Үзеңне ничек тотарга?
ЯКЫН кешесен югалткан бер ир кеше болай дип яза: «Англиядә безне кешеләргә үз хисләреңне күрсәтмәскә өйрәтәләр. Шуңа күрә миңа авыр булганда, әтием (элекке хәрби хезмәткәр) теш арасыннан гына: „Җитәр, елама!“ — дип әйтә иде.
Әниебезнең дә, бер генә мәртәбә булса да, балаларның берәрсен (ә без дүрт бала идек) үбеп яисә кочаклап алганын, хәтерләмим. Әтием үлгәндә, миңа 56 яшь иде. Аны юксынып, кайгырудан йөрәгем телгәләнә иде. Әмма башта елый алмадым».
Кайбер халыклар үз хисләрен — үз шатлыкларын һәм кайгыларын — яшермичә күрсәтәләр. Башка илләрдә исә, аеруча Европаның төньягында һәм Бөек Британиядә, кешеләр, күбесенчә ирләр, үз хисләрен күрсәтмәскә, башкача әйткәндә, «җебеп тормаска» һәм «эчеңдәгене тышка чыгармаска» өйрәнгәннәр. Ләкин якын кешең үлгәч, кайгырып үз хисләреңне күрсәтүдә берәр нәрсә оятмы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Изге Язмалардан мисаллар
Изге Язмалар китабын еврейләр язган, ә алар ул хисләрен яшерүче халык булмаган һәм моңа шул китапта күп кенә мисаллар бар. Мәсәлән, Давыт патша улы Амнон үлгәч бик нык кайгырган: «Бик каты итеп елаган» (2 Патшалык 13:28—39). Аның улы Абессалом Давыт урынына патша булып утырырга тырышса да, Давыт шул мәкерле улы үлгәч бик нык кайгырып елаган. Изге Язмаларда бу турыда болай диелгән: «Давыт патша борчуга төште һәм капка өстендәге бүлмәгә кереп елады, йөргәндә: „Улым Абессалом! Улым, улым Абессалом! Их, миңа синең урыныңа үләргә биргән булсалар, Абессалом улым, улым!“,— дигән» (2 Патшалык 18:33). Давыт үз улы турында кайгырган, һәм һәр әти кеше шулай эшләр иде. Әти-әниләр үз балалары урынына хәтта үзләре үләргә әзер! Баланың үз ата-анасыннан алданрак үлүе табигый түгел шул.
Гайсә дусты Лазар үлгәч, үзен ничек тоткан? Кабергә якынлашкач, ул елап җибәргән (Яхъя 11:30—38). Ә Гайсә кабере янында Магдалалы Мәрьям ярсып елаган (Яхъя 20:11—16). Әлбәттә, мәсихчеләр Изге Язмаларда терелтеп торгызу өмете турында әйтелгәнне белә, шуңа күрә кайгырсалар да, алар, андый терелтүгә ышанмаган кешеләрдән аермалы буларак, чиктән тыш хисләргә бирелми. Ләкин хәтта андый өмете булган мәсихче дә, кайгыра һәм яраткан кешесен югалтканга боега (1 Тессалуникәлеләргә 4:13, 14).
Еларгамы, юкмы?
Ә бүген андый очракларда үзеңне ничек тотарга? Үз хисләреңне кешеләр алдында күрсәтү уңайсызмы? Белгечләр нинди киңәш бирәләр? Аларның карашлары еш кына Изге Язмаларда әйтелгәнне кабатлый гына. Алар кайгыбызны эчтән генә кичермәскә, ә киресенчә, тышка чыгарырга киңәш бирәләр. Изге Язмаларда Аллаһыга иман иткән Әюб, Давыт, Иремия кебек пәйгамбәрләрнең мисаллары искә алына. Алар үз хисләрен һич тә яшермәгәннәр. Димәк, безгә дә шулай ук эшләргә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 18:1). Әлбәттә, төрле халыкларда кайгы-хәсрәтне төрлечә кичерәләр, кайвакыт бу дини тәгълиматларга да бәйлеa.
Әгәр елыйсың килсә, нәрсә эшләргә? Бу табигый теләк. Лазар үлгәч, Гайсә дә «борчылган һәм көенгән» (Яхъя 11:33, 35). Шулай итеп, ул якын кешең үлгәч елау табигый икәнлеген күрсәткән.
Якын кешең үлгәч, кайгыру һәм елау табигый
Энн исемле бер хатын-кызның Рэйчел исемле кызы кинәт үлеп киткән. Аның ире: «Гаҗәеп, әмма кызыбызны җирләгәндә, башкалар еласа да, мин дә, Энн да еламадык»,— дип әйтә. Моңа Энн болай дип җавап бирә: «Ансы шулай, ләкин кызыбызны җирләгәннән соң, мин ирем белән икебез өчен дә күп күз яше түктем. Берничә атна үткәч, мин өйдә берүзем генә калдым һәм кызыбызны кире инде кайтарып булмый икәнен кинәт аңлагач, көне буе еладым. Ләкин бу миңа чыннан да ярдәм итте, һәм минем кайгым кими башлады. Мин балам үлгәч кайгырып еладым, һәм бу табигый да. Якыннарын югалткан кешеләргә еларга ирек бирергә кирәк дип саныйм. Башкаларга: „Я җитте инде, елама“,— дип әйтүе җиңел булса да, чынлыкта ул сүзләр берничек тә ярдәм итми».
Кайберәүләр үзләрен ничек тота
Кайберәүләр якын кешесе үлгәч үзләрен ничек тота? Хуанита исемле ананың биш тапкыр баласы төшкән. Шуннан соң ул кабат балага узгач, авариягә юлыгып хастаханәгә эләккән. Ул бик кайгырган. Ике атнадан соң ул вакытыннан алдарак тулгак тота башлаган һәм бик кечкенә, нибары тугыз йөз граммлык Ванесса туган. Хуанита: «Мин шундый бәхетле идем. Ниһаять, мин ана булдым!» — дип исенә төшерә.
Ләкин бәхете озакка сузылмаган: дүрт көннән соң Ванесса үлгән. Хуанита: «Күңелемдә бушлык иде. Ана булдым гына дигәндә, кабат баламны югалттым. Йөрәгем әрни иде. Өйгә, Ванесса өчен әзерләнгән бүлмәгә кайтып аның өчен алынган бәби күлмәкләрен күргәч, аеруча авыр булып китте. Берничә ай мин аның туган көне турындагы истәлекләр белән генә яшәдем. Беркемне дә күрәсем килми иде»,— дип исенә төшерә.
Хуанита чиктән тыш нык кайгырган дип әйтеп буламы? Күпләр өчен бу гаҗәеп булып күренер, әмма Хуанита кебек үз балаларын югалткан кешеләр, бала озак яшәмәсә дә, бала үлгәч, озак кына яшәгән кешеләрен югалткандай елыйлар. Алар, ата-аналар баланы ул әле туганчы ярата башлый, диләр. Ана белән бала арасында үзенә күрә аерым бер бәйләнеш туа. Аның өчен бала үлеме тормыштан кабатланмас шәхеснең китүенә тиң. Башкаларга моны аңларга кирәк.
Ачу һәм гаеп хисе
Башка бер ананың баласы тумыштан йөрәк авыруы белән җәфаланган һәм алты яшендә кинәт үлеп киткән. Үз хисләрен ул мондый сүзләр белән аңлата: «Мин башта катып калдым, ышанмадым. Ирем белән табибны хәлемне аңламаганга күрә, гаепләдем, аларга ачуым чыкты. Ул вакытта бик күп хисләр кичердем».
Кайвакыт кешеләр кайгыларын ачу белән күрсәтәләр. Алар табиблар белән шәфкать туташлары карап җиткермәгән дип аларны ачулана башларга мөмкин. Яисә туганнары белән дуслары дөрес әйтми яки эшләми дип аларны тиргәргә мөмкин. Кайберәүләр үлгән кешене, үз сәламәтлеге турында кайгыртмаган дип ачулана. Стелла: «Иремә бик нык ачуым чыккан иде, чөнки, минемчә, ул, бик нык авырса да, табибларның кисәтүенә һич тә колак салмады»,— дип сөйли. Кайчакта үлгән кешене, үлеме якыннарына күп мәшәкать китергәнгә, ачуланалар.
Кайберәүләргә үз ачулары өчен оят, үзләрендә андый хис туганга, үзләрен тиргиләр. Башкалары якыннарының үлемендә үзләрен гаеплиләр. Алар: «Мин аны алдан ук табибка алып барган булсам», яисә «мин аны башка табибка күрсәткән булсам», яисә «мин аны үз сәламәтлеге турында кайгыртырга дәртләндергән булсам, ул үлмәгән булыр иде»,— дип уйлыйлар.
Бала үлеме бик тирән күңел ярасы калдыра. Аларга кайгыларын уртаклашып һәм аларны кызганып булышып була
Башкалар исә якын кешесе көтмәгәндә үлеп китсә, үзләрен каты гаеплиләр. Алар вафат булган кешене ачуланган яки аның белән бәхәсләшкән вакытларын исләренә төшерә башлыйлар, я аңа ничек тә булса ярдәм итә алып та булыша алмаганмын дип үзгәрен тиргиләр.
Күп кенә аналар баласын юксынып кайгыра, һәм бу — бала үлеме ата-аналарның тормышларында, бигрәк тә аналар күңелендә, онытылмас эз калдыра дигән белгечләрнең сүзләрен раслый.
Тормыш иптәшенең үлеме
Тормыш иптәшенең үлеме, бигрәк тә ир белән хатын бергә күп вакыт яшәгән булса, тирән күңел ярасы калдыра. Кайчандыр алар бергәләп сәяхәт итсә, эшләсә, ял итсә, бер-берсенә таяныч булса, хәзер инде алай эшли алмыйлар.
Юнис исемле хатын-кыз, ире инфаркттан үлгәннән соң, кичергән хисләре турында болай ди: «Беренче атнада мин бернәрсә хис итмичә йөрдем, эчемдә бушлык иде. Мин хәтта ашаган ризыгымның тәмен дә, исен дә сизми идем. Әмма мин аек фикер йөртә идем. Мин табиблар иремә дарулар һәм төрле аппаратлар ярдәмендә булышырга тырышканда аның янында калдым, шуңа күрә юк ирем үлмәде дип үз-үземне ышандырырга тырышмадым. Әмма аңа ярдәм итә алмаганыма җаным әрнеде, әйтерсең лә мин упкынга төшүче машинаны күзәтеп тордым, ләкин бернәрсә эшли алмадым».
Юнис елаганмы? «Әйе, аеруча, кайгыны уртаклашу сүзләре язылган йөзләрчә открыткаларны укыганда еладым. Һәрберсен күз яшьләре түгеп укыдым. Алар миңа көн азагына кадәр яшәргә ярдәм итә иделәр. Ә миннән, гадәттәгечә, хәлләрең ничек дип сораганда, мин нәрсә әйтергә дә белми идем. Әлбәттә, миңа бик авыр иде»,— ди Юнис.
Юниска нәрсә булышкан? «Мин ничек тә булса яшәргә, бирешмәскә булдым,— дип сөйли Юнис.— Ирем тормышны шулхәтле ярата иде, ә хәзер мин ялгыз гына гомер итәргә тиеш идем, бу бик авыр иде».
«Үзеңә үзең хуҗа бул»
Бер китап авторлары мондый киңәш бирәләр: «Кешеләр сиңа нәрсә эшләргә, нәрсә хис итәргә икәнен өйрәтеп торса да, тыңлама — үзеңә үзең хуҗа бул. Һәр кеше кайгы хисен үзенчә кичерә. Башкалар син артык яки гел дә кайгырмыйсың дип уйлап, хәтта моны әйтергә дә мөмкин. Аларны кичер һәм әйткәннәрен оныт. Ниндидер кеше яки башкалар уйлап чыгарган «тәртәгә» үзеңне тыгарга тырышып, үзеңнең рухи сәламәтләнүеңне әкренәйтәсең» («Leavetaking—When and How to Say Goodbye»).
Әлбәттә, төрле кешенең кичерешләре дә төрле. Һәм безнең бу яки башкасы дөресрәк дип әйтәсебез килми. Шулай да, хәл үзгәрмәсә һәм кайгы баскан кеше тормышның яңа шартларына җайлаша алмаса, бу борчылыр өчен сәбәп. Ул чакта, мөгаен, игътибарлы дусларыбызның ярдәме кирәк булыр. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр»,— шуңа күрә ярдәм сора, күңелеңне бушат һәм ела — бер дә курыкма (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).
Якыныбызны югалткач, кайгыру табигый хис, һәм моңардан ояласы юк. Әмма мондый сорауларга да җавап алыйк: «Якыныңны югалткач, ничек яшәргә? Үз-үзеңне гаепләү һәм ачулану дөресме? Бу хисләрне ничек җиңәргә? Кайгы-хәсрәтне кичереп чыгарга нәрсә булыша? Алдагы бүлектә бу һәм башка сорауларга җавап бирелә.
a Мәсәлән, Нигериядә йоруба халкы җан башка җиргә күчә дип ышана. Шуңа күрә хатын-кыз, баласы үлгәч, бик нык кайгырып еласа да, тиз тынычлана, чөнки йорубалар: «Су гына түгелде, кабак исә исән калды»,— дип әйтә. Анда су ташыр өчен кабак кулланалар һәм бала үлсә дә, кабак, ягъни ана, башка бала, «алып килә» ала, дип үзләрен юаталар һәм бу, бәлки, реинкарнация ярдәмендә булыр дип ышаналар. Йәһвә Шаһитләре, Изге Язмаларда расланмаган, җан үлемсез яисә башка җиргә күчә дигән ялган фикерләргә нигезләнгән, гореф-гадәтләрне тотмыйлар (Вәгазьче 9:5, 10; Йәзәкил 18:4, 20).