Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 2 4-5 б.
  • Афәт килгәндә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Афәт килгәндә
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ХАКЫЙКАТЬ ЯШӘҮНЕ МӘГЪНӘЛЕ ИТӘ
  • Сез әзерме?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • Бар мәшәкатьләрегезне Йәһвәгә йөкләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Борчылуларны ничек җиңәргә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Ир-атларның борчылулары. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 2 4-5 б.
Ике ир-ат бер бина җимерекләре арасында утыра

Афәт килгәндә

«Башта күңелебез өметсезлек белән тулды. Җир шуышу һәм су басу нәтиҗәсендә безнең бар нәрсәбез җимерелгән иде» (Эндрю, Сьерра-Леоне).

«Давылдан соң без өебезгә кайттык. Йорттан бернәрсә дә калмаган иде. Без телсез калдык. Кызым тезләренә чүгеп, елый башлады» (Дэвид, Виргин утраулары).

СЕЗНЕҢ берәр афәт кичергәнегез булса, сез афәт вакытында исән калган кешеләрнең нәрсә кичергәнен беләсездер: бу тетрәнү, ышанырга теләмәү, аптырау, борчылу һәм начар төшләр. Ышанычларын югалткан һәм талчыккан андый күп кешеләрнең алга таба яшәргә әллә ни теләкләре дә юк.

Берәр афәт аркасында бар нәрсәгезне югалткан булсагыз, сез дә үзегезне түзәр хәлегез калмагандай сизәсездер. Сез хәтта яшәвегезнең мәгънәсе юк дип уйлый башларга мөмкин. Әмма, Изге Язмаларда аңлатылганча, тормышыгызның мәгънәсе юк түгел һәм яхшырак киләчәккә өметләнер өчен ныклы нигез бар.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ХАКЫЙКАТЬ ЯШӘҮНЕ МӘГЪНӘЛЕ ИТӘ

Вәгазьче 7:8 дә әйтелә: «Эшнең ахыры аның башыннан яхшырак». Афәттән соң аякка баса башлаганда гына, сезгә тормышыгыз өметсез булып тоелырга мөмкин. Әмма тормышыгызны рәткә салыр өчен, сабыр гына адымнар ясаганда, хәл яхшы якка үзгәрә ала.

Изге Язмаларда «елау тавышы һәм ачы тавыш башка ишетелмәс» вакыт турында алдан әйтелгән (Ишагыя 65:19). Бу сүзләр, Аллаһы Патшалыгы җирне оҗмахка әйләндергәч, тормышка ашачак (Зәбур 37:11, 29). Афәтләр үткәндә калачак. Кайгылы истәлекләр һәм озак төзәлмәс яралар мәңгегә юкка чыгачак, чөнки Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы болай дип вәгъдә итә: «Элекке нәрсәләр инде искә төшмәс һәм күңелгә дә килмәс» (Ишагыя 65:17).

Уйлап карагыз: сезнең «киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен», ягъни сез Аллаһының камил Патшалыгы идарәсе астында имин яшәсен өчен, Барлыкка Китерүче кирәкле чаралар күргән (Ирмия 29:11). Бу хакыйкатьне белү яшәвегезне мәгънәле итә аламы? Үткән мәкаләдә искә алынган Салли әйтә: «Аллаһы Патшалыгы киләчәктә безнең өчен ясаячак бар гаҗәеп нәрсәләр турында уйлану үткәннәргә игътибар тупламыйча, алга атларга ярдәм итә ала».

Без сезне Аллаһы Патшалыгы тиздән кешелек өчен нәрсә эшләячәк икәне турында күбрәк белергә чакырабыз. Бу сезне, берәр афәттән интексәгез дә, яшәвегезнең мәгънәсе бар икәненә инандырыр һәм афәтләрсез киләчәкне түземсезлек белән көтәргә дәртләндерер. Ә хәзерге вакытта Изге Язмалар сезгә афәт нәтиҗәләрен кичерергә ярдәм итә алган җитәкчелек бирә ала. Берничә мисал карап чыгыйк.

Изге Язмалардан файдалы шигырьләр

Җитәрлек йоклагыз.

«Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (Вәгазьче 4:6).

Тикшеренүчеләр әйткәнчә, авыр кичерештән соң «начар йоклау аркасында... шул кичерешнең нәтиҗәләре көчәергә һәм эмоциональ тынычлык саклау авыррак булырга мөмкин». Шуңа күрә җитәрлек йоклагыз.

Хисләрегез белән уртаклашыгыз.

«Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә» (Гыйбрәтле сүзләр 12:25).

Гаиләгезнең берәр әгъзасы я ышанычлы дустыгыз белән сөйләшегез. Гаиләгез я якын дусларыгыз үзегезне тыңлау белән генә чикләнмәс, ә шулай ук юату сүзләре әйтә һәм гамәли ярдәм бирә алаa.

Яхшы киләчәк турында уйланыгыз.

«Без, Аллаһы вәгъдәсе буенча, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкләрне һәм яңа җирне көтеп яшибез» (2 Петер 3:13).

a Дәвамлы стресс я көчле борчылу кичергән кешегә табибка күренергә кирәк булырга мөмкин.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу