Башка кешеләр ничек ярдәм итә ала?
«БЕРӘР нәрсә кирәк булса, шунда ук миңа әйт». Күпләр бу сүзләрне күптән түгел генә якыны үлгән дустына яисә туганына әйтә. Без моны эчкерсез әйтәбез. Без аңа ярдәм итәр өчен мөмкин булганча барысын эшләргә телибез. Әмма шул кешенең сиңа шалтыратып: «Беләсеңме, мин монда уйлап карадым да, син миңа болай ярдәм итә аласың»,— дип әйткәне бармы? Әлбәттә юк. Кешегә чыннан да ярдәм итеп аны юатасыбыз килсә, без үзебез беренче булып адымнар ясарга тиеш.
Изге Язмаларда: «Әдәпле әйтелгән сүз — ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 15:23; 25:11). Нәрсә әйтергә һәм нәрсә әйтеп торасы да юк, шулай ук нәрсә эшләргә һәм нәрсә эшләп торасы да юк икәнен белер өчен зирәклек кирәк. Кайбер кешеләрнең Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләренә игътибар итик.
Нәрсә эшләргә
Тыңла. «Тыңларга өлгер бул»,— дип әйтелә Ягъкуб 1:19 да. Кешенең кайгысын уртаклашыр өчен, аны тыңларга кирәк, бу иң яхшы ярдәм. Аның, бәлкем, синең белән үлгән кеше, ни өчен ул үлгән, аның авыруы турында, яки үз кичерешләре турында сөйлисе киләдер. Шуңа күрә: «Синең моның турында сөйләшәсең киләме?» — дип сора. Ә ул инде үзе сөйләргәме, юкмы икәнен хәл итсен. Әтисенең үлемен искә төшереп, бер яшь егет: «Башкалар ни булганын сораштырып мине эчкерсез тыңлады. Бу минем хәлемне шактый җиңеләйтте»,— дип сөйли. Сабыр гына һәм теләктәшлек белдереп тыңла, синең әзер җавапларың яки киңәшләрең булырга тиеш дип уйлама. Кайгырган кеше сиңа күңелен бушатсын.
Шикләрен тарат. Ул көченнән килгәннең барысын да эшләгән (яки ул тагын нәрсәнедер, синеңчә, яхшы башкарган) дип ышандыр. Кайгы, ачу, гаеп һәм башка шундый хисләр һич тә сирәк очрый торган хәл түгел дип әйт. Андый хәлгә эләккән һәм соңыннан җиңеп чыккан кешеләрнең мисалларын китер. Гыйбрәтле сүзләр 16:24 тә андый «яхшы сүз... җан өчен татлы һәм сөякләр өчен шифалы» дип әйтелә. (Шулай ук 1 Тессалуникәлеләргә 5:11, 14 не кара.)
Үз ярдәмеңне тәкъдим ит. Якынын югалткан кешенең күп кенә дуслары һәм туганнары, гадәттә, беренче берничә көн килеп юатып йөри, ә соңыннан үзләренең көндәлек тормышларына кире кайталар. Сиңа бу көннәрдә генә түгел, ә берничә ай үткәч тә үз ярдәмеңне тәкъдим итеп торырга кирәк. Шулай эшләп син иптәшеңне «бәхетсезлеккә төшкәндә» дә калдырмый торган дус булуыңны күрсәтәсең (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Тереза исемле бер хатын-кызның баласы авариягә эләгеп һәлак булган. Тереза болай ди: «Дусларыбыз без кичләрен үзебез генә һәм чиктән тыш күп вакыт өйдә утырмасын өчен кайгыртып торды. Бу безгә кайгылы вакытыбызны җиңеп чыгарга булышты». Күп еллар үткәч тә якыннарын югалткан кешеләр төрле истәлекле көннәр, мәсәлән туй көне яки якын кешенең үлгән көне, килеп җиткәндә аеруча нык кайгыралар. Андый көннәрне үзеңә билгеләп куй һәм шул көннәр якынлашканда, кирәк булса, ярдәм итәргә һәм теләктәшлек белдерергә әзер бул.
Ашыгыч ярдәм кирәклеген сизәсең икән, үзеңнән ярдәмне сорауларын көтмә, үзең кирәкле адымнар яса
Ярдәм итәр өчен үзең беренче адымнар яса. Игътибар ит: берәр нәрсә эшләргә кирәк түгелме? Бәлки, балаларны карарга кирәктер? Я кайгырган кеше янына килгән дусларны һәм туганнарны урнаштырырга кирәктер? Якынын югалткан кеше башта бик нык кайгырганга үзенә дә нәрсә эшләргә икәнен белми. Әлбәттә, ул башкаларга берәр эш кушарлык хәлдә түгел. Шуңа күрә, син берәр нәрсәдә ашыгыч ярдәм кирәклеген күрсәң, чакыру көтеп торма, ярдәм ит (1 Көринтлеләргә 10:24; шулай ук 1 Яхъя 3:17, 18 не чагыштыр). Бер тол хатын болай ди: «Күпләр: „Берәр нәрсә кирәк булса, хәбәр ит“,— диде. Әмма бер иптәш хатыным сорап та тормады. Ул йокы бүлмәсенә керде дә, караватның бар әйберләрен салдырып, ирем үлгәннән соң калган бөтен тапларны юып куйды. Икенче иптәш хатын су белән чиләк алды да, келәмдәге ирем коскан урыннарны чистартып куйды. Ике атна үткәч, минем яныма җыелышыбыздан эш киеме киеп һәм кулына коралларын тотып бер өлкән килде дә: „Кая әле, өеңне карап чыгыйм әле: берәр нәрсәне төзәтәсе юкмы. Ә, бәлки, үзең миңа күрсәтерсең?“ — дип сорады. Ул бер күгәнендә эленеп торган ишегемне төзәтте, кайбер башка нәрсәләрне төзәтеп чыкты. Мин аңа шулхәтле рәхмәтлемен!» (Ягъкуб 1:27 не чагыштыр.)
Кунакчыл бул. Инҗилдә «Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз»,— дип әйтелгән (Еврейләргә 13:2). Кунакчыллыкны аеруча якыннарын югалткан кешеләргә күрсәтергә кирәк. «Теләгең булганда кагылып чык»,— дияр урынына, көнен һәм вакытын билгеләп әйт. Килергә теләмәсә: «Ярар»,— дип әйтергә ашыкма. Мөгаен, тагын бер тапкыр тырышып карарга кирәктер. Бәлкем, ул чакыруны курыкканга, үз хисләрен кешеләр алдында күрсәтергә теләмәгәнгә, кабул итмидер. Яки аңа шундый кайгылы вакытта тәмле сый-хөрмәт белән ләззәтләнү һәм дуслар белән аралашу ояттыр. Инҗилдә Лидия исемле бер хатын искә алына. Ул кунакчыл булган һәм, Лүк язганча, кардәшләрен кунакка чакырган һәм аларны хәтта килергә «күндергән» (Рәсүлләр 16:15).
Сабыр бул һәм кеше хәленә керә бел. Якынын югалткан кеше теләсә нәрсә әйтергә мөмкин, моңа шаккатма. Аны, бәлкем, ачу яки гаеп хисе азаплыйдыр, моны аңларга тырыш. Әгәр дә сиңа ачуы чыкса, ачу белән кайтарма: зирәк һәм сабыр бул. Инҗилдә: «Шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз»,— диелә (Көлессәйлеләргә 3:12, 13).
Хат яз. Кешенең кайгысын уртаклашу өчен хат һәм открытка бик зур роль уйный. Ни өчен алар шулкадәр кадерле? Синдинең әнисе рак авыруыннан үлгән, һәм ул болай ди: «Бер иптәш кызым миңа хат язды һәм аның язган сүзләре миңа чынлап та ярдәм итте, чөнки мин ул хатны кат-кат укып чыга идем». Мондый дәртләндергеч хат яки открытка «кыска гына» булса да, чын күңелдән булсын (Еврейләргә 13:22). Анда син үз кайгыртучанлыгыңны, үлгән кеше белән бәйле истәлекләреңне яки аның сиңа ничек булышканы турында яза аласың.
Бергә дога кылыгыз. Бергә дога кылу һәм шулай ук якынын югалткан кеше турында синең үз догаларың бик кыйммәтле. Инҗилдә: «Тәкъва кеше догасы зур куәткә... ия»,— дип әйтелә (Ягъкуб 5:16). Мәсәлән, кеше үзе турында дога кылганнарын ишеткәч, үз гаеп хисен җиңә ала. (Ягъкуб 5:13—15 не чагыштыр.)
Нәрсә эшләмәскә
Хастаханәгә килеп, син кайгырган кешегә ярдәм итәсең
Нәрсә әйтергә яки нәрсә эшләргә икәнен белмәсәң, читтә торма. «Аның хәзер ялгыз каласы килә торгандыр»,— дип уйлыйбыз без. Ләкин чынлыкта ялгыш берәр нәрсә эшләргә яки әйтергә куркабыздыр. Дуслар, туганнар һәм кардәшләр кайгы кичергән кеше белән аралашудан качса, ул үзен тагын да ялгызрак хис итә башлар, ә газаплары көчәер. Иң игелекле сүзләр һәм эшләнгән эшләр — бу гадәттә иң гади сүзләр һәм эшләр (Эфеслеләргә 4:32). Синең килүең генә дә андый кешене рухландырып җибәрер. (Рәсүлләр 28:15 не чагыштыр.) Тереза үз кызының үлгән көнен исенә төшереп, болай ди: «Бер сәгать тә үтмәде, хастаханә дусларыбыз һәм туганнарыбыз белән тулды. Барлык өлкәннәр һәм аларның хатыннары килде. Кайбер хатын-кызларның башларында бигуди, кемдер эш киемен алмаштырырга өлгермәгән иде. Алар барысын ташлап килгән иде. Күбесе нәрсә әйтергә дә белмичә тора иде, әмма бу кирәк тә түгел иде, иң мөһиме — алар безнең янга килгән иде».
Аны кайгысын онытырга мәҗбүр итмә. Безнең: «Я, җитте, елама»,— дип әйтәсебез килә торгандыр. Ләкин елап кеше үзенә файда гына китерер. Кэтрин үз иренең үлемен исенә төшереп: «Мин кешегә, үз якынын югалткач, үз хисләрен сөйләп эчен бушатырга һәм кайгысыннан котылырга кирәк дип уйлыйм»,— ди. Кайгырган кешене ничек кайгырырга кирәк икәненә өйрәтмә. Шулай ук аның кайгысын көчәйтмәс өчен үз хисләремне яшерергә кирәк дип уйлама. Киресенчә, Инҗилдә әйтелгәнчә, «елаучылар белән бергә елагыз» (Римлыларга 12:15).
Якын кешесе үлгәч аның әйберләрен чыгарып ташларга ашыктырма. Кайвакыт үлгән кешенең әйберләре кайгы хисен көчәйтә генә, шуңа күрә алардан арыну яхшырак кебек күренә. Әмма «күздән югалган — йөрәктән чыгып киткән» дигән әйтем кайбер очракларда урынсыз. Бәлкем, кешегә андый әйберләрдән арыныр өчен вакыт кирәктер. Тәүраттагы ыруг башлыгы Ягъкуб мисалын искә төшерик. Ул кече улын ерткыч ботарлап ташлаган дигән хәбәр алгач бик нык кайгырган. Ягъкубка Йосыфның канланган өске киемнәрен күрсәткәч, ул «хәсрәттән өстен-башын ертты, ертык-портыкка төренеп, угылы өчен озак көннәр кан-яшь түкте. Барлык угыллары, кызлары җыелып, аны юатырга тырышсалар да, ул тынычланырга теләмәде» (Яратылыш 37:31—35).
«Тагын бер бала табарсыз әле»,— димә. Бер хатын баласы үлгәч булган хисләрен искә төшерә: «Кешеләр мине: „Балаларыгыз булыр әле“,— дип юатканда, минем ачуым чыга иде». Алар андый сүзләрне чыннан да булышырга теләп әйтә торгандыр, ләкин ата-аналарны бу сүзләр «үткен кылычтай телгәли», чөнки алар үлгән баланы яңасы белән алмаштырып була дигәнне аңлата (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Бер баланы икенчесе алмаштырмый шул. Ни өчен? Һәр бала үзенә күрә бер бала.
Үлгән кеше турында сөйләшергә курыкма. Бер әни кеше болай ди: «Күпләр улым Джимминең исемен хәтта телгә дә алырга яки аның турында сөйләргә дә куркалар иде. Дөресен генә әйткәндә, мин аларга үпкәли идем». Шуңа күрә сөйләшеп утырганда үлгән кешенең исемен ишеткәч, сөйләшүне шунда ук башка якка борырга кирәк дип уйлама. Якынын югалткан кешедән, аның моның турында сөйләшәсе киләме дип сора. (Әюб 1:18, 19 һәм 10:1 не чагыштыр.) Кайбер кешеләр дуслары аларның якын кешесен искә алып ул алар өчен никадәр кадерле булганы турында сөйләгәндә шатлана. (Рәсүлләр 9:36—39 ны чагыштыр.)
«Бу яхшырак та»,— дияргә ашыкма. Үлемнең файдалы якларын эзләү кайгырган кешеләргә әллә ни зур файда китерми (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Бер кыз әнисе үлгән вакытны исенә төшереп: «Кешеләр миңа: „Ул инде җәфаланмый“ яки „Аңа тыныч, ичмаса“,— дип әйтә иделәр. Әмма минем ул турыда ишетәсем дә килми иде»,— дип сөйли. Андый сүзләр якынын югалткан кешегә кайгырасы да юк яки югалту әллә ни зур түгел дигән фикер тудыра. Ләкин кеше якынын югалткач бик нык борчылырга һәм якынын сагынып яшәргә мөмкин.
«Мин сине бик яхшы аңлыйм»,— дигән сүзләрне кулланмасаң яхшырак. Син чыннан да аның хәлен аңлый аласыңмы? Мәсәлән, син үзең бала үлемен кичермәгән булсаң, андый югалтуга дучар булган кешене ничек аңларсың? Син хәтта андый бәлагә эләккән булсаң да, кешенең хисләре синекеннән аерылып торырга мөмкин. (Иремиянең елавы 1:12 не чагыштыр.) Икенче яктан, урынлы булса, якының үлгәч сиңа кире гадәти тормыш белән яши башларга нәрсә булышканын сөйләп бирсәң файдалы булыр. Бер хатынның кызы һәлак булгач ул әкрен генә үз тормышын рәткә керткән һәм башка бер хатын андый хәлгә эләккәч үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Андый ярдәм алган хатын болай ди: «Ул: „Мин синең хәлеңне аңлыйм“,— дип әйтмәде. Ул бары тик үз кичерешләре турында гына сөйләде һәм минем үземә алардан сабак алырга мөмкинлек бирде».
Үз якынын югалткан кешегә ярдәм итәр өчен, сиңа аның кайгысын уртаклашырга, зирәк булырга һәм бик зур ярату күрсәтергә кирәк. Кайгырган кеше үзе синең яныңа килер дип көтеп утырма. «Әгәр дә берәр нәрсә кирәк булса...»,— дигән сүзләр әйтмә. «Нәрсә» кирәк икәнен үзең аңларга тырыш һәм үз ярдәмеңне ипләп кенә тәкъдим ит.
Шулай итеп, каралмаган тагын берничә сорау калды: Изге Язмаларда терелтү турында нәрсә әйтелә? Бу сиңа һәм синең үлгән якыннарыңа ничек кагыла? Бу вәгъдәнең ышанычлылыгын ничек белергә?