Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • kr 20 бүл. 209-219 б.
  • Башкаларга ярдәм күрсәтү хезмәте

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Башкаларга ярдәм күрсәтү хезмәте
  • Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен ярдәм күрсәтүне «изге хезмәт» дип атап була?
  • Ярдәм күрсәтүнең максатлары
  • Ярдәм күрсәтү хезмәте дәвамлы фатихалар китерә
  • Сез ярдәм итә аласызмы?
  • Бәла-каза килгәндә, ничек ярдәм итәргә?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Сез афәтләр булганда ярдәм күрсәтәсезме?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • 2023 елда афәтләрдән зыян күргәннәргә булышу. «Без Йәһвәнең ярдәмен үз күзләребез белән күрдек»
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
  • 2021 елда ярдәм күрсәтү. Кардәшләргә булышу
    Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
kr 20 бүл. 209-219 б.

ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК

Башкаларга ярдәм күрсәтү хезмәте

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Бәла-казалар вакытында мәсихче яратуыбыз күренә

1, 2. а) Яһүдиядәге мәсихчеләр нинди авырлыкка очраган? б) Яһүдиядәге мәсихчеләргә карата кардәшләр ничек ярату күрсәткән?

БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ якынча 46 елы. Яһүдиядәге кешеләр көчле ачлык кичерә. Бәяләр шулкадәр күтәрелгән ки, Мәсих шәкертләренең аз гына булса да икмәк сатып алыр өчен акчалары җитми. Аларга ачлыктан үлем яный. Ләкин озакламый Йәһвә алар турында кайгыртачак. Йәһвә мәсихчеләргә элек тә булышып торса да, ярдәмнең мондый төрен аларның әле күргәне юк.

2 Иерусалимда һәм Яһүдиядә яшәгән яһүди мәсихчеләрнең газаплары турында ишеткәч, Антиохта (Сурия) яшәгән мәсихчеләр — яһүдләрдән һәм башка халыклардан булган кардәшләр — аларга булышыр өчен акча җыйган. Аннары алар ике җаваплы абый-кардәшне — Барнаб белән Шаулны — сайлап, аларны җыелган акчаны Иерусалимдагы өлкәннәргә бирер өчен җибәргәннәр. (Рәсүлләр 11:27—30; 12:25 укы.) Антиохтагы кардәшләрнең яратудан чыгып башкарган эшләрен күрү Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә бик нык тәэсир иткән!

3. а) Бүген Аллаһы халкы Антиохтагы кардәшләрнең үрнәгенә ничек иярә? Мисал китерегез. («Хәзерге замандагы ярдәм күрсәтүнең беренче зур кампаниясе» дигән рамканы да кара.) б) Без бу бүлектә нинди сорауларны карап чыгарбыз?

3 Бер җирдә яшәгән мәсихчеләрнең башка җирдә яшәгән имандашларына матди ярдәм күрсәтүләренең бу беренче язылган очрагы булган. Бүген без Антиохта яшәгән кардәшләребезнең үрнәгенә иярәбез. Берәр җирдә яшәгән кардәшләрнең бәла-казалар кичергәннәрен я сынауларга дучар булганнарын ишеткәч, без аларга булышабызa. Башкаларга ярдәм күрсәтү Йәһвәгә хезмәтебез белән ничек бәйле икәнен аңлар өчен, әйдәгез, ярдәм күрсәтү хезмәте турында өч сорау карап чыгыйк: ни өчен без ярдәм күрәсәтүне хезмәт дип саныйбыз? Ярдәм күрсәтүнең максаты нинди? Ярдәм күрсәтү хезмәте безгә нинди файда китерә?

Ни өчен ярдәм күрсәтүне «изге хезмәт» дип атап була?

4. Паул көринтлеләргә мәсихчеләр хезмәте турында нәрсә әйткән?

4 Көринтлеләргә язган икенче хатында Паул мәсихчеләр хезмәтенең үз эченә ике якны алганын аңлаткан. Паул үз хатын майланганнарга язган булса да, бүгенге көннәрдә аның сүзләре Мәсихнең «башка сарыкларына» да кагыла (Яхъя 10:16). Хезмәтебезнең бер ягы — «татулаштыру хезмәте», ягъни вәгазьләү һәм өйрәтү эше (2 Көр. 5:18—20; 1 Тим. 2:3—6). Ә икенче ягы — имандашларыбыз хакына башкарган хезмәтебез. Паул аны «изгеләргә тапшырылган хезмәт», ягъни изгеләргә ярдәм күрсәтү хәзмәте дип атый (2 Көр. 8:4). «Татулаштыру хезмәте» һәм «изгеләргә тапшырылган хезмәт» сүзтезмәләрендәге «хезмәт» дигән сүз — диакони́а дигән грек сүзенең формасының тәрҗемәсе.

5. Паулның ярдәм күрсәтүне изге хезмәт дип атаганы нәрсәне аңлата?

5 Ике очракта да бер үк сүзне кулланып, Паул ярдәм күрсәтүне мәсихче җыелыш башкарган хезмәтнең башка төрләренә тиңләгән. Элегрәк ул болай дигән: «Хезмәтнең... төрле төрләре бар, әмма Хуҗабыз шул ук; гамәлләр дә төрле була... Әмма боларның барысын бер үк рух башкара» (1 Көр. 12:4—6, 11). Паул җыелыштагы хезмәтнең төрле төрләрен «изге хезмәт» белән бәйләгән (Рим. 12:1, 6—8)b. Шуңа күрә Паулның «изгеләргә хезмәт итүгә» вакыт бүлеп куярга кирәк дип санаганына гаҗәпләнәсе юк (Рим. 15:25, 26).

6. а) Паулның сүзләре буенча, ни өчен ярдәм күрсәтү гыйбадәт кылуыбызның өлеше булып тора? б) Ярдәм күрсәтү эше бүген бөтен җир буенча ничек башкарыла икәнен сөйләп бирегез. (214 нче биттәге «Афәтләргә әзерләнү» дигән рамканы кара.)

6 Паул көринтлеләргә ни өчен ярдәм күрсәтү Йәһвәгә хезмәт итүнең һәм гыйбадәт кылуның өлеше булып тора икәнен аңларга булышкан. Шунысы игътибарга лаек: Паулның сүзләре буенча, кардәшләр, «Мәсих турындагы яхшы хәбәргә... күндәм» булганга, ярдәм күрсәтәләр (2 Көр. 9:13). Димәк, мәсихчеләр үз имандашларына, Мәсихнең тәгълиматларын үтәргә теләгәнгә, булыша. Паулның сүзләре буенча, мәсихчеләрнең үз имандашлары файдасына башкарган яхшы эшләре — «Аллаһының... гаҗәеп юмарт игелегенең» чагылышы (2 Көр. 9:14; 1 Пет. 4:10). Мохтаҗ кардәшләргә хезмәт итү турында, шул исәптән аларга ярдәм күрсәтү турында, 1975 елның 1 декабрендәге «Күзәтү манарасы»нда мондый дөрес сүзләр язылган булган: «Беркайчан да шикләнмәгез: Йәһвә һәм аның Улы Гайсә Мәсих хезмәтнең бу төрен бик әһәмиятле дип саный». Әйе, ярдәм күрсәтү — изге хезмәтнең мөһим төре (Рим. 12:1, 7; 2 Көр. 8:7; Евр. 13:16).

Ярдәм күрсәтүнең максатлары

7, 8. Ярдәм күрсәтү хезмәтебезнең беренче максаты нинди? Аңлатыгыз.

7 Ярдәм күрсәтү хезмәтебез ярдәмендә без нәрсәгә ирешәбез? Паул бу сорауга җавапны көринтлеләргә язган икенче хатында биргән. (2 Көринтлеләргә 9:11—15 укы.) Бу шигырьләрдә Паул «башкалар хакына башкарган хезмәтебез», ягъни ярдәм күрсәтүебез, ярдәмендә без ирешкән өч төп максатка басым ясый. Әйдәгез, аларны чиратлап карап чыгыйк.

8 Беренчедән, ярдәм күрсәтү хезмәтебез Йәһвәгә дан китерә. Өстә искә алынган биш шигырьдә Паул кардәшләрнең игътибарларын еш кына Йәһвә Аллаһыга туплый. Рәсүл Паул «Аллаһыга рәхмәтләр укуны» һәм «Аллаһыга рәхмәт сүзләре... күп итеп явып торуны» искә ала (11, 12 нче шигырьләр). Ул ярдәм күрсәтү мәсихчеләрне «Аллаһыны данларга» һәм «Аллаһының... гаҗәеп юмарт игелеген» мактарга этәрә дип әйтә (13, 14 нче шигырь). Ярдәм күрсәтү турында үз сүзләрен Паул болай дип тәмамлый: «Аллаһыга... рәхмәт яусын» (15 нче шигырь; 1 Пет. 4:11).

9. Ярдәм күрсәтү эше кешеләрнең карашларын ничек үзгәртә ала? Мисал китерегез.

9 Бүгенге Аллаһының хезмәтчеләре ярдәм күрсәтүгә Паул кебек карый: алар бу хезмәт үзләренә Йәһвәне данларга һәм аның тәгълиматларын бизәргә мөмкинлек бирә дип саный (1 Көр. 10:31; Тит. 2:10). Ярдәм күрсәтү эше еш кына кешеләрнең Йәһвә турында һәм аның Шаһитләре турында тискәре карашларын үзгәртүдә зур роль уйный. Мәсәлән, давылдан зыян күргән бер җирдә яшәгән бер хатын-кызның ишегендә мондый язу беркетелгән булган: «Йәһвә Шаһитләре, безне борчымагыз». Аның йорты каршында ирекле эшчеләр зыян күргән бер йортны төзәтә башлаган. Берничә көн дәвамында ул бердәмлектә эшләгән шул эшчеләрне күзәткән, һәм аның аларның кем икәннәрен беләсе килгән. Бу ирекле эшчеләр Йәһвә Шаһитләре икәнен белгәч, ул гаҗәпләнгән һәм болай дигән: «Минем сезгә карата карашым дөрес булмаган икән». Моның нәтиҗәсе нинди булган? Ул үз ишегеннән язуны алып куйган.

10, 11. а) Ярдәм күрсәтү эшебезнең икенче максатына ирешкәнебез нинди мисаллардан күренә? б) Ирекле эшчеләргә нинди басма булыша? («Ирекле хезмәтчеләр өчен ярдәм» дигән рамканы кара.)

10 Икенчедән, без имандашларыбызны «кирәклесе белән мул тәэмин итәбез» (2 Көр. 9:12а). Безнең кардәшләргә иң кирәклесен бирәсе һәм аларның газапларын җиңеләйтәсе килә. Ни өчен? Чөнки мәсихче җыелышның әгъзалары бер «тәнне» тәшкил итә, һәм, «тәннең бер әгъзасы җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә» (1 Көр. 12:20, 26). Кардәшләрчә ярату һәм кызгану күп кенә кардәшләрне шунда ук үз планнарын үзгәртергә һәм, бар кирәклесен алып, үз имандашларына булышыр өчен, афәт булган җиргә барырга дәртләндерә (Ягък. 2:15, 16). Мәсәлән, 2011 елда Япониядә цунами булганнан соң, Кушма Штатлардагы филиал үз илендәге региональ төзү комитетларына хат җибәргән һәм «берничә тәҗрибәле кардәш» Япониядә Патшалык Залларын торгызуда булыша алмасмы дип сораган. Кардәшләрнең җавабы нинди булган? Берничә атна эчендә якынча 600 ирекле эшче булышырга теләп гариза язган һәм үз акчаларына Япониягә барырга ризалашкан! «Без андый рухка бик шатландык!» — дип әйткән Кушма Штатлардагы филиал. Япониядәге бер абый-кардәш чит илдән килгән ирекле эшчедән ни өчен ул ярдәм итәргә килде дип сорагач, тегесе болай дип җавап кайтарган: «Япониядәге кардәшләр — „тәнебезнең“ әгъзалары. Без аларның авыртуын һәм газапларын сизәбез». Фидакарь ярату күрсәтеп, ирекле эшчеләр, үз имандашларына булышыр өчен, кайчак хәтта үз тормышларын куркыныч астына куйган (1 Яхъя 3:16)c.

Швейцариядә бер Йәһвә Шаһите кардәшләргә ярдәм әзерли, 1946 ел

Швейцария, 1946 ел

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАНДАГЫ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЗУР КАМПАНИЯСЕ

ИКЕНЧЕ бөтендөнья сугышыннан соң нибары берничә ай үткәч, 1945 елның сентябрь аенда кардәш Норр «Үзәк Европадагы мохтаҗ булган кардәшләргә матди ярдәм» җибәрү буенча зур кампаниясенең башлануы турында белдерү ясаган.

Ул белдерү ясалгач, берничә атна эчендә Канада, Кушма Штатлар һәм башка илләрдәге кардәшләр кием һәм ризык җыеп төрә башлаган. 1946 елның гыйнвар аеннан алып матди ярдәмне Австрия, Англия, Бельгия, Болгария, Венгрия, Германия, Греция, Дания, Италия, Кытай, Нидерландия, Норвегия, Польша, Румыния, Филиппин, Финляндия, Франция һәм Чехословакиядәге кардәшләргә җибәргәннәр.

Ярдәм күрсәтү программасы моның белән генә тәмамланмаган. Ярдәмне ике ярым ел дәвамында җибәреп торганнар! Шул вакыт эчендә якынча 85 000 кардәш сугыштан зыян күргән илләрдәге имандашларына якынча 300 тонна ризык, якынча 450 тонна кием һәм 124 000 нән артык пар аяк киемен җибәргән. 1948 елның август аенда бу гаять зур ярдәм күрсәтү эше тәмамланган. 1949 елда «Күзәтү манарасы»нда шул ярдәм турында болай диелгән булган: «Һичшиксез, бу эш кардәшләрнең бер-берсен яратуларын күрсәтте. Без бар кардәшләрнең моны Хуҗабыз данына башкарганын беләбез. Алар шуны истә тоткан: бу матди ярдәм кардәшләренә алга таба да гыйбадәт кылырга булышачак. Шуңа күрә алар үз имандашларына шулай итеп хезмәт итү мөмкинлеген кадерләгән». Бу ярдәм күрсәтү Йәһвәгә дан китергән, кардәшләргә булышкан һәм бөтендөнья кардәшлегебезнең бердәмлеген ныгыткан.

11 Йәһвә Шаһите булмаган кешеләр дә ярдәм күрсәтү эшебез өчен үз рәхмәтләрен белдерә. Мәсәлән, 2013 елда Арканзас штатында (АКШ) үткән табигать афәтеннән соң, бер газетада Шаһитләрнең булышырга тиз арада килүләре турында болай диелгән: «Йәһвә Шаһитләренең оешмасы үз ирекле хезмәтчеләрен бик яхшы оештырган, шуңа күрә афәт килеп чыккач, алар оста һәм уңышлы итеп ярдәм күрсәтә алды». Әйе, рәсүл Паул әйткәнчә, без мохтаҗ булган кардәшләребезне «кирәклесе белән мул тәэмин итәбез».

12—14. а) Ни өчен ярдәм күрсәтүнең өченче максатына ирешү шулкадәр мөһим? б) Нинди очраклар рухи эшләрдә кабат катнаша башлауның мөһимлеген раслый?

12 Өченчедән, без зыян күргәннәргә рухи эшләрдә кабат катнаша башларга булышабыз. Ни өчен бу мөһим? Паул әйткәнчә, ярдәм күрсәтү хезмәте аша «Аллаһыга рәхмәт сүзләре... күп итеп явып тора» (2 Көр. 9:12б). Әйе, зыян күргән кешеләрнең рухи эшләрдә мөмкин кадәр тизрәк кабат катнаша башлаулары — аларның Йәһвәгә рәхмәтле булуларын күрсәтер өчен иң яхшы юл (Флп. 1:10). 1945 елда «Күзәтү манарасы»нда болай диелгән булган: «Паул... ирекле иганәләр җыюны хуплаган, чөнки бу мохтаҗлыкта булган кардәшләр өчен... матди ярдәм булып торган, һәм моның ярдәмендә алар Йәһвә турында шаһитлек бирүдә күбрәк көч куеп һәм иркен катнаша алган». Бүген дә максатыбыз шул ук. Вәгазь эшендә яңадан катнаша башлап, кардәшләр үз боеккан күршеләрен генә түгел, ә шулай ук үз-үзләрен дә ныгыта. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.)

13 Мохтаҗлыкта булган күп кенә кардәшләр ярдәм алганнан соң яңадан вәгазьдә катнаша башлаган. Бу аларга көч өстәгән. Әйдәгез, аларның кайберләренең сүзләрен карап чыгыйк. «Вәгазь гаиләбез өчен фатиха булды,— дип әйткән бер абый-кардәш.— Башкаларны юатырга тырышканда, без үз авырлыкларыбыз турында оныта идек». Бер апа-кардәш болай дигән: «Тирә-якта барысы җимерек булса да, рухи эшләргә игътибарымны туплау миңа моның турында уйламаска булышты. Мин үземне тыныч һәм имин хис итә башладым». Башка бер апа-кардәш болай дигән: «Без күп нәрсәне үзгәртә алмасак та, вәгазь гаиләмә игътибарны өметебезгә тупларга булышты. Башкалар белән яңа дөнья турында сөйләшү Йәһвәнең бар нәрсәне яңартачагына иманыбызны ныгытты».

14 Зыян күргән кардәшләргә шулай ук мөмкин кадәр тизрәк яңадан җыелыш очрашуларына йөри башларга кирәк. Әйдәгез, 60 яшьләр тирәсендәге Киёко исемле апа-кардәшебезнең мисалын карап чыгыйк. Цунамидан соң аның үз өстендәге киеменнән башка бернәрсә дә калмаган. Ул хәзер ничек яшәр микән дип кайгырган. Бер мәсихче өлкән аңа киләсе очрашу үз машинасында үтәчәк дип әйткән. Киёко болай ди: «Өлкән, аның хатыны, мин һәм тагын бер апа-кардәш машинага утырдык. Гаҗәеп, мәсихче очрашу гади генә үтсә дә, цунами хәтта исемә дә төшмәде. Җаным тынычланды. Бу очрашуда мин мәсихче аралашу никадәр зур көчкә ия икәнен аңладым». Афәттән соң очрашуларга йөргән бер апа-кардәш болай дигән: «Алар миңа бирешмәскә булышты!» (Рим. 1:11, 12; 12:12)

Ярдәм күрсәтү хезмәте дәвамлы фатихалар китерә

15, 16. а) Ярдәм күрсәтү эшендә катнашу көринтлеләргә һәм башка мәсихчеләргә нинди файда китергән? б) Без ярдәм күрсәтү эшеннән нинди файда алабыз?

15 Ярдәм күрсәтү хезмәте турында әйткәндә, Паул көринтлеләргә бу эштә катнашулары үзләренә һәм башка мәсихчеләргә нинди файда китерәчәген дә аңлаткан. Ул болай дигән: «Алар [ярдәм алган Иерусалимдагы яһүди мәсихчеләр] Аллаһының сезгә күрсәтелгән гаҗәеп юмарт игелеге аркасында сезгә тартылалар, сезнең турында ялварып дога кылалар» (2 Көр. 9:14). Әйе, көринтлеләрнең юмартлыгы яһүди мәсихчеләрне Көринттәге кардәшләре турында, шул исәптән башка халыклардан булган кардәшләре турында, дога кылырга һәм аларны ныграк яратырга дәртләндергән.

16 Ярдәм күрсәтү эшенең файдасы турындагы Паулның сүзләрен бүгенге көнгә кулланып, 1945 елның 1 декабрендәге «Күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Аллаһының багышланган халкы мохтаҗлыкта булган кардәшләренә булышыр өчен иганәләр биргәндә, бу аларның барысын чыннан да берләштерә!» Ярдәм күрсәтүче ирекле эшчеләр бүген нәкъ шундый хисләр кичерә. Су басудан зыян күргәннәргә булышкан бер өлкән болай ди: «Ярдәм күрсәтү эшендә катнашып, мин үз кардәшләремә тагы да якынрак булып киттем». Ярдәм алгач, бер рәхмәтле апа-кардәш болай дигән: «Кардәшлегебез яңа дөньяда нинди шартлар булачагын бик яхшы күрсәтә». (Гыйбрәтле сүзләр 17:17 укы.)

17. а) Ишагыйя 41:13 тә язылган сүзләр ярдәм күрсәтү эшенә ничек кагыла? б) Ярдәм күрсәтү эше Йәһвәне данлый һәм бердәмлегебезне ныгыта икәнен күрсәтүче мисаллар китерегез. («Ирекле хезмәтчеләр бөтен дөнья буенча ярдәм күрсәтә» дигән рамканы да кара.)

17 Ирекле эшчеләр афәттән зыян күргән кардәшләргә булышканда, шул кардәшләр Аллаһының мондый вәгъдәсенең үтәлешен ап-ачык күрә: «Мин, синең Аллаһың Йәһвә, сине уң кулыңнан тотып торам һәм: „Курыкма, мин сиңа ярдәм итәчәкмен“,— дип әйтәм» (Ишаг. 41:13). Бер апа-кардәш афәттән соң болай дигән: «Тирә-яктагы җимерек хәлне күреп, мин өметсезлеккә бирелә идем, ләкин Йәһвә ярдәм кулын сузды. Кардәшләр миңа әйтеп бетергесез зур ярдәм күрсәтте». Афәт булган бер җирдә яшәгән ике өлкән үз җыелышлары исеменнән болай дип язган: «Җир тетрәү безгә көчле авырту китерсә дә, Йәһвә безгә кардәшләребез аша ярдәм күрсәтте. Элек без ярдәм күрсәтү эше турында басмаларыбызда гына укыган идек, ә хәзер без аны үз күзләребез белән күрдек».

Питер Джонсон төзү эшендә катнаша

БУ АҢА ТОРМЫШ ЮЛЫН САЙЛАРГА БУЛЫШКАН

ЯРДӘМ күрсәтү эшендә катнашу яшьләргә ничек тәэсир итә? Әйдәгез, Питер Джонсон очрагын карап чыгыйк. Бу эштә беренче тапкыр ул 18 яшендә катнашкан. Ул болай дип исенә төшерә: «Кардәшләрнең рәхмәтле булулары йөрәгемә нык тәэсир итте, һәм башкаларга бирү миңа зур шатлык китерде. Бу шулай ук тормышымны Йәһвәгә мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итәр өчен кулланырга теләгемне ныгытты». Шуннан соң Питер пионер булып хезмәт итә башлаган. Ул шулай ук Вефильдә хезмәт иткән һәм соңрак Региональ төзү комитетының әгъзасы булып хезмәт итә башлаган. «1974 елда ярдәм күрсәтү эшендә беренче тапкыр катнашу миңа тормыш юлын сайларга булышты»,— дип әйтә Питер. Син яшь кешеме? Алайса, Питерның үрнәге буенча эш итә аласыңмы? Бәлки, ярдәм күрсәтү эшендә катнашу сиңа да Йәһвәгә хезмәт итүдә үз юлыңны сайларга булышыр.

Сез ярдәм итә аласызмы?

18. Ярдәм күрсәтү эшендә катнашырга теләсәгез, сез нәрсә эшли аласыз? («Бу аңа тормыш юлын сайларга булышкан» дигән рамканы да кара.)

18 Ярдәм күрсәтү эше китергән шатлыкны татып карыйсыгыз киләме? Шуны онытмагыз: бу эштә катнашыр өчен ирекле эшчеләрне Патшалык Залларын төзүдә катнашкан кардәшләр арасыннан сайлыйлар. Шуңа күрә өлкәннәргә шул хезмәткә гаризаны тутырырга телисез дип әйтегез. Ярдәм күрсәтү эшендә күптән катнашкан бер өлкән мондый киңәш бирә: «Афәттән зыян күргән җиргә Ярдәм күрсәтү комитетыннан рәсми чакыру алгач кына барыгыз». Шул чакта ярдәм күрсәтү эшебез тәртипле үтәчәк.

19. Ирекле эшчеләрнең хезмәте Мәсихнең шәкертләре булуыбызны ничек раслый?

19 Ярдәм күрсәтү эшендә катнашу безгә «бер-берегезне яратыгыз» дигән Гайсәнең әмерен үтәр өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Андый ярату күрсәтеп, без Мәсихнең чын шәкертләре булуыбызны раслыйбыз (Яхъя 13:34, 35). Аллаһы Патшалыгына тугры калган кардәшләргә кирәкле ярдәм күрсәтү эше Йәһвәгә дан китерә. Бик күп кардәшләр бу эштә катнашырга әзер. Алар безнең өчен зур фатиха булып тора!

a Бу бүлектә имандашларыбыз файдасына башкарылган ярдәм күрсәтү эше турында сүз бара. Ләкин еш кына ярдәм күрсәтү эшебез Шаһитләр булмаган кешеләргә дә файда китерә (Гәл. 6:10).

b Паул «хезмәттәш ярдәмче» турында язганда, диа́конос («хезмәтче») дигән сүзне кулланган (1 Тим. 3:12).

c «Күзәтү манарасы» (рус) 1994 ел, 1 ноябрь санындагы 23—27 нче битләрдәге «Босниядәге имандашларга булышу» дигән мәкаләне кара.

Патшалыкның идарә итүенә иманыгыз никадәр нык?

  • Ярдәм күрсәтү эше Йәһвәгә изге хезмәтнең өлеше булып тора икәнен без кайдан беләбез?

  • Без ярдәм күрсәтү эшебез ярдәмендә нинди өч максатка ирешәбез?

  • Ярдәм күрсәтү эшебез нинди файда китерә?

  • Ярдәм күрсәтү эше Яхъя 13:34 тә язылган Гайсәнең әмеренә ничек кагыла?

ИРЕКЛЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР БӨТЕН ДӨНЬЯ БУЕНЧА ЯРДӘМ КҮРСӘТӘ

ҮЗӘК ҺӘМ КӨНБАТЫШ АФРИКА

1994 елда Руандада геноцид нәтиҗәсендә ким дигәндә 800 000 кеше үтерелгән булган. Бу суеш Үзәк Африканың башка илләрендә дә тәртипсезлеккә китергән. Нәтиҗәдә качаклар лагерьлары тулган. Бельгия, Франция һәм Швейцариядәге Йәһвә Шаһитләре зыян күргән имандашларына булышыр өчен, самолет белән якынча 300 тонна кием, дарулар, палаткалар, ризык һәм башка әйберләр җибәргән. Берничә атна эчендә бу ярдәм мохтаҗ кардәшләребезгә барып җиткән.

Франциядән килгән табиблардан һәм шәфкать туташларыннан торган төркем (ун Йәһвә Шаһите), Африкадагы кардәшләребезнең гражданнар сугышыннан, ачлыктан һәм чирләрдән газаплануларын җиңеләйтер өчен, әле дә ярдәм итеп тора. Соңгы ике елда бу төркем 10 000 нән артык кешегә ярдәм күрсәткән. Аларның эше Йәһвә Аллаһыга һәм аның оешмасына дан китерә. Бер шәфкать туташы болай ди: «Без кардәшләребезгә булышыр өчен берәр җиргә килгәндә, кешеләр хөрмәт белән: „Бу — Йәһвә Шаһитләре. Алар үз имандашларына булышырга килде“,— дип әйтәләр». Бер Йәһвә Шаһите, шәфкать туташы аңа ярдәм иткәч, илһамланып мондый сүзләр әйткән: «Рәхмәт сиңа, кардәшем. Рәхмәт сиңа, Йәһвә!»

Берәр зур һәлакәт килеп чыкканда да ярдәм күрсәтелә. 2012 елда Нигериядә бер юл һәлакәтендә бер җыелыштан 13 Шаһит һәлак булган. Башка 54 кардәш бик нык җәрәхәтләнгән. Ярдәм күрсәтү комитеты зыян күргән кардәшләрнең һәрберсенә тәүлек буе булышып торыр өчен чаралар күргән. Бер хатын-кыз хастаханәдә кардәшләребезнең үз имандашларын кайгыртып торуларын күреп, үз чиркәвенең пасторына шалтыратып болай дигән: «Чиркәвебездән миңа бер кеше дә килмәде. Хастаханәгә килегез, һәм Йәһвә Шаһитләренең яратуны эшләрдә күрсәтүләрен күрерсез!»

Бу кечкенә җыелышта кадерле кардәшләребез зур югалту һәм авырту кичергән булса да, имандашларының ярату эшләре аларны бик юаткан. Моннан тыш, ирекле эшчеләрнең зыян күргәннәргә булышканнарын күргәч, кайберәүләр үз хезмәтләрен киңәйткән. Һәлакәт алдыннан җыелышта 35 вәгазьче булган, ә бер ел үткәч, вәгазьчеләрнең саны 60 ка кадәр җиткән.

АВСТРАЛИЯ

2013 елда Квинсленд штаты яр буеның бер өлешен су баскач, 70 Шаһит йортсыз калган. Марк һәм Ронда үз кызы белән су баскан йортларын калдырып, эвакуация пунктына барып җиткән. «Анда шулкадәр күп кеше иде, хәтта утырырга да урын тапмадык»,— дип исенә төшерә Ронда. Якында төшеп һәм күтәрелеп йөргән вертолётлардан килгән бик көчле тавыш та пункттагы киеренке хәлне көчәйткән. Өметсезлеккә бирелеп, ул үз иреннән болай дип сораган: «Без нәрсә эшләрбез?» Марк Йәһвәдән ярдәм сорап, кайнар дога кылган. «Якынча ярты сәгатьтән соң эвакуация пунктына машина килде, һәм аннан өч абый-кардәш чыкты,— дип сөйли Ронда.— Безне күргәч, алар безгә: „Әйдәгез, без сезне үзебез белән алып китәбез. Сез бер абый-кардәшнең йортында урнашырсыз“,— диделәр. Йәһвә оешмасының назлы кайгыртуын сизеп, без ул вакытта әйтеп бетергесез хисләр кичердек».

250 дән артык ирекле хезмәтче үз имандашларына булышыр өчен шул җиргә ашыгып килгән. Бер олы яшьтәге кардәш болай ди: «Әллә кайдан Шаһитләр төркеме пәйда булды һәм кырмыскалар кебек эшләп йортымны җыештыра башлады. Без хатыным белән аларның ярдәм итүләрен беркайчан да онытмаячакбыз».

БРАЗИЛИЯ

2008 елда Санта-Катарина штатында җир шуышулар һәм су басулар аркасында якынча 80 000 кешегә үз йортларын калдырып китәргә туры килгән. Шул җирдә яшәгән бер кеше, бу афәт турында болай дигән: «Бу балчык, саз һәм агачлардан торган цунами кебек булды». Кайбер кардәшләр ышык урынны Конгресслар Залында тапкан. «Аларның кигән киеменнән башка бернәрсә дә юк иде. Алар пычрак һәм лычма су иде»,— дип исенә төшерә Конгресслар Залы хезмәтчесе Марсиу. Бер апа-кардәш болай ди: «Йортыбыз берничә секунд эчендә җимерелде. Моны күрү бик авыр булды, ләкин мин кардәшләрнең безне юатканнарын беркайчан да онытмаячакмын. Алар безгә карата көчле ярату күрсәттеләр! Бу очрак мине шуңа өйрәтте: рухи байлыкны кадерләү бик акыллы».

Бразилиядә Йәһвә Шаһитләре афәттән зыян күргән кардәшләргә ярдәмне әзерләп җибәрә

Ярдәм күрсәтү үзәге итеп кулланылган, кирәкле әйберләр белән тулы Конгресслар Залы, Санта-Катарина (Бразилия), 2009 ел

Рио-де-Жанейро янындагы тау битләрендә урнашкан бар йортлар җир шуышулар аркасында җимерелгән булган. Кабатлана торган афәтләргә һәрвакыт әзер булып торыр өчен, кардәшләр Ярдәм күрсәтү комитетын оештырган. Җир шуышу янаганда, хәлне күзәтеп торыр өчен билгеләнгән абый-кардәшләр шул комитетка мәгълүмат җиткерә. Тиз арада ирекле эшчеләр «Йәһвә Шаһитләре. Матди ярдәм» дип язылган йөк машиналарында килеп җитә. Яхшы әзерләнгән коткару төркемендәге һәр ирекле хезмәтченең үз йөкләмәсе бар. Ирекле эшчеләр үзләрен Йәһвә Шаһитләре итеп ачык таныткан жилет киеп йөри. Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетындагы кардәшләр белән бергә алар җәрәхәтләнгән кардәшләргә булыша. Ирекле эшчеләр ризык, су, дарулар, кием һәм югыч әйберләр алып килә. Йортларны саздан чистарту — бик катлаулы эш. Күптән түгел генә булган җир шуышудан соң, бер йорттан гына 60 ирекле эшче дүрт йөк машинасы саз чыгарган!

АФӘТЛӘРГӘ ӘЗЕРЛӘНҮ

Җитәкче советның җитәкчелеге буенча эш итеп, бар филиаллар җыелыш өлкәннәренә һәм күчеп йөрүче күзәтчеләргә афәткә әзерләнү буенча һәм, афәт килеп чыкса, эш итү тәртибе буенча күрсәтмәләр бирә. Мәсәлән, өлкәннәрдә җыелышның һәр әгъзасының соңгы адреслары һәм телефон номерлары булырга тиеш.

АФӘТ КИЛЕП ЧЫКСА

  1. Мәсихче өлкән бер гаиләгә килеп китү ясый

    Җирле өлкәннәр бар вәгазьчеләр белән элемтәгә керә

  2. Алар өлкәннәр советының координаторына мәгълүмат җиткерә

  3. Координатор мәгълүматны күчеп йөрүче күзәтчегә һәм башка җаваплы кардәшләргә тапшыра, алар филиал белән элемтәгә керә

    Координаторлар күчеп йөрүче күзәтчеләргә һәм филиал белән бәйләнештә булган башка кардәшләргә отчет тапшыра

  4. Су белән ризык

    Кардәшләрне мөмкин кадәр тизрәк урнаштырырга, аларга ризык һәм су җиткерергә, эмоциональ вә рухи яктан булышырга һәм медицина ярдәмен күрсәтергә тырышалар

  5. Афәт вакытында күрсәтелгән ярдәм турында отчетны карап чыгалар

    Филиал ситуация һәм ихтыяҗлар турында Җитәкче советның Координаторлар комитетына отчет җибәрә

  6. Ярдәм җиткерү

    Ярдәм күрсәтү комитеты ярдәм итү эшен оештыра һәм кардәшләргә алга таба да булышып тора

  7. Очып баручы самолет

    Координаторлар комитеты ихтыяҗларны исәпкә ала һәм, кирәк булса, башка илләрдән ирекле хезмәтчеләрнең килеп ярдәм итүләрен хуплый

ИРЕКЛЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР ӨЧЕН ЯРДӘМ

«Йәһвә Шаһитләре һәм афәттән зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү» дигән брошюра

2013 елның июнь аенда «Йәһвә Шаһитләре һәм афәттән зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү» дигән брошюра бастырылган. Ул гадәттән тыш хәлләрне күзәтүче Кушма Штатлардагы хезмәткәрләр өчен әзерләнгән булган. Бу брошюрада 1940 елларның уртасыннан алып башкарган ярдәм күрсәтү эшебезнең кайбер очраклары турында әйтелә. Анда шулай ук карта китерелә, һәм картада ярдәм алган илләр күрсәтелгән. «Ярдәм күрсәтү комитетларында хезмәт итүче абый-кардәшләр бу брошюраны, афәтләр еш булган җирләрдәге чиновниклар белән алдан элемтәгә керер өчен, куллана,— дип аңлата ярдәм күрсәтү эшен оештыручы бер өлкән.— Чиновниклар ярдәм итү эшебез белән таныш булганда, ярдәм кирәк булган җирләргә керер өчен рөхсәт алу безгә җиңелрәк була».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу