БРОШЮРА ТЕМАСЫ
Яраткан якының үлгәндә
«Аллаһы яхшырак белә, җаныкаем... Елама».
Бу сүзләрне Беб исемле хатын үзенең авариягә очрап һәлак булган әтисен җирләгәндә ишеткән. Бу сүзләр аңа әкрен тавыш белән әйтелгән булган.
Бебның үз әтисе белән мөнәсәбәтләре бик якын булган. Бу сүзләрне гаилә дусты яхшы ниятләрдән әйткән булса да, алар Бебка юату түгел, ә тагы да зуррак авырту китергән. «Аның үлеме бер дә яхшы нәрсә түгел»,— диеп, кат-кат кабатлап торган ул. Еллар узгач, Беб шул хәлне үз китабында искә алган. Әйе, аның әле дә кайгырганы ап-ачык күренгән.
Беб аңлаганча, кеше үз кайгысын кичереп чыксын өчен, күп вакыт таләп ителергә мөмкин, аеруча үлгән кеше аның өчен бик якын булса. Изге Язмаларда үлем «соңгы дошман» дип атала, һәм бу нәкъ шулай (1 Көринтлеләргә 15:26). Үлем килә дә тормышыбызны җимерә; бернәрсә дә аны туктата алмый. Ул еш кына көтмәгәндә килә, һәм иң кадерле кешеләребезне алып китә. Бер кеше дә аңа каршы тора алмый. Шуңа күрә үлем һәм аның ачы нәтиҗәләре белән очрашканда, без, гадәттә, югалту хисе кичерәбез.
Бәлки, сез болай уйлагансыздыр: «Кайгы басылсын өчен, күпме вакыт кирәк? Кайгыны кичереп чыгар өчен нәрсә эшләп була? Үз якыннарын югалткан кешеләрне мин ничек юата алам? Үлгән якыннарыбыз өчен берәр өмет бармы?»