Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp16 № 4 9 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аерылышу өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Аерылышуга караш һәм балаларны ярату
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Аерылышуга караш һәм балаларны ярату
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • «Аллаһы кушылдырганны...»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
wp16 № 4 9 б.

Сез беләсезме?

Гайсәнең махаулылар белән мөгамәлә итүендә нәрсәсе гадәти булмаган?

Гайсә махаулы кешегә кагыла

Борынгы яһүдләр ул вакытта киң таралган махау чиренең бер төреннән куркып яшәгән. Бу коточкыч һәм йогышлы чир кешенең нерв очларын зарарлый һәм кешене гомерлеккә ямьсезләндерә алган. Махау чиреннән дәвалау ысулы билгеле булмаган. Авыру башкалардан аерым яшәгән һәм үзенең чире турында кешеләрне кычкырып кисәтергә тиеш булган (Левилеләр 13:45, 46).

Яһүдләрнең дини җитәкчеләре, Изге Язмаларда язылганнарга өстәп, махау чиренә кагылышлы яңа кагыйдәләр уйлап чыгарган. Шулай итеп алар авыруларның тормышын тагы да катлауландырган. Мәсәлән, раввиннарның кагыйдәләре буенча, махаулы янына 2 метрдан якын килү тыелган. Ә җил искәндә, беркемгә дә аның янына 45 метрдан якынрак килергә ярамаган. Канунда махаулылар халыкның «тукталу урыныннан читтә булсын» дип язылган. Бу таләпне аңлатып, Талмуд белгечләренең кайберләре, авырулар стеналы шәһәр эченә кертелмәскә тиеш, дигән. Шуңа күрә берәр раввин махаулы кешене шәһәрдә күргәндә, аңа ташлар атып: «Үз урыныңа кайт һәм башка кешеләрне нәҗесләмә»,— дип кычкырган.

Гайсәнең үзен тотышы моннан бик аерылып торган! Махаулыларны куар урынына ул аларга кагылырга һәм хәтта аларны савыктырырга әзер булган (Маттай 8:3).

Яһүдләрнең дини җитәкчеләре нинди сәбәпләр аркасында аерылышырга рөхсәт иткән?

Аерылышу кәгазе (б. э. 71 я 72 елы)

Аерылышу кәгазе (б. э. 71 я 72 елы)

Б. э. беренче гасырында аерылышу мәсьәләсе дини җитәкчеләр арасында бәхәсләр тудырган. Шуңа күрә бервакыт берничә фарисей Гайсәгә мондый сорау биргән: «Ир кешегә хатыны белән теләсә нинди сәбәп аркасында аерылышырга ярыймы?» (Маттай 19:3)

Муса кануны буенча, берәр ир үз хатынының «килешсез тәртибе аркасында аны ошатмаса», аның белән аерылыша алган (Канун 24:1). Гайсә җирдә яшәгән вакытта раввиннарның ике төркеме бу канунны ике төрле аңлаткан. Катгыйрак карашлы булган Шеммай төркеме бу канунны аңлатып, аерылышыр өчен бердәнбер җитди сәбәп — «җенси бозыклык», ягъни зина кылу, дип өйрәткән. Ә Гиллель төркеменең карашы буенча, ир кеше никахы белән бәйле теләсә нинди, хәтта бик әһәмиятсез сәбәп аркасында үз хатыны белән рәсми рәвештә аерылыша алган. Бу төркем өйрәткәнчә, ир кеше, аңа хатыны әзерләгән төшке аш ошамаса я ул күбрәк башка хатынны ошатса, үз хатыны белән аерылыша алган.

Гайсә фарисейларның соравына нәрсә дигән? Ул ап-ачык җавап биргән: «Фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышып башкага өйләнүче кеше зина кыла» (Маттай 19:6, 9).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу