МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Сез әзерме?
Яшәгән җирегездә табигать афәте килеп чыкса, сез моңа әзерме? Җир тетрәүләр, давыллар, урман янгыннары һәм су басулар кинәт килеп чыга һәм бик җимергеч була ала. Өстәвенә, терактлар, чуалышлар һәм үләтләр теләсә нинди җирдә һич кисәтүсез башлана ала (Вг 9:11). Яшәгән җиребездә андый вакыйгалар беркайчан да булмаячак дип уйламыйк.
Һәрберебез, афәткә әзерләнер өчен, тиешле адымнар ясарга тиеш (Гс 22:3). Йәһвә оешмасы афәтләр вакытында күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итсә дә, бу безне үз җаваплылыгыбыздан азат итми (Гл 6:5).
«СЕЗ ТАБИГАТЬ АФӘТЛӘРЕНӘ ӘЗЕРМЕ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Афәткә рухи яктан ничек әзерләнеп була?
Ни өчен шуны эшләү мөһим:
• өлкәннәр белән афәткә кадәр, афәт вакытында һәм афәттән соң бәйләнештә булу?
• иң кирәкле әйберләр булган сумканы әзерләп кую? (g17.5 6)
• нинди афәтләр килеп чыга алганы һәм төрле очракларда нәрсә эшләп булганы турында алдан уйлау?
Афәткә очраганнарга ярдәм итәр өчен нинди өч мөмкинлегебез бар?