Изге Язмалар тәгълиматлары акыллы һәм һәр заманда кулланырлык
КҮЗ АЛДЫГЫЗГА КИТЕРЕГЕЗ: сез борынгы экспонатлар тулы бер музейда йөрисез. Аларның күпчелеге тишелеп, ашалып һәм төссезләнеп беткән. Ә кайбер һәйкәлләрнең ниндидер өлеше гел дә юк. Әмма бер экспонат гаҗәп сакланган килеш тора; аның катлаулы бизәге ваклыкларына кадәр ап-ачык күренеп тора. «Бу әллә иң яңа экспонатмы?» — дип сорыйсыз сез экскурсоводтан. «Юк, ул күпчелек экспонатлардан борынгырак һәм беркайчан да төзекләндерелмәгән»,— дип әйтә ул. «Аны бик яхшы яклаганнардыр»,— дип әйтәсез сез. «Юк,— дип әйтә экскурсовод,— киресенчә, ул иң каты җилләргә һәм яңгырларга очраган. Һәм күп кенә вәхшиләр аны ватарга тырышкан». Сез, бәлки, гаҗәпләнеп: «Ул нәрсәдән эшләнгән соң?» — дип уйлап куярсыз.
Ниндидер мәгънәдә Изге Язмалар бу гаҗәеп экспонатка охшаш. Ул — бик борынгы, күпчелек китаплардан искерәк китап. Әлбәттә, башка борынгы китаплар да бар. Ләкин төссезләнгән иске экспонатлар сыман, күпчелек борынгы язмалар вакыт узу белән бик бозылган. Мәсәлән, аларның фәнгә кагылышлы карашлары яңа белемнәр һәм фактлар аркасында кире кагылган. Ул язмалардагы медицина буенча киңәшләр еш кына файдалы түгел, ә күбрәк зыянлы булып тоела. Шулай ук күп кенә борынгы язмаларның өлешләре генә калган; ә башка өлешләре югалган я зур зыян күргән.
Әмма Изге Язмалар белән гел икенче хәл. Ул 35 гасырдан артык вакыт элек языла башлаган, шулай да бозылмаган. Гасырлар дәвамында аңа кат-кат һөҗүм ителсә дә, аны яндырганнар, тыйганнар һәм әһәмиятен киметкәннәр, анда әйтелгәннәр һәр һөҗүмне уңышлы кичереп чыккан. Яңа белемнәрнең ачыла баруы Изге Язмаларда әйтелгәннәрне кире какмаган, ә киресенчә аның гаҗәеп алдан күрүчәнлеген күрсәтә. («Искергәнме я алдынгымы?» дигән рамканы карагыз.)
БЕЗ БҮГЕН МОХТАЖ КЫЙММӘТЛӘР
Әмма сез: «Изге Язмаларның тәгълиматлары безнең көннәрдә чыннан да файдалымы?» — дип уйланасыздыр. Моңа җавап алыр өчен үзегездән сорагыз: «Кешелек бүген нинди проблемаларга очрый? Аларның кайсылары иң дәһшәтле?» Сез, бәлки, сугышлар, мохитнең пычрануы, җинаятьчелек һәм азгынлык турында уйлап куйгансыздыр. Әйдәгез, хәзер Изге Язмалардагы кайбер төп принципларны карап чыгыйк. Һәм үзегездән сорагыз: «Кешеләр андый кыйммәтләр буенча яшәгән булса, дөньяда яшәү яхшырак булыр идеме?»
ТЫНЫЧЛЫКНЫ ЯРАТУ
«Тынычлык урнаштыручылар бәхетле, чөнки алар Аллаһы угыллары дип аталачак» (Маттай 5:9). «Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез» (Римлыларга 12:18).
ШӘФКАТЬ, КИЧЕРҮ
«Шәфкатьлеләр бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтеләчәк» (Маттай 5:7). «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез. Хәтта сезне берәрсе рәнҗетсә дә, шулай эшләгез. Йәһвәa сезне ихлас күңелдән кичергән кебек, сез дә шулай кичерергә тиеш» (Көләсәйлеләргә 3:13).
МИЛЛИ ТИГЕЗЛЕК
«Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип... [Аллаһы] бер кешедән бөтен халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:26). «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35).
ҖИРНЕ КАДЕРЛӘҮ
«Йәһвә Аллаһы кешене, Гадән бакчасын эшкәртсен һәм карасын өчен, шунда урнаштырды» (Яратылыш 2:15). Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:18).
КОМСЫЗЛЫК ҺӘМ ФӘХЕШЛЕКНЕ НӘФРӘТ ИТҮ
«Һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел» (Лүк 12:15). «Изгеләргә хас булганча, арагызда фәхешлек, һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын» (Эфеслеләргә 5:3).
НАМУСЛЫЛЫК, ТЫРЫШЛЫК
«Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18). «Урлашучы моннан ары урлашмасын, ә... тырышып, файдалы эш башкарсын» (Эфеслеләргә 4:28).
МОХТАҖЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ МӨҺИМ
«Боеккан җаннарны юатыгыз, хәлсезләргә ярдәм кулы сузыгыз һәм бар кешеләргә карата түземле булыгыз» (1 Тисалуникәлеләргә 5:14). «Авырлыклар кичерүче ятимнәр белән тол хатыннар турында кайгыртыгыз» (Ягъкуб 1:27).
Изге Язмалар бу кыйммәтләрне искә алып кына калмый. Ул безне андый принципларны кадерләргә һәм көндәлек тормышыбызда кулланырга өйрәтә. Әйтеп кителгән тәгълиматларны күбрәк кеше кулланган булса, бүгенге дөньяда проблемалар азрак булмас идеме? Димәк, чыннан да Изге Язмалардагы принциплар беркайчан да булмагандай әһәмиятле һәм вакытлы! Әмма Изге Язмалардагы тәгълиматлар сезнең өчен хәзер ничек файдалы була ала?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ТӘГЪЛИМАТЛАР ХӘЗЕР НИЧЕК ФАЙДАЛЫ БУЛА АЛА?
Бер тапкыр иң зирәк кеше: «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә»,— дигән (Маттай 11:19). Сез моның белән ризамы? Берәр принципның зирәклеге, аны куллангач, нәтиҗәләрдән күренә. Шуңа күрә сез болай фикер йөртәсездер: «Изге Язмалар чыннан да файдалы икән, ул минем тормышыма тәэсир итәргә тиешме? Хәзерге проблемаларымны чишәргә ул ничек ярдәм итә ала?» Бер мисал карап чыгыйк.
Софиянеңb тормышы вакыйгаларга бай, канәгатьләндерерлек һәм кызыклы булган. Әмма кинәт ул берничә авыр югалту кичергән. Аның яшүсмер кызы үлгән, никахы таркалган, һәм аның акча ягыннан кыенлыклары туган. Ул болай дип исенә төшерә: «Мин хәзер кем булганымны белми идем: кызым юк, ирем юк, өем юк. Тормышның мәгънәсе дә инде юк иде сыман».
София үз тәҗрибәсендә мондый сүзләрнең хаклыгын бик ачык итеп күргән: «Гомер көннәребез — 70 ел, ә бик нык булсак — 80 ел. Әмма алар бәла һәм газап белән тулы. Алар тиз уза, һәм без юк булабыз» (Зәбур 90:10).
София бу авыр вакытта Изге Язмаларда ярдәм тапкан. Ул аның тормышына искиткеч йогынты ясаган. Башка күп кенә кешеләр дә Изге Язмаларның киңәшләрен тормышларындагы проблемаларны чишәр өчен куллангач, аның үзләренә могҗизалар эшләгәнен күргән. Моны без киләсе өч мәкаләдән күрербез. Алар Изге Язмаларның мәкалә башында сурәтләнгән экспонатка охшаш икәнен аңлаган. Ул искереп, гамәлдән чыга торган хисапсыз китаплар кебек түгел. Бу Изге Язмаларның икенче төрле язылганы аркасындамы? Анда кешенеке түгел, ә Аллаһы фикерләре булырга мөмкинме? (1 Тисалуникәлеләргә 2:13)
Бәлки, сез дә тормышның кыска һәм проблемалар тулы икәнен күрәсездер. Авырлыклар үзегезне басып китәргә торганда, сез юаныч, ярдәм һәм ышанычлы киңәш каян эзләрсез?
Әйдәгез, Изге Язмаларның принциплары өч яктан ничек файдалы була алганын карап чыгыйк. Ул сезне өйрәтә ала:
мөмкин булганда, проблемалардан сакланырга;
авырлыклар туганда, аларны чишәргә;
сез үзгәртә алмаган хәлләрне уңышлы кичереп чыгарга.
Бу өч як киләсе мәкаләләрдә каралачак.
a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме (Зәбур 83:18).
b Бу һәм киләсе өч мәкаләдә кайбер исемнәр үзгәртелгән.