Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Йәһвә безне юата
«Һәртөрле юаныч Аллаһысы... кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын... безне юата» (2 КӨР. 1:3, 4).
1, 2. Без авырлыкларга очраганда, Йәһвә безне ничек юата һәм аның Сүзендә нинди ышандыру бар?
ЯШЬ кенә бер ялгыз абый-кардәш 1 Көринтлеләргә 7:28 дәге: «[Никахка кергәннәрнең] тормышларында үз авырлыклары булачак»,— дигән сүзләр турында уйланган булган. Ул үз борчылуларын үзеннән олырак булган Стивен исемле өйләнгән өлкәнгә сөйләгән. Ул Стивеннан: «Бу нинди авырлыклар һәм өйләнсәм, аларны ничек чишәргә?» — дип сораган. Шушы сорауга җавап бирер алдыннан тегесе аңа икенче бер өзекне карап чыгарга тәкъдим иткән. Бу өзек рәсүл Паулның «һәртөрле юаныч Аллаһысы [Йәһвә]... кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын... безне юата» дигән сүзләре булган (2 Көр. 1:3, 4).
2 Йәһвә чыннан да безнең кайгыртучан Атабыз. Без кыенлыкларга очраганда, ул безне юата һәм безгә үзенең Сүзе аша ярдәм һәм җитәкчелек бирә. Сез үзегез дә андый очракларны искә төшерә аласыздыр. Без бер дә шикләнмибез, ул, үткәндә яшәгән хезмәтчеләренә иң яхшысын теләгән кебек, безгә дә шуны ук тели. (Ирмия 29:11, 12 укы.)
3. Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?
3 Билгеле, без авырлыкларыбызның сәбәбен белсәк, аларны кичереп чыгу җиңелрәк булыр. Бу никах һәм гаилә тормышы белән бәйле авырлыкларга да кагыла. Димәк, нәрсә аркасында Паул искә алган «авырлыклар» килеп чыгарга мөмкин? Изге Язмалардагы һәм безнең көннәрдәге нинди мисаллар безгә кирәкле юаныч табарга ярдәм итә ала? Шушы сорауларга җавап алсак, бу безгә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр.
ТОРМЫШТАГЫ АВЫРЛЫКЛАР
4, 5. Нәрсә аркасында тормышта кайбер авырлыклар туа?
4 Изге Язмаларда Аллаһының мондый сүзләре язылган: «Кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр, һәм икесе бер тән булыр» (Ярат. 2:24). Йәһвә моны беренче никахны төзегәч әйткән. Әмма камил кеше юк, шуңа күрә ир-ат һәм хатын-кыз никахка кереп, яңа гаилә булдырганда, төрле авырлыклар туа ала (Рим. 3:23). Гадәттә, яңа никахта әти-әнинең хакимлеген ир хакимлеге алмаштыра. Аллаһы иргә үз хатыны өстеннән башчылык итәргә куша (1 Көр. 11:3). Кайбер яңа ирле-хатынлыларга бу җиңел түгел. Аллаһы Сүзе буенча, хатын үз әти-әнисенең түгел, ә иренең җитәкчелегендә яшәячәген танырга тиеш. Каената һәм каенана белән мөнәсәбәтләр киеренкеләнеп китәргә һәм яңа гына өйләнешкәннәргә авырлык тудырырга мөмкин.
5 Еш кына яңа мәшәкатьләр хатын үз иренә: «Безнең балабыз булачак»,— дип хәбәр иткәннән соң барлыкка килә. Гадәттә, ул вакытта ирле-хатынлы кичергән шатлыкка кайбер куркулар да өстәлә. Бу, мәсәлән, йөклелек дәвамында һәм аннан соң туа алган сәламәтлек белән бәйле сораулар турында куркулар булырга мөмкин. Шулай ук хәзер һәм киләчәктә гаиләдәге чыгымнарның артканын да исәпкә алырга кирәк булыр. Бала тугач, күп үзгәрешләр ясарга туры килер. Әни булып киткән хатын күп кенә вакытын бала карап уздырыр. Күп ирләр үзләрен калдырылган итеп сизә, чөнки хатыннары игътибарларын бала карауга туплый. Ә әти булып киткән иргә яңа җаваплылык өстәлә. Гаиләнең яңа әгъзасы турында һәр яктан кайгыртырга кирәк.
6—8. Бала табу хыялы чынга ашмаса, бу ничек төшенкелеккә китерә ала?
6 Кайбер ирле-хатынлылар башка төрле авырлыкка очрый. Аларның балалы буласы бик килә, ләкин хыяллары чынга ашмый. Хатын, балага уза алмагач, эмоциональ яктан газап чигәргә мөмкин. Әйе, никахка керү дә, бала тудыру да борчылулар булмас дигәнне аңлатмый, әмма балалы булу хыялы чынга ашмаган чакта да бу сынау булырга мөмкин (Гыйб. сүз. 13:12). Изге Язмалар язылган вакытта балага уза алмау еш кына хурлык дип саналган. Ягъкубның хатыны Рәхилә үз апасының балалы булуын күреп, хәсрәтен белдергән (Ярат. 30:1, 2). Кайбер илләрдә зур гаиләле булу гадәти хәл. Анда хезмәт иткән миссионерлардан еш кына ни өчен аларның балалары юк дип сорыйлар. Аларның акылга ятышлы һәм әдәпле аңлатуларына карамастан, аларга: «Без сезнең өчен дога кылырбыз!» — дип әйтәләр.
7 Англиядә яшәгән бер апа-кардәш бала табарга бик теләгән, ләкин аның өмете акланмаган. Балага узу вакыты үткәч, ул төшенкелеккә бирелгән, чөнки бу дөнья төзелешендә үз теләге чынга ашмас икәнен аңлаган. Ул һәм аның ире тәрбиягә бер бала алырга булган. Шулай да ул: «Мин әле дә көенеп йөрим. Мин аңлыйм, тәрбиягә бала алу үз балаңны тудыруга тиң түгел»,— дигән.
8 Изге Язмаларда мәсихче хатын өчен «бала табу яклау булачак» диелә (1 Тим. 2:15). Ләкин бала тудыру я балалы булу мәңгелек тормышка китерә дигәнне аңлатмый. Шул өзек буенча, хатынның баласы булса, бу һәм өйдәгеләре турында кайгырту аны ләчтит сатудан һәм кеше эшенә тыкшынудан сакларга мөмкин (1 Тим. 5:13). Әмма аның барыбер никах һәм гаилә тормышы белән бәйле авырлыклары булыр.
Якынын югалткан кеше үз кайгысын ничек кичереп чыга ала? (9, 12 нче абзацларны кара.)
9. Никахтагы кешеләр тагын нинди авырлыкка очрарга мөмкин?
9 Никах белән бәйле тагын бер авырлык бар, ул, бәлки, шунда ук уйга килмидер. Бу — якын кешенең үлеме. Әйе, күпләргә андый кайгыны — яраткан тормыш иптәшләрен югалтуны кичерергә туры килә. Андый авырлыкны исән ир я хатын бу дөнья төзелешендә көтмәгәндер. Мәсихчеләр Гайсәнең терелтү турындагы вәгъдәсенә нык ышана (Яхъя 5:28, 29). Исән ир я хатынга бу өмет ничек ярдәм итә? Ул аны бик юата. Шулай итеп безнең кайгыртучан Атабыз үзенең Сүзе аша авырлыклар кичергән кешеләргә ярдәм һәм юаныч бирә. Хәзер, әйдәгез, Йәһвә хезмәтчеләренең Аллаһы биргән юанычтан файда алганы турында кайбер мисалларны карап чыгыйк.
АВЫРЛЫКЛАР КИЧЕРГӘНДӘ АЛГАН ЮАНЫЧ
10. Һанна әрнегән күңеленә ничек юаныч тапкан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
10 Илкананың яраткан хатыны Һаннаның мисалына игътибар итик. Ул балага уза алмаган, ә Илкананың икенче хатыны Пәнинәнең балалары булган. (1 Ишмуил 1:4—7 укы.) Пәнинә «ел саен» Һаннаны мыскыллаган. Бу аның күңелен әрнетеп, аңа күп кайгы китергән. Ул Йәһвәдән юаныч эзләп, бу хәлне аңа тапшырган. Әйе, ул «озак вакыт Йәһвәгә дога кылган». Һанна Йәһвәнең үз үтенеченә җавап бирәчәгенә өметләнгәнме? Әйе, өметләнгәндер. Һәрхәлдә, «аның йөзе бүтән моңсу» булмаган (1 Иш. 1:12, 17, 18). Һанна Йәһвә я үзенә бала бирер дип, я бу мәсьәләне икенче төрле хәл итәр дип ышанган.
11. Дога безне ничек юата ала?
11 Сынаулар һәм авырлыклар әлегә дәвам итәчәк, чөнки без камил түгел, һәм бу дөнья төзелеше Шайтанның хакимлеге астында тора (1 Яхъя 5:19). Әмма без беләбез: Йәһвә «һәртөрле юаныч Аллаһысы»! Дога безгә сынауларыбызны һәм авырлыкларыбызны кичереп чыгарга ярдәм итә ала. Һанна Йәһвәгә үз күңелен бушаткан. Шулай ук без дә берәр авырлыкка очрасак, Йәһвәгә хисләребезне әйтеп китү генә җитмәс. Без аңа ялварырга, әйе, аңа эчкерсез дога кылып, күңелебезне бушатырга тиеш (Флп. 4:6, 7).
12. Тол калган Ханна нәрсәдән шатлык тапкан?
12 Тормышыбызда тирән бушлык сизсәк тә, балага уза алмау нәтиҗәсендәме я якыныбызның үлеме аркасындамы, без юаныч ала алабыз. Гайсә көннәрендә Ханна исемле пәйгамбәр хатын яшәгән. Ул ире белән җиде генә ел гомер иткәннән соң тол калган. Изге Язмаларда аның балалары турында бернәрсә әйтелми. 84 яшендә Ханна нәрсә эшләвен дәвам иткән? Лүк 2:37 дә: «Ул ураза тотып һәм дога кылып, гыйбадәтханәдә көне-төне изге хезмәт итүен беркайчан да калдырмый иде»,— диелә. Әйе, Ханна Йәһвәгә гыйбадәт кылуда юаныч һәм шатлык тапкан.
13. Якын туганнар өметебезне акламаганда, чын дуслар ничек юаныч бирә ала? Мисал китерегез.
13 Без, кардәшләребез белән тыгыз аралашканда, чын дуслар һәм якын иптәшләр табабыз (Гыйб. сүз. 18:24). Полага биш яшь булганда, аның әнисе хакыйкатьтән киткән. Шул чакта ул үзен бик моңсу хис иткән. Аңа моны кичереп чыгу җиңел булмаган. Ләкин соңрак җыелыштагы Энн исемле бер пионер аның рухи иминлеге турында кайгыртып, аны бик ныгыткан. «Энн апа-кардәш, миңа туган булмаса да, үз яратуы белән миңа бик ярдәм итте,— дип әйтә Пола.— Бу миңа Йәһвәгә хезмәт итүемне дәвам итәргә булышты». Пола үзенең тугры хезмәтен дәвам итә. Ул шулай ук кабат әнисе белән бер җыелышта хезмәт итәргә бик шат. Энн да Поланың рухи әнисе булып киткәненә бик бәхетле.
14. Башкаларны кайгырткан кешеләр нинди фатихалар кичерә ала?
14 Шунысы кызык, без башкалар белән эчкерсез кызыксынганда, кайбер начар хисләребездән арынырга мөмкин. Апа-кардәшләр яхшы белә: кияүдәме алар, юкмы, Аллаһының хезмәттәшләре булып яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, алар зур шатлык таба. Аллаһы ихтыярын үтәп, алар аны данларга тели. Кайберәүләр хезмәттә катнашуны хәтта дәвалау дип саный. Һичшиксез, без барыбыз, үз территориябездәге һәм үз җыелышыбыздагы кешеләрне кайгыртып, җыелыштагы бәйләнешләрне ныгытабыз (Флп. 2:4). Рәсүл Паул бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Ул Тисалуникәдәге җыелыш өчен «имезүче ана сыман» булып киткән; ул алар өчен рухи ата кебек тә булган. (1 Тисалуникәлеләргә 2:7, 11, 12 укы.)
ГАИЛӘ ӨЧЕН ЮАНЫЧ
15. Балаларны хакыйкатькә өйрәтү өчен башлыча кем җаваплы?
15 Без шулай ук гаиләләргә юаныч бирә һәм ярдәм итә алабыз. Кайвакыт хакыйкатьтә яңа булганнар җитлеккән вәгазьчеләрдән балаларын хакыйкатькә өйрәтергә ярдәм итүен, хәтта үсмер балалары белән Изге Язмаларны өйрәнүен сорый. Изге Язмалар буенча, балаларны өйрәтү һәм тәрбияләү өчен башлыча әти-әни җаваплы (Гыйб. сүз. 23:22; Эфес. 6:1—4). Кайбер очракларда башкаларның ярдәме кирәк һәм бик кыйммәтле. Шулай да бу әти-әнинең җаваплылыгын юкка чыгармый. Аларга үз балалары белән регуляр рәвештә аралашырга кирәк.
16. Балаларны өйрәткәндә, нәрсәне истә тотарга кирәк?
16 Әти я әни үз баласы белән берәрсен Изге Язмаларны өйрәнергә сораса, өйрәтүче кардәш әти-әнинең вазифасын үз өстенә алмасын. Кайвакыт берәр Йәһвә Шаһите әти-әнисе хакыйкать белән кызыксынмаган бала белән өйрәнә. Әмма андый очракта ул, балага рухи ярдәм бирсә дә, аның өчен әти я әни булып китмәгәнен истә тотарга тиеш. Андый өйрәнү шул баланың өендә әти-әнисе я берәр җитлеккән мәсихче белән яки туры килгән берәр иҗтимагый урында үткәрелсә, акыллы булыр. Шулай итеп андый өйрәнү беркемдә дә ялгыш фикерләр уятырга нигез бирмәс. Һәм, бәлки, тора-бара бу баланың әти-әнисе, Аллаһы үзләренә биргән җаваплылыкны үтәп, аны үзләре рухи яктан тәрбияләргә булыр.
17. Балалар юаныч чыганагы ничек була ала?
17 Аллаһыны яратырга һәм аның киңәшләрен үтәргә өйрәнгән яшьләр үз гаиләләренә юаныч чыганагы булып китә ала. Алар моны үз әти-әнисен хөрмәт итеп һәм аларга ярдәм итеп эшли ала. Алар шулай ук үз гаиләләрен рухи яктан ныгыта ала. Туфанга кадәр яшәгән Шет токымы Ләмәк Йәһвәгә гыйбадәт кылган. Ул үзенең улы Нух турында болай дигән: «Бу бала Йәһвә ләгънәт иткән җирне эшкәрткәндә башкарган эшебездә һәм интектергеч авыр хезмәтебездә юаныч булыр». Бу пәйгамбәрлек, җирдән каһәр алынгач, үтәлгән булган (Ярат. 5:29; 8:21). Бүген дә, Йәһвәгә гыйбадәт кылырга омтылган балалар үз гаиләләренә юаныч чыганагы була ала. Алар гаиләдәгеләренә бүгенге авырлыкларны җиңәргә һәм аннары Туфаннан да бөегрәк юк ителүне кичереп чыгарга ярдәм итә ала.
18. Авырлыкларыбыз нинди генә булмасын, аларны кыюлык белән кичерергә нәрсә ярдәм итә ала?
18 Дога кылу, Изге Язмалардагы мисаллар турында уйлану һәм Йәһвә халкы белән тыгыз аралашу ярдәмендә миллионлаган кеше, авырлыклары нинди генә булмасын, инде хәзер юаныч таба. (Зәбур 145:18, 19 укы.) Без беләбез: Йәһвә — даими юаныч чыганагы. Бу безгә хәзер һәм киләчәктә, бөтен авырлыкларыбызны кыюлык белән кичереп чыгарга ярдәм итәчәк.