Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb23 март 3 б.
  • Бәла-каза килгәндә, ничек ярдәм итәргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бәла-каза килгәндә, ничек ярдәм итәргә?
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез афәтләр булганда ярдәм күрсәтәсезме?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Башкаларга ярдәм күрсәтү хезмәте
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • 2023 елда афәтләрдән зыян күргәннәргә булышу. «Без Йәһвәнең ярдәмен үз күзләребез белән күрдек»
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
  • Афәтләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
mwb23 март 3 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Бәла-каза килгәндә, ничек ярдәм итәргә?

Табигать афәтләре бүген артканнан арта бара. Табигать афәте килгәч, ярдәм күрсәтү өчен куелган тырышлыклар яхшы оештырылган булырга тиеш. Шуңа күрә Җитәкче совет һәр филиалда афәттән зыян күргәннәргә ярдәм итү бүлеге оештырылырга тиеш дигән карарга килгән.

Бу бүлектәге кардәшләр, афәтнең булганы турында ишеткәч, вәгазьчеләр нинди ярдәмгә мохтаҗ икәнен белер өчен, шунда ук җирле өлкәннәр белән элемтәгә керә. Җирле вәгазьчеләр афәтнең нәтиҗәләрен үз көчләре белән генә юк итә алмаса, филиал, ярдәм күрсәтү эшләре белән җитәкчелек итәр өчен, тәҗрибәле кардәшләрне билгеләячәк. Бу кардәшләр ирекле хезмәтчеләрнең ярдәме я билгеле бер әйберләр һәм ашамлыклар кирәк икәне турында хәбәр итә ала. Яисә алар үзләре кирәкле нәрсәләрне сатып алып, мохтаҗларга бирә ала.

Андый оештырылган ярдәм күрсәтүнең файдасы күп. Кардәшләр үз инициативалары буенча эш итсә, бу бер үк эшне ике тапкыр эшләүгә, буталчыкка, акча һәм башка нәрсәләрне әрәм итүгә китерер иде.

Филиал билгеләгән кардәшләр, афәттән соңгы зыянны юк итәр өчен, күпме акча һәм күпме ирекле хезмәтчеләр кирәк икәнен билгели ала. Кардәшләр шулай ук җирле хакимият кешеләре белән танышып, алар белән ярдәм күрсәтү эшләребезгә булышлык күрсәтсен дип сөйләшә ала. Шуңа күрә аерым кешеләр, алардан сорамасалар, үз инициативасы буенча акча җыярга, гуманитар ярдәм җибәрергә һәм афәт булган җиргә барырга тиеш түгел.

Шулай да, табигать афәте килгәч, безнең ярдәм итәсебез килә (Ев 13:16). Без бит кардәшләребезне яратабыз! Без нәрсә эшли алабыз? Иң мөһиме, афәттән зыян күргәннәр өчен һәм аларга ярдәм күрсәткән кешеләр өчен дога кыла алабыз. Без бөтендөнья вәгазь эшенә иганәләр бирә алабыз. Җитәкче совет карамагындагы филиаллар бу акчаларны ничек сарыф итәргә икәнен яхшы белә. Ә ярдәм итү эшендә шәхси катнашырга теләсәк, безгә «Заявление на служение добровольцем в программе местного проектно-строительного отдела» (DC-50) дигән бланкны тутырырга кирәк.

«БРАЗИЛИЯ КИЧЕРГӘН ҖИМЕРГЕЧ СУ БАСУЫ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

«Бразилия кичергән җимергеч су басуы» дигән видеороликтан бер кадр. Өлешчә су астында калган йортларга һәм агачларга өстән күренеш.

Бразилиядә 2020 елдагы су басудан соң Йәһвә Шаһитләре күрсәткән ярдәм сезне нәрсә белән гаҗәпләндерде?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу