Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 май 30 б.
  • Гади тормыш шатлык китерә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гади тормыш шатлык китерә
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КЫЕНЛЫКЛАР ҺӘМ ФАТИХАЛАР
  • ӘЙТЕП БЕТЕРГЕСЕЗ ШАТЛЫК
  • «Йәһвәне мактап җырлагыз»!
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Данил китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Аллаһы сезнең турында кайгыртамы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Даниял үрнәгеннән өйрәнегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 май 30 б.
Даниель белән Мириам Панамада бер ир-атка вәгазь

Гади тормыш шатлык китерә

ДАНИЕЛЬ БЕЛӘН МИРИАМ 2000 елның сентябрендә өйләнешеп, Испаниядә, Барселона шәһәрендә яши башлаган. «Без яхшы яшәдек,— дип сөйли Даниель.— Эшебез яхшы булганга, без иң яхшы рестораннарда тукландык, чит илләрдә сәяхәт иттек һәм яхшы киемнәр сатып алдык. Вәгазь хезмәтендә дә актив катнаштык». Әмма аннары аларның тормышлары үзгәргән.

2006 елгы конгресста яңгыраган нотыкларның берсендә: «„Үлемгә алып барылган кешеләрне“ мәңгелек тормыш юлына басарга ярдәм итәр өчен, без көчебездән килгәннең барысын да эшлибезме?» — дигән сорау Даниельнең йөрәгенә тирән үтеп кергән (Гыйб. сүз. 24:11). Нотыкта докладчы Изге Язмалардагы тормышны коткара торган хәбәрне тарату эшенең җаваплылыгын ассызыклаган (Рәс. 20:26, 27). «Йәһвә шәхсән миңа сөйләгәндәй тоелды»,— дип исенә төшерә Даниель. Нотыкта шулай ук хезмәтне киңәйтү тагы да зуррак шатлык китергәне турында әйтелгән иде. Даниель моның чыннан да шулай икәнен яхшы белгән, чөнки Мириам пионер хезмәтен башлап, чын шатлык кичергән.

Даниель болай ди: «Мин тормышымны 180 градуска үзгәртергә вакыт икәнлеген аңладым». Һәм ул шулай эшләгән дә. Ул үзенең эш вакытын кыскартып, пионер хезмәтен башлаган һәм Патшалык вәгазьчеләренә ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итү үзенә һәм Мириамга нинди шатлык китерә алганы турында уйлый башлаган.

КЫЕНЛЫКЛАР ҺӘМ ФАТИХАЛАР

2007 елны май аенда Даниель белән Мириам эшләреннән чыгып, үзләре моңарчы булган илгә — Панамага киткән. Аларның яңа территориясе Кариб диңгезендәге Бокас-дель-Торо архипелагына кергән берничә утрау булган. Шул утрауларда күбесенчә нгабе халкы яши. Даниель белән Мириам туплаган акчаның Панамада якынча 8 ай яшәр өчен җитәчәген исәпләп чыгарган.

Утраулар арасындагы араны алар көймәдә үткән, ә утрауның үзендә алар велосипедларда йөргән. Үзләренең онытылмаслык беренче сәяхәтләре вакытында алар текә калкулыклар аша кызу кояш астында велосипедта 32 километр юл үткән. Хәлсезлектән Даниель хәтта аңын югалта язган. Әмма юлда очраган йортлардагы нгабе гаиләләре аларны, аеруча җирле телдә берничә сүз өйрәнгәнен ишеткәч, ачык йөз белән кабул иткән. Күп тә үтмәстән, алар 23 кеше белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган.

Әмма акчалары беткәч, Даниель белән Мириамның шатлыгы кайгыга әйләнгән. Даниель болай ди: «Испаниягә кайтуыбыз турында уйлый башлаганда, күзләребездән яшь тәгәри иде. Өйрәнүчеләребезне калдырып китәргә туры киләчәк дигән уй безне бик нык күңелсезләндерде». Әмма бер айдан соң алар шатлыклы хәбәр алган. Мириам сөйли: «Безне махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Монда хезмәт иткән җирдә кала алуыбызга без шундый шат идек!»

ӘЙТЕП БЕТЕРГЕСЕЗ ШАТЛЫК

2015 елда оешмабызда үткән үзгәрешләр нәтиҗәсендә филиал Даниель белән Мириамны хезмәтләрен пионерлар итеп дәвам итүләрен сораган. Шунда алар нәрсә эшләгән? Алар Зәбур 37:5 тә язылган Йәһвәнең мондый вәгъдәсе буенча эш иткән: «Юлыңны Йәһвәгә тапшыр. Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр». Алар үзләрен тәэмин итә алырлык эш тапкан, һәм хәзер алар Панаманың Верагуас провинциясендәге бер җыелышта хезмәт итә.

Даниель сөйли: «Испаниядән киткәнче без гади тормыш алып бара алуыбызга шикләнә идек. Әмма хәзер безнең моңа бер шигебез дә юк. Безнең бар кирәклесе дә бар». Аларның чиксез шатлыклары нидә соң? Алар болай ди: «Басынкы күңелле кешеләргә Йәһвә турында белергә ярдәм итү безнең өчен әйтеп бетергесез шатлык!»

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу