Тормыш түзә алмаслык булып тоелганда
Мәсәлән, Кушма Штатларда яшәүче Саллиa мисалын алыйк. Ул бер давыл вакытында үзенең күпчелек милкен югалткан. Салли болай ди: «Мин күпме чыдый алганымны белмәдем. Күп көннәр мин үземне түзәр хәлем калмагандай сиздем».
Якын кешенең үлүе дә зур сынау булып тора. Австралиядә яшәүче Джанис болай дип сөйли: «Ике улымны югалткач, миңа челпәрәмә килгән тормышымның китекләрен җыярга һәм аларны булдыра алганча иң яхшы итеп ялгарга кирәк булды. Мин Аллаһыга ялвардым: „Зинһар, йөрәгем бүтән чыдый алмас! Йоклап китәргә генә бирче, минем уянасым килми“».
Дэниелны исә хатынының хыянәте кайгыга салган. Ул болай ди: «Хатыным тугрылыксызлыгы турында әйткәч, йөрәгемә пычак кадалгандай булды. Мин бу авыртуны кат-кат сизеп тордым, һәм бу берничә ай дәвам ителде».
Сез аста китерелгән бәлаләрнең берәрсен кичерәсезме?
Афәт
Якын кешенең үлүе
Ир я хатынның тугрылыксызлыгы
Җитди авыру
Тормышның түзә алмаслык булып китүе
«Күзәтү манарасы»ның бу чыгарылышында андый бәлаләргә карамастан яшәүнең мәгънәсе бар икәне карала.
Башта афәт нәтиҗәләрен ничек кичереп чыгарга икәнен карап чыгыйк.
a Бу журналда кайбер исемнәр үзгәртелгән.