Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 3 4 б.
  • Кайгыга бату начармы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кайгыга бату начармы?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үзеңне ничек тотарга?
    Синең өчен якын булган кеше үлгәндә
  • Бу брошюрада: кайгы вакытында ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Хәзер ничек яшәргә?
    Синең өчен якын булган кеше үлгәндә
  • Кайгыны ничек җиңеп була?
    Яшьләрнең сораулары
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 3 4 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | Яраткан якының үлгәндә

Кайгыга бату начармы?

Сезнең берәр кайчан авырып китеп, ә аннары тиз генә терелгәнегез булдымы? Андый хәлләрне без, бәлки, хәтерләмибездер дә. Әмма кайгы кичерү белән алай түгел. «Кайгыны „җиңеп чыгу“ дигән нәрсә юк»,— дип язган үз китабында Алан Волфелт исемле бер психиатр («Healing a Spouse’s Grieving Heart»). Ул болай дип өстәгән: «Вакыт узу һәм башкаларның ярдәме белән синең кайгың җиңеләер».

Ибраһим пәйгамбәрнең мисалына игътибар итик. Үз хатынын югалткач, ул үзен ничек тоткан? Изге Язмаларда болай диелә: «Ибраһим аның турында кайгырып елый башлады». Мондагы «башлады» дигән сүздән шуны күреп була: үз кайгысын кичереп чыгар өчен, аңа күпмедер вакыт кирәк булганa. Ә хәзер Ягъкуб пәйгамбәр мисалына күз салыйк. Улы Йосыфны ерткыч хайван ботарлап ташлаган дип уйлап, ул «күп көннәр елаган». Гаилә әгъзалары аны юатырга тырышса да, ул тынычлана алмаган. Берничә ел узган, әмма Йосыфның үлеме аркасында Ягъкубның күңеле һаман әрнегән (Яратылыш 23:2; 37:34, 35; 42:36; 45:28).

Бүген дә якыннарның үлеме аркасында кайгы кичергән кешеләр турында шуны ук әйтеп була. Ике мисал карап китик.

  • «Ирем Роберт 2008 елның 9 июлендә вафат булды. Ул көн гадәттәгечә башланган иде. Иртән ашап алгач, без кочаклашып-үбешеп алдык, һәм ул миңа: „Яратам сине“— диде. Инде алты ел узды, йөрәгем исә һаман кайгыдан сызлый. Белмим, ирем Робны юксынуым күңелемнән берәр кайчан китәрме?» (Гейл, 60 яшь)

  • «Сөекле хатынымның үлеменнән соң 18 елдан артык вакыт үтсә дә, мин әле дә аны юксынам һәм югалту аркасында кайгырам. Табигатькә сокланып караганда, мин һәрвакыт аның турында уйлыйм: ул моны күрсә иде, ул бик сөенер иде» (Этьен, 84 яшь).

Әйе, андый озакка сузылган һәм авырту китерә торган хисләр кичерү табигый. Һәр кеше фаҗигагә дучар булганда үзенчә кайгыра, һәм башка кешене кичергән хисләре өчен хөкем итү дөрес булмас иде. Шул ук вакытта, югалту аркасында чиктән тыш кайгырсак, үз-үзебезне гаепләмик. Кайгыны кичереп чыгар өчен, без нәрсә эшли алабыз?

a Ибраһимның улы Исхак шулай ук озак вакыт кайгырган. Бу басмадагы «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән мәкаләдә әйтелгәнчә, әнисе Сараны югалтканнан соң өч ел үткәч тә, Исхак әле дә аны юксынып хәсрәт чиккән (Яратылыш 24:67).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу