Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp17 № 2 10-12 б.
  • Коллыктан азат булу. Элек һәм хәзер

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Коллыктан азат булу. Элек һәм хәзер
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БИК ТАБЫШЛЫ ЭШ!
  • АЗАТЛЫККА ОМТЫЛУ
  • КОЛЛЫКТАН ТУЛАЕМ КОТЫЛУ
  • «Сез кыйбат хакка сатып алындыгыз»
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • «Йәһвәгә кол булып хезмәт итегез»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
wp17 № 2 10-12 б.
Африка белән Көньяк һәм Төньяк Америка арасындагы коллар сату-алу кәсебе

Африка белән Америка арасындагы коллар сату-алу кәсебе табышлы эш булган

Коллыктан азат булу. Элек һәм хәзер

Блессиныa Европага чәчтарашханәдә эшләргә чакырганнар. Әмма анда килгәч, аны ун көн кыйнаганнар һәм гаиләсенә зыян китерәчәкләр дип әйткәннәр. Шуңа күрә ул фахишә булып эшләргә мәҗбүр булган.

Борынгы Мисырдагы әсирлеккә алынган колларның рәсеме

Борынгы Мисырдагы әсирлеккә алынган колларның рәсеме

Блесси, үз хуҗабикәсе үзенә билгеләгән бурычын (Европага кадәрге юл хакын) — 40 000 евро түләр өчен, төненә 200—300 евро эшләргә тиеш булган. «Мин еш кына качу турында уйладым,— дип әйтә Блесси,— әмма гаиләм өчен курка идем. Мин тозакта булдым». Блесси кебек, якынча дүрт миллион кеше халыкара секс индустриясе аркасында кол булып киткән.

Якынча 4 000 ел элек Йосыф исемле бер егетне абыйлары коллыкка саткан булган. Ул күренекле бер Мисыр кешесенең өендә хезмәт итә башлаган. Блессидан аермалы буларак, Йосыф үз хуҗасыннан башта начар мөгаләмә күрмәгән. Әмма үз хуҗасы хатынының әхлаксыз тәкъдимнәрен кире каккач, аны үз хуҗабикәсен көчләргә теләгән дип гаделсез гаепләгәннәр. Аны төрмәгә ташлаганнар һәм богаулап куйганнар (Яратылыш 39:1—20; Зәбур 105:17, 18).

Йосыф борынгы заманда кол булган. Блесси исә XXI гасырда кол булып киткән. Икесе дә борынгыдан килгән кеше сату һөнәренең корбаннары булган. Аның белән шөгыльләнүчеләр кешеләрне сату әйбере итеп саный һәм табыш турында гына уйлый.

БИК ТАБЫШЛЫ ЭШ!

Сугыш халыклар өчен коллар булдыруның иң җиңел юлы булган. Хәбәр ителгәнчә, Мисыр фиргавене Тутмос III бер тапкыр Кәнган җиренә сугышка барып, 90 000 кешене әсир итеп кайткан. Мисырлылар аларны коллар итеп шахталарда, гыйбадәтханәләр төзү һәм каналлар казу өчен кулланган.

Рим империясе вакытында сугышларда шулай ук шактый кеше кол ителгән һәм колларның кирәк булуы кайчак сугышларга китергән. Фаразлар буенча, беренче гасырда Рим шәһәре халкының яртысы диярлек коллар булган. Мисырдагы һәм Римдагы күп кенә колларны каты җәберләгәннәр. Мәсәлән, Рим шахталарында эшләүче колларның гомер озынлыгы якынча 30 ел гына булган.

Вакыт узу белән коллык йөге җиңеләймәгән. XVI—XIX гасырларда Африка белән Көньяк һәм Төньяк Америка арасындагы коллар сату-алу кәсебе дөньядагы иң табышлы эшләрнең берсе булган. ЮНЕСКО хәбәре буенча, якынча 25—30 миллион ир-ат, хатын-кыз һәм бала урлап сатылган булган дип фараз ителә. Йөзләрчә мең кеше Атлантиканы кичкәндә һәлак булган. Исән калган Олауда Экуиано исемле бер кол болай дип сөйләгән: «Хатын-кызларның кычкыруы һәм үлеп баручыларның ыңгырашуы аяныч хәлне тагы да авыррак итә иде».

Кызганычка каршы, коллык үткәндә калган фаҗига гына түгел. Халыкара хезмәт оешмасының хәбәре буенча, якынча 21 миллион ир-ат, хатын-кыз һәм бала һаман да кол хезмәтен үти. Аларга бик аз акча түләнә я бөтенләй түләнми, һәм алар андый тормыштан котыла алмый. Хәзерге коллар шахталарда, туку фабрикаларында, кирпеч заводларында, фәхешханәләрдә һәм шәхси йортларда эшли. Законлы булмаса да, андый коллык, күрәсең, арта бара.

Балалар кирпеч заводында кол хезмәтен башкара

Миллионлаган кеше һаман да кол хезмәтен башкара

АЗАТЛЫККА ОМТЫЛУ

Тупас мөгамәлә күп колларны азатлык өчен көрәшергә этәргән. Б. э. к. беренче гасырда Спартак исемле гладиатор һәм якынча 100 000 кол Римга каршы баш күтәргән, әмма уңышсыз булган. XVIII гасырда Кариб диңгезендәге Эспаньола утравында коллар үз хуҗаларына каршы чыккан. Коллар шикәр камышы плантацияләрендә кичергән коточкыч мөгамәлә аркасында 13 еллык гражданнар сугышы купкан, һәм 1804 елны Гаитида мөстәкыйль халык барлыкка килгән.

Исраиллеләрнең Мисырдан чыгуы тарихта коллыктан азат ителүнең, һичшиксез, иң уңышлысы булгандыр. Бәлки, өч миллион кеше — тулаем халык — Мисыр коллыгыннан азат ителгән булган. Алар котылуга, бәхәссез, лаек булган. Изге Язмаларда мисырлылар исраиллеләрне «кол итеп, аларга карата мәрхәмәтсез булды» диелә (Чыгыш 1:11—14). Бер фиргавен Исраил халкының саны артмасын өчен хәтта аларның балаларын үтерә башлаган (Чыгыш 1:8—22).

Исраиллеләрнең Мисырдагы гаделсез мөгамәләдән котылуы үзенә күрә бер булган, чөнки моның белән Аллаһы үзе җитәкчелек иткән. «Мин аларның әрнүләрен яхшы беләм,— дип әйткән Аллаһы Мусага.— Мин үз халкымны мисырлылар кулыннан коткарырга дип иңәм» (Чыгыш 3:7, 8). Бүгенге көнгә кадәр еврейләр һәр ел, кайда гына яшәмәсен, бу вакыйганы искә төшереп, Пасах бәйрәмен үткәрә (Чыгыш 12:14).

КОЛЛЫКТАН ТУЛАЕМ КОТЫЛУ

Изге Язмаларда: «Аллаһыбыз Йәһвә — гадел ул»,— диелә, һәм бу безне аның үзгәрмәгәненә ышандыра (2 Елъязма 19:7; Малахи 3:6). Аллаһы Гайсәне «әсирләргә азатлык турында... вәгазьләр өчен, ә җәберләнгәннәрне иреккә чыгарыр өчен» җибәргән (Лүк 4:18). Бу туры мәгънәдәге һәртөрле коллыктан азат ителүне аңлатканмы? Юк. Гайсә кешеләрне гөнаһ һәм үлем коллыгыннан азат итәр өчен җибәрелгән булган. Соңрак ул: «Хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дип әйткән (Яхъя 8:32). Хәтта бүген дә Гайсә өйрәткән хакыйкать кешеләрне төрле яклардан азат итә. («Коллыкның башка бер төреннән котылу» дигән рамканы карагыз.)

Дөресен генә әйткәндә, Аллаһы Йосыфка һәм Блессига коллыктан котылырга төрле юллар белән ярдәм иткән. Йосыф турындагы гаҗәеп хәбәрне сез Изге Язмалардагы Яратылыш китабының 39—41 бүлекләрендә таба аласыз. Блессиның азатлыкка ирешүе дә искиткеч булган.

Блесси, Европаның бер иленнән куылганнан соң, Испаниягә киткән. Анда ул Йәһвә Шаһитләрен очраткан һәм алар белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Үз тормышын тәртипкә китерергә тәвәккәл булып, ул даими бер эш тапкан һәм элекке хуҗабикәсен аена түләнә торган бурычын киметергә күндергән. Бер көнне Блессига хуҗабикәсе шалтыраткан. Ул Блессига бурычын бәхилли дип әйткән һәм аңардан кичерү сораган. Ни өчен ул алай эшләгән? Ул да Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган! «Хакыйкать кешеләрне таң калдыргыч юллар белән азат итә»,— дип әйтә Блесси.

Йәһвә Аллаһы исраилле колларның Мисырда тупас мөгамәлә кичергәне аркасында кайгырган. Ул бүген дә андый гаделсезлектән көенә. Әлбәттә, кешелек җәмгыятендә коллыкның бөтен төрләрен юкка чыгарыр өчен бик зур үзгәрешләр ясарга кирәк. Ләкин Аллаһы нәкъ шундый үзгәрешләр ясарга вәгъдә бирә: «Без, Аллаһы вәгъдәсе буенча, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкләрне һәм яңа җирне көтеп яшибез» (2 Петер 3:13).

a Исем үзгәртелгән.

Коллыкның башка бер төреннән котылу

Алонсо хатыны белән

Алонсо башка бер коллыкта булган. Яшүсмер чагында ул кокаин һәм героин колы булып киткән. «Бу гадәт күп акча таләп иткәнгә, мин җинаять юлына басып, наркотиклар сатучы булып киттем,— дип әйтә Алонсо.— Дүрт реабилитация үзәгендә дәвалансам да, мин бу гадәтемнән арына алмадым. Ахыр чиктә мине полиция тотты, һәм мин дүрт ел төрмәдә утырып чыктым».

30 ел наркотик коллыгында булганнан соң Алонсо Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Изге Язмалардагы хәбәр аның йөрәгенә үтеп кергән, һәм ул үз гадәтен ташларга тәвәккәл булган. «Шулкадәр күп елдан соң бу бик авыр булды,— дип исенә төшерә ул.— Ләкин Йәһвә Аллаһы миңа бу көрәштә җиңәргә ярдәм итте» (Зәбур 55:22).

«Хатыным никадәр нык үзгәргәнемне күреп сөенә,— дип әйтә Алонсо.— Йәһвәгә һәлакәткә алып баручы юлдан котылырга ярдәм иткәне өчен рәхмәтләремне әйтеп бетерә алмыйм. Аның ярдәме булмаса, мин һаман да кол булыр идем я, бәлки, инде үлгән булыр идем».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу