дөреслегенә инангансыздыр (Гыйб. сүз. 18:17).
19 Әйтик, без бер якын дустыбызның ни өчен теге я бу эшне эшләгәнен аңлап бетермибез, я безгә алай эшләү аңа хас түгел кебек тоела ди. Без шунда ук аны начарлыкта гаепләп, аның ниятләрен шик астына алырбызмы я изге ниятләрдән чыгып эш иткәненә ышанырбызмы? Камил булмаган дусларыбызга ышанабыз икән, күктәге Атабызга ышану бигрәк тә мөһим! Аның уй-ниятләре һәм юллары безнекеннән югарырак.
20, 21. Ни өчен газап чиккәнебезгә сәбәпче кем я нәрсә икәнен истә тоту мөһим?
20 Газап чиккәнебезгә сәбәпче кем я нәрсә икәнен истә тотыгыз. Кайбер проблемаларыбызның килеп чыгуында без үзебез гаепле булырга мөмкин. Моны исәпкә алмыйча калмагыз (Гәл. 6:7). Газап чиккәндә, Йәһвәне һичкайчан да гаепләмәгез. Әйтик, машина йөрткән берәр кеше кискен борылышта зур тизлек белән барганда авариягә очрый ди. Аның белән булган хәлдә машина җитештерүче гаеплеме? Әлбәттә, юк! Йәһвә безгә ихтыяр иреген бирү белән генә чикләнмәгән. Ул хәтта безне акыллы карарлар кабул итәргә өйрәтә. Шуңа күрә без хаталар кылганда гаебебезне Йәһвәгә ташларга тиеш түгел.
21 Әмма кайбер проблемаларыбыз без үзебез хата я начарлык кылганга түгел, ә барысы өчен вакыт һәм очрак булганга килеп чыга (Вәг. 9:11). Ләкин шуны да истә тотыгыз: күп очракларда дөньяда явызлык булуында Шайтан Иблис гаепле (1 Яхъя 5:19; Ачыл. 12:9). Безнең дошманыбыз Йәһвә түгел, ә Шайтан (1 Пет. 5:8).
ЙӘһВӘГӘ АЛГА ТАБА ДА ЯКЫНЛАШЫГЫЗ
Йәһвә үзенә таянган Йошуа белән Кәлебне фатихалаган (22 нче абзацны кара.)
22, 23. Рухыбыз проблемалар аркасында төшсә, нәрсәне истә тоту мөһим?
22 Авырлыклар кичергәндә, Йошуа белән Кәлебнең мисалын искә төшереп торыгыз. Башка ун шымчыдан аермалы буларак, бу ике тугры ир-ат Вәгъдә ителгән җир турында яхшыны сөйләгән (Сан. 14:6—9). Алар Йәһвәгә иман иткән. Шулай да аларга башка исраиллеләр белән бергә чүл буйлап 40 ел йөрергә туры килгән. Бу гаделсез дип уйлап, Йошуа белән Кәлеб моннан зарланмаган һәм Йәһвәгә ачуланмаган. Алар Йәһвәгә таянган. һәм ул аларны фатихалаган. Исраиллеләрнең күбесе чүлдә вафат булса да, Йошуа да, Кәлеб тә Вәгъдә ителгән җиргә кергән (Сан. 14:30). Йәһвә ихтыярын үтәп «хәлсезләнмәсәк», ул безне дә фатихалаячак (Гәл. 6:9; Евр. 6:10).
23 Рухыгыз проблемалар, башкаларның хаталары я үз хаталарыгыз аркасында төшсә, нәрсә эшләргә? Йәһвәнең күркәм сыйфатларын истә тотыгыз. Аның искиткеч вәгъдәләре тормышка ашачак вакытны күз алдыгызга китереп торыгыз. Үзегезгә: «Йәһвәне белмәгән булсам, минем белән нәрсә булыр иде?» — дигән сорау биреп уйланыгыз. Аңа алга таба да якынлашырга тырышыгыз, һәм күңелегездә Йәһвәгә карата ачу хисе кузгалмасын өчен барысын эшләгез.
a Ишагыйя 8:21, 22: «һәрбер кеше җир буйлап боек һәм ач йөрер. Ачлык һәм ачу аркасында ул үз патшасы белән Аллаһысын каһәрли башлар һәм югарыга карап торыр. Ә җиргә караса — анда кайгы һәм караңгылык, билгесезлек, авыр вакытлар һәм бетми торган кайгы».