Эчтәлек
15 август 2014
© 2014 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘЛӘРЕ
29 СЕНТЯБРЬ 2014 — 5 ОКТЯБРЬ 2014
Хатын-кызларның Йәһвә ниятендә роле нинди?
6 БИТ • ҖЫРЛАР: 3, 9
6–12 ОКТЯБРЬ 2014
Аллаһының Сүзен кулланыгыз. Ул тере!
11 БИТ • ҖЫРЛАР: 37, 10
13–19 ОКТЯБРЬ 2014
16 БИТ • ҖЫРЛАР: 51, 18
20–26 ОКТЯБРЬ 2014
Кайда гына булсагыз да, Йәһвә тавышын тыңлагыз
21 БИТ • ҖЫРЛАР: 26, 11
ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘЛӘРЕНЕҢ МАКСАТЫ
▪ Хатын-кызларның Йәһвә ниятендә роле нинди?
Гадән бакчасында Аллаһыга каршы күтәрелгән фетнәдән ир-атлар белән хатын-кызларның нинди зыян күргәннәре турында белегез. Аллаһыдан куркып яшәгән кайбер хатын-кызларның мисалларын карап чыгыгыз. Шулай ук мәсихче хатын-кызларның бүген Йәһвә ниятендә нинди роль уйнаганнарына игътибар итегез.
▪ Аллаһының Сүзен кулланыгыз. Ул тере!
Һәр вәгазьче хезмәттә уңышлы булырга тели. Вәгазьдә кешеләр белән әңгәмәләр корыр өчен һәм Йәһвәнең тере Сүзе аларның йөрәкләренә үтеп керсен өчен, Изге Язмалар белән буклетларыбызны ничек кулланып була? Әйдәгез, кайбер гамәли киңәшләрне карап чыгыйк.
▪ Йәһвә безгә ничек якынлаша?
Безгә Барлыкка Китерүчебез белән якын мөнәсәбәтләрдә булырга кирәк. Йолым корбаны һәм Изге Язмалар Йәһвәнең, безне үзенә якынлаштырыр өчен, беренче булып адымнар ясаганын ничек дәлилли? Моны карап чыгыгыз.
▪ Кайда гына булсагыз да, Йәһвә тавышын тыңлагыз
Хакыйкать юлы буенча барыр өчен, безгә Йәһвәнең әйткәннәренә колак салырга кирәк. Шайтанның комачаулавына һәм үзебезнең гөнаһлы теләкләребезгә карамастан, без Йәһвә тавышын ничек ишетә алабыз? Моңа игътибар итегез. Бу мәкалә ярдәмендә без шулай ук хак Аллаһы белән яхшы аралашу никадәр мөһим икәнен аңларбыз.
БУ БАСМАДА ШУЛАЙ УК
3 Сез «ризыкны үз вакытында» алып тукланасызмы?
26 Кире кайтып кардәшләрегезне ныгытыгыз
31 Архивыбыздан